Мәдәни җомга

РЕКЛАМА КӘЕФНЕ БОЗМАСЫН ИДЕ

Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә башкалабыз территориясендә реклама эшчәнлеген тәртипкә салу мәсьәләсе тикшерелде. Билгеле булганча, реклама халыкка кирәкле мәгълүматны җиткерү һәм бюджетка акча кертү максатыннан оештырыла. Казан шәһәр башкарма комитеты аппараты структурасында 2006 елның июлендә тышкы реклама һәм мәгълүмат бүлеге төзелгән иде. 2008 елда ул идарәгә әйләнде, юридик зат статусын...

Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясендә башкалабыз территориясендә реклама эшчәнлеген тәртипкә салу мәсьәләсе тикшерелде. Билгеле булганча, реклама халыкка кирәкле мәгълүматны җиткерү һәм бюджетка акча кертү максатыннан оештырыла. Казан шәһәр башкарма комитеты аппараты структурасында 2006 елның июлендә тышкы реклама һәм мәгълүмат бүлеге төзелгән иде. 2008 елда ул идарәгә әйләнде, юридик зат статусын алды. Идарә алдына тышкы реклама эшчәнлеген законнарга таянып рәсми төстә алып бару, шәһәр бюджетына тотрыклы рәвештә акча кертү бурычы куелды.


Әлбәттә, бу бурычны башкару өчен кыска вакыт эчендә норматив хокукый база булдыру кирәк иде. Казан шәһәр Думасы карары белән "Казан шәһәрендә тышкы реклама, мәгълүмат чараларын һәм муниципаль милек корылмаларында реклама конструкцияләрен урнаштыру, алардан файдалану өчен түләү күләмен исәпләү тәртибе турында" нигезләмә расланды. Әлеге норматив документ катгый таләпләр куйды - шәһәрнең тарихи үзәгендә эре форматлы конструкцияләр урнаштыруны тыйды. Башкарма комитет реклама урнаштыру хокукы өчен аукцион үткәрү тәртибен дә билгеләде. Шул вакытта ук шәһәр территориясендә элек урнаштырылган реклама конструкцияләрен тәртипкә китерү эше башланды. Кремль дамбасыннан, Сәлимҗанов, Пушкин урамнарыннан, Болак буеннан, Арча зираты тирәсеннән, урам чатларыннан 3х6 метр форматлы 200дән артык щит алынды. Барлык конструкцияләр бердәм стандартларга китерелде, фундаментлары тирәнәйтелде, 800дән артык конструкциягә яктырткычлар куелды.

2007 елда башкарма комитет реклама конструкцияләрен инвентарьлаштыру үткәрде. Аларны урнаштыруга һәм куллануга 2500 килешү төзелде. Ел ахырына шул килешүләр буенча бюджетка 130 миллион сумнан артык акча керде. Казан шәһәр Думасының 2009 елның 26 ноябрь карары белән шәһәр территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чаралары урнаштыру тәртибе турында яңа нигезләмә кабул ителде. Моңа реклама турындагы федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр сәбәпче булды. Русия Дәүләт Думасы реклама чаралары урнаштырганда аукцион үткәрүне федераль дәрәҗәдә мәҗбүри итеп куйды. Шулай ук "Реклама турында" законда Торак кодексы нигезендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең гомуми милкендә реклама урнаштырганда мәҗбүри рәвештә әлеге йортта яшәүчеләр гомуми җыелышында кабул ителгән карарның булуы беркетелде. Казан шәһәр Думасының шушы ук карары белән юл аша сузылган транспорантлар урнаштыру, реклама конструкцияләрен күпер корылмаларына һәм җәяүлеләр юл буена кую тыелды.

Тышкы реклама идарәсе Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән берлектә реклама конструкцияләре урнаштыруның территориаль схемасын эшләде. Аны әзерләгәндә мәдәни мирас корылмалары, зур әһәмияткә ия архитектура һәйкәлләре исәпкә алынды. Шәһәр үзәгендәге 16 урам, шул исәптән Мәскәү, Бутлеров, Ярминкә, Горький, Островский, Петербург урамнары эре форматлы конструкцияләрдән азат ителде. Шәһәрнең горурлыгы булган Казан Кремле һәрьяктан күренеп торсын өчен Кремль һәм Киров дамбаларыннан, Миллениум күпереннән реклама щитлары алынды. Шәһәр үзәгенә дә бары кече форматлы конструкцияләр генә урнаштыра башладылар.

Башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы И.Дябилкина белдерүенә караганда, тышкы рекламадан узган ел шәһәр бюджетына 112 миллион сум чамасы акча өстәлгән.

Узган елның 7 маенда "Реклама турында" федераль законга төзәтмәләр кертелде. Шуңа нигезләнеп Казан шәһәре территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турында нигезләмәнең яңа редакциясе эшләнде. Реклама конструкцияләрен бары тик муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары раслаган схемаларга нигезләнеп кенә урнаштыруның рөхсәт ителүе төзәтмәләрнең төп яңалыгы булып тора. Схема реклама конструкцияләрен төрле милек формасындагы җир кишәрлекләрендә, шулай ук Русия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль милек корылмаларында урнаштыруны күздә тота. Схемада реклама конструкцияләренең типлары, төрләре, урнаштырылу урыны күрсәтелә. Төрләреннән һәм типларыннан, кулланылган технологияләрдән чыгып, конструкцияләрне күпме вакыт файдалану хакында килешү төзелә.

Нигезләмәнең яңа редакциясе беренче пунктында күрсәтелгәнчә, ул уңайлы нәфис - эстетик шәһәр мохите формалаштыруга контроль урнаштыру, шәһәрнең тарихи йөзен саклау, реклама конструкцияләре урнаштырылган урыннарны тәртипкә китерү, муниципаль милектәге җир кишәрлекләреннән, биналардан һәм башка күчемсез мөлкәттән нәтиҗәле файдалануны максат итеп куя. Әлеге нигезләмә реклама конструкцияләренә, аларны территориаль урнаштыруга, куллануга, моның өчен рөхсәт алуга һәркем өчен бер үк төрле таләпләр билгели.

Реклама конструкцияләрен проектлау, әзерләү, урнаштыру төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә нигезләнеп башкарылырга тиеш. Конструкцияләрне урнаштыруның техник регламент таләпләренә туры килүе зарур. Техник регламентлар булмаган очракта "Автомобиль юлларында, шәһәр һәм авыл территорияләрендә тышкы реклама. Тышкы реклама чараларына гомуми таләпләр. Урнаштыру кагыйдәләре" дип исемләнгән 52044-2003 ГОСТта билгеләнгән таләпләр кулланыла. Шул ук вакытта шәһәрнең архитектура үзенчәлекләрен, дизайн кагыйдәләрен, янгыннан саклану чараларын үтәү мәҗбүри. Конструкцияләргә мәгълүмат урнаштырганда дәүләт телләре турындагы законнарда куелган таләпләрне тулы күләмдә үтәргә кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше өчен реклама хуҗасы җаваплы. Реклама конструкциясе алынганнан соң территорияне төзекләндерү һәм бинаның фасадын тәртипкә китерү дә аңа йөкләнә.

Мәдәни мирас корылмаларын, 1959 елга кадәр төзелгән тарихи биналарны, гыйбадәт кылу урыннарын, шәһәр панорамасын күзаллауны чикләүче конструкцияләр урнаштыру тыела. Мәйданнарда, бакчаларда, паркларда, елга буйларына бары тик кечкенә форматлы конструкцияләрне генә урнаштыру рөхсәт ителә. Мәдәни мирас корылмаларына, 1959 елга кадәр төзелгән тарихи биналарга, өч каттан түбәнрәк булган йортларга реклама конструкцияләре куярга ярамый. Нигезләмәдә каралганча, шулай ук гыйбадәт кылу урыннары, балалар бакчалары, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждение биналарына реклама конструкцияләре урнаштыру тыела. Ул конструкцияләр бу оешмаларның тәрәзәләреннән дә күренеп тормаска тиеш.

Реклама корылмалары урнаштыру, алардан файдалану өчен башта рөхсәт алырга кирәк. Сәүдә оешмалары витриналары өчен андый таләп куелмый. Конструкцияләр урнаштыруга рөхсәт бирү тәртибе, моның өчен кирәкле документлар исемлеге башкарма комитетның муниципаль хокукый актларында билгеләнә. Рөхсәтсез урнаштырылган конструкцияләр җирле үзидарә органнары таләбе буенча бер ай эчендә сүтелергә тиеш.

Шәһәр территориясендә урнаштырыла торган һәр конструкция өчен дизайн-проект эшләнә, чөнки реклама әйләнә-тирә территориянең дә, биналарның да матурлыгын бозмаска тиеш. Конструкцияне урнаштырганда җир кишәрлеге хуҗасы, бина милекчеләре белән шартнамә төзелә. Әгәр дә инде реклама күпфатирлы йорт бинасына урнаштырыла икән, рөхсәт алу өчен әлеге йортта яшәүчеләр гомуми җыелышының ризалыгы кирәк.

Гадәттә, конструкцияләрне вакытлыча урнаштыру шартнамәсе унике айдан, башкалары биш елдан артык вакытка төзелми. Муниципаль милектәге җир кишәрлегендә һәм корылмаларда реклама конструкциясе урнаштыру өчен килешү аукцион нигезендә башкарма комитетның вәкиллекле органы яисә урындагы заты белән төзелә. Конструкцияләрне урнаштыру, алардан файдалану өчен түләү күләме аукцион нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

Шәһәр Думасы сессиясендә депутатларга таратылган мәгълүматларга караганда, бер ел дәвамында аукционнарда кечкенә күләмле (3х5м) еврощит тибындагы 1037 конструкция урнаштыруга хокук рәсмиләштерелгән. 405 реклама конструкциясе урнаштыруга хокукны "АПР-сumu/TВD", 267гә "Лариса-Сити" җәмгыятьләре алган. Депутатлар реклама конструкцияләренең сыйфатын арттыра төшәргә, аларны Аурупа дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк дигән таләп белдерделәр. Башкарма комитетка норматив хокукый актларын шәһәр Думасы карарына тәңгәлләштерү бурычы куелды.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: