Мәдәни җомга

Президент ник канәгать түгел?

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы күчмә утырышы Казанның 2 нче татар гимназиясендә үтте. Татарстан халыклары телләре турындагы программаның үтәлешен һәм мәктәпләрдә ике дәүләт телен укытуның торышын тикшерүгә багышланды ул. Комитет рәисе депутат Разил Вәлиев сүз башында ук республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның белем бирү йортларында...

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы күчмә утырышы Казанның 2 нче татар гимназиясендә үтте. Татарстан халыклары телләре турындагы программаның үтәлешен һәм мәктәпләрдә ике дәүләт телен укытуның торышын тикшерүгә багышланды ул. Комитет рәисе депутат Разил Вәлиев сүз башында ук республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның белем бирү йортларында нәкъ менә татар телен укытуның нәтиҗәләре белән канәгать түгеллеген әйтеп узды. Чыннан да, дәүләт бу максатка зур күләмдә акча тота. Мисал өчен, 2014-20 елларга исәпләнгән телләр программасына республика бюджетыннан 1 миллиард 84 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 100 ләгән дәреслекләр һәм программалар язылды. Ә татар теле һаман да һәр ишектән сөрелгән үги хәлендә. Моның сәбәпләрен ачыклау һәм кыенлыкларны хәл итү максатыннан, утырышка татар мәктәбе директорлары да чакырылган иде.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтҗанов сүзне саннардан башлады. Республикада татар телендә белем бирүче 785 мәктәп, рус телендә укытучы 711 мәктәп бар икән. Шуларда 5 мең укытучы татар теле дәресләрен укыта. Аларның 34 проценты югары категорияле белгечләр. Россия мәгарифендә барган төрле реформалар тудырган киртәләр дә үтелә кебек. Мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль дәрес­лекләр исемлегенә кертелде, шулай ук 12 укыту-методика комплекты уңай рецензия алды. Дөрес, һәр ике милләт баласына да икенче дәүләт телен укыту мәшәкатьләре һәм чыгымнары тулысынча республика җилкәсендә ята. 25 еллык тәҗрибәдән чыгып, нәтиҗәлелекне арттыру өчен тагын ниләр эшләп була?!
Соңгы елларның яңалыгы - татар телен өйрәтүдә коммуникатив технологияне куллана белүче укытучыларга сертификат тапшырылачак. Бу укытучы башкаларны җитәкләүче тьютор булып эшли һәм хезмәт хакын артыграк ала дигән сүз. Без берара (рус ата-аналарга ияреп) татар телен укыту методикаларын сүгеп яшәдек. Имеш, татар телен белмәгән балалар өчен катлаулы, безгә бары аралашырга өйрәтергә кирәк, шул җиткән, дидек. Әмма вакыт галимнәребез Ф.Сафиуллина, Р.Хәйдәрова, Р.Нигъмәтуллина, Чулпан һәм Фарис Харисовлар язган дәреслекләрнең халыкара дәрәҗәдәге уңышлы дәреслекләр булуын күрсәтте. Министр урынбасары да шул фикерне куәтләде. "Татар телен өйрәтү - ул мәктәпнең генә бурычы булып калырга тиеш түгел. Барлык социаль институтлар, җәмәгать оешмаларының шушы максатка хезмәт итүе кирәк. Укыту технологиясен, методиканы гаепләү дөрес түгел. Яхшы укытучы кулында теләсә кайсы программа иң яхшыга әверелә", - диде ул.
Казан шәһәре башкарма хакимияте җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова Казанда 40 татар мәктәбе бар диде. Кызганычка, татар мәктәбенең статусы белән эчтәлеге арасындагы аерманы Казан ата-аналары яхшы белә. Башкала мәктәпләрендә ике дәүләт телен укытуның чыгымнары шәһәр бюджетына шактый нык суга. "Федераль бюджетта милли мәгариф системасына акча каралмаганга күрә, башкаланың мәгариф тармагы зур кыенлыклар кичерә. Шул сәбәпле, якын арада балалар бакчаларында эшләүче җыр һәм физкультура укытучыларының штатын кыскартырга туры килүе ихтимал", - диде ул. Татар теле укытучыларына кагылмаганнарына рәхмәт.
Азино бистәсендәге 149 нчы лицей директоры Фирдәвес Вафина үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Шәһәр мәктәбендә татарча өйрәтү өчен беренче шарт - актив тел мохите тудыру", - диде ул. Лицейда кичәләр бары тик татар телендә генә үтә, тәнәфестә мәктәп радиоалгычыннан татарча тапшырулар яңгырый икән. Фирдәвес ханым озак еллар буе шәһәр гаиләләре, балалар белән эшләү тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтте: "Мәктәпкә килгән татар балаларын, тел белү дәрәҗәсенә карап, төркемләп укытыр­га кирәк. Кемдер өйдә татарча сөйләшә, кемдер бер авыз сүз белми. Аларны бер төркемгә җыю эшне артка сөйри". Директорның шәһәрдәге татар гаиләләренә дә әйтер сүзе бар. "Үзләре татарча белә торып та балалары белән русча сөйләшәләр. Укытучы мәктәптә биреп җибәргәнне нигә өйдә ныгытмаска?" Аның сүзләренчә, Казанда татар мәктәбенең абруе югары. Моның сәбәбе - татар мәктәп-гимназияләрендә укучы балаларның тәртипле, инсафлы, тырыш булуында.
Казанда иң алдынгы булып саналган 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары Гөлфия Хәлимова сүзен: "Рус баласы өчен - татар теле ул чит тел. Аны бары кызыксындырып кына укытып була, - дип башлады. - Без телне аралашу дәрәҗәсенә күтәрү өчен уеннар, проектлар төзү эшчәнлеген кулланабыз. Мәсәлән, "Туган тел" проектына күз салыйк. Сыйныфта берәүләр актив лексиканы барлый, икенчеләре фотога төшерә, өченчеләре шуны компьютер программасына кертә. Нәтиҗәдә һәр укучы үз гаджетына яздырып, карап йөри алырлык тел өйрәнү программасы туды".
Утырыш ахырында әлеге комиссиянең экспертлар советы рәисе, аксакал галим Индус ага Таһиров йомгак ясады. "Без дәүләткә генә салынырга тиеш түгел. Дәүләт күп эшли. Тиешле дәрәҗәдәге укытучылар тәрбиялик, авыл мәктәпләрен саклыйк, мәктәп кенә түгел, китапханәләр дә, театрлар да татар телен өйрәтүгә хезмәт итсен", - диде ул.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: