Мәдәни җомга

РИШВӘТСЕЗ ЯШӘП БУЛАМЫ?

Хәзерге заманда теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен кемгәдер акча төртергә мәҗбүр ителмәгән кешене табуы кыендыр, мөгаен. Әйтик, Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хезмәт урыныннан файдаланып, 500дән артык җинаять кылынуын ачыклаган. Аларның яртысы диярлек ришвәтчелек белән бәйле. Дәүләт һәм...

Иван Гущин:

- Мин дә әле кайчан гына сезнең кебек шәкерт булып, тырышып, белем эстәп йөргән идем. Һәм, билгеле, җәмгыятебезнең күп кенә проблемалары, аеруча коррупция золымы уема да кереп карамады. Әйе, көндәлек матбугатта, телевизион тапшыруларда бу турыда ниндидер мәгълүмат була иде. Әмма аны ничектер ерактан, читтән килгән мәгълүмат буларак кабул иткәнем хәтеремдә. Әмма кулыма диплом алгач, минем «алсу күзлегем» үзеннән-үзе юкка чыкты. Законнарны яхшы белеп, аларны эштә кулланырга өйрәнмичә торып, мин тормышта нәрсәгәдер ирешү авыр булачагын аңладым. Әйе, бүген халыкның хокукый белеме булмавы, законнарны начар белүе турында әйтәләр. Чиновниклар исә нәкъ менә шуннан бик оста файдалана да инде. Бу хәлне кире кагу мөмкин түгелдер, дип уйлыйм. Коррупциягә каршы көрәшкән хокук саклау органнары биргән мәгълүматлар да шул хакта сөйли. Әйе, кайбер намуссыз чиновниклар закон буенча бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәт өчен дә итәк астыннан акча таләп итә. Дөрес, хезмәт итү дәверендә мин дәүләт аппаратында эшләүчеләрнең күбесенең үз вазифаларын намус белән башкаруын да күрдем.

Ә инде мин эшли торган идарәгә килсәк, аның оештырылуына 1 елдан артык вакыт узды. Шушы ук чорда ТР Президенты каршында коррупциягә каршы көрәш буенча совет булдырылды. Шунысын да әйтик, коррупциягә каршы көрәшүне 2004 елда ук башлап җибәргәннәр иде. Шушы чорда тиешле законнар, карарлар кабул ителде. Һәр 3 ел саен республикада коррупциягә каршы комплекслы программа кабул ителә. Ришвәтчелек кебек золым белән көрәшнең бер генә минутка да тынып торганы юк. Берочтан законнар камилләшә тора, чөнки әлегә бу «авыру»дан дару табылганы юк.

Безнең идарә, нигездә, коррупциянең сәбәпләрен ачыклап, аларны бетерү, башкача әйтсәк, аны булдырмау, кисәтү белән шөгыльләнә. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркемнәре советы булдыру да эшнең алга китешенә ярдәм итте. Министрлык, ведомство белгечләреннән торган экспертлар төркеме республика шәһәр-районнарына чыга, коррупциягә каршы алып барыла торган эш белән таныша, кимчелек-җитешсезлекләрне ачыклый. Узган ел мондый тикшерүләр Арча, Азнакай, Кукмара, Яшел Үзән районнарында үткәрелде, аларның нәтиҗәләре Президент каршындагы советта каралды.

Бүген, коррупция илкүләм иминлеккә куркыныч тудыра, бу - системалы золым, дигән сүзләрне күп ишетәбез. Аларны кабул итүе бик авыр, билгеле. Әмма «коррупция кеше гомерен өзә» дигән сүзләргә күптән түгел инанырга да туры килде. Белгәнебезчә, Ватан сугышы ветераннары, федераль закон нигезендә, яңа, барлык уңайлыклары булган яхшы фатирлар белән тәэмин ителә. Ә менә муниципалитет җитәкчеләре тарафыннан җавапсызлык күрсәтелү сәбәпле, ветераннар өчен йортлар салу өчен подрядчы оешманы сайлау буенча аукцион булмады. Дөрес, кәгазьдә барысы да әйбәт иде. Әмма нәтиҗәдә йортлар технологияне тупас бозып салынган булып чыкты. Моны республика дәүләт төзелеш күзәтчелеге дә раслады. Бу йортларның түбәсеннән су үтә, тәрәзәләреннән җил йөри, стеналарында гөмбәчекләр үсә. Кызганыч ки, коррупция эшчәнлегенең ахыры шулай тәмамланасын беркем дә уйламаган. Белгечләр, җитәкчеләрнең эшне урыннарга чыгып өйрәнүе нәтиҗәсендә, 16 кеше җаваплылыкка тартылды. Җаваплы урыннардагы затлар вазифасыннан азат ителде. Әмма иң авыры - бериш җитәкчеләрнең законга сыймый торган гамәлләреннән кешеләр зыян күрде.

Хәер, коррупция кебек явызлыкны җиңү-җиңмәвебез безнең һәркайсыбызның үзеннән дә тора. Әгәр без эчке ныклы инану белән бу золымга каршы тора алабыз икән, нәтиҗәсе дә шулай булачак.

Алексей Смирнов:

- Коррупциягә каршы көрәш бүген республикабызда һәм илебездә көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Ул илнең икътисади һәм мәдәни үсешенә аяк чала, социаль гаделлекнең юкка чыгуына китерә. Нәтиҗәдә дәүләт иминлегенә куркыныч янап, демократия законнары, кеше хокуклары бозыла.

Коррупция югары уку йортлары өчен аеруча куркыныч. Чөнки ул яшьләргә ныклы белем һәм тәрбия бирергә комачаулый. Шуңа да коррупциягә каршы җәмәгатьчелек белән бергәләп ныклап уйланган, комплекслы көрәш алып барырга тиешбез.

Безнең уку йортының студентлары һәм хезмәткәрләре бу явызлык белән көрәшүдә актив катнаша. Авиация институтында, республикада беренчеләрдән булып, 4 ел элек коррупциягә каршы көрәш комиссиясе оештырылган иде. Бүгенге көндә аның составында берничә эшче төркем эшли. Шунысы әйбәт, анда студентлар үзидарәсе вәкилләре күп. Хокук саклау органнары телефоннары һәм электрон адресы, ышаныч телефоны турындагы мәгълүматлар белән бергә, уку йорты ректорының да махсус почта әрҗәсе һәркем өчен дә ачык. Анда һәр студент та хокук бозулар, ришвәтчелек күренешләре турында хәбәрләр белән мөрәҗәгать итә ала. Мәгълүмат бирүченең исеме булмаса да, ул һичшиксез, тикшерелә. Бу - бер бездә генә түгел, башка уку йортларында да шундый тәртип кертелгән. Моннан тыш, уку йортында хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар, «түгәрәк өстәл» утырышлары да еш үткәрелә. Бүген сатып алынган белем белән ерак китеп булмавы турында һәр студент та белеп торырга тиеш. Чөнки хәзерге техника, яңа технологияләр заманында тирән белем белән генә уңышка ирешеп булачак.

Светлана Пермякова:

- Безнең һәркайсыбыз коррупция, ришвәт дигән төшенчәләрне яхшы белә. Әмма бу явызлыкның финанс һәм икътисад өлкәсендә ни дәрәҗәдә тискәре йогынты ясавын күзаллаучылар аздыр. РФ Президенты кушуы буенча көнкүреш коррупциясе күләмен өйрәнү буенча тикшерүләр үткәрелгән иде. Анда илнең 70 төбәгеннән 17,5 мең кеше катнашты. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучылар ЮХИДИне, балалар бакчаларын, югары уку йортларын, һәм, ни кызганыч, полицияне аеруча коррупциячел органнар, дип атаган. Гражданнарның 51 проценты теге яки бу мәсьәләне акча биреп кенә хәл итәргә мәҗбүр булуын раслаган. 2010 елда гына да Русия халкы 164 миллиард сум акчаны ришвәт итеп түләгән. Сүз кайсы гына өлкәгә килеп кагылмасын, коррупциянең яман шеш кебек тамыр җәйгәне күренә. Ул илнең икътисади үсешенә киртә булып торучы көчкә әверелгән. Бу хәл күп кенә илләрне уйланырга мәҗбүр иткән.

Әйтик, Сингапур 1965 елда иң коррупциячел илләрнең берсе саналган. Шуңа күрә дәүләт шактый кырыс законнар кабул итәргә, чаралар күрергә мәҗбүр булган. Ә инде коррупция очракларын өйрәнү буенча автоном бюро булдырылу бу эштә төп звенога әйләнгән. Бирегә ришвәт сорау яки бирү очракларына юлыккан һәркем мөрәҗәгать итеп, зыянны түләттерүне таләп итә алган. Шулай ук чиновникларның хезмәт хакын күтәрү, квалификацияле, яшь кадрлар әзерләү дә үз нәтиҗәләрен биргән.

Шундый конкрет чаралар күрү нәтиҗәсендә Сингапур коррупция кебек золымнан бөтенләй котыла алган һәм икътисади үсеш буенча әйдәп баручы илләрнең берсенә әверелгән.

Әйе, ришвәтне нәкъ менә сезнең, безнең кебек кешеләр үзләре теләп бирә. Моның белән берәүләр артык мәшәкатьтән котылырга теләсә, икенчеләрнең бернинди тырышлык куймыйча гына яхшы нәтиҗәгә ирешәсе килә. Ә инде без үзебез үк гаделлек таләп итеп, хәләл көч белән яшәргә ниятләгәнбез икән, максатыбызга тугры калырга тиешбез.

Сәрия Сабурская:

- Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле буларак, мин икенче елымны эшлим. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр елдан-ел арта бара. Узган ел, мәсәлән, 4 меңгә якын кешедән хат керде. Бу - 2010 елдагыга караганда 45 процентка күбрәк. Монысы инде җәмгыятьнең алга баруы, шуның белән бергә мөнәсәбәтләрнең дә үзгәрүе турында сөйли. Нәтиҗәдә кешеләрнең көндәлек тормышында яңадан-яңа проблемалар туып кына тора. Мөрәҗәгатьләр хезмәт өлкәсенә дә, эш хакы түләмәү, җитәкчеләрнең шул уңайдан мәхкәмә карарларын үтәмәве кебек мәсьәләләргә дә карый. Узган ел ярты миллиард сум тирәсе хезмәт хакы түләтү турында карар чыгарылганы хәтеремдә. Бу - кеше хокукларының бик җитди бозылуына дәлил.

Кешеләрне эштән законсыз җибәрү, Пенсия фондына акча күчермәү кебек хокук бозулар да кабатлана тора. Нәтиҗәдә кешенең лаеклы ялга чыкканда пенсия акчасы кимрәк була.

Аннары мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы кеше, пенсия яшенә 2 ел калган икән, ул закон буенча алдан лаеклы ялга чыгарга хокуклы. Кызганыч, безнең республикада әлеге закон бигүк үтәлми. Бу хокуктан бик аз кеше файдалана ала. Ә инде «аз кеше» исәбенә кемнәр керә - анысын мәшгульлек үзәге директоры хәл итә. Безгә бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Мин бу хәл турында еллык докладымда да әйттем.

Вәкаләтле вәкил буларак, без кеше хокукларын яклау буенча тулай торакларда, сәламәтлек саклау оешмаларында тикшерүләр үткәрәбез. Узган ел 11 муниципаль районда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштык. Түләүле медицина хезмәте күрсәтү җәһәтеннән, аларның барысында да җитди кимчелекләр булуы ачыкланды.

Шушы көннәрдә генә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында, яшьләрне хәрби хезмәткә чакырганда, аларның хокуклары бозылуга юл куймау максатында, «кайнар линия» телефоны эшли башлады. Белгәнебезчә, армиядә хезмәт итеп кайту - һәр сәламәт ир-егетнең бурычы. Әмма хәрби хезмәткә чакыру вакытында күп кенә хокук бозулар ачыклана. Безгә килеп ирешкән фактлар хәрби билет, яки армиягә бармаска булыша торган белешмә алу өчен дә түләргә кирәк булуы турында сөйли. Мондый шикаятьләр җентекләп тикшерелә, әгәр ул раслана икән, тәгаен чаралар күрелә. Коррупция элементлары шушы түгелме соң инде? Без, гадәттә, армиягә алынучыларны хезмәт урынына кадәр озата барабыз. Узган ел минем үземә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән бергә поездда барырга туры килде. Шунда егетләрдән хәтта телефон аккумуляторын кору өчен дә акча таләп ителүе беленде. Бүгенге форумда коррупция һәр кешенең үзеннән башлана, дигән фикер яңгырады. Әйе, без һәр егет һәм кызда җәмгыятьнең нигезен җимерүгә китерә торган бу явызлыкка түзеп тормау хисе тәрбияләргә тиешбез.

Динар Мөхәммәтҗанов, Казан дәүләт технология университеты студенты:

- Коррупциягә каршы көрәш, аның тамырын корыту безнең үзебездән тора, дип уйлыйм. Мин үз көчем белән укырга кердем, шөкер, үз тырышлыгым белән белем алам. 3 ел уку дәверендә акча бирү кебек хилафлыклар кылмадым, андый хәлләрдән иптәшләрем дә азат, дип беләм. Кемгәдер акча бирү - ул кешенең дәрәҗәсен бик нык төшерә, дип тә уйлыйм.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Форумда катнашкан яшьләрнең бер төркеме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: