Мәдәни җомга

Шәйдулла СӘЛАХОВ: МӘДӘНИЯТ САЛА КЕШЕСЕНӘ ДӘ КИРӘК

Бүгенге әңгәмәдәшебез - "Ак Барс-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Шәйдулла Сәлахов. - Шәйдулла Имамович, билгеле булганча, сезнең җәмгыять Арча районында иң эре оешмаларның берсе. Аның төп максаты авыл хуҗалыгы продуктлары муллыгын тәэмин итү булса да, әңгәмәбезне бүгенге авыл җирендә мәдәниятнең торышын ачыклаудан башлыйк әле. - Мәдәниятнең шәһәр өчен генә түгел,...

Бүгенге әңгәмәдәшебез - "Ак Барс-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Шәйдулла Сәлахов.


- Шәйдулла Имамович, билгеле булганча, сезнең җәмгыять Арча районында иң эре оешмаларның берсе. Аның төп максаты авыл хуҗалыгы продуктлары муллыгын тәэмин итү булса да, әңгәмәбезне бүгенге авыл җирендә мәдәниятнең торышын ачыклаудан башлыйк әле.

- Мәдәниятнең шәһәр өчен генә түгел, авыл халкына да бик кирәк булуы бәхәс уятмыйдыр дип уйлыйм. Авыл җирендә мәдәниятне үстерү өчен халык белән ныклап эшләргә кирәк. Тегеләй эшләгез, болай эшләгез, дип кычкырып йөрү генә уңай нәтиҗә бирми. Шәхсән үзем концерт-спектакльләр, төрледән-төрле спорт чаралары, халык өчен үткәрелә торган бәйрәмнәр тулаем мәдәни-агарту системасын тәшкил итә дип саныйм. Ныклап уйлап, яхшылап әзерләнеп үткәрелә торган һәр чара бик мөһим, халык өчен файдалы.

Мин бу хуҗалыкка җитәкчелек итә башлаганнан соң биредә мәдәният өлкәсендә күп кенә эшләр башкарылды инде. Кечкенә балалардан алып олыларга кадәр һәркайсын җыр, бию сәнгатенә төшендерергә тырышабыз. Мәсәлән, Сикертән авыл мәдәният йортында үзешчәннәр көче белән спектакльләр куела. Аларны халык бик яратып карый. Һәркайсын авылларда 2-3 тапкыр куярга туры килә. Соңгы спектакльне район халкына да күрсәттек. Ошаттылар.

Мәдәният йорты мәрхәмәтлелек үзәгенә дә әйләнеп китте. Ник дигәндә, авыру балалар да бар бит әле. Аларны дәвалау өчен акча сорап мөрәҗәгать итәләр. Кайсына Германиядә, кайсына Израильдә операция ясатырга кирәк. Спектакльләр куюдан җыелган акча шул юнәлештә дә файдаланыла.

Район Сабан туенда ел дәвамында спорт чаралары үткәрүгә нәтиҗә ясала. Соңгы сигез ел дәвамында без даими рәвештә призлы урыннарны алып киләбез. Быел да бары педагогика көллияте һәм районның спорт мәктәбеннән генә калыштык. Без ярышларны үзебездә дә уздырабыз, район күләмендәгеләрнең барысында да катнашырга тырышабыз. Календарь буенча нинди ярышлар каралган, аларның барысын да авылларда үткәрәбез. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрдән команда туплап, район күләмендә чыгыш ясыйбыз.

- Сез озак еллар бер үк вакытта көрәшчеләрнең тренеры да булдыгыз бит әле.

- Тренерлыктан туктадым инде. Барыбер тренерларны һәрвакыт селкетеп торам инде. Көрәшме, гер күтәрүме, чаңгы ярышымы - барысын да уздырабыз, үзем дә катнашырга тырышам. Сеҗе, Сикертән авылларында спорт заллары бар.

- Ә җиһазлар?

- Безнең заман таләпләренә туры килә торган келәмнәр бар инде. Дөрес, аларны җәеп куеп, алмый тота торган залларыбыз юк. Чөнки бер үк залда бүген көрәш ярышлары үтсә, иртәгә волейбол уйныйбыз. Келәмнәрне, башка җиһазларны татарча көрәш федерациясеннән бирделәр. Спорт белән шөгыльләнәм дигән кешегә безнең авылларда бөтен мөмкинлекләр бар.

Әле кайчан гына бит бернәрсә дә юк иде. Спорт заллары да булмады, 3-4 маты җәеп куеп, малайларны Сеҗе мәктәбендә көрәшкә өйрәттек. Район үзәгендә дә спорт чаралары үткәрү өчен шартлар бик яхшы бүген. Сораганнар иде, әле күптән түгел генә мин район көрәшчеләре белән шөгыльләнеп алдым. Бер ай чамасы тренер булдым. Бассейн да, сауна да бар. Хәтерлим әле, институт бетереп кайткач, без спорт күнегүләрен чиркәү бинасында үткәрә идек. Анда безнең кул юарга да су юк иде.

- Спорт заллары мәктәпләрдә дә бармы?

- Өч спорт залы бар. Курса Почмак урта мәктәбендә, Сеҗе һәм Сикертән тугызъеллык мәктәпләрендә.

- Ялгышмасам, сезнең хуҗалык территориясендә 14 авыл урнашкан. Шуларда ничә мәдәният сарае һәм клуб эшләп тора?

- Казанбаш авылында мәдәният йорты әйбәт эшли. Курса Почмакта мәдәният-спорт үзәге. Шундый ук үзәкләр Сеҗедә һәм Гөберчәктә. Ташкич авылында клуб. Сикертән авылында мәдәният сарае 1964 елда Габделбәр абый Фәйзрахманов колхоз рәисе булып эшләгәндә салынган иде. Аны төзүдә авылда яшәүче һәркем катнашкан. Әлеге мәдәният сарае илле елга якын хезмәт итте. Һәм менә Сикертән авылында яңа мәдәният - спорт үзәге төзедек. Анда концерт-спектакльләр куярга да, волейбол-баскетбол уйнарга да була. Бик матур килеп чыкты. Әле яңа гына аны тантаналы рәвештә ачтык.

- Ул Президент программасына да кергән иде бит.

- Әйе. Аны төзүгә без үзебез дә нык булыштык. Эшкә керешкәндә бюджетта акча каралмаган иде әле. Эшне башлау өчен 500 мең сумны үзебезгә табарга туры килде. Республикада бик оператив төстә, бик тиз төзелгән мәдәният сарае булды бу. Президент үткәргән видеоконференцияләрдә ул уңай мисал буларак күрсәтелде. Яңа ел алдыннан нигезе салынган иде, кыш көне стеналары күтәрелде.

- Залы ничә урынлы?

- 500. Башта 200 дип планлаштырылган иде. Шушы ук бинада медпункт, почта, җирле үзидарә, бүлекчәнең бухгалтериясе урнашты.

- Китапханә юкмы?

- Китапханә анда юк. Китапханә Гөберчәктә, Мөхәммәт Мәһдиев музеенда каралган иде. Шунда уңышлы гына эшләп килә. Аннары Сеҗе, Курса Почмак авылларында китапханәләр бар.

- Бәлки, шулар җитәдер дә. Мәктәпләрдә дә китапханәләр бар бит әле.

- Җитә. Әйе, мәктәпләрдә дә бар. Аннары хәзер китапны бик күп укымыйлар да. Яшьләр китапханәгә аз йөри. Гадәттә, китапханәдә өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне очратасың.

- Ә менә мәдәният йортларына, клубларга халык йөриме?

- Аларга халык йөри. Аннары ниндирәк чаралар оештырасың бит әле. Без спектакльләр, концертлар еш оештырабыз. Балаларның бию бәйгеләре үтә. Үзешчәннәргә бик күп киемнәр тектерелде. Биючеләргә дә, вокаль ансамбльләргә дә. Музыка кораллары җитәрлек. Дөрес, безнең оркестрыбыз юк, ә ансамбльләр эшли. Район үзәгеннән дә, Казаннан да концертлар еш килә. Өчәр автобуска төялеп, Казанга филармония артистлары концертларын да карарга барып кайтабыз.

- Элек мәктәпләр үзләре өчен яшелчә - җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнә иде. Хәзер андый нәрсә бармы?

- Хәзер дә үстерәләр. Укучыларның өстәлен баеталар. Берничә ташландык бакча бар иде. Аларны да мәктәпләргә беркеттек, бәрәңге утыртылды. Болай да ел саен мәктәпләргә бушлай бәрәңге бирәбез. Ярдәм итәргә тырышабыз.

- Теләге булган яшьләрне югары уку йортларына җибәрү мөмкинлегегез бармы?

- Укытабыз. Килешү буенча җибәрелгән 17 бала укый. Инде укып кайтканнары да бар. Авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап берничә инженер кайтты. Агроном кайтты. Укып кайткан яшь белгечләрнең икесе мегафермада, берсе Сикертән фермасында эшли. Берсен армиягә озаттык. Укырга даими җибәреп торабыз. Быел да барачаклар. 30-40 мең сум түлисең дә, укытасың.

Хәзер авыл җирләрен белгечләр белән тәэмин итү өчен хөкүмәт тә тырыша. Аларга төрле ташламалар каралган. Әмма яшьләр авылга кайтырга бик ыргылып тормый. Кайтканы да, бераз эшли дә, китеп бара.

- Авыл халкының эше дә авыр инде.

- Авыр. Шулай да яшәргә була. Әмма гаиләдә хезмәт тәрбиясе җитми хәзер. Авыл кешесенең баласын эшләтәсе килми. Берәр эш куша башласаң, әни шулай дип әйтә, тегеләй әйтә дип карыша башлыйлар. Әгәр бала эшләми икән, аның киләчәге юк, дип мин кат-кат кабатлыйм. Кайсы бала физик эшне тырышып башкара, аның башы да эшли, ул яхшы да укый. Ә эш яратмаган кешене бөтен җирдә кагалар, андыйларга һәр җирдә авыр. Иртә торган, хезмәтне яраткан кешенең эше һәрвакыт гөрләп бара.

- Яшьләрне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бармы?

- 35 яшькә кадәргеләрне ипотека программасы буенча торак белән тәэмин итү өчен бик күп төзедек. Шушы өч ел эчендә 15ләп кеше ярдәм алды. Менә хәзер дә бер яңа йорт буш тора. Бер табиб килгән иде, әзрәк эшләгәч җибәрергә туры килде. Белгеч кайта икән, ачкычны ал да, кереп утыр.

- Җир кишәрлеге дә бармы?

- Бөтен нәрсәсе бар. Җир кишәрлеге бар. Уты, суы кергән. Хәтта туалеты да шәһәрдәгечә эчтә. Менә шундый өйләр салабыз инде.

Гадәттә, стенасын күтәрмичә, төзелеш өчен хөкүмәттән акча алып булмый. Үзебезнең исәпкә төзибез. Бер-ике елдан соң гына акчасын бирәләр. 35 яшьтән өлкәнрәкләргә дә йорт төзүдә ярдәм итәбез. Кирәк булса, кредит алуда булышабыз.

- Авыл кешесе ял йортларына, санаторийларга йөриме?

- Җибәргәлибез. Бу юнәлештә нигездә профсоюз оешмасы эшли инде. Барырга теләгән кешене тәэмин итәрлек мөмкинлегебез бар. Аванс та, кредит та бирә алабыз.

Эшләгән кешенең мөмкин кадәр күңелен күрергә, булдыра алганча бүләген дә бирергә кирәк. Сабан туйларында, хисап җыелышларында без традиция буенча алдынгыларны бүләклибез. Яңа өйләнешүчеләрне, армиягә китүче һәм кайтучы егетләрне, конкурсларда җиңүче укучыларны, аларның укытучыларын да хөрмәтлибез.

- Сезне кешеләрне генә түгел, атларны да ярата диләр.

- Авыл кешесе ат яратырга тиештер инде ул. Мин килгәндә хуҗалыкта 27 ат бар иде. Ә хәзер йөздән артык. Быел 25 тай алдык. Чабыш атларыбыз да бар. Аларны карый, ярышларга әзерли торган малайлар да җитәрлек. Быелгы район Сабан туенда безнең дүрт ат катнашты. Чиста һәм ярым чиста токымлы атлар арасында безнекеләр беренче булды.

Ә менә республика күләмендә авылларда атлар үрчетергә игътибар җитми әле. Мин бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат әфәнде Әхмәтов белән сөйләшеп утырдым. Авыл атлары арасында республика күләмендә ярышлар оештырылса, урыннарда атлар үрчетүгә игътибар көчәя төшәр иде. Хәзер хуҗалыкларда гына түгел, аерым кешеләрдә дә атлар шактый. Аларны мин тәрбия чарасы да дип саныйм. Ат тирәсендә кайнашкан малайдан бер кайчан да начар кеше чыкмый. Намуслы, тырыш булып үсә ул.

- Мәктәп балаларын авыл белгечлекләренә тарту буенча эш алып барыламы?

- Мине нык борчыган сорау бу. Мәктәпләрдә үтә торган һәр җыелышта катнашам мин. Шунда һәрвакыт терлекчелек комплексына балаларның экскурсиясен үткәрергә тәкъдим ясыйм. Сез беләсез инде, без районда гына түгел, республика күләмендә дә иң зурлардан саналучы мөгезле эре терлек комплексы төзеп куйдык. Заманча җиһазландырылган комплекс. Менә комплексның төзелүенә ничә ел инде, әмма бер генә мәктәп директорының да, әйдәгез, экскурсия ясыйк, дигәне юк. Сез нишләп ятасыз, дип, шелтәләп тә карыйм, югыйсә. Бу - бик мөһим мәсьәлә. Мин бу хакта район сессиясендә дә сөйләдем. Шулай да хәл үзгәрмәде әле.

Укучыларны авыл хуҗалыгындагы казанышлар белән таныштырырга, аларны кызыксындырырга кирәк. Күрсәтерлек әйберләребез бар бит. Менә мин Сеҗе мәктәбендә укытканда укучылар иртән фермага машина белән сыер саварга өйрәнергә менәләр иде. Кайвакыт кызлар шунда көне буе да эшләделәр. Егетләр мәктәптән трактор йөртү хокукына таныклык алып чыктылар. Хәзер моны кабат кайтарырга тырышалар. Ә менә терлекчелек һөнәренә өйрәтү бетте. Башка районнарда ничектер, белмим, ә безнең районда юк ул. Югыйсә, авыл өчен иң кирәкле һөнәр. Кызыксынмыйлар. Безнең терлекчелек комплексын Казахстаннан махсус килеп карап киттеләр, республикага сәфәр кылган кайбер башка делегацияләр дә карады. Ә янәшәдә урнашкан мәктәп директорлары экскурсия оештыра алмый.

- Бәлки, ул укытучылар вазифасына керми дип уйлыйлардыр.

- Керә. Ләкин эшләмиләр. Балаларын автобусларга утыртып алып барып, үзем ферма белән таныштырырга исәпләп йөрим әле. Районнан да күрсәтмә юк күрәсең. Җирле үзидарә башлыклары җыелышлардан кайтып керми. Нәрсә турында гына сөйләшәләрдер алар анда. Һаман шулай дәвам итсә, тиздән авылда бөтенләй эшләргә кеше калмавы ихтимал. Сыер савучы, механизатор хезмәтенең дәрәҗәсен төшерәләр. Яшьләр шәһәргә китү җаен карый.

- Анда да һөнәре булмаган кешене кочак җәеп көтеп тормыйлар.

- Юк, билгеле. Хәтерлисездер, элегрәк, товар кытлыгы заманында, авылга машина кайтса да, мотоцикл кайтса да, башта тракторчыга, сыер савучыга бирәләр иде. Хәзер андый тәртип бетте. Аллага шөкер, бүген сатуда бөтен әйбер бар.

Шулай да авыл кешесенең, беренче чиратта механизаторның һәм терлекченең, дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин үземнең кайбер тәкъдимнәремне дә әйттем. Мәсәлән, иң алдынгы механизаторларны, сыер савучыларны Универсиада тантаналарына алып барырга булыр иде. Барып карап утырсыннар. Хәтерлисездер, элек партия съезды делегаты буларак, авыл хуҗалыгы алдынгылары катнаша иде. Бу чара аларга хөрмәт күрсәтү дә булды. Минемчә, мондый алымнарны бүген дә кулланырга кирәк. Сөтең кайда, итең кайда, дип кенә безне тәнкыйтьләүдән дөнья үзгәрми инде ул.

Менә шулай бүгенге авыл күп төрле мәшәкатьләр белән яши. Әмма хезмәтне яраткан, иренмәгән, тырыш кешенең тормышы начар түгел. Тамагы тук, яшәргә йорты, йөрергә машинасы да бар.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: