Мәдәни җомга

ТАРИХИ ЯДКӘРЛӘР ФӘННЕ БАЕТА

Татарстан Милли музее тамашачылар өчен күптөрле кызыклы чаралар үткәрү, күргәзмәләр оештыру белән бергә, зур фәнни эшчәнлек тә алып бара. 1939 елдан бирле музей каршында дәрәҗәле галимнәребезне туплаган гыйльми совет эшләп килүе дә шул хакта сөйли. Узган атнада хәтер мәгарәсенең конференцияләр залында советның чираттагы киңәйтелгән утырышы булып узды. Ул музейның 120...

Татарстан Милли музее тамашачылар өчен күптөрле кызыклы чаралар үткәрү, күргәзмәләр оештыру белән бергә, зур фәнни эшчәнлек тә алып бара. 1939 елдан бирле музей каршында дәрәҗәле галимнәребезне туплаган гыйльми совет эшләп килүе дә шул хакта сөйли. Узган атнада хәтер мәгарәсенең конференцияләр залында советның чираттагы киңәйтелгән утырышы булып узды. Ул музейның 120 еллыгына багышлап үткәрелде.


Утырышта Милли музейның генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова чыгышында билгеләп үткәнчә, инде 75 ел дәвамында төрле буын галимнәр экспозиция эшчәнлегендә, музей коллекцияләрен туплауда, конференцияләрдә актив катнашу белән бергә, музейда төрле юнәлештә алып барылган эшләргә кураторлык та итә.

Музейда озак еллар дәвамында күркәм традицияләр барлыкка килгән. Фәнни конференцияләр, укулар үтә. Музей хезмәткәрләре Лихачев, Дьяконов, Шаляпин, Боратынский, Тукай, Җиһанов, Җәлил укуларын, фәнни форумнар, түгәрәк өстәл утырышларын үткәрү белән бергә, халыкара һәм Бөтенрусия конференцияләрендә катнаша. Шул ук вакытта Милли музей һәм аның филиаллары каршында төрле юнәлештәге клублар эшләп килә. Моннан тыш, музей проектлау эшчәнлеге дә алып бара, фәнни экспедицияләр оештыра.

Әйтик, Борынгы Болгар каласындагы Икмәк музее комплексын булдыру, Милли музей хезмәткәрләренең фәнни хезмәте җимеше. Музейчылар узган ел шулай ук ТР Урман музееның фәнни концепциясен эшләде. Оренбур өлкәсенә фәнни экспедицияләр оештыру да Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа тарихындагы, шагыйрьнең үз биографиясендәге күп кенә билгесез сәхифәләрне ачарга булышкан.

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының виртуаль музеен булдыру да - күптәнге ниятебез. Коллективыбыз экспозицияләрне фәнни тәэмин итү, мультимедиалы эшләү турында кайгырта. Шул ук вакытта коллекцияләү музей эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләреннән берсе булып кала. Без үз эшчәнлегебездә эчке мөмкинлекләребезне эшкә җигү белән бергә сезнең, галимнәрнең һәм белгечләрнең, ярдәменә дә исәп тотабыз. Музей эшенә галимнәрне җәлеп итүдән бик кызыклы нәтиҗәләр килеп чыга, - диде Светлана Измайлова. - Аннары безгә Бөек Җиңүдә Татарстан Республикасының керткән өлешен бергәләп өйрәнергә кирәк".

Шул ук вакытта фәндә яңа мөмкинлекләр ачыла, мәдәниятне һәм башка өлкәләрне өйрәнүдә дә алымнар үзгәрә. "Безгә республиканы бердәм коллекция белән Русия һәм дөнья фәне киңлегендә тәкъдим итү мөмкинлеген булдыру өчен көчләрне берләштерү сорала. Музейның фәнни басмаларны эшләү һәм аны халыкка тәкъдим итү тәҗрибәсе бар. Музей экспозицияләрен һәр елны 300 меңнән артык кеше карый. Без, бергәләп эшләп, Татарстанның фәнни үзәкләре, югары уку йортларының фәнни мирасын һәм казанышларын киңрәк күләмдә тәкъдим итә алачакбыз", - диде Светлана Измайлова.

Утырышта Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белдергәнчә, хәзерге вакытта фондларны саклау өчен бина булдыру, яңа экспозицияләр коруга бәйле рәвештә галимнәр белән киңәш-табыш итү аеруча кирәк. Әйтик, Мәдәният елында Габдулла Тукайның әдәби музеенда экспозицияне яңарту күздә тотыла. Быел шулай ук композитор Салих Сәйдәшевнең Казандагы, язучы Максим Горькийның Красновидово авылындагы музейларында яңартылган экспозицияләр тәкъдим итү ниятләнә. Моннан тыш композитор Нәҗип Җиһанов, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозицияләр дә булдырылачак икән. Хәзерге вакытта В.Ленинның музей-йорты, Е.Боратынский музее, А.Горькийның, Л.Толстойның әдәби-мемориаль музейлары яңартып корыла.

Галимнәр музейның фәнни эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Татарстан Милли музее халыкара мәйданга чыкты, ул Русиянеке генә түгел, дөньяныкы. Шуңа күрә аңа таләпләр дә югарырак. Безнең бергәләп эшләвебез тормыш рәвешенә әверелергә тиеш", - диде академик Индус Таһиров. Ул шулай ук музей һәм архивның кулга-кул тотынып хезмәт куярга тиешлеген дә искәртте.

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов та үз чыгышында музейның гаять зур эш башкаруын әйтте. Әмма аны мең еллык тарихы булган татар әдәбиятенә багышланган аерым музей булмавы борчый икән. "Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Муса Җәлил музейлары бар. Әмма безнең әдәбиятебезнең тулаем бай тарихын күрсәткән аерым музей юк", - диде галим. Ул шулай ук 2014 елда Казанның төрки халыкларның мәдәни башкаласы дип игълан ителүен искәртте. "Мин төрки илләрдә, республикаларда еш булам. Бәлки, безгә Төркия, Казахстан, Төркмәнстан һәм башка илләр, республикалар белән уртак күргәзмәләр дә оештырырга кирәктер", - дип, үз тәкъдимен җиткерде Хатыйп Миңнегулов.

Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Милли музейның бик күп борынгы ядкәрләребезне саклап калуын һәм аларның киләчәктә фәнни тикшеренүләр өчен нигез булачагын, коллекцияләрнең 50 проценттан артыгы археологиягә бәйле икәнен әйтте. "Фондлар һәм коллекцияләр белән алып барган эшләре өчен коллективка рәхмәт. Фәнни эшне музей хезмәтеннән аерып карап булмый. Татарстан Милли музее башка төбәктәгеләрдән фәнни эшкә зур әһәмият бирүе белән аерылып тора. Ул - Русиядә әйдәп баручы музейларның берсе. Чөнки музейдагы һәр хезмәткәр үз өлкәсенең әйбәт белгеченә әверелгән, эшен күңел салып башкара", - диде Айрат Ситдыйков.

ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының этнология бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова исә, Идел буе халыкларының мәдәниятен һәм йолаларын теркәгән һәм күрсәткән альбом, каталоглар булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук Этнография музее булдыру кирәклеген дә әйтте. "Без методик ярдәм күрсәтергә әзер", - диде галимә .

Генераль директор Гөлчәчәк Нәҗипова да бу хакта күптән уйланып йөри, план да корып куйган икән. "Бинаның 2 нче катында этнография экспозицияләрен урнаштыру ниятебез бар", - диде ул.

Гыйльми совет утырышы кысаларында Татар морзалар җыены вәкилләре 1812 елгы Ватан сугышы истәлекләрен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен генераль директор Г.Нәҗиповага, аның урынбасары С.Измайлова, фәнни хезмәткәрләр Е.Карташева, А.Туркин, В.Хабаров, А.Зайцевка истәлекле бүләкләр тапшырды. Утырышта "Надежные машины. Железные люди" дигән котып экспедициясендә катнашучылар - Урыс география җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Д.Шиллер һәм "Казан-Кремль" музей-тыюлыгы директоры урынбасары А.Райхштат кунак буларак катнашты. Алар музейга экспедиция әләмен бүләк итте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: