Мәдәни җомга

СОҢГЫ ГЕРОЙ

- Советлар Союзы Герое исеменә нинди батырлык өчен лаек булдыгыз? Отставкадагы полковник Б.Кузнецов белән һәр очрашу саен яңгырый бу сорау. Ел дәвамында 120 ләп очрашуның һәркайсында Борис Кириллович үткәннәрнең кырыс хикәятен бүгенге буын хәтеренә менә болай ялгый: "1943 елның көзе. Украинаның Крещатик авылы тирәсе. Ныклык күрсәтеп, Днепр ярына килеп җиттек....

- Советлар Союзы Герое исеменә нинди батырлык өчен лаек булдыгыз?

Отставкадагы полковник Б.Кузнецов белән һәр очрашу саен яңгырый бу сорау. Ел дәвамында 120 ләп очрашуның һәркайсында Борис Кириллович үткәннәрнең кырыс хикәятен бүгенге буын хәтеренә менә болай ялгый:

"1943 елның көзе. Украинаның Крещатик авылы тирәсе. Ныклык күрсәтеп, Днепр ярына килеп җиттек. 254 нче укчы дивизия, 400 метрлап киңлектәге елганы кичеп, аргы якка чыгарга тиеш. Билгеле, немецлар каршылык күрсәтә. Ә безнең политбүлек башлыгы боерыкны тиз генә гамәлгә ашырырлык солдатлар эзли. 4 полктан 40 егет сайланды. Аннары 17 гә калдык. Октябрь төнендә, агачларны бер-берсенә беркетеп, сал ясап, хәрәкәтне башладык. Үзебез белән элемтә чыбыгын да алдык. Тик караңгылыкка ышыкланып тын гына йөзәргә насыйп булмады. Немецлар күккә аткан ракеталар тирә-юньне яктыртты. Биеклектәге снайперлар төзәп ут ачты. Күз алдында 4 яугиребез ауды. Әмма 13 ебез таңны аргы якта каршылады. Көтелмәгән ут ачтык. Байтак немецны юк иттек. Ләкин көчләр тигез түгел иде. Дошман сан ягыннан күбрәк. Төркем җитәкчесе буларак, теге яктагы артиллериячеләребездән ашыгыч ярдәм сорадым. Бераздан немецларның артиллериясен юк иттек. Солдатларыбызга елганы кичәргә юл ачылды..."

Бүләккә тәкъдим итү кәгазендә сержант Кузнецовның искитәрлек ныклык һәм шәхси батырлык күрсәтүе түбәндәге мисаллар белән дә ныгытыла:

"5 октябрьдә, көчле артиллерия-миномет гөрелтесе вакытында, элемтә чыбыгы еш өзелде. Аны көн дәвамында 45 тапкыр ялгарга туры килде. Шул вакытта мина ярчыгы отделение командирының башына тиде. Әмма ул, яраланса да, сугыш кырыннан китмәде. Тоткарлыксыз элемтә урнаштырып, дошманның контрһөҗүмен кире кагарга мөмкинлек бирде.

20 октябрьдә безнең гаскәрне Россь елгасының аргы ягына куарга теләп, немецлар һөҗүмгә ташланды. Атышка танклар, үзйөрешле орудиеләр кушылды. Шул вакытта рота командиры сафтан чыкты. Әлеге хәлиткеч мизгелдә Борис Кузнецов: "Дошманга каршы, минем арттан!" - дип алга ыргылды. Безнекеләр дошманга ташланды. Кузнецов үзе 5 солдатны һәм офицерны юк итте. Үзенең дә җилкәсе җәрәхәтләнде. Әмма, тешен кысып, ул ташлап калдырылган танкка каршы орудие янына барып җитте һәм аннан немецларның үзенә ут ачты. Фәкать командир боерыгыннан соң гына госпитальгә китте.

Шәхси батырлыгы һәм дошман контрһөҗүмен кире кагуны тәэмин итүе өчен, Кузнецов хөкүмәт бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек.

791 артиллерия полкы командиры подполковник Болсуновский.

1943 елның 24 октябре".

Архивтан эзтабар Михаил Черепанов тапкан документтан күренгәнчә, язылганнарга башка хәрби җитәкчеләр дә теләктәшлек күрсәтә. Бүләккә тәкъдим итү кәгазен 254 укчы дивизия командиры полковник Путейко, 73 корпус командиры генерал-майор Батицкий, 52 армия командующие генерал-лейтенант Коротеев, Хәрби Совет әгъзалары генерал-майорлар Бобров һәм Кабичкин имзалый. СССР Югары Советы Президиумы Указы да озак көттерми - 1944 елның 22 февралендә игълан ителә. Днепрны беренчеләрдән булып кичүче каһарманга "Алтын Йолдыз" медале белән Ленин ордены Мәскәү Кремлендә Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин тарафыннан тапшырыла.

Борис Кузнецов - Казан егете. Ә әби-бабасы ягыннан нәсел тамыры Киров өлкәсенең Уржум шәһәренә ялгана. Алар ике гасыр элек Данилов ишегалдына килеп урнаша, мунчада эшлиләр. Монда - Карл Маркс урамындагы 29 нчы йортта 1925 елның 26 декабрендә Борис туа. Гаилә башлыгы Кирилл улына ике яшь булганда дөньядан китә. Бала дәү әнисе карамагында үсә. Малай "Динамо" җәмгыятенә йөреп, спорт белән шөгыльләнә - бокс уйный, штанга күтәрә, чаңгыда йөри, йөгерә. Казансу елгасында йөзә. 6 нчы классны тәмамлагач, һөнәр училищесында токарьлыкка, фрезерчылыкка укый. 16 яшеннән хәрби комиссариат ишеген ачып керә. Сугышка җибәрүләрен сорый, гариза калдыра. 17 яшь туларга бер ай калгач, 98 килограммлы әзмәвер армиягә җибәрелә. Запастагы уку полкында ике атна белем алгач, коточкыч Волхов фронтына килеп эләгә. Ленинград боҗрасын күреп тетрәнә. Воронеж сугышы мәхшәрен башыннан кичерә. 18 яшьтә Советлар Союзы Герое исеме бирерлек батырлык күрсәтеп таныла. 1945 елда, дивизия тар-мар ителгәч, мәетләр арасыннан хәрби байракны эзләп табып, җитәкчелекне штраф батальонына җибәрелүдән саклап кала. Тора-бара канга буялган әлеге әләм Мәскәүдәге Хәрби көчләр музеенда урын ала.

Германиядә Җиңүне каршыласа да, Б.Кузнецов өчен сугыш тәмамланмый әле. 1946-1953 елларда ул Көнбатыш Украинада хезмәт итә. Политбүлек башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары буларак, колхозларны һәм совхозларны торгызуда катнаша. Башлык вазифасына билгеләнгәч, нефть һәм химия сәнәгатен үстерүгә өлешен кертә. "Ә җирле милләтчеләр Көнбатыш Украинаны аерып алырга теләде, - ди Борис Кириллович, - астыртын сугыш барды. Бандеровчылар көндез халык арасында йөреп, төнлә җитәкчеләрне, оештыручыларны юк итте. Львов, Ровенск өлкәләрендә эзәрлекләүләргә күп эләктем. Президиумда утырганда аттылар. Автомобиль һәлакәтенә юлыктырырга омтылдылар. Дорогобыч, Львов, Скол шәһәрләрендәге фатирларымны күзәтү астына алдылар. Мине тотып бирүчеләргә зур акчалар вәгъдә иттеләр. Казанга фәкать 1953 елның февралендә, СССР Югары Советы Президиумы Украинаның Көнбатыш өлкәләрендә реабилитация үткәрү турында фәрман игълан ителгәч кенә кайтырга насыйп булды".

Герой Украинадагы бүгенге чуалышны, Ватан сугышы сәхифәләрен юкка чыгару омтылышын, каһарманнарга куелган һәйкәлләрне җимерү вәхшилеген дә Америкада теләктәшлек табучы фашизмның дәвамы дип саный. Ул: "Немецлар җиңсә, халыклар әйбәтрәк яшәр иде", - диючеләрне дә кискен рәвештә тәнкыйтьли. "Немецларның Барбаросс планы 50 процент халыкны юк итүне күздә тотты лабаса, - ди ул, ачынып. - Ә 50 процент халыкны колга әйләндерергә җыенды. Җиңелүчеләргә мәдхия укучы бушбугазлар моны белмиме әллә?"

Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган ветераннар һәм Геройлар сафы сирәгәя. Гәрчә, Казанның Бөек Ватан сугышы мемориал - музее мөдире Михаил Черепанов биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда туучы - 186, республикага төрле тарафлардан килеп яшәүче - 165 кеше, элекке СССРның төрле төбәкләрендәге 109 милләттәш каһарман дип исәпләнсә дә, бүгенге көндә Борис Кузнецов кына исән-сау.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

.Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: