Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ПРЕЗИДЕНТ ҮРНӘК КУЙСА...

Татарстан халыклары телләрен үстерү программасы Каталония өлкәсе үрнәгендә эшләнде. Каталониядә, шушы программа нигезендә, кайчандыр югалган тел 10-15 ел эчендә тулысынча кабат торгызылды. 6-7 мең кеше яшәгән илдә хәзер барлык мәктәпләр дә каталон телендә укыта, радио-телевидение, газеталар туган телдә язып-сөйләп тора, дәүләтнең рәсми эш теле - фәкать каталонча. Каталония - дәүләт...

Татарстан халыклары телләрен үстерү программасы Каталония өлкәсе үрнәгендә эшләнде. Каталониядә, шушы программа нигезендә, кайчандыр югалган тел 10-15 ел эчендә тулысынча кабат торгызылды. 6-7 мең кеше яшәгән илдә хәзер барлык мәктәпләр дә каталон телендә укыта, радио-телевидение, газеталар туган телдә язып-сөйләп тора, дәүләтнең рәсми эш теле - фәкать каталонча. Каталония - дәүләт яки республика да түгел, ә автоном өлкә генә бит юкса.
Татарстанның да әлеге программа белән яши башлавына 15 елдан артты. "Булдырабыз", дип күкрәк сугарга гаҗәеп остарсак та, ирешкәннәребез өчен каталоннар алдында чиксез оят. Ана телебезне үлем хафасыннан ничек сакларга соң? Татар галимнәре, иҗтимагый хәрәкәт әйдәманнары катнашында шушы хакта зур сөйләшү булды. Анда ясалган чыгышларның сөземтәсе белән таныштырыйк әле.
Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе:
- Татарстанда Республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасы 1994 елда Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде. Аңа "1995 елда Татар милли университетын ачарга", дигән пунктны өстәү кискен көрәш шартларында барды. Туң йөрәкләрне сискәндерү өчен, хәтта, Гитлерның милләтләрне бетерү программасын да укырга туры килде. Анда милли югары уку йортлары ачмаска, дип язылган. Июль аендагы сессия вакытында сорауны кабыргасы белән куйдык. "Татар халкының үз милли университетын ачарга хакы бармы?" - дигән сорауга тавыш бирелде. 244 депутатның 127 се "Милли университет ачарга", - дип безне яклап чыкты. Алар арасында 34 е рус депутаты иде. Әмма "үземезнең" татарлардан ук 35 кеше каршы төште (ул маңкортларның кайберләре әле һаман югары кәнәфиләрне яулап утыра). Җитәкчеләрдән идеяне иң нык яклаучы кеше Мөхәммәт ага Сабиров булды. Ул чактагы КДУ ректоры Юрий Коноплев: "Милли университетны безнең уку йорты кысаларында ачарга кирәк", дигән тәкъдим белән дә чыкты. Мәскәү яклыларның тешенә ярамады, сессиядән соң озак та тормыйча, гыйнвар аенда оештыру комитеты рәисе саналган Мөхәммәт аганы эшеннән җибәрделәр. 1996 елда икенче чакырылыш депутатлары Казанның педагогика көллиятен Татар дәүләт гуманитар институтына әверелдерү турында карар кабул итте. Әмма 2005 елның 29 гыйнварында Татарстаннан Россия Президентына бик тә серле үтенеч юлланылды. Үтенечтә республикадагы ике уку йортын: Татар-Америка региональ институтын һәм Татар дәүләт гуманитар институтын ябуны сорадылар. Шулай итеп, Татар милли университеты идеясе юкка чыгарылды. Шуңа күрә татар һаман үз җитәкчеләре милли университет ачуга каршы чыккан бердәнбер "үтә сәер" халык булып кала.
Индус Таһиров, тарихчы, галим:
- Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатлардан да милли мәнфәгатьләрне кайгыртуны таләп итәргә вакыт. Без сайлаган кешеләрнең Рәсәй трибунасыннан татар милләтен яклап бер сүз әйткәне юк. Шулай булгач, нигә телсезләрне сайлап маташабыз? Милли җанлы кешеләрне үткәрер­гә кирәк. Шулай ук мәгълүмат чараларында милли тема бетте. Милләт турында русча да сөйләп була. Ике телдә дә көрәшне үзебез җәелдермәсәк, безгә читтән килеп булышучы булмас.
Марат Лотфуллин, Тарих институты галиме:
- Конституция буенча туган тел ул - халык теле. Ә Россия социологлары "кешенең кайсы телдә теле ачыла - аның өчен шул туган тел", диләр. Кешенең туган телен сайларга хакы да бар, беренче туган тел, икенче туган тел булырга мөмкин дип тә китереп чыгаралар. Әмма туган тел кешенең үзенә түгел, ә ата-анасына, милләтенә бәйле. Дөньяда туган телне саклауның күп төрле программалары бар. Һәр халык шул хакта борчыла. Бу эш БМО кысаларында бара. Россия БМО килешүенә кул куйган ил буларак, ул кабул иткән документларны үтәргә мәҗбүр.
Әмма сәер: Россиядәге мәгариф системасына төбәкләрнең тыгылырга хакы юк. Укыту программалары, дәреслекләр төзү турында әйтүем. Татар теле дәреслекләрен укыту программасына кертү өчен лицензия алына. Хәзерге вакытта башлангыч сыйныфларның татар теле һәм укыту китаплары гына исемлеккә кергән. Урта сыйныфларныкын кертү бара. Бер дәреслеккә 700 мең сум акча түләнә. Моны нәшрият күтәрә.
Укытырга яраклы дәреслекләр исемлеге 2007 елда расланды. Анда элек бер генә милләтнең дәреслеге дә кертелмәгән иде. Шул сәбәпле Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләре туган тел дәресләреннән мәхрүм калды. Хәзер чит төбәкләрдә яшәүче 7 процент татар баласы аны факультатив дәресләрдә генә укый. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дәреслекләрне исемлеккә кертү мәсьәләсендә әле яңа селкенә башлады.
Илдә бер начар закон һаман яши бирә. Бездә гомуми урта белем алу мәҗбүри, әмма туган телне белү мәҗбүри түгел. Мондый капма-каршылык һичбер илдә юк. Россиядә 1917-1937 елларда "Туган телдә мәҗбүри белем алу турында" декрет яшәп килгән. 1937 елда "туган телдә" сүзе төшереп калдырылган. Шуннан соң мәгариф урыслаша башлаган. Бездә көчлерәк парадокс та бар. Чеп-чи татар авылында русча укыталар. Закон моңа каршы килми. Чөнки ата-аналарга укыту телен сайлау иреге бирелгән. Монда сәбәп - БДИдан курку.
Тәлгать Әхмәдишин, милли хәрәкәт активисты:
- Быел улым Чаллының 2 нче татар гимназиясенә укырга керде. Уку елы алдыннан мин һәм тагын 35 ата-ана татарча укытуны сорыйбыз дип, татар сыйныфы ачуны таләп иттек. Өч татар сыйныфы ачтылар. Әмма укыту русча бара. Бу хакта министрга да җиткердем. Кисәтү ясалгач та, бер атна татарча укыттылар да, кабат урыска күчтеләр. Укытучылар фанатларча русча укытуны яклый. Аларга шулай җиңел. Мәктәп директорына министрның сүзе дә сүз түгел. Әйтәсе килгәнем: мәктәпләрне рус теленә "ата-аналар соравы" түгел, маңкорт укытучылар үзләре күчерә шул.
Рүзәл Юсупов, галим:
- Әйе, милли мәктәпләр язмышы җитәкчеләрдән тора. Әгәр шәһәр, район башлыклары, министр, ниһаять, президент шәхсән үзе татарча укытырга кушса, андый фәрман һичшиксез үтәлер иде. Безнең халык күндәм, күбесе - гафләт йокысында. Милли җанлы кешеләрнең җитәкчеләрне "уятуы" кирәк. Без үз хокукларыбыз үтәлүне бары тик дәүләттән, җитәкчеләрдән генә таләп итә алабыз.
Дамир Исхаков, галим:
- Ни өчен Россия һәрвакыт вертикаль идарә ителә? Йә император була анда, йә политбюро, йә хәзерге патша. Безнең халык шундый. Үзебез нинди, җитәкчеләр дә шундый. Халыкны үзгәртергә кирәк. Халыкны үзгәртү өчен демократия кирәк. Әйтик, социологик тикшеренүләр буенча халыкның 80 проценты балаларын русча укытуны сорый. Боларның фикерен үзгәртү өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Миндә 1990 еллардагы социологик сораштыру нәтиҗәләре бар. Ул чакта татарларның 11 проценты милли хәрәкәтне яклый иде. Менә шушы халыкның калган 90 процентны үз ягына күндерүе таләп ителә. Моның өчен бер кеше гомере кирәк булыр. Безнең гомер үтеп китәргә мөмкин, шунысы бик яман.
Гөлфәния Җәләлова, пенсиядәге укытучы:
- Мин, 11 ел көрәшеп, Казанның Совет районында 20 нче гимназияне ачу өчен йөрдем. Һичкем булышмады. Берничә мәртәбә шәһәр Думасында чыгыш ясадым. 11 ел буе җитәкчеләргә хатлар яздым. Медведевка ачык хат язгач кына гимназиягә хәзерге зур бинаны бирделәр. Милләткә көрәшчеләр кирәк. Татарстан Конституциясен үзгәртә башлагач, прокурор Нәфиев үз милләтенә дошман булмас өчен эшеннән китте. Менә шундый милләт өчен җаны авырта торган кешеләр кирәк безгә.
Рафаэль Мөхәммәтдинов, тарихчы, галим:
- Көрәш өчен бездә финанслар да, сәяси көчләр дә юк. Депутатлар милли җанлы түгел. Безнең корал идеология, пропаганда. Ә моның өчен иң үтемле корал - Интернеттагы социаль челтәрләр.
Элитабызның милли борылыш ясау өчен менталитеты җитми. Алар элеккечә обком эшчеләре булып кала, миллилекләре сүздә һәм кәгазьдә генә.
Татарстанда татар теленең гамәлгә куелмавыннан инде руслар да туйды. Телне тормышта кирәк булырлык итегез. Ихтыяҗ булса, безнең балалар өйрәнәчәк, диләр. 25 ел эчендә руслар булып руслар да үзгәргән бит, ә без һаман инерция буенча алардан куркып яшибез. Президентның соңгы күрсәтмәсе ошады. Коллегия утырышларында, һичьюгы, бер чыгыш татарча булырга тиеш, дип боерган ул. Афәрин! Башка мәсьәләләрдә дә нәкъ шундый әмерләр яудырырга була. Димәк, әмерләр кирәк!
Язып алучы Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
. Конференциядән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев