Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ҺӘР ҖИРДӘ ТАТАР БУЛЫП ЯШИК

Узган атнада Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып үтте. 24 чит илдән, Русиянең 43 төбәгеннән җыелган 600гә якын делегат төрле «түгәрәк өстәл»ләрдә, фикер алышуларда катнашты, күренекле шәхесләр, республикабыз җитәкчеләре белән очрашты, форумда яңгыраган чыгышларны тыңлады. Камал театры бинасында булып үткән пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән...

Узган атнада Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып үтте. 24 чит илдән, Русиянең 43 төбәгеннән җыелган 600гә якын делегат төрле «түгәрәк өстәл»ләрдә, фикер алышуларда катнашты, күренекле шәхесләр, республикабыз җитәкчеләре белән очрашты, форумда яңгыраган чыгышларны тыңлады. Камал театры бинасында булып үткән пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Җыенны алып баручы татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин иң беренче сүзне Энгель Фәттаховка бирде.

- Туган телебезне саклау, камилләштерү - көн үзәгендә торган мөһим мәсьәлә. Ана телебез - Җир шары буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче зур көч ул, - диде министр. - Иң куанычлысы, кайда гына яшәсәләр дә, милли үзаңлы, алдынгы карашлы яшьләребез бар. Милләтнең киләчәген яшьләр билгели. Соңгы 20 елда безнең күңелләргә милләтебез белән горурлану иңгән икән, бу - республиканың үсеше белән дә бәйле. Татарстанда акыллы милли сәясәт алып барган өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына. Аннан соң гына аны бакча, мәктәпләрдә үстерергә мөмкин. Шуңа күрә төбәкләрдә, чит илләрдә милләттәшләребезнең үз асыл йөзен саклап калуы мөһим. Моның өчен бер йодрыкка тупланып яшәргә, милли гаиләләр корырга кирәк.

Узган уку елында безнең министрлыкта милли мәгариф идарәсе төзелде, Мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе ачылды, барлык районнардагы мәгариф бүлекләрендә милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлар эшли. Хәзерге вакытта һәр район бер чит төбәккә беркетелде. Бүгенге көндә без 29 төбәк һәм 4 чит ил белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек.

2013 елда бөтен дөнья татарларына хезмәт күрсәтүче «Ана теле» он-лайн мәктәбе эшли башлады. Аннан берьюлы 10 мең кеше файдалана ала. Хәзергә чит илләрдә яшәүче 253 милләттәшебез шунда теркәлеп, татар телен өйрәнә. Әмма әлегә бу бик аз.

Иң кирәкле эшләрнең берсе - регионнардагы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү. Узган уку елында төбәкләргә 3 млн сумлык дәреслекләр җибәрдек. Узган ел, яңа укыту стандартларына туры китереп, башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре төзелде. Барысы 51 төрле уку әсбабы. Болар федераль исемлеккә кертелгән. Русиянең барлык төбәкләрендә аларны куллану рөхсәт ителә. Махсус программа нигезендә Татарстан югары уку йортларына укырга килүче милләттәшләребез, гадәттә, зур конкурс булган белгечлекләрне сайлый. Югыйсә, татар теле, әдәбияте бүлекләре аларны бик теләп кабул итәр иде. Татарстан хөкүмәте башлап җибәргән бик күп проектларның уңышлы тормышка ашуы өчен милли җанлы яшьләрнең катнашуы кирәк. Бердәмлектә көч. Мондый алдынгы карашлы, заман белән бергә атлаучы татар яшьләре бар икән, телебез дә, милләтебез дә яшәр.

ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та яшьләрне милли идея тирәсендә туплау хакында сүз алып барды.

- Безнең министрлык карамагында эшләүче «Идел» яшьләр үзәге, «Сәләт» иҗтимагый фонды башкарган эшләр яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә хезмәт итә, - диде ул. - Алар ел саен үткәреп килгән «Максат», «Дулкыннар» фестивальләре, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә, «Сәләт» форумында барлык татар дөньясы яшьләре катнаша.

Казаныбызны Русиянең спорт башкаласы, дип атыйлар. Билгеле, монда Универсиаданың роле зур булды.

Русия төбәкләрендә Сабан туйлары үткәрү дә милләттәшләребезне берләштерә. Татар көрәше Русия спорт төрләре исемлегенә кереп, самбо, дзюдолар белән бер рәткә басты. Безнең татар егетләре дөнья беренчелекләрендә катнашып, сау-сәламәт булып үссә, без сау-таза һәм көчле милләт булыр идек. Белгәнегезчә, Казанда Спорт һәм физик культура академиясе ачылды. Андагы шартлар дөньядагы күп илләрнең уку йортларыныкыннан югарырак. Бу мөмкинлекләрдән читтә яшәүче милләттәшләребез дә файдалансын иде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит төбәкләрдәге яшьләрне активлыгы өчен мактады.

- Бу эш башланганда яшьләр оешмалары юк диярлек иде. Ә хәзер һәр төбәктә алар үз берлекләрен төзеде, - диде ул. - Әле менә Бөтендөнья татар яшьләре форумын да конгресс канаты астыннан чыгарып, Русия Юстиция министрлыгында мөстәкыйль оешма буларак теркәтергә уйлыйбыз. Татарстанның үсеше - безнең милләтнең үсеше ул. Чөнки безнең рухыбыз да, мәдәниятебез дә биредә формалаша. Быел төбәкләрдән 500дән артык кеше вузга кабул ителде. Безгә шылтыратып, имам, клуб мөдире, укытучы сорыйлар. Менә шушы студентлар үз төбәкләренә кайтып хезмәт итәргә тиеш була инде.

Безнең әле ниятләп торган проектларыбыз да бар. Быел гына яшь эшмәкәрләр мәктәбен оештырып җибәрдек. Киләсе елга татар егетләре командалары арасында минифутбол турниры үткәрергә җыенабыз. Киләсе елдан татар спорты проектын башлап җибәрәчәкбез.

Форумның рәисе Тәбрис Яруллин 2012 елда булып узган форумнан соң башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде.

- Форум, очрашу чарасы буларак, үзен аклады. Ул - татар халкының хокукларын яклау, проблемаларын хәл итү урыны. Мин үзем Идел буе шәһәрләрендә күчмә форумнар үткәрергә тәкъдим итәм. Аларны Ульян, Самара, Йошкар-Ола шәһәрләрендә уздыру яхшы булачак.

Безнең форум үткәргән иң уңышлы проектларның берсе - «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Ул шәһәр мәдәниятенә татар телен беректерү максатыннан чыгып үткәрелә. Аңа Интернет челтәре, татар яшьләре яшәгән зур 10 шәһәр кушыла. Чара бер үк көнне үтә.

2 нче проект - "Татар дозор" уены. Бу уенның төбендә җитди идея ята. Ул татарның тарихын популярлаштыруга, телебезне грамоталы итеп куллануга корыла.

Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Игътибар итсәгез, бүгенге яшьләр ике төркемгә бүленә. Берәүләре дингә бирелгән, икенчеләре үзләрен милләтче итеп күрә. Иң кызыгы, динчеләр милләткә битараф карый һәм, киресенчә, милләтчеләр динне өнәп бетерми. Без бу ике чиккә ташлануны берләштерү өчен татар яшьләрен җыеп, корбан ашлары үткәрәбез, дини бәйрәмнәр оештырабыз.

Татар телен, мәдәниятен пропагандалау өчен сәүдәгәрләр методын куллану мәслихәт. Төрле чараларны кеше күп йөри торган урам чатларына чыгып үткәрергә кирәк. Бу очракта кеше, телиме-теләмиме, игътибар итә. Татар яшьләренә кайвакыт хөкүмәтебез үткәргән чараларга күзәтчелек итәргә туры килә. Мәсәлән, Универсиадага әзерлек алып барганда, без элмә, күрсәтмә такталарның татар телендә дә язылуын таләп итәргә мәҗбүр булдык. Уен көннәрендә татарча сөйләп, анда безнең мәдәниятебезнең дә чагылыш табу җаен таптык. Республикабызда зур спорт чаралары әле тагын үткәреләчәк. Аларның һәммәсендә дә татар теленең киң кулланылышын тәэмин итүне кайгыртыйк. Чөнки халыкара спорт оешмалары беркайчан да җирле халыкның мәдәниятенә, сөйләме яңгырауга каршы килми.

Форумның Казан бүлеге җитәкчесе Рашат Якупов та эшлекле тәкъдимнәр кертте.

- Республикабызда икетеллелекне тормышка ашыру өчен, Президент каршында омбудсмен булдырырга, элмә такталарның наданлыгыннан котылу өчен Казанда тәрҗемә үзәге оештырырга һәм татарча фильмнар күрсәтүче кинотеатр булдырырга, Татарстан шәһәрләрендә, район үзәкләрендә элитар татар гимназияләре ачарга кирәк, - диде ул.

Канаданың Торонто шәһәреннән килгән Әмир: «Без Казанга байлык күрергә дә, спорт карарга да килмибез. Без бирегә үзебезгә күз карасы кебек кадерле туган телебезне ишетергә, милли мәдәниятебезне күрергә киләбез. Казан урамында күбрәк татар сөйләме яңгыравын теләр идем», - дип сөйләде.

Форум советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Татарстанда «Президент» атамасын саклап калырга кирәклеге хакында сүз алып барды. «Республикабыз җитәкчесен кем дип атау - ул республика халкының гына эше. Бу фикерне яклап, Интернетта да имзалар җыйыйк», - диде ул.

Мәскәү татар яшьләре оешмасы рәисе Эмиль Фәйзуллин шәһәрдәш милләттәшләре арасында сораштырулар үткәргән икән. 100 мең сораштырылучының 36 проценты татар телен яхшы белүен әйткән. 24есе - бераз сөйләшәм, әзрәк аңлыйм, дип җаваплаган, ә 18 проценты берни дә белмим дигән. «Сәбәбе нидә?» - дип соргач, күбесе: «Өйдә сөйләшүче булмады», - дип җавап биргән. «Күптән түгел РФ мәдәният министры В.Мединский: «Мәктәптә урыс теле дәресләре санын җирле халыкларның тел дәресләре хисабына арттырырга кирәк», - дип чыгыш ясады. Мондый сәясәткә каршы без бары тик гаиләдә татарча сөйләшеп, милли үзаңлы балалар үстерсәк кенә нык була алабыз», - дип ялкынланып чыгыш ясады Эмиль.

Форумда шулай ук «Калеб» оешмасы җитәкчесе, сәнгать белгече, журналист Гүзәл Сәгыйтова, Кытайда яшәүче Рифкат Фәхретдинов, Кырымнан журналист Зәлифә Сәйдәметова чыгыш ясады.

Җыен ахырында яшьләр бертавыштан алдагы 2 елда башкарасы эшләр турында резолюция кабул итте.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев