Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Романтизм аша милли әдәбиятларга

Гыйльми җыен кысасында КФУ доценты,  филология факультеты деканы, кафедра мөдире, милли әдәбиятлар белгече, ике ел элек арабыздан киткән Җәмил Сафиуллинга багышланган “От романтизма к сопоставлению литератур” дигән китап та җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Татарстан Фәннәр академиясендә «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» дигән I Халыкара фәнни-гамәли семинар узды. Гыйльми җыен кысасында КФУ доценты,  филология факультеты деканы, кафедра мөдире, милли әдәбиятлар белгече, ике ел элек арабыздан киткән Җәмил Сафиуллинга багышланган “От романтизма к сопоставлению литератур” дигән китап та җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Шушы уңайдан кичәдә галим турында күп кенә вакыйгалар искә алынды, хатирәләр барланды. 

Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хатип ага Миңнегуловка ярты гасырдан артык вакыт Җәмил Сафиуллин белән бергә аралашып эшләргә насыйп булган. Алар бер үк елларда университетта белем алган, күрешеп, фикер алышып торган,  яшь галимнәргә алга таба да киңәшләшеп эшләргә туры килгән. Берсе партбюро секретаре урынбасары булса,  икенчесе  анда әгъза булып торган. Бераздан Җәмил әфәндене декан вазифасына күтәргәннәр, Хатип аганы декан ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр. Хезмәттәшлек юллары шулай үрелеп барган. Җ.Сафиуллин Хатип аганың һәм бик күпләрнең хәтерендә акыллы, төпле, ышанычлы, тыйнак һәм гадел кеше буларак кереп калган. “Университетның зур гыйльми советында әгъза булып торган елларда төрле җыелышларда да катнаш­тым. Шушы чор деканнары Җәмил Сафиуллин, Индус Таһиров, Флорид Әгъзәмов, Тәлгать Галиуллин бергәләп киңәшеп күп мәсьәләләрне хәл итә иде. Әмма хәлиткеч сүзне күп очракта Җәмил Сафиуллин әйтте. Ул, низаглы, катлаулы хәлләр килеп туганда да, сүзне гади, үтемле итеп, ышандырып  әйтә белә иде”, - диде Х.Миңнегулов.

Көньяк Уралда - хәзер Башкортстанга керә торган төбәктә туып-үскән Җәмил Сафиуллин, Казан дәүләт университетының рус-татар бүлеген тәмамлаган галим буларак, татар әдәбиятын да, русныкын да тирәнтен белгән, аспирантурада белем алганда ук студентларга дәрес бирә башлаган. Ул рус бүлеге студентларына “Методология, әдәбият теориясенә кереш” кебек гаять катлаулы курсны укыган. Ул шул ук вакытта танылган галим Николай Гуляев җитәкчелегендә рус романтизмы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. 1980 елларда үзгәртеп корулар башлангач, ул, артык чәчрәп чыкмыйча гына, мөһим эшләрне башкарган, 1989 елда университетта татар филологиясе факультеты тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын ачуда да проректор булган Миркасыйм Госманов белән декан Җәмил Сафиуллинның рольләре зур булган.

Җәмил Сафиуллин китапның фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимовның да остазы һәм фикердәше булган. Җ.Сафиуллин аспирантура тәмамлап, диссертация яклаган яшь белгечне үз кафедрасына дәшеп алган. Алар  25 ел кулга-кул тотынып хезмәт куйган. М.Ибраһимов  озак еллар милли әдәбиятлар мәсьәләләренә бәйле теоретик методологик эзләнүләр алып барган. Ул үзенең мәкаләләрендә “Милли әдәбият” концептының яңа аңлатмасын бирә, төрле халыкларның әдәбиятларының киләчәге турында фикерли. Җ.Сафиуллин, беренчеләрдән булып, әдәбиятларны янәшә куеп карау алымын тәкъдим иткән, ягъни аерым әдәбиятларның үзенчәлеген ачыклау өчен аны дөньядагы башка әдәбиятлар белән чагыштырып карарга кирәклеген әйткән. Шул ук вакытта галим татар әдәбияты, мәшһүр шагыйрьләребез Г.Тукай, Дәрдемәнд, Ш.Бабич иҗаты белән тирәнтен кызыксынган, әсәрләрен янәшә куеп карау алымы белән  тикшерүләр үткәргән. 

Китапта галимнең иң яраткан шагыйрьләреннән берсе булган Ш.Бабичка багышланган аерым мәкаләләре дә бар. “Биредә Җ.Сафиуллин Бабич иҗатын татар әдәбияты кысаларында гына карамый, дөнья әдәбияты, рус язучылары белән чагыштыра. Башка илләрдәге философларның хезмәтләренә таянып, шагыйрьне аңлау юлларын эзли һәм аны укучыга тәкъдим итә”, – диде М.Иб­раһимов. Китапта шулай ук Җ.Сафиуллинның “Александр Пушкин иҗатында Коръән” дигән мәкаләсе дә игътибарны җәлеп итә.

Басма - семинар оештыручыларының идеясенең беренче карлыгачы. Алга таба академиядә татар белеменә ниндидер яңалык керткән галимнәрнең хезмәтләрен даими рәвештә аерым басмалар итеп тәкъдим итәргә ниятлиләр. Китапның соңгы бүлегендә Җ.Сафиуллин турында хезмәттәшләре, дуслары, фикердәшләренең истәлекләре бирелгән. Галим аларның күбесенең тормышында әһәмиятле, кайчакларда хәлиткеч роль уйнаган, аларның һөнәри яктан өлгерүенә булышкан. “От романтизма к сопоставлению литератур” китабын галимнең укучылары В.Әминева, Э.Нагуманова, А.Хәбибуллин төзегән. 570 биттән торган саллы басма 200 данә тираж белән дөнья күргән. Хезмәт Татарстан һәм Мәскәү, Санкт-Петербург китапханәләренә тапшырылачак.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев