Мәдәни җомга

ТАРИХНЫ БОЗАРГА ЯРАМЫЙ

"Татарстан җирләре археологик һәйкәлләргә аеруча бай". КФУның археология һәм этнография кафедрасы мөдире, А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков ТР Мәдәният министрлыгында республикада археология мирасы объектларын саклау мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында шулай дип белдерде. "Татарстанда 3 меңнән артык археологик һәйкәл исәпләнә. Бу инде республикабыз археологик һәйкәлләргә иң бай 10...

"Татарстан җирләре археологик һәйкәлләргә аеруча бай". КФУның археология һәм этнография кафедрасы мөдире, А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков ТР Мәдәният министрлыгында республикада археология мирасы объектларын саклау мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында шулай дип белдерде. "Татарстанда 3 меңнән артык археологик һәйкәл исәпләнә. Бу инде республикабыз археологик һәйкәлләргә иң бай 10 төбәкнең берсе, дигән сүз", - дип искәртте ул.


Мирас бөтенлеген югалта

Археология һәйкәлләрен саклау һәм өйрәнү эше елдан-ел катлаулана бара, ди галимнәр. Табигать бәла-казалары, плансыз алып барылган төзелеш эшләре тарихи-мәдәни корылмаларның җимерелүенә, археология мирасының юкка чыгуына китерү белән бергә, соңгы берничә дистә елда һәйкәлләр тирәсен законсыз-рөхсәтсез казып, җир астында калган ядкәрләрне талаучылар да нык артып киткән. "Объектларның күбесендә билгесез кешеләрнең казу эшләре алып баруын дәлилләүче эзләр бар. Мәдәни катлам бозыла, мәгълүмат бутала", - диде археолог, тарих фәннәре докторы Леонид Вязов. Республикада исә, дөрестән дә, археологик һәйкәлләр күп: Болгар, Биләр, Иске Казан, Чистай кебек музей-тыюлык итеп тәгаенләнгәннәре, Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни байлыгы итеп билгеләнгәннәре күпмедер дәрәҗәдә сакланыла. Ә инде Алексеев, Лаеш, Спас һ.б. район биләмәләрендәге археологик мираска аеруча талану куркынычы яный.

Галимнәр законсыз археологик казу эшләре алып баручыларның нык артуын икътисади үсеш, техник алгарыш белән дә бәйли. Металл эзләгеч нибары берничә мең сум тора. Аны хәзер теләсә кемнең сатып алу мөмкинлеге бар, ди алар. Законсыз казу эшләре алып баручылар исә археологик мирас турындагы мәгълүмат белән фәнни мәкаләләр аша танышып бара.

Ялган археологлар өчен, әлбәттә, табылган ядкәрләрнең мәдәни-тарихи кыйммәте әһәмиятле түгел, ул аларга матди баю, аны сатып, акча эшләү өчен кирәк. Билгеле ки, казу эшләрен законсыз алып баручылар шушы рәвешле тарихка, фәнгә ни дәрәҗәдә зыян китерүен үзләре дә аңлап бетерми торгандыр. "Әгәр кулъязмадан берәр битне ертып алабыз, яки берәр юлын укый алмыйбыз икән, анда нәрсә турында сүз баруын аңлап бетереп булмый. Ялган археологлар да шулай мирасның аерым бер өлешеннән әйберләрне ала, шулай итеп, объектның тулылыгы бозыла. Археология һәйкәле рәвешендә гасырлар буе язылган китап бар бөтенлеген югалта, чынбарлыктагы вакыйгалар белән бәйләнеш өзелә, тарихи вакыйгаларны аңлау үлчәме дә җимерелә", - диде Айрат Ситдыйков. Шушы рәвешле ялган археологлар тарихның бер өлешен вата, мирасны кадерсезли, киләчәк буыннарны тулы белемнән мәхрүм итә.

Законсыз рәвештә казу эшләре алып баручылар эшчәнлеге нәтиҗәсендә Русиянең археологик мирасына төзәтеп булмаслык зыян салынган инде.

Зыянына күрә җәзасы

Республика белгечләре арасында археологик мирасны юкка чыгудан саклау турында сөйләшү күптән бара инде. ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова археологик мирасның талануы, сирәк очрый торган ядкәрләрнең юкка чыгуы археологларны да, хакимият органнары вәкилләрен дә, җәмәгатьчелекне дә нык борчуын, бу турыда сөйләшүләрнең күп булуын әйтте. "Нәтиҗәдә, узган елның августында, археологик мираска зыян китерә торган законсыз эшчәнлеккә чик кую ниятеннән, РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде, РФ хөкүмәтенең археологик казу эшләре алып баруга рөхсәт бирү яки эшне туктатуга кагылышлы кагыйдәләрне ныгыткан карары да кабул ителде, - диде Светлана Персова. - Элек археологик казу эшләрен законсыз алып баручыларны административ җаваплылыкка гына тарту мөмкин булса, хәзер ялган археологлардан 1 миллион сумга кадәр штраф түләттерү, аларны 5 елга кадәр мәҗбүри эшләтергә, яисә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин".

Әмма законнарның кырыслануы әлегә кыңгыр гамәлләргә бигүк чик куя алмаган. 2 елда ялган археологларга карата нибары 2 җинаять эше кузгатылган, гомумән алганда, бу өлкәдә 10 закон бозу очрагы теркәлгән. Законсыз җир казып, хәзинә эзләүчеләр исә һич кенә дә кимеми. Алар тапкан кадерле ядкәрләр Интернет-аукционнарда сатыла, бәяләре дә кызыктырырлык - 5-30 мең доллар, ә кайвакыт тагын да зуррак сумма сорыйлар. Институт директоры Айрат Ситдыйков Интернетта безнең республика биләмәләрендә генә очрый торган ядкәрләр дә еш сатылуын әйтте.

Белгечләр әйтүенчә, законсыз җир казучыларның кайберләре аерым әйберләрне заказ буенча эзли, табылган ядкәрләр исә Мәскәүгә һәм башка зур шәһәрләргә озатыла. "Мәскәүдә һәрберсен 25-30 мең долларга сирәк очрый торган, чигә өчен алтын асма бизәкләр саттылар. Алар музейларда бик аз. Мөгаен, ниндидер хәзинәне шулай бүлгәләп сатып бетергәннәрдер", - диде А.Ситдыйков.

Тарихи ядкәрләрне туплап һәм саклап, халыкка күрсәтүче кайбер музейларның да кадерле экспонатлар булдыру ниятеннән, ялган археологлар тапкан әйберләрне сатып алу очраклары бар икән. "Әгәр теге яки бу ядкәрнең кайчан һәм каян табылуы, нинди катламда ятуы, гомумән, аның килеп чыгышы турында тәгаен мәгълүмат юк икән, аны берничек тә фәнни әйләнешкә кертү мөмкин түгел, андый әйберләрне сатып алырга да ярамый. Ул аны әллә иске-москы базарыннан сатып алган, әллә Аурупадан кайтарткан. Аның инде фәнни әһәмияте югалган", - диде бу уңайдан Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Быел җәен, тарихи ядкәрләрне сатып, кесә калынайтырга теләгән 6 ялган археолог Чистай районында тоткарланган. Алар элек авыл булган җирдә борынгы акчалар, XVIII-XIX гасыр көнкүреш һәм бизәнү әйберләре эзләп тапкан. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова әйткәнчә, ялган археологларның җинаять кылуын дәлилләү бик авыр. Каракларның дәүләт милкенә кул сузуын тикшерү эшләре озак һәм катлаулы процесс. Тарихи мирас дәүләт реестр палатасында теркәлгән очракта гына җинаятьне дәлилләү эше җиңеләя төшә.

Ачыласы серләр күп әле

Археологик казу эшләре тарихны өйрәнүдә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Нәкъ менә археологлар ачкан мәдәни катлам, табылдыклар Казан һәм Алабуга шәһәрләренә 1000 ел тулуны билгеләргә мөмкинлек бирде. Татарстан җирләре әле тарихи серләрне күп саклый. "Әмма безнең эшебезгә әлеге дә баягы талаучылар, хәзинә эзләүчеләр аяк чала", - диде бу уңайдан археолог Леонид Вязов.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелү дә археологларның эшләрен катлауландырган. Археология институты директоры Айрат Ситдыйков 3 мең тарихи мирасның меңләбе су астында калуын әйтте. "ТР һәм РФ Мәдәният министрлыклары белән берлектә сусаклагычлар буенча сөйләшүләр алып барабыз", - диде ул.

Археологлар башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән дә аралашып, киңәш-табыш итешеп эшли. Бер үк вакытта Сарытау, Әстерхан, Төмән өлкәләрендә, Кырым ярымутравында археологик тикшерү эшләре бара икән.

Тарихыбызны барлаучылар, аны җир астыннан казып чыгаручылар шул ук вакытта профессиональ археологларның җитенкерәмәвеннән дә зарлана. Бу мәсьәлә дә хәл ителү юнәлешендә икән. Казан федераль университетында "Археология" белгечлеге буенча укыту программасы булдырылган: алар башта бакалавриат тәмамлый, аннан магистратурага кабул ителә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: