Мәдәни җомга

Риза Фәхретдин фатихасы – әхлак тәрбиясендә төп таяныч

Кукмара бистәсенең 2 нче лицеенда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Х республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин педагогик укулары булып узды. Ул «Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасын файдалану» дигән темага багышланды. Аның эшендә ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ләззәт Хәйдәров, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов,...

Кукмара бистәсенең 2 нче лицеенда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Х республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин педагогик укулары булып узды. Ул «Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасын файдалану» дигән темага багышланды. Аның эшендә ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ләззәт Хәйдәров, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, Русия гадел хөкем академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» фонды рәисе урынбасары Рамил Миңнуллин, Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, республика район һәм шәһәрләре мәгариф идарәләренең милли мәгариф бүлеге белгечләре, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, татар теле һәм әдәбияте укытучылары, дини мәдәният, дөньяви этика фәне укытучылары катнашты.

Педагогик укулар үткәрүнең максаты - мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану, сәләтле укытучыларны, укучыларны фәнни эзләнү эшенә җәлеп итү. Иҗади эшләүче мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Быелгы конференциянең Кукмара җирендә үтүе дә очраклы түгел. Чөнки әле XVIII гасырда ук Идел-Урал төбәгенә тирән гыйлемле шәхесләр тәрбияләп үстергән, атаклы Үтәмешевләр нәселе, бөек кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның бабалары гомер иткән бу төбәк иң авыр елларда милли мәгарифкә тамчы да хилафлык китермәгән. Башкалар халыкны елатып мәктәп япканда бер генә мәктәбенә дә йозак салмавы өчен дә мактап телдән төшермәслек кукмараларны. 2012-13 уку елында Кукмара мәктәпләреннән инде 4 укучы халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган, Бөтенрусия бәйгеләрендә - 194, төбәкара ярышларда 243 үсмер уңышка ирешкән. Аларга гыйлем биргән 123 мөгаллим узган ел «Иң яхшы укытучы» грантына лаек булган, 36 белгеч «Мәгариф» илкүләм проектында җиңү яулаган. Районның мәктәпләр челтәренә күз салгач та, биредә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә икән, дип куясың. 31 мәктәпнең 17се барлык фәннәрне дә бары тик татар телендә генә укыта. 5есе ике дәүләт телен дә бертигез куллана, ягъни параллель сыйныфлар булдырылган. Күпмилләтле төбәк буларак, кукмараларның мәшәкате күбрәк, әлбәттә. 2 урыс, 1 мари, 6 удмурт мәктәбендә дә милләт балалары үз ана телендә белем ала.

Гыйльми җыенның төп темасына якынрак килсәк, бөек акыл иясе Риза казый үзе дә «Асар» исемле хезмәтендә Кукмара өязенең атаклы Мәчкәрә мәдрәсәсен берничә урында искә ала. Казыйлык хезмәтендә төрле авылларның муллалары, имамнары белән эш иткәндә шактый кешенең шушы төбәктә гыйлем алганлыгы мәгълүм була аңа. Бу традиция әле дә дәвам итә: районда 47 мәчет эшли. Кукмара бистәсендә, Туембаш авылында халык үз көче белән мәдрәсәләр төзегән. Педагогик укуларда төбәк мөгалимнәре белем һәм әхлак тәрбиясе бирүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, Зур Сәрдек авылы гимназиясенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлсинә Зыятдинова «Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә музей педагогикасы» дигән темага виртуаль экскурсия үткәрде. Мәчкәрә авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияте укытучысы Сүрия Юзмиева үз авылының нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, күренекле шәхесләр турында бай мәгълүмат бирде. Байлангар авылы мәктәбенең технология укытучысы Флүзә Нәҗмиева киез итек басу буенча осталык дәресе үткәреп Кукмараның 4 нче мәктәбе татар теле укытучысы Нурфия Шәкертянова килгән кунакларга, коллегаларына үзе төзегән «Ата-аналар университеты» программасын тәкъдим итте.

Конференциянең пленар утырышында катнашучылар галимнәр, мәгариф җитәкчеләренең чыгышларын тыңлады, башка төбәкләрдә булган эш тәҗрибәсен өйрәнде. Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина исә районның икътисади хәле, сәнәгатьнең торышы белән таныштырып китте. «Нефть, газ кебек табигый байлыкларыбыз булмаса да, хезмәт сөючән халкыбыз тырышлыгы белән төбәгебез гөрләп үсә. 2012 елда без 9 млрд сумлык тауар җитештергәнбез. Төп терәгебез булган металл савыт-саба заводы 1 млрд сумлык керем китерсә, киез итек комбинатында 1 млн пар итек басылган, тагын шуның кадәр шәхси хуҗалыклар эшләп чыгарган. Халкыбызның 78 проценты авылларда яши. Терлекчелектәге реформаларның алгы сызыгында барып, 24 гаилә фермасы оештырдык. Хезмәт сөйгән халык белән эшләве, яшәве үзе зур бәхет бит ул», - дип сөйләде ул.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров милли мәгарифтәге уңышлары белән уртаклашты. Районның 7 фән буенча БДИ күрсәткечләре республика нәтиҗәләреннән югарырак. Бу исемлектә татар теле һәм әдәбияте дә бар. Туган телдән имтихан бирүчеләр 71,1 балл җыйган. Милли белем, дигәннән, районның удмурт, мари мәктәпләре укучылары да үз милли республикаларына барып, олимпиадаларда призлар яулап кайта икән. Барлык этномәдәни мәктәпләр дә югары белемле кадрлар, дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Иң кызыгы - бу мәктәпләрдә укучылар татар теле буенча бәйгеләрдә дә махы бирми. «Моннан берничә ел элек Нырья удмурт мәктәбе директоры, бездә дә татар телен тирәнтен укытыйк әле, ата-аналар сорый, дип мөрәҗәгать итте. Аларны шундук программалар һәм укытучылар белән тәэмин иттек», - дип сөйләде Роберт Мияссәр улы.

Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Раиф Зиннәтуллин аерым күренекле шәхесләргә багышланган укуларның милли тәрбиядә зур роль уйнавы, һәр укытучының эш тәҗрибәсе Интернет, җыентыклар аша республикага таратылачагы хакында сүз алып барды. «Кызганыч, әлегә бу эштә этномәдәни мәктәпләр катнашмый. Алар безнең, без аларның милли байлыгыннан авыз итсәк, бик тә яхшы булыр иде», - диде ул.

Мәгълүм булганча, республикабызның иң эре сәнәгать оешмаларыннан берсе - «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте татар халкының рухи мирасын мәдәни байлыгын барлау, өйрәнү һәм пропагандалау җәһәтеннән «Рухият» фондын оештырган иде. 1997 елдан бирле әлеге фонд тарафыннан 150 исемдә китап нәшер ителеп республикабыз китапханәләренә, мәгариф һәм фән, мәдәният оешмаларына таратылды. Әлеге конференциядә дә ана теле укытучыларына Риза Фәхретдиннең «Мәшһүр адәмнәр» исемле җыентыгы тапшырылды. Ул әдипнең «Шура» журналында басылган публицистик, гыйльми хезмәтләреннән төзелгән. Китапны төзүче, «Рухият» фонды рәисе урынбасары Рамил Миңнуллин укытучыларны әлеге фондның оештырылу максаты, башкарган эшләре белән таныштырды. «Халкыбызның байтак әдипләре, аларның том-том хезмәтләре әле архивларда кул тигәнне көтеп ята. Риза казыйның да катлам-катлам өйрәнелмәгән хезмәтләре бар. Безнең ният - шуларны халкыбызга кайтару, сезнең кебек мөгаллимнәргә яшь буынны тәрбияләүдә ул хезмәтләрне куллану мөмкинлеге тудыру. Без сезнең белән бер максатка хезмәт итәбез», - дип сөйләде ул.

Профессор Хатыйп Миңнегулов үз чыгышында Риза Фәхретдин хакында әтрафлы мәгълүматлар бирде, аның дин белгече, фәлсәфәче, мәгърифәтче, журналист, Шәрекъ белгече буларак язган гыйльми хезмәтләренә күзәтү ясады. «Риза казый - безгә генә түгел, бөтен Шәрекъ, гарәп, фарсы, төрки дөньясы өчен кадерле шәхес. Заманында Төркиянең зур сәясәтчесе, тышкы эшләр министры Фоат Купрелзадә аның шәхесе алдында түбәнчелек белән баш иеп, кыйммәтле сүзләр әйтеп калдырган. Искиткеч камил зат, күркәм холык иясе, дигән аның турында замандашлары. 32 яшендә милләтебезгә казыйлык хезмәте күрсәтә башлап, иң авыр елларда да ул үз вазифасын каһарманнарча башкара. Аның хезмәтләрен укыту-тәрбия эшендә куллану, милләтебезне яшәтү өчен аннан файдалану зарури һәм бик тә саваплы гамәл», - диде галим.

Шулай итеп, милли мәгарифебезне яңа төсмерләр белән баеткан, классик педагогиканы татар халкының мәшһүр улы Ризаэтдин Фәхретдин карашлары белән баеткан гаять эшлекле мәҗлес булды ул. Республиканың ана теле укытучылары Кукмара тәҗрибәсе дигән тагын бер нигъмәттән авыз итте, тәҗрибәсен арттырды.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Казан-Кукмара-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: