Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ТАРИХИ МИРАСНЫ БЕРГӘЛӘП САКЛЫЙК

Татарстанда мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яңартуга зур әһәмият бирелә. Әйтик, Болгар, Зөя, Алабуга кебек борынгы калаларда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм яңарту эшләренең барышы турында без даими язып торабыз. Ләкин шул ук вакытта муниципаль берәмлекләргә караган, аларның биләмәләрендәге тарихи-мәдәни кыйммәткә ия корылмалар беркадәр үги бала хәлендә кала кебек. Узган атнада...

Татарстанда мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яңартуга зур әһәмият бирелә. Әйтик, Болгар, Зөя, Алабуга кебек борынгы калаларда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм яңарту эшләренең барышы турында без даими язып торабыз. Ләкин шул ук вакытта муниципаль берәмлекләргә караган, аларның биләмәләрендәге тарихи-мәдәни кыйммәткә ия корылмалар беркадәр үги бала хәлендә кала кебек.

Узган атнада Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының (рәисе Разил Вәлиев) Арча районы, Яңа Кырлай авылында үткән күчмә утырышы нәкъ менә шушы мәсьәләгә - "Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында" дигән темага багышланды. Утырыш алдыннан депутатлар, галимнәр, эшмәкәрләр, язучылар, журналистлар белән берлектә, Биектау, Арча, Әтнә районнарында булып, бу төбәкләрдәге тарихи-мәдәни һәйкәлләрнең торышы белән танышты. Аерым алганда, депутатлар Иске Казан музей-тыюлыгын, Иске Чүриле авылында Казан Изге ана гыйбадәтханәсен, Урта һәм Югары Курса авылларында мәчет һәм мәдрәсәне, Хәтнә авылындагы истәлекле урыннарны, Арчаның "Казан арты" тарихи-этнография музеен, Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы мәчетен, сәүдәгәр Гатаулла Даутов йортын, сәүдәгәр Бакиров утарын карады.


Иске Казанда борынгы бабаларыбыз эзе

Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгы - татар халкының җанына газиз булган тарихи урыннарның берсе. Биектау районының Татар Әйшәсе, Камай, Урыс Урматы авыллары янындагы изге урын ул. Гүзәл табигать кочагында урнашкан истәлекле җирләр гаять кызыклы серләрне саклый.

Риваятьләр буенча, Болгар шәһәре Аксак Тимер тарафыннан яулап алынгач, ул аның хәкиме Габдулла ханның җанын кыя. Ханның уллары Алтынбәк белән Гәлимбәк әтиләренең ышанычлысы булган бер кеше ярдәмендә качып өлгерә. Тимерлән киткәннән соң да алар башкаланы үз урынында кабат торгызасы итми, Алтынбәк Казансу яры буенда хәзерге Иске Казан урнашкан урында яңа шәһәр сала. Аксак Тимер Болгардан киткәндә Габдулла ханның Гайшәбикә исемле кызын һәм Шәүнебәк атлы улын да үзе белән алып китә. Тимернең вафатыннан соң, аның улы хакимлекне үз кулына ала. Гайшәбикә белән Шәүнебәк исә илләренә кача һәм, абыйларының яңа шәһәр торгызып, яшәп ятуын ишетеп, шунда китә. Кыз абыйларының гаскәр башлыгы Мулла Хаҗига кияүгә чыга. Татар Әйшәсе авылы Гайшәбикә истәлегенә шулай аталган, дип уйланыла, ул үзе исә Казансуның уң як ярында, авылдан ерак түгел җирләнгән. Камай авылыннан төньяк-көнчыгышка таба Иске Казан зиратының борынгы каберлекләре эзләре сакланып калган. Буыннан-буынга тапшырылып килгән истәлекләр буенча, биредә Мулла Хаҗи кабере дә бар. Халык исә бу урыннарны совет чорында да кадерләп саклаган, Мулла Хаҗи чишмәсенә сихәтләнергә йөргән.

Иске Казан шәһәрлеге - ул Болгар һәм Казан татарларының матди мәдәниятен бәйләүче зур звено. Камай шәһәрлеге Казан ханлыгы яулап алынганчы төбәк үзәге булып исәпләнгән.

1998 елда шушы изге урыннарда ТР хөкүмәте карары белән музей-тыюлык булдырылган. Тарихчы Равил Фәхретдинов 70 нче елларда Урыс Урматы булган (галимнәр аны Иске Казан белән тиңләштерә) урында археологик казу эшләре алып барган һәм шунда Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган бик кыйммәтле экспонатлар табылган. Алар арасында яңа эраның V гасыр хун казаны, яңа эрага кадәр VI гасырга караган ике бронза көзге, 1281-1282 елгы кабер ташлары һ.б. сирәк табыла торган ядкәрләр бар.

Музей-тыюлыкта 1000 ел элек булган вакыйгаларны, аларның рухын тоярга булышырдай күп корылмалар төзелгән. Алты каравыл каланчасы булган кирмән белән әйләндереп алынган тыюлык капкасын борынгы сугышчылар "саклый". Әвен, җил тегермәне, кое, баз, һөнәрчеләр өйләре, чүлмәк ясау остаханәсе, эшләп торучы тимерчелек кебек корылмалар һ.б.лар борынгы заманнарны күз алдына китереп бастыра. Биредә кул тегермәне белән ярма яру, мунчаладан чабата үрү буенча осталык дәресләре дә үтә. Шунда ук милли киемдәге әбиләребезнең кич утыруын да күрергә мөмкин. Ә инде мәктәп укучыларын, студентларны аеруча җәлеп иткәне - таш белән ату өчен җайланган мангонель, онагр, таран кебек гаять зур сугыш кораллары. "Аларны эшләтү өчен генә дә 150-200ләп кеше кирәк булган", - диде музейның фәнни хезмәткәре Фәния Закирова. Тарихи-мәдәни һөнәрчелек комплексын "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең (Генераль директоры - Лотфулла Шәфигуллин) матди ярдәме белән төзегәннәр. "Лотфулла әфәнде Шәфигуллин 2009 елның июнь аенда җәмәгате белән бергәләп безнең музей тыюлыкны күрергә килде. Ул елларда бу корылмалар урынында бушлык иде. Сөйләшеп киттек, эш бүлмәсендә озак кына гәпләшеп утырдык, мин аңа уй-ниятләрем турында сөйләдем", - дип искә алды музей-тыюлык директоры Рафил Җамалиев. Лотфулла әфәнде шунда төзергә кирәкле корылмалар исемлеген сорап ала. Ә инде шул ук елның декабрендә Мари Иле урманнарыннан агач ташый башлыйлар. Тагын ярты елдан корылмалар түбә астына да керә. Хәзер инде музей-тыюлык туристларның яратып килә торган урыны. Биредә хәрби-тарихи чаралар, фольклор фестивальләре үтә. Узган ел музей-тыюлыкта 7000 кеше булган. "Килүчеләр елдан-ел арта бара. Быел исәпләүләребез буенча бу сан 13 меңгә җитәргә тиеш", - диде директор.

Курсави укыткан мәдрәсә

Депутатлар шуннан соң Урта Курса авылында эшмәкәр Вәдүт Вафин үз акчасына гасырларга калырдай итеп төзеткән затлы мәчетне карады. Намаз уку өчен җылы идәнле залы, дәрес бирү, чәй эчү, тәһарәтләнү бүлмәләре булган мәчет бик тә күркәм итеп төзелгән. "Биредә 6 метрдан юеш балчык чыга башлый. Шуңа күрә 11-12шәр метрлы 180 субай гына кагылды", - диде Вәдүт әфәнде. Җирле совет рәисе Рәмзия Рамазанова исә авылның елдан-ел төзекләнә баруын әйтте. "Өч авылны асфальт юллар тоташтыра, нык, зур итеп күперләр салынды. Социаль әһәмиятле барлык биналарга да зурдан кубып сипләү эшләре үткәрелде", - диде ул. Югары Курса авылында мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Курсави укыткан мәдрәсә дә исән икән әле. Галим үзе дә бу авылда имам-хатыйб булып торган. 2 катлы мәдрәсә бинасы гасырлар сынавын уза-уза нык бирешкән, авария хәленә килгән. "Бу бинаны сипләү мөмкин түгел, яңасын салу турында сүз алып барабыз", - диде район башлыгы Алмас Назиров.

Бу бинаны да Вәдүт Вафин, мәдрәсәнең нинди булуын өйрәнеп, төзергә алынырга әзер булуын белдерде. "Мин авылдашларыма да дин тоту, намаз уку, балаларга дини белем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга теләдем", - диде эшмәкәр.

Изгеләр чишмәсе

Арча районының Хәтнә авылы да Әүлия кабере һәм Изгеләр чишмәсе белән данлыклы. Борын-борыннан мөселманнар бу чишмәдән тәннәренә сихәт тапкан. Шушма елгасы да шушы чишмәдән башлана. Бу яклар шулай ук 1811 елда Воронеждан Казанга килеп төпләнгән дворян Перцовлар белән дә бәйле. Петр Перцов 1815 елда Хәтнә тирәләрендәге җирләрне сатып ала, биредә ике катлы йорт, аракы заводы, зур чиркәү салдыра. Әмма чишмәгә кешеләрнең күп йөрүе дворянга ошап бетми, ул суга юлны яптыра. Шуннан соң Перцовларның балалары чирли башлый, алар бу хәлгә аптырап, багучыга бара. Ул исә чишмә юлын бикләргә ярамаганлыгын әйтә. Шуннан соң дворян чишмәгә кирпечтән куыш эшләтеп куя. "Мин тумышым белән бу яклардан, Таузар авылыннан. Әби-бабаларыбыз шушы Изгеләр чишмәсеннән су алып кайтыр иде, аны дәвалау сәләтенә ия, дип әйтер иде. Бирегә килеп, шулай ук корбан чалганнарын да хәтерлим. 1940-50 елларда, колхоз җитәкчеләре, гарип-гораба монда килеп йөрмәсен, дип, чишмәне ваттыра", - дип сөйләде галим, депутат Азат Зыятдинов.

Бүген инде чишмәнең генә түгел, тирә-якның да төзеклегенә, матурлыгына сөенеп туймаслык. Чишмә тирәсе, ташлар, чәчәкләр белән бизәлгән, су янында ял итү, коену урыннары булдырылган, аңа төшү юлы тимер баскычлар, нык тоткычлар белән җиһазланган. Болар барысы да "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан булдырылып, халыкка тапшырылган. Бу оешма Хәтнәдәге Петр-Павел чиркәвен дә сипләргә алынган.

Һәр тарихи бина хуҗалы булсын

Хәлнең торышын үз күзләре белән күргән фикер туплаган депутатлар көннең икенче яртысында Арча районының Яңа Кырлай мәдәният йортында утырышка җыелды. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачып җибәрде һәм алып барды.

"Республикада дәүләт саклавында 1412 мәдәни мирас объекты бар. Аларның 297се җирле әһәмияткә ия. Моннан тыш, дәүләт саклавындагы 2931 археологик һәйкәл исәпләнә. Татарстанда тарихи, фәнни, сәнгати һәм башка төр кыйммәтләргә ия 7 меңгә якын объект ачыкланган. Алар республиканың 450 торак пунктында урнашкан", - диде докладчы, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева.

Депутатлар үзләре карап инанганча, химаячеләр күзе төшкән һәм ярдәм иткән мәдәни-тарихи һәйкәлләрнең хәл-халәте шәп булса да, муниципалитетлар мәдәни мирасны тиешле дәрәҗәдә ремонтлый, әүвәлге хәленә кайтара алмый. "Без тарихи-мәдәни мирас объектларын барлап-карап тотарга тырышабыз, әмма, билгеле булганча, районның финанс мөмкинлекләре чикле", - диде Арча районы башлыгы Алмас Назиров.

Бу көнне депутатлар Әтнә районында караган Түбән Бәрәскә җәмигъ мәчете дә, Иске Чүриле авылындагы чиркәү дә, Югары Курсадагы мәдрәсә, Олы Мәңгәрдәге сәүдәгәр Бакиров утары да күз алдында диярлек җимерелеп бара. Аларның һәркайсының үз кыйммәте бар. Әйтик, Түбән Бәрәскә авылындагы җәмигъ мәчете XVIII гасырда салынган һәм сакланып калган иң борынгы мәчет булуы белән кадерле.

Әлбәттә, тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән хәл ил күләмендә киеренке, аеруча агач архитектура ядкәрләренең хәле мөшкел икән. "Татарстанда торак итеп файдалана торган 200 тарихи һәм мәдәни һәйкәлне коткару өчен кичектергесез чаралар күрергә кирәк", - диде Анастасия Исаева.

Докладчы мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт һәм шәхси партнерлыкның күркәм үрнәге итеп Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин җитәкләгән "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятен китерде. "Бу компания Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгын торгызу буенча зур эш башкарды. Алар шулай ук Хәтнәдә Петр-Павел чиркәвен яңарту буенча да эш алып бара, чишмәләрне тәртипкә китерә. Мондый инвесторлар турында гаммәви мәгълүмат чараларында язу белән бергә, аларга аерым ташламалар да ясау кирәк", - диде А.Исаева.

Һәйкәлләрнең табигый җимерелүенә алар урнашкан урыннардагы тәртипсез, уйлап бетерелмәгән төзелешләр алып бару да тискәре йогынты ясый. Хәтта яңа төзелеш алып бару өчен урын булдыру ниятеннән мәдәни мирас объектларын җимерү очраклары да булып тора икән.

Докладчы Анастасия Исаева искәрткәнчә, истәлекле биналарның җимерелүенең тагын бер сәбәбе - аларның хуҗасыз булуы. Тарихи объектларны яңартудагы тагын бер хәл ителәсе мәсьәлә - урта звено белгеч-реставраторларны әзерләүче уку йортлары юк, тармакны кадрлар белән тәэмин итү кирәк. Шул ук вакытта тарихи-мәдәни һәйкәлләр турындагы мәгълүматларны РФ халыклары мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына теркәү катлаулы һәм акрын бара. "Үз вакытында теркәү исә мәдәни мирас объектларын теләсә ничек кул сузулардан сакларга мөмкинлек бирер иде", - диде докладчы. Дөрес, бу юнәлештә эш алып барыла, әмма аңа юридик һәм физик затлар белән граждан - хокук характерындагы килешүләр төзү өчен акча булмавы аяк чала икән.

Әлбәттә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова искәрткәнчә, районнарда, авыллардагы тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре туристларны җәлеп итү, халыкның эшлекле активлыгын арттыру өчен гаять зур мөмкинлек бирә.

Анастасия Исаева үз чыгышында белдергәнчә, утырыш уза торган Яңа Кырлай авылында Тукай чоры мохите тудырылган. Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы аны мөһим туристлык үзәкләренең берсенә әверелдерү буенча эш алып бара. "Мондый үзәкләр бюджеттан керә торган акчалардан тыш та өстәмә чыганаклар табарга өйрәнергә тиеш. Әйтик, биредә татар этноавылын булдыру юнәлешендә эш алып барырга омтылып карау әйбәт булыр иде", - диде А.Исаева.

ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова хәзерге вакытта Татарстанда мәдәни мирас объектларын инвентаризацияләү үткәрелүен әйтте. Муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүмат буенча, 304 объект - канәгатьләнерлек, 96сы - начар, 38е хәрабә хәлендә икән.

"Әлбәттә, тарихи-мәдәни объектларны саклауда, яңартуда "Мирас" программасына гына исәп тоту дөрес түгел. Республика бюджеты чикле. Программа нигезендә, акчаларның тарихи биналарны һәм һәйкәлләрне саклауга бер тапкыр бирелүе дә аларның хәлен яхшыртырга мөмкинлек тудырачак. Әмма бу объектларны алга таба дөрес файдаланырга, даими сипләп торырга да кирәк булачак бит әле", - диде С.Персова. Аның фикеренчә, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне тәртипкә китерү химаячеләр, хөкүмәтнеке һәм хөкүмәтнеке булмаган грантлар һәм бу объектларны файдаланудан кергән акчалар белән башкарылырга тиеш.

Комитет рәисе урынбасары Анастасия Исаева үз докладында искәрткәнчә, мәдәни мирас объектларын саклау, яңарту һәм таныту кебек бурычны дәүләт һәм җәмәгатьчелек бергәләп эшләгәндә генә хәл итәргә мөмкин.

Утырышта тикшерелгән мәсьәлә буенча шулай ук "Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, туристлык буенча республика дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, ТР тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча координацион совет әгъзасы Фәридә Зәбирова, район башлыклары, галимнәр үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Утырышка Римма Ратникова йомгак ясады. "Тарихи-мәдәни мирасны саклауда һәм яңартуда зур эш алып барыла, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә хәтсез әле. Алга таба да эшне системалы һәм планлы рәвештә дәвам итәчәкбез", - диде ул.

Сөембикә КАШАПОВА.

Казан - Биектау - Арча - Әтнә - Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев