Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ТАРИХИ ҺӘЙКӘЛЛӘР – ҖӨМҺҮРИЯТЕБЕЗ КҮРКЕ

Тормыш алга бара. Әле кайчан гына Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген яңарту буенча беренче сөйләшүләр узган иде. Бүген инде алар республика күркенә әйләнде, һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләргә туристларны күпләп җәлеп итү турында зурдан кубып киңәш-табыш итәргә дә вакыт җиткән икән. Узган атнада Казан Кремлендә "Яңарыш" фондының химаячеләр советы утырышында Борынгы Болгар...

Тормыш алга бара. Әле кайчан гына Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген яңарту буенча беренче сөйләшүләр узган иде. Бүген инде алар республика күркенә әйләнде, һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләргә туристларны күпләп җәлеп итү турында зурдан кубып киңәш-табыш итәргә дә вакыт җиткән икән. Узган атнада Казан Кремлендә "Яңарыш" фондының химаячеләр советы утырышында Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык имиджын формалаштыру хакында фикерләштеләр. Утырыш Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә узды.


Игътибарны киметергә ярамый

- Тарихи һәйкәлләргә туристларны җәлеп итү турында җитди итеп сөйләшү өчен вакыт җитте. Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең төп корылмалары кунакларны кабул итү өчен әзер, ниятләгән эшләребез билгеләнгән вакыттан кичектерелмичә алып барыла, истәлекле урыннарга килүчеләр саны елдан-ел арта бара, - диде утырышны ачып җибәргәндә Минтимер Шәймиев.

Әлбәттә, тарихи-мәдәни истәлекләрне танытуда Татарстан хөкүмәтенең кунакчыллыкны үстерү турында узган елгы карарының да әһәмияте зур булган. 2013 елда Болгарда 192 мең, Зөядә 108 мең кеше булып киткән. "Яңарыш" фонды Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев искәртеп үткәнчә, кунакларны җәлеп итүдә башкарылган эшләр дә хәтсез икән. Әйтик, Зөядә музейлаштыру югары дәрәҗәдә башкарылган. Биредә шулай ук гражданнар сугышы музеен булдыру да ниятләнә. "Йортларны яңарта башлагач, бик кыйммәтле документлар табылды", - диде Минтимер Шәймиев. Ул искәртеп үткәнчә, әле игътибарны киметергә ярамый. Зөя утравындагы Татар бистәсенең археологик казылмалары да гаҗәеп кызыклы икән. "Авылның агач корылмалары сакланып калган. Үзенчәлекле ядкәрләргә дә юлыктык. Агачны консервацияләү алымнары табылды. Бик кызыклы музей булачак", - диде Химаячеләр советы рәисе. Болгарда исә археологик парк булдыру буенча яңа программа тормышка ашырыла башлаячак. Галимнәр эшне башлап җибәргән инде. "Борынгы калада нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, ничек көн күргәннәр, нәрсә белән кәсеп иткәннәр - барысы да фәнни тикшерүләр һәм дәлилләр аша килүчеләргә күрсәтеләчәк. "Без Скандинавия илләре тәҗрибәсен өйрәндек. Бездәге һава шартларына якын булган җирләрдә андый мисаллар бар икән. Ә Русиядә бу әле беренче һәм күләмле үрнәк булачак. Борынгы Болгарда нәрсәнең ничек булуын без үз күзләребез белән күрәчәкбез", - диде Минтимер Шәймиев. Ә инде туристларны җәлеп итү, күргәзмәләр оештыру җәһәтеннән өйрәнергә кирәк әле. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе күргәзмәләр тәкъдим итүдә Казан Кремле музей-тыюлыгын үрнәк итеп китерде. "Берьюлы уннарча күргәзмә оештырыла. Барысы да кызыклы, һәм аларны карамыйча да каласы килми", - диде ул.

Болгарда никах туйлары да узачак

Утырышта Татарстан туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов доклад белән чыкты. Ул белдергәнчә, ведомство 2014-2020 елларга туристлыкны үстерү программасын әзерләгән, ул тиздән республика хөкүмәтенә тапшырылачак икән. Чыгыштан күренгәнчә, рәис тарихи һәйкәлләргә туристларны төрле бәйрәмнәр, истәлекле көннәр, олы вакыйгаларга бәйле рәвештә җәлеп итү ягында. Әйтик, Борынгы Болгар һәм Зөя утрау - шәһәрчеге республиканың төрле дини һәм милли бәйрәмнәрен үткәрү мәйданчыгына әверелергә тиеш. Татарстанда күркәм йолалар, истәлекле вакыйгалар күп. Шулардан иң киң таралганы - Сабан туе, Нәүрүз, Ураза, Корбан бәйрәмнәре, нәсариларда Май чабу, Раштуа һ.б. Быел 14 июньдә үткәреләчәк традицион изге Болгар җыены да шундыйлардан. Моннан тыш, комитет җитәкчесе Сергей Иванов Болгар һәм Зөядә никахлашу йолаларын үткәрүне гадәткә кертергә кирәклеген дә әйтте. Шулай ук Идел буендагы тарихи-мәдәни һәйкәлләр биләмәләрендә туристлыкның мәдәни юнәлешен үстерү отышлы булыр иде. Әйтик, Русия күләмендә музыкаль форумнар үткәрү дә бирегә килүчеләрне арттырачак. Зөядә инде ел саен рухани музыка фестивален үткәрү күркәм традициягә әйләнгән. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев быел Болгарда да күптән түгел арабыздан киткән Шамил Тимербулатовның "Болгарым" симфония-ораториясен А.Сладковский җитәкчелегендә дәүләт симфоник оркестры башкарачагын хәбәр итте. Шулай ук узган ел Казаннан тарихи һәйкәлләргә оештырылган велосипед узышларын, автомобиль кәрваннарын быел да үткәрергә ниятлиләр. Моннан тыш, Сергей Иванов тарихи һәйкәлләрне тагын да таныту юнәлешендә Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген быелдан башлап халыкара туристлык күргәзмәләрендә, аерым алганда, Кытайда, Бөекбританиядә, Германиядә, Испаниядә, Төркиядә, Израильдә, гарәп илләрендә күрсәтәчәкләрен әйтте. Чит ил журналистлары һәм туристлык операторлары өчен махсус сәяхәтләр дә оештырырга ниятлиләр. "Тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне Интернетта рекламалау да әйбәт нәтиҗәләр бирәчәк", - диде Сергей Иванов. Аннары туристлар үзләрен борынгы чорларда хис итсен өчен интерактив мәйданнар булдыру да күздә тотыла. "Барлык экскурсияләрне алып баручылар да темага туры китереп киенәчәк. Әгәр аңа кунаклар алдында биергә кирәк икән, ул авырсынып тормаска тиеш", - диде Сергей Иванов. Ә инде истәлекле урыннарыбызны килеп күргән туристларга борынгы бабаларыбыз җирендә булганлыгы турында сертификат бирелергә тиеш.

Әлбәттә, утырышта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә күрсәтеп үтелде. Шуларның берсе - бөтендөнья мирасы корылмаларын халыкара дәрәҗәдә күрсәтү өчен белгечләр җитенкерәмәве. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, киләчәктә бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итү кебек стратегик юнәлештәге эш билгеле бер әһәмияткә ия булачак. "Татарстанның ЮНЕСКО белән ныгый барган бәйләнешләр халыкара структурада һәйкәлләрне тәкъдим итү буенча белгечләр булмавы кебек җитди мәсьәләне ачыклады. Үзеңне отышлы яктан күрсәтү катлаулы һәм җаваплы", - диде ул. Шулай да бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эш башланган инде. "Яңарыш" фонды ЮНЕСКО экспертлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырган. Аларның кайберләрен Казан дәүләт архитектура - төзелеш университетына укытырга да чакырганнар. "Тиздән халыкара таләпләргә җавап бирә торган үз белгечләребез булачак", - диде Минтимер Шәймиев.

Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов чыгышында да күп кенә хәл ителәсе мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Шуларның берсе - Болгарда һәм Зөядә су юлы белән һәм җәяү килгән туристларга тарихи һәйкәлләргә керү мәйданнары булдырырга кирәк. Әлегә елга вокзаллары моңа әзер түгел: мәгълүмати үзәкләр, экскурсия бюролары, билет сату хезмәте юк. Моннан тыш, машина кую урыннарын киңәйтү сорала. "Хәзер алар автомобильләр, автобусларны сыйдыра алмый, туристларга дамба буйлап җәяү килергә туры килә, - диде Сергей Иванов. - Шул ук вакытта Болгар һәм Зөя елга вокзаллары янында су төбен тирәнәйтү кирәк. Чөнки ел саен тарихи-мәдәни һәйкәлләр яныннан 150дән артык лайнер үтә. Ә бу - 100 меңгә якын турист, дигән сүз".

Тагын бер хәл ителәсе мәсьәлә - музейлар һәм эшмәкәрләр арасында үзара хезмәттәшлек юк. Операторларны еш кына тарихи һәйкәлләр биләмәләрендә бердәм туристлык хезмәте булдырылмавы борчый, чөнки һәркайсының биләмәсендә берничә хуҗа эшли. Сергей Иванов моны хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмалар кирәклеген әйтте. Алар хезмәт күрсәтү базарында катнашучыларның эшчәнлеген көйләргә һәм бердәм билет системасын кертергә тиеш, дип уйланыла. Моннан тыш, штат расписаниеләре искергән. "Яңа белгечләр алырга кирәк, алардан башка туристлыкны алга җибәреп булмаячак", - диде җитәкче. Комитет рәисе фикеренчә, Болгар һәм Зөядә туристлык юнәлешен үстерү халыкны эш белән тәэмин итү белән бергә, шәһәр һәм район казнасын тулыландырырга да ярдәм итәчәк.

Утырышта "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, Алабуга музей-тыюлыгы җитәкчесе Гөлзада Руденко туристларны җәлеп итүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. "Сез безнең өчен генә осталык дәресе үткәрдегез", - дип мактады Минтимер Шәймиев Гөлзада ханымны. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова узган ел хәйрия акчаларының тотылышы турында хисап бирде. 138 миллион сум акча Зөядәге гыйбадәтханәләрне яңартуга, Болгарда археологик базаны төзеп бетерүгә, Кол Гали һәйкәлен куюга, Ак мәчет һәм Истәлек билгесе буенча эшләрне тәмамлауга тотылган.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев