Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре төбәкләребезгә кагылышлы китапларның исәбен алып бара. Аларның саны меңгә якынлаша. Шул җирлектә Казан милли-мәдәният үзәгендә күргәзмә оештырылды. Әмма 3-5 апрельдә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына килгән делегатларның байтагы мондагы шүрлекләрдә үзләренең хезмәтләрен күрмәде. Чөнки алар конгрессның төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлегенә бүләк...
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре төбәкләребезгә кагылышлы китапларның исәбен алып бара. Аларның саны меңгә якынлаша. Шул җирлектә Казан милли-мәдәният үзәгендә күргәзмә оештырылды. Әмма 3-5 апрельдә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына килгән делегатларның байтагы мондагы шүрлекләрдә үзләренең хезмәтләрен күрмәде. Чөнки алар конгрессның төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлегенә бүләк ителмәгән. Шуңа күрә, исемлекне тулыландыру өчен, Татарстан Милли китапханәсенә мөрәҗәгать итү сорала. Директор урынбасары Ирек Һадиев әйтүенчә, төбәкләребезгә кагылышлы китапларыбызның каталогын төзегәч, күләмнең тагын да артуы ихтимал.
Әлеге рухи байлык менә Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте оештыруга төп җирлек булып тора. Аңа күренекле археолог, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов җитәкчелек итә. Эшчәнлекне хокукый җирлектә алып бару өчен, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлеге мөдире Рөстәм Гыйльметдинов тарафыннан иҗтимагый оешманың низамнамәсе (уставы) да языла. Әлеге документ, вәкаләтне ныгытып, Юстиция министрлыгында теркәлә.
Зурдан кубып сөйләшергә, фикерләшергә юл ачылгач, җыенга Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 374 вәкил чакырыла. Әмма алар арасында яшьләр аз. Күпчелекне ак чәчле, сакаллы-түбәтәйле агайлар алып тора. Аларның үзара аралашуы, Альберт Борһанов рәислегендә, "Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле" дигән темага әңгәмәләшүдән башлана. Монда 70 ләп кеше чыгыш ясау чиратына языла. Тик аларның күпчелеге, вакыт ягы кысынкы булганлыктан, күңелендәге уен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә өлгерми.
Яңгыраган нотыкларга килгәндә, сүзне БТК рәисе Ринат Закиров башлый. Бу очрашуга озак еллар аша килүне искә төшерә. Һәр татар авылының тарихын булдыруны алга бурыч итеп куя. Максатка ирешү өчен, Иран дәүләтендәге милләттәшләр янына ук барып җитү кирәклеген искә төшерә.
Кварталга бер тапкыр тәкъдим ителәчәк "Туган як" журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков халык җыеннары гөрләгән чакларны хәтердә яңарта. Елъязмалардан күренгәнчә, монда 50-60 лап авыл халкы катнаша. Берләшеп яшәүнең әлеге үрнәген хәзер ничек кулланышка кертергә? Тарих фәннәре докторы дастаннарга тиешле игътибар бирелмәүгә дә риза түгел. "Чура батыр", "Түләк һәм Сусылу", "Идегәй"... әсәрләренең эчтәлеге җентекләп өйрәнелмәгән, тарихи яктан эшләнмәгән. Моның өчен исә Румыниягә, Кырымга, Казахстанга, Башкортстанга... барып чыгарга, төрле чыганаклар табарга кирәк.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров гасыр дәвамында тупланган рухи байлык белән бүлешергә әзер икәнен белдерә. Монда исәпкә алынган 50 мең чыганак күп серләрне ача. Шул исәптән, дастаннар - 120, шәхси архивлар - 170, шәҗәрәләр 500 гә җыела. Татар зиратларын өйрәнгәндә табылган каберташлар турындагы мәгълүматлар да байтак. Алар белән танышырга теләүчеләр мирасханәгә рәхим итсен!
Укытучы, эзтабар Нурулла Гариф авыл археологиясе мәсьәләсенә туктала. Мондый эшчәнлекнең югалган төбәкләр тирәсендә алып барылуын искәртә. Тормыш учагы сүнгән урыннарда йөзәрләгән чүлмәк ватыклары аунап яту турында хәбәр итә. Археологиянең тарихны берничә гасырга тирәнәйтүе турында дәлилле итеп сөйли.
Мондый җыеннарны язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовадан башка да күз алдына китереп булмый. Милләт өчен җан аткан ханым бу юлы да мөнбәргә күтәрелә. Мөселманнарны көчләп чукындыру, керәшенләштерү темасын ныклап өйрәнергә чакыра. Чөнки рус халкы әлеге яманлыгын күрсәтергә теләми. Ә татарлар моны ачарга уңайсызлана. "Бу гамәл кемнәрдәндер үч алу өчен түгел, мондый афәтне кабатламас өчен кирәк", - ди чыгыш ясаучы. Шулай ук мөселманлыкка кайтуда суфиларның да өлеше зур. Әмма аларның бу өлкәдәге эшчәнлеген күрсәткән хезмәтләр аз.
Фәүзия Бәйрәмова төбәкне өйрәнүче һәвәскәрләрнең милләт язмышы тарихын язуына аерым туктала. Ә профессиональ тарихчыларны моңа тиешле игътибар бирмәгән өчен тәнкыйтьли. Шуңа күрә тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев җавап сүзе белән чыга. Хезмәттәшләре Дамир Исхаковның, Булат Рәхимҗановның киң колачлы эшчәнлеген югары бәяли. "Киләчәктә бер-беребезгә мондый сүзләрне әйтмик, - ди чукындыру тарихы буенча докторлык диссертациясен яклаган галим. - Һәр кеше үз эшен эшләсен. Язучылар - әсәр, тарихчылар тарих язсын. Без бер-беребезгә комачауламыйбыз!"
"Һәр авылның - үз кичереше. Китап язучы моны күңеле аша үткәрә", - диюче Рәүф Юнысов - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, чөгендер орлыгы белгече. Профессор төбәкләрнең бүгенге хәленә борчылуын белдерә. Чөнки оптимальләштерү шаукымы мәктәпсез, участоктагы хастаханәсез калдыргач, халык хакимият тарафыннан "әсирлеккә" төшерелә. Шәхси крестьян хуҗалыклары, тиешле ярдәм күрсәтелмәгәч, мескен булып кала. Инвесторларның талавыннан котылу өчен, дәүләтнең авылларны саклап калу программалары кирәк. Аларның үтәлешен күз уңында тотарга һәр районда, һәр авылда ведомствоара комиссия төзү сорала. Район җитәкчесенең эшенә бәя биргәндә, авыл үсеше исәпкә алына. Монысы инде - милли мохитне тар-мар иткән бүгенге тарих. Киләчәк өчен моны да түкми-чәчми, чынбарлыктагыча язып калдырырга кирәк.
Балтач районыннан Җәлил хәзрәт: "Язган китапларыбызны кемнәр укыр? - дип сорау куя. - Моңа ирешү өчен нәселләрне югалтмаска, сакларга кирәк. Алмашка килгән балалар теле, милләте белән горурланырга тиеш. Яхшыга әйбәт күбрәк кушылсын. Бу - селекция".
Удмуртиядән дин белгече Илмир Касыймов сүзләре дә уйландыргыч. Ул тарихны вәгазьгә, гыйбрәткә, көч һәм тәрбия чыганагына тиңли. Шул ук вакытта: "Китап китапханәләрдә "үле товар" булып калмасмы?" - дип тә борчыла. Тагын милләттәшләребезнең динне саклау өчен авылны ташлап чыгып киткән заманнарны нигә онытабыз? Ни өчен катнаш никахтан булган кияүне яки киленне түр башына менгереп утыртабыз? Музейлардагы әйберләрне дә әдәбилек, мәдәнилек күрсәткеченә әйләндерә белмибез. Мәсәлән, чисталыкны аңлатуын онытып, комганны түргә куймыйбыз. Бишек янында тукталып, демография, халык саны мәсьәләсен күтәрә белмибез. Элек ул чормага менмәгән бит, гел кулланышта булган.
Төмән өлкәсеннән Рәшит Рәхимов та музей темасын искә төшерә. Чөнки Себер татарлары тарихына багышланган мирасханә ачарга рөхсәт бирелми. Онытылуга дучар булмас өчен, Себер татарларын өйрәнү үзәген булдыру таләп ителә. Моңа ирешү өчен, Татарстанның теләктәшлек күрсәтүе кирәк.
Карабаштан Самат Нәбиуллин татар токымлы атларны юксына. Чөнки ат югалгач, авыл бетә. Урманайда, авыл китабын язганда, җәмәгать советы оештырылу да уңай күренеш. Резидә Уразгалова белдергәнчә, алар көче белән һәрбер җәмәгать оешмасының тарихы языла. Нәтиҗәдә эзләнүләр агышында автор ялгызы калмый, ярдәмчеләр булу эшне тизләтә...
Бер үк вакытта, Казанның 1000 еллыгы музеенда, "Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү" темасы да көн тәртибенә куелды. Тик кайбер тарихи биналар яндырылгач, сүтелгәч, бу хакта сүз алып бару җиңел түгел. Хәзер кайбер корылмаларны сагынып сөйләргә генә калды. Алар фоторәсемнәрдән генә сәлам бирә.
Пленар утырыш икенче көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашында узды. БТК рәисе Ринат Закиров монда Башкортстаннан 40 лап тарихчы булуны билгеләп үтте. Татарлардан "башкорт" ясалганда, бу да зур көч. Казан былтыр 3 миллионлап сәяхәтчене кабул иткән мәлдә, гомумән, республикабызда, Россиядә төбәкчеләр хәрәкәтенең көчәюе күренә. Моның чагылышы булып, чыгыш ясарга теләүчеләр саны ишәя. Әмма нотыкчыларга ун минутлап вакытка сыешырга туры килә. Эшне санауга корылган хисаплар тыңлаучыларны алҗыта. Тик арада күңел кылларына кагылган фикерләр дә ишетелгәләп куя.
Мәсәлән, Саратов өлкәсеннән Фрид Рәшитев архивтан татарлар тормышына караган мәгълүматлар җыюны эскерттән энә эзләүгә тиңли. Шуңа күрә моның каталогын булдыру сорала. Ә моңа ирешү өчен фондларны күздән кичерү таләп ителә. Нәтиҗәдә Сарытау архивларында 2,5 мең "татар эше" табыла. Эзләнү ахырына якынлашып килә. Башка төбәкләр өчен үрнәк булырлык тәҗрибә бу.
"Балтач" энциклопедиясе авторы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенең хакимият кушуы белән түгел, халык тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килүен билгеләп үтә. Эштә хакимият вәкилләренең дә катнашуы, хезмәтнең нәтиҗәлелеген тагы да арттыра. Бердәмлек, үзара аңлашу булгач, республика бу юнәлештә Россиядә әйдәп бара. Әгәр мәхәллә тәртибе торгызылса, авыл үз мәсьәләсен үзе хәл итәргә алынса, күрсәткеч тагын да яхшырачак.
Башкортстаннан Илдар Габдерәфыйков кайбер китапларның дәүләт стандарты нигезендә нәшер ителмәвен искә ала. Шунлыктан алар китапханәләргә җибәрелми, күбәйтелгән кулъязма дәрәҗәсендә генә кала. Борынгы тарихка артык күп урын бирелгәндә, бүгенге хәлләрнең күләгәдә калуы белән дә килешеп булмый. Күңел җыеннарның башка төбәкләрдә дә үтүен тели. Күп темалар белән мавыкмыйча, аерым мәсьәләләрне өйрәнү көн тәртибенә куелсын иде.
Җыенда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре катнашмауны ничек аңларга? Археология институты вәкилләре ни өчен бу эштән читләшә? Саратовтан Камил Әбләзев гомумтатар авыллары оешмасын нигә Россия күләмендә теркәтми? Бу сорауларны тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бирә...
Эшлекле сөйләшүдән соң күңел ачарга да җай табыла. К.Тинчурин театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасыннан "Туган тел" татар җыры яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре концерты тәкъдим ителә. Икенче көнне "Казан", милли мәдәният үзәгендә Пермь крае Барда районы үзешчәннәренең "Безнең милли-мәдәни мирасыбыз" тамашасы күрсәтелә. Экскурсовод Надия Галиева татар телендә Казан буйлап сәяхәт тә үткәрә.
Ике көнгә сузылган җыеннан алган тәэсирләр бихисап. Эшлекле уй-фикерләр сөземтәсеннән төзелгән резолюция дә кул астында тора. Инде хәзер кабул ителгән карарның үтәлешен тәэмин итү, төбәкчеләр хәрәкәтен тагын да җанландыру сорала.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Нет комментариев