Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Шәхесләрне барлау

Татар халкы – шәхесләргә аеруча бай милләт.

Милләт йөзен шәхесләр билгели, диләр. Шөкер, татар халкы – шәхесләргә аеруча бай милләт. Моның белән, әлбәттә, горурланабыз. Әмма аларның хәтта бик лаеклылары да онытыла бара. Бөтендөнья татар конгрессы, халкыбызның игътибарын шәхесләребезгә күбрәк юнәлтү ниятеннән  2024 нче елны «Шәхесләр елы» дип игълан итте. Күптән түгел конгресс бинасында «Татар халкының күренекле шәхесләренең эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләре» дигән темага Бөтенроссия түгәрәк өстәл утырышы – конференция дә булып узды. Аны конгрессның Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, археолог Альберт Борһанов  алып барды.

XIX гасыр ахырында, XX  гасыр башында туган мәгърифәтчеләребез дистәләгән. Алар бүгенге тормышыбызда да хәтсез. Чөнки милләтебезнең үсешен, алга барышын да шәхесләр хәл итә. Конгрессның Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров та татар халкының үсеш стратегиясен шәхесләр билгеләвен искәртеп үтте. Төбәк тарихын, шәхесләрне өйрәнү – бик күләмле һәм эзлексез алып барыла торган хезмәт. Ул шулай ук А.Борһанов җитәкчелегендәге төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең аерым бер хәрәкәтне тәшкил итүен, аларның төрле фәнни-гамәли конференцияләр, укулар, искә алу кичәләре оештырып, шәхесләребезне барлавын белдерде. «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр аерым бер хәрәкәт. Алар гап-гади җирлектә, үзенең, нәселенең, авылының шәҗәрәсен төзү белән беррәттән, галимнәрне, әдипләрне, сәнгать әһелләрен дә үз эшчәнлекләренә җәлеп итә», – диде башкарма комитеты җитәкчесе. 

А.Борһанов сүзне халкыбызның шәхесләребезне мәңгеләштерүдә шактый эшләр башкаруыннан башлады. Әйтик, Россиянең 30 дан артык шәһәрендә Г.Тукай һәйкәле бар. Муса Җәлилнең дә һәйкәлләре бик күп шәһәр-бистәләрдә куелган. Күптән түгел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыев катнашында Якутскида, Казахстанның Семей шәһәрендә патриот-шагыйрьгә һәйкәлләр ачу тантанасы булды. Серовта, Екатеринбургта да Җәлил бюстлары бар. Бу эш дәвам итә. Тиздән Кырымны да Җәлил һәйкәле ямьләндерәчәк.

Әмма башкарыласы эшләр тагын да күбрәк. Сәясәтче, хокукчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлек­леләребездән Садри Максудига Стамбул шәһәре мәйданында һәйкәл куйдылар, ә Татарстанның Биектау районындагы Ташсу авылында туган шәхескә бүген дә республикабызда музей ачылганы юк. Язучы Һади Такташ, тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек олугларыбызны да мәңгеләштерүне дәвам итү сорала.

Безнең бер иш шәхесләребезне башка милләтләр үзләренеке итә. Әйтик, барлык әсәрләрен татар телендә иҗат иткән, үзен татар, дип яшәгән шагыйрь һәм язучы Мәҗит Гафурины башкорт әдибенә әйләндерү бара. «Андыйлар арасында генерал-майор Миңлегали Шәйморатов, шагыйрь Шәехзада Бабич һ.б. да бар, – дип ачыклап үтте А.Борһанов.

Элек күренекле татар әдибе булган Мәүлә Колый китаплары конгрессның Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты ярдәмендә яңартып бастырылды. Әдипкә багышланган конференцияләр дә үтте. Төбәк тарихын өйрәнүче милләттәшләребезнең Белоруссиягә барып, Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның соңгы саклаучысы Петр Гаврилов, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Беларусның Витебск өлкәсе Дубровина районында барган бәрелешләрдә һәлак булган мәшһүр композитор Фәрит Яруллин эзләреннән йөреп кайтуы мактауга лаек.   

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Хатыйп Миңнегулов Казахстанда, Төркия, Азәрбайҗан, Төрекмәнстанда һ.б. да күп тапкырлар булган. Ул бер үк вакытта милләтебез мәгарифе, мәдәниятен үстерүгә дә өлеш керткән шәхесләребезне барлаган. «Андыйлар күп, Казахстанда Зәки Әхмәтов, композитор Латыйп Хәмиди шундыйлардан», – дип белдерде ул. – «Еш кына берәр галимнең, әдипнең, яисә башка күренекле кешенең нәселен дәвам итүче, ул-кызларымы калса, аларның башлангычы белән истәлек кичәләре дә уздырыла, урамнарга исемнәре дә бирелә. Әмма шул ук вакытта лаеклы шәхесләребез читтәрәк кала. Әдәбият, сәнгать оешмалары, конгресс шушы игътибар җитмәгән шәхесләребезне кузгатсын иде, аларның исемнәрен мәңгеләштерүдә гамәлләр кылынсын иде». 

Хатыйп ага шәхесләребезне барлау юнәлешендә тарихчы, археограф Миркасыйм ага Усманов башлап җибәргән «Җыен» фондының  изге эшләр башкаруын, аның юклыгы нык сизелүен әйтте. Галимнең эшен Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев дәвам итте. «Җыен» фонды чыгарган китаплар мәшһүрләребезгә һәйкәл булып тора. Аларны язуда галимнәребез катнаша. Андый хезмәтләрне пропагандалый да белик», – диде Х.Миңнегулов.  

Казанның 80 нче татар-рус мәктәбе директоры Роберт Мансуров 2025 елда республикада мәгърифәтче, тел галиме, тәрҗемәче, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтеләчәген искәртте. Галим исемен йөрткән 80 нче мәктәптә ел саен Каюм Насыйри укуларын үткәрү бер традиция булып әверелгән. Роберт Мансуров мәгъ­рифәтче-галимнең исемен мәңгеләштерүдә республикакүләм чаралар да уздырылырга тиешлеген искәртә. «Каюм Насыйриның Казанда бер генә һәйкәле дә юк», – ди ул. Мәгърифәтче–галимнең тууына 200 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрсәк иде. Киләсе ел аның исеме белән билгеләнсә, әлбәттә, әйбәт булачак. Каюм Насыйри исемендәге бүләк булдырылуы да кирәк, – дип үз тәкъдимнәрен кертте ул.

Утырышта күп кенә шәхесләребез турында чыгышлар тыңланды. Патриот-шагыйрь М.Җәлил, композиторлар Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар турында тәфсилле, мәгълүматларга бай докладлар булды. Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Әшировның узган ел Кузбасста 80 яшендә вафат булган РФнең сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Кемерово өлкәсе губернаторы булып эшләгән Әман Муллагазый улы (Гомәр улы) Тулиев турындагы чыгышы гыйбрәтле. Әманның әтисе милләте буенча – казах, әнисе татар булган. Ә.Тулиев үзен чын губернатор итеп таныта, төбәкне шахтерлар, металлурглар ил күләмендә забастовкаларга чыгып, рельсларда утырган иң авыр елларда җитәкләргә алына һәм аны Россиянең иң көчле өлкәләренең берсе итеп күтәрә. «Ул кешеләрне коткару өчен үзен күп тапкырлар куркыныч астына куйган, зур шәхси батырлык күрсәткән шәхес. Әман Муллагазый улы төбәктә социаль яклау системасын булдырды», – диде Әнвәр хәзрәт. 

Кемерово өлкәсендә Әман Тулиев ярдәме белән Җәмигъ мәчете төзелә, Новокузнецкида «Чулпан» мәчете, өлкәнең Прокопьевски, Междуреченск, Ленинск-Кузнецск, Осинники шәһәрләрендә Аллаһы йортлары барлыкка килә. Әлбәттә, Ә.Тулиев исеме мәңгеләштерелергә тиеш. «Май аенда Чимкент шәһәрендә аңа багышланган форум була, Кемеровода Ә.Тулиев исеме бер урам­га биреләчәк», – дип ачыклап үтте Ә.Әширов. 

Утырышта шулай ук журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Александр Маловның  «Из глубин памяти» дигән очерклар һәм повестьлар җыентыгы тәкъдим ителде. Бу инде 97 яшьлек ветеранның 16нчы китабы. А.Малов үзе гаҗәеп язмышка ия. Ул 18 яше дә тулмаган килеш фронтка китә, Украина, Польша, Чехословакия һәм Германия җирләрен азат итүдә катнашу аның күңелендә онытылмаслык хәтирәләр калдыра. Ветеран журналист буларак Татарстанның нефть районнарында эшли. Шуңа да китапта нигездә нефтьчеләр турында очерклар урын алган.

Түгәрәк өстәл утырыш кысаларында шулай ук  Мәскәү кунагы, техник фәннәр докторы, академик һәм Россия Табигать белеме академиясе вице-президенты Илдар Утәмешевның «Татарские ученые» китабы тәкъдим ителде. Анда XVIII-XX гасырларда яшәгән, фундаменталь фәннәргә әһәмиятле өлеш керткән 121 татар галиме турында мәгълүматлар бирелгән. 

Әмма әле өйрәнәсе шәхесләребез алда. Төбәк тарихын өйрәнүчеләребезнең дә киләчәккә уй-ниятләре зурдан. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев