Мәдәни җомга

Ринат ЗАКИРОВ: МИЛЛИ ҮЗАҢ КАПЫЛ ГЫНА УЯНМЫЙ

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан Дәүләт Советының утырышлар залында журналистлар белән очрашып, аларга 11 еллык эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәян итте, бүгенге көндә татар дөньясында күзәтелгән проблемаларга тукталды. Соңгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Татарстанда халкыбызның нибары 25 проценты гына яши. Милләттәшләребезнең күпчелеге Русиянең 70ләп төбәгендә, дөньяның...

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан Дәүләт Советының утырышлар залында журналистлар белән очрашып, аларга 11 еллык эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәян итте, бүгенге көндә татар дөньясында күзәтелгән проблемаларга тукталды.


Соңгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Татарстанда халкыбызның нибары 25 проценты гына яши. Милләттәшләребезнең күпчелеге Русиянең 70ләп төбәгендә, дөньяның 35 илендә гомер итә. Барлыгы 480нән артык татар оешмасы эшләп килә. Шуларның 130дан артыгы чит илләрдә, ә калганнары Русия төбәкләрендә һәм Татарстан районнарында. Республикабызның һәрбер районында конгрессның филиаллары бар. Чит илләрдәге һәммә татар оешмалары да юридик зат буларак теркәлү узган.

Очрашуда Ринат Закиров белдерүенчә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты республика һәм Русия хөкүмәтенең һәртөрле структуралары белән элемтәдә тора һәм хезмәттәшлек итә. "Бу - безнең төп кредо, - диде ул. - Шул рәвешле эшнең нәтиҗәлелегенә ирешәбез. Милләтнең үсешенә, яшәешенә ярдәм иткән һәртөрле мәсьәләләрне каршылыклы юллар белән түгел, ә бәлки үзара хезмәттәшлек аркылы хәл кылабыз. Бу республикабызда да, Русия регионнарында да, чит илләрдә дә шулай.

Бөтендөнья татар конгрессы оешып эшли башлаганнан бирле безнең халык нык үзгәрде. Узган гасырның 90 нчы елларында милли үзаң үсешендә бик нык күтәрелеш булып алды да, хәзер бөтенесен югалттык, диләр. Ара-тирә суверенитетның эзе дә калмады, дигән фикерләр дә ишетелеп китә. Мин моның белән килешмим. 20 ел элек башланган милли күтәрелешнең нәтиҗәсе күз алдында. Безнең милли үзаңыбыз нык үзгәрде. Һәм җәмгыять, һәм хөкүмәт тарафыннан үзебезгә карата ихтирам һәм уңай мөнәсәбәт тоябыз. Бу вазифада 11 ел эшләвем дәверендә минем беркайда да безгә карата тискәре мөнәсәбәт сизгәнем булмады. Проблемаларны хәл итүдә без радикаль һәм экстремистик ысуллар кулланмыйбыз. Бары тик үзара хезмәттәшлек булганда, хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә өметләнергә мөмкин. Бу соңгы 20 елның иң зур күрсәткече дип мин "Татар дөньясы" дигән төшенчәнең барлыкка килүен әйтер идем. Бу бигрәк тә нәүбәттәге корылтаебыз вакытында нык сизелде.

Татарстан Президенты һәм башка җитәкчеләребез чит өлкәләргә яисә чит илләргә сәфәрләре вакытында андагы милләттәшләребез белән очрашуны матур гадәткә кертте. Читтә бер-бер артлы милли үзәкләр оеша, урамнарга татарның күренекле кешеләре исемнәре бирелә, бөек шәхесләргә һәйкәлләр куела. Шуны әйтәсем килә, хөкүмәт даирәләре белән сөйләшүләр "Шушы минутта чыгар да сал" рәвешендә бара алмый. Татар мәсьәләләренең хәл ителеше урыннардагы милли лидерларның зирәклегеннән тора. Халыкта бит милли үзаң минут-сәгать эчендә түгел, ә әкренләп уяна. Иртәме-соңмы кеше милли тамырларыннан башка беркем дә түгеллеген аңлый башлый. Шуңа күрә бу эшләрдә сабыр булу сорала. Дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә ки, нәкъ менә Сингапур, Финляндия, Гонконг кебек милли тәрбия көчле куелган илләр алга китте. Бөекбритания дә соңгы елларда бу тәгълиматның дөрес булуына ышанып килә. Безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән Сингапурның уңай тәҗрибәләрен үзебездә дә куллана башладык. Мәгариф өлкәсендә дә Сингапур үрнәге исәпкә алыныр, дип ышанам.

Үзегез дә яхшы беләсез, соңгы елларда татар мәктәпләре күпләп ябылды. Татар гимназияләре, дип аталып йөргән уку йортларында да татар теле предмет буларак кына өйрәнелә икән. Бу безнең өчен бик гаҗәп тоелды. Татарда ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең гасырлар буена формалашып килгән үз системасы булган. Без менә шуны югалтып, бик зур хата җибәргәнбез".

Аннары Ринат Зиннур улы, күркәм үрнәк буларак, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен мисалга китерде. Бу уку йортында барлык фәннәр дә татар телендә алып барыла. Шуңа да карамастан, укучыларның белем дәрәҗәсе Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә иң яхшысы булып санала. Биредә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә иң яхшылардан. Татар телендә белем бирүгә дәүләт каршы түгел, барысы да урындагы җитәкчеләрнең, мәктәп директорларының ни дәрәҗәдә милли җанлы булуына бәйле, дигән фикердә тора Р.Закиров. Ул берничә мисал китереп үтте. Мәсәлән, Красноярски краеның татарлар күпләп яшәгән Перов районы үзәге мәктәбендә мәктәп директоры татарча укытырга рөхсәт сорап, Русия Президентына хат язган. "Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп карадым, ярдәм итмәделәр. Бөтен өмет сездә", - дигән ул. В.Путин бу хатны М.Шәймиевкә юллаган. Ә беренче Президентыбыз турыдан-туры Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән элемтәгә кергән. Перов мәктәбендә 6-7 ел инде татарча укыталар икән.

Чиләбе өлкәсендә дә бу өлкәдә алга китеш нык сизелә. Анда милли-мәдәни мохтәрият рәисе булып татар тамырлы Лена Колесникова эшли. Аны бу вазифага сайлаганда милләттәшләр, ул татарча белми, дип, нык каршы торган. Ләкин җитәкче даирәләр нәкъ менә аны сайлап ялгышмаган. "Бер генә регионда да татар өчен аның хәтле эшләгән кеше юк, - диде Ринат Закиров. - Дөрес, татарча сөйләшә белмәсә дә, яхшы аңлый. Әтисе милли хәрәкәттә йөргән кеше булгач, аңа кечкенәдән милли аң сеңдерелгән. Үзе дә, ире дә эре эшмәкәрләр. Акчага интекмиләр. 10 мең кеше сыйдырышлы "Трактор" хоккей сараен шыгрым тутырып, "Татар кызы" бәйгесе үткәрделәр. Хәзер Чиләбедә татар мәктәбе ачарга йөриләр. Аның да җаен-рәтен тапканнар. Бер урыс мәктәбенә бик яхшы итеп үз хисапларына ремонт ясатканнар. Директоры урыс милләтеннән булса да, мондый ныклы ярдәм килеп торгач, мәктәпне татарныкы итеп үзгәртүгә бик риза. Хәзер Чиләбе дәүләт университетының татар профессорлары белән элемтәгә кереп, фәнни-методик базаны ныгытуга керешкәннәр. Без дә аларга әсбаплар һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итеп торабыз".

Аның каруы, Татарстандагы кайбер район үзәкләрендә әлегә кадәр татар мәктәпләре юк. Моннан 5-6 ел элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән рейд нәтиҗәләренә караганда, 16 район үзәгендә татар мәктәбе булмаган. "Хәзер бу бит кызартырлык сан 8гә калып бара, - диде Ринат Зиннур улы. - Мәсәлән, Нурлат районының элекке башлыгы Наил Шәрәповка: "Оятың бармы-юкмы синең, һаман вәгъдә бирәсең", - дип, төнге 12дә шылтыратырга да читенсенми идем. Яңа җитәкче Рамил Кузюров, эшне татар мәктәбе ачудан башлыйбыз, дип вәгъдә бирде. Чүпрәле районы башлыгы да: "Это дело моей чести", - дип ышандырды.

Арча педагогика көллиятен дә шефлыкка алдык. Баксаң, татар телендә башлангыч белем бирүче укытучыларга зур кытлык кичерә башлаганбыз икән. Арча педкөллияте Казан арты районнарын укытучылар белән тәэмин итә. Ә анда башлыча татар авыллары.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм төрле илчелекләр белән дә турыдан-туры хезмәттәшлек итә ала. Бу - чит илдәге милләттәшләребез мәнфәгатьләрен кайгыртканда, аралашканда, төрле сәфәрләр оештырганда зур ярдәм итә".

Быел Брюссельдә, Аурупарламент бинасында "Аурупа татарлары альянсы"н гамәлгә кую конференциясе булып узган. Аурупа Берлегенә 28 ил кергәнен исәпкә алсак, шуларның 12сендә татар оешмасы бар. Конференциядә әлеге оешмаларның хезмәттәшлегенә һәм бердәмлегенә ирешү мөһимлеге үзәккә куелган. Зур чаралар, Сабан туйлары уздырганда бердәмлек аеруча кирәк. Белгәнебезчә, БТК чит илләр белән студентлар алмашу программасын киң җәелдереп җибәрде. Моннан 10 ел элек чит илләрдән Татарстан вузларына 50-60 татар килеп укый алса, быел бу сан 400дән артып киткән. Әйтик, бүгенге көндә Казанда Кытайдан гына да 74 студент белем ала. Киләсе уку елында Чин иленнән 17 егет һәм кыз килер, дип көтелә.

Татарстанда белем алырга теләүчеләр өчен БТКның сайтында бу турыда хәбәр итә алалар. Укуны тәмамлагач, милләттәшләребезнең якынча яртысы республикабызда яшәп калуны кулай күрә.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: