Мәдәни җомга

ПЫЯЛА ШЕШӘ СЕРЛӘРЕ

Светлана Шәвәлиева - химия фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә ул А.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасында инженер-экологлар әзерләүдә катнаша, студентлар белән әйләнә-тирә мохитне саклау турында диплом-проектлар эшли. Бер үк вакытта Светлана рәссам Наталья Сафиуллина белән бергә фьюзинг, ягъни пыяладан эретеп, төрле әйберләр ясау белән дә...


Светлана Шәвәлиева - химия фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә ул А.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасында инженер-экологлар әзерләүдә катнаша, студентлар белән әйләнә-тирә мохитне саклау турында диплом-проектлар эшли. Бер үк вакытта Светлана рәссам Наталья Сафиуллина белән бергә фьюзинг, ягъни пыяладан эретеп, төрле әйберләр ясау белән дә шөгыльләнә. Ә тәгаенләбрәк әйткәндә, алар "Пыяла әйберләр ясауда Болгар традициясен фьюзинг нигезендә яңарту" проектын тормышка ашыра. Гәзитебезнең бер санында пыяла осталарының бу шөгыле турында язган идек инде. Шул вакытта очрашып сөйләшкәндә Светлана ханым шәһәребездә бер генә шешә кабул итү пункты да тапмавы турында әйтеп үткән иде. Эреле-ваклы предприятиеләр миллионлап эшләп чыгарган шешәләр кая китеп бара? Алар табигатькә, кешегә нинди зыян китерә? Үзе химик та булгач, көн саен пыяла белән дә эш иткәч, Светлана Миңневәгыйз кызы белән шешә мәсьәләсенә әтрафлырак тукталырга булдык.


- Светлана ханым, шешәләрне ни өчен икенче, өченче тапкыр куллану бетерелде соң?

- Чыннан да, былтыр Таможня союзы балалар ризыкларын һәм алкоголь эчемлекләрне бер файдалануда булган шешәләргә кабат тутырып, сатуга чыгаруны тыя торган карар кабул итте. Әлбәттә, моның үз сәбәпләре булгандыр. Шешәләрне чистартуда технологияләр бозылып, анда чит нәрсәләр табылу очраклары күбәйгән булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, без бүген бик кыен хәлдә калдык. Ник дигәндә, бүгенге көндә пыяла эшләп чыгара торган эреле-ваклы предприятиеләр бик күбәеп китте. Һәркайсында пыяланың үз составы, ягъни берсенең пыяласы икенчесенекенә охшамаска да мөмкин, һәм күп вакытта ул охшамый да. Шуның өстенә бик күп җитештерүчеләр, бигрәк тә алкоголь эчемлекләр эшләп чыгаручылар, бүтән берәүдә дә булмаган дизайнлы, формалы шешәләр эшләтергә омтыла. Хикмәт шунда, икесе ике составлы пыяла кисәкләрен эретеп, бер берсенә ябыштырсаң, бу шешә, яисә бүтән пыяла әйбер чыдам булмаска мөмкин, һәм эшләп чыгаруга ук ватылмаса да, күпмедер вакыт үткәч, аның чатнау, ватылу ихтималы бик зур. Акча артыннан куучы предприятиеләр, алдан ук тиз уаласын белә торып, төрле составлы пыялаларны эретеп ябыштырырга алынмый, билгеле. Шулай итеп, пыяла чималга ихтыяҗ бетте. Нәтиҗәдә, пыяланы кабул итү бәясе бик очсызланды. 1 тонна пыяла ватыгы, мәсәлән, нибары 2,5 мең сум тора. 1 килограмм пыяла 2,5 сум, дигән сүз бу. 1 шешәнең бәясе 2 сум килеп чыга. 2 сум өчен кем шешә җыеп йөрсен инде?

- Әлбәттә, шәһәр урамнарында, урманнарда анда-санда буш шешәләр аунавы бер дә күңелле хәл түгел. Бала-чага пыяла кисәкләре белән уйнап киселергә, имгәнергә мөмкин. Пыяланың табигатькә, кешегә бүтән зыяны юктыр бит?

- Пыяла - ул мәңгелек. Аның таралу вакыты билгесез. Мисырда, мәсәлән, 5 мең ел җир астында ятып та, черемәгән пыяла әйбер табылган. Димәк, әгәр дә хәлләр алга таба да шулай дәвам итсә, җир өсте пыяла ватыклары, шешәләр белән түшәләчәк. Шулай да пыяла әлләни зыяны булмаган чүп-чар исәбендә йөри. Әмма ул бөтенләй үк зыянсыз түгел. Хезмәттәшләремнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, пыяла өстендәге геликремний кислотасы су тәэсирендә таркалып, әйләнә-тирә мохиткә селте бүлеп чыгара. Без дә студентлар белән тәҗрибә үткәреп карадык. Моның өчен көрән, яшел, ак төстәге һәм төрле зурлыктагы пыяла ватыкларын 2 атнага суга салдык. Соңыннан судагы селте микъдарын үлчәгәндә шул ачыкланды: эре пыяла ватыклары тирә-юньдәге селте микъдарын сизелерлек үзгәртми. Ә менә ваклары салынган савытта селте 11 берәмлеккә күтәрелгән иде. РН11 - ул селте үзе, дигән сүз. Димәк, озак ятса, пыяла су тәэсирендә әйләнә-тирә мохиттә, туфракта, җир асты суларында селте микъдарын арттыра. Шуның өчен без һичьюгы пыяланы яңгыр сулары тими торган каплаулы урыннарда сакларга киңәш итәбез.

- Гафу итегез, моңа кадәр җиләк-җимеш сыгып ясалган эчемлекләр өчен иң зарарсыз савыт пыяла шешә дип белә идек.

- Бу җәһәттән борчылырга кирәкми, селте бүленеп чыкса да, соктагы кислота аны зарарсызлый, ягъни балансны тигезли. Ә менә хәмер белән мавыгучыларга уйланырга кирәк, чөнки шешәдә аракы озаграк торган саен, анда шулкадәр күбрәк селте бүленеп чыга. Ярты ел шешәдә торган аракыда, мәсәлән, селте микъдары 9га җитә. Димәк, спиртлы эчемлекләр кулланучыларга аракының шешәгә тутырылу вакытына да игътибар итәргә кирәк.

- Пыяланың зыяны шуның белән бетәме?

- Әле мин пыяланы эшләп чыгарган вакытта табигатькә килгән зыян турында әйтмәдем.

- Светлана ханым, шешә мәсьәләсендә хәл бөтенләй мөшкелме, әллә бераз түзәрлек чама бармы әле?

- Юк, түзәр чама калмады инде. Химик булгач, мин бу мәсьәләдә гел эзләнәм, кызыксынам. Алдан ук шуны әйтергә кирәк, бер ел дәвамында илебезгә күпме пыяла шешә кертелгәнен белү җиңел түгел, чөнки бу хакта беркайда да төгәл сан юк. Бу үзе үк мәсьәләнең өйрәнелмәгән булуын күрсәтә. Миңа килеп ирешкән мәгълүмат буенча, 1 ел дәвамында Русиягә 1,5 миллиард пыяла шешә кертелә. Илдә 150 миллион кеше яши дип алсак, 1 кешегә 100 шешә туры килә. Шул кадәр шешәне нәрсә эшләтергә, кая куярга?

- Ә Аурупада нәрсә эшләтәләр соң?

- Бу мәсьәләдә иң алга киткән ил - Германия. Анда 90 процент пыяла шешәне үтилләштерәләр. Төрле илләрдә үтилләштерү проценты төрлечә - 15тән 70кә кадәр. Анда закон бозган өчен җәза бирү, мәсәлән, штрафлар системасы катгый куелган. Әгәр берәү чүпне тиешсез җиргә ташласа, аның шәхесен ачыклау өчен хәлкадәри тырышалар - чүбен актаралар, якын-тирәдәге берәр супермаркет чегы яки бүтән берәр дәлил килеп чыкмасмы дип эзлиләр. Ахыр чиктә теге җавапсыз бәндәне барыбер җәзага тарталар. Аурупа илләрендә моның ише җинаятьләр өчен штраф 1 мең еврога җитә.

- Аурупа халкы бездән акыллырак, димәк.

- Чыннан да, Аурупада табигатьне саклау кирәклеген безгә караганда иртәрәк аңладылар, чөнки аларда җир мәйданнары чикләнгән. Әмма алар да гөнаһсыз түгел. Французлар, мәсәлән, иң элек Сена елгасын ахыр чиккә җиткереп пычратты. Ә инде үзләре үк сасысына түзә алмагач, чистартырга тотынды. Хәзер Сена - дөньядагы иң чиста елгаларның берсе.

- Гомумән, адәм баласы ник әйләнә-тирә мохитне пычратыр дәрәҗәгә төшә икән?

- Җәмгыятьтә җаваплылык хисе түбән әле. Анда-санда чүп-чар ташлап, елга-күлләрне, һаваны пычратып, без үзебез утырган ботакка балта чабуыбызны аңлап җиткермибез. Җавапсызлыкның бер сәбәбе - урбанизация, ягъни шәһәрләрнең артуы, зураюы. Нәтиҗәдә, адәм баласы җирдән аерыла, аның сулышын, йөрәк тибешен тоюдан туктый һәм, нәтиҗә буларак, теләсә кая чүп өемнәре үсеп чыга.

- Ярый, хуш, пыяланың зарары турында әйтеп бетердек бугай. Инде бер кулланылган пыяла шешәләрне кабат әйләнешкә кертү җәһәтеннән тагын ни әйтеп була?

- Пыяла ватыкларын чимал буларак куллансак, без байтак электр энергиясен янга калдырыр идек, чөнки пыяла кайнату өчен 1500 градус җылылык кирәк булса, чималны эшкәртүгә ике мәртәбә кимрәк - 700-800 градус җылылык та җитә.

- Ә менә сез үзегез пыяла шешәләрне җыю технологиясен ничек күз алдына китерәсез?

- Бездә бу мәсьәләдә үрнәк булырлык мисаллар бар инде, ул да булса - төсле металл җыю технологиясе. Урамда бер генә әлүмин банка да аунап ятмый. Ул гынамы соң? Электр чыбыкларына кадәр кисеп алып төсле металл кабул итү пунктларына илтеп бирәләр. Пыяланы һәм әлүминне эшкәртү технологияләре дә чагыштырмача охшаш, чөнки тегендә дә, монда да чама белән бер үк күләмдә җылылык сарыф ителә. Димәк, пыяла шешә җыюны шул технологиягә күчерәсе генә кала. Совет заманнарында шешә әйләнеше үзенә бер төрле оештырылган иде. Ул заманнарда бер шешә сөт 20 тиеннәр торгандыр. Аның 5 тиене сөт бәясе булса, 15 тиене - шешә бәясе. Сөтне сатып алучы үзе теләгән вакытта шешәне кабул итү пунктына илтеп биреп, 15 тиенен кире кайтарып ала торган иде. Бу - залог бәясе дип атала. Хәер, ул заманнарда илебездә күп булса 2, 3 эре сөт продукциясе җитештерү предприятиесе булгандыр. Хәзерге йөзләгән эреле-ваклы предприятиеләр алай матавыкланып ятмый, билгеле. Алай дисәң, бу җәһәттән уңай мисаллар да юк түгел. ИКЕЯ кибетендә, мәсәлән, кулланыштан чыккан батарейкаларны кабул итәләр, чөнки алар кеше организмы, табигать өчен бик зыянлы. Шулай да ИКЕЯга бара торган юлда батарейка китерүче халыкның чиратка тезелүен күргән юк әле.

- Ярый, пыяла шешә җыюны җайга салдык ди. Аннары аны нәрсә эшләтербез икән?

- Пыяла чималны куллану технологияләре шулай ук эшләнгән. Аны бетонга кушарга, керамик плиткалар ясаганда файдаланырга, кухня өстәле өстенә каплый торган столешница һ.б. ясарга мөмкин. Шешәнең үзен көнкүрештә файдалану очраклары да байтак. Тибетта, мәсәлән, берәү 1,5 миллион пыяла шешәдән гыйбадәт йорты төзегән. Шешәдән бакча теплицалары төзүчеләр дә бар. Идән түшәгәндә дә эчке катлам итеп шешә кулланырга була, чөнки ул үзе нык, үзе җылы саклый.

- Светлана ханым, әйтегез әле, бездә пыяла шешә мәсьәләсендә алга китеш булыр микән?

- Шәһәребездә анда-санда чүпнең төрле сортлары өчен каралган контейнерларның күренә башлавы куандыра. Аның файдасы әлләни зур булмастыр, мөгаен, чөнки ахыр чиктә өч контейнерны бер итеп, барысын бергә Самосырово чүплегенә илтеп ташлау күпкә арзанрак. Әмма бу контейнерлар казанлыларның аңын, психологиясен үзгәртми калмастыр, дип уйлыйм.

Киләсе ел башыннан хөкүмәтебез җитештерелгән әйберләрне үтилләштерү буенча җаваплылыкны җитештерүченең үзенә йөкләү турында карар кабул итергә җыена. Ул ничек тормышка ашырылырдыр, белмим. Бәлки, предприятие үтилләштерү максатында хөкүмәткә билгеле бер күләмдә акча күчереп барыр. Ә үзендә үк тауар эшләп чыгаручы линия белән бергә аны үтилләштерү линиясе дә булса, тагын да әйбәтрәк. Шунысы куандыра, яңа карар пыялага гына түгел, бөтен төр шешә, пакетларга кагылачак. Шунда ук полимер шешәләр дә керә. Әйтергә кирәк, ПЭТ-шешәләрне эретү температурасы югары түгел, шуңа күрә ул җитештерүчесенә күп керем китерә. Бүгенге көндә100 мең еврога ПЭТ шешә ясау линиясен сатып алып, аннан файда күреп рәхәт чигүчеләр саны нык артты. Әмма полимер составындагы мономерларның ризыкка, эчемлеккә таралып, кеше организмына нинди зур зыян китергәнен онытырга ярамый. ПЭТ-шешәләр бигрәк тә ир-атларның нәсел калдыру сәләтенә нык тәэсир итә, шуңа күрә өйләнмәгән яшь егетләргә ПЭТ-шешәләрдән эчү киңәш ителми. Ни генә дисәк тә, пыяла шешә барыбер иң зарарсызы булып кала.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: