Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ПОЧТА ТАРАТУ ҖАЙГА САЛЫНЫРМЫ?

Бүгенге көндә почта элемтәсе эшчәнлеге халыкны да, җитәкчеләрне дә борчыган мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Көндәлек матбугатның, хат-хәбәрләрнең ияләренә 3-4 көнгә, хәтта берничә атнага соңарып килеп ирешүе бүген инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Хәер, почта элемтәсе тармагының эшеннән зарлану, тәнкыйть һәм ризасызлык республикада гына түгел, ил күләмендә гадәти хәлгә әйләнгән икән. Бу хакта...

Бүгенге көндә почта элемтәсе эшчәнлеге халыкны да, җитәкчеләрне дә борчыган мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Көндәлек матбугатның, хат-хәбәрләрнең ияләренә 3-4 көнгә, хәтта берничә атнага соңарып килеп ирешүе бүген инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Хәер, почта элемтәсе тармагының эшеннән зарлану, тәнкыйть һәм ризасызлык республикада гына түгел, ил күләмендә гадәти хәлгә әйләнгән икән. Бу хакта РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров та Татарстанга эш сәфәре вакытында искәртеп үтте һәм шушы уңайдан "Русия почтасы" федераль унитар предприятиесе эшчәнлеген модернизацияләү буенча зур программа әзерләнүен хәбәр итте.

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советында Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча почта элемтәсе эшчәнлегендәге хәл ителәсе мәсьәләләрне ачыклауга, бу тармакны камилләштерүгә багышлап "түгәрәк өстәл" утырышы булып үтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова рәислегендә узган бу утырышта Премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, "Русия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, көндәлек гәзит-журналларның баш мөхәррирләре, ТР Җәмәгать палатасы, прокуратура, Роспотребнадзор һәм торак-коммуналь хезмәте вәкилләре катнашты.


ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, утырышны ачып җибәргәндә, мәсьәләнең шактый кискен торуын белдереп, шәхсән үзенә бәйле бер мисал китереп үтте. Дәүләт Советы Рәисенең февраль ахырында җибәрелгән 8 Март бәйрәме уңаеннан котлавы аңа 15 мартта гына килеп ирешкән. "Дәүләт Советы почта бүлегеннән - 300 метр, мин яши торган йорт 500 метр ераклыкта урнашкан. Ә котлауны иясенә җиткерү өчен ярты ай вакыт кирәк булган", - диде Римма Ратникова.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовны да көндәлек матбугат басмаларының әбүнәчеләргә соңарып китерелүе, хат-хәбәрләрнең югалуы, почта әрҗәләренең ватык булуы сәбәпле, гәзит-журналларның подъездга гына кертеп калдырылуы нык борчый. Агентлык җитәкчесе чыгышында хәбәр ителгәнчә, республикада бүгенге көндә 768 көндәлек матбугат чарасы теркәлгән. "Татмедиа" ААҖ филиалларының быелның беренче яртысында матбугатка яздырудан тулаем кереме 162 миллион сум тәшкил иткән. Бу сумманың 46 проценты, башкача әйтсәк, 75 миллион сумы филиалларның үзендә калган, ә 53 процентын, ягъни 86 миллион сумын "Татарстан почтасы" чыгымнарын түләүгә тотарга мәҗбүр булганнар. "Бүген кайбер редакцияләрнең почта хезмәтләренә чыгымнары 75 процентка кадәр җитә", - дип билгеләп үтте И.Миңнәхмәтов. Бу уңайдан ул мисалга "Казанские ведомости" һәм "Шәһри Казан" гәзитләрен күрсәтеп үтте.

"Татарстан почтасы"ның транспорт, гәзит-журналлар, хат-хәбәрләрне сортларга аеруга, башка элемтә хезмәтләренә тарифлары күтәрелү сәбәпле, 1 апрельдән көндәлек матбугатка язылу бәяләре дә артты. Бу инде гәзит-журнал редакцияләре халыкны матбугатка яздырудан кергән акчаның 60 процентка кадәрен почта хезмәтләре чыгымнарына тотачак, дигән сүз. Шул ук вакытта почта хезмәтләренең сыйфатына дәгъвалар күп. И.Миңнәхмәтов бу җәһәттән Алабугада чыгып килгән "Новая Кама" гәзите редакциясендә почта хезмәтенә бәйле рәвештә килеп чыккан катлаулы хәл белән таныштырып үтте. Анда почталарда эшләргә кешеләр җитмәү сәбәпле, кампитр серверы ватылган һәм гәзитне өйләренә яздырып алучылар турында мәгълүмат юкка чыккан икән. Нәтиҗәдә бүген Алабуганың халык иң күп яшәгән микрорайонында почта бүлеге ишегенә йозак эленгән. "Белүебезчә, татар телендә чыга торган басмаларның 90 процент әбүнәчесе авылларда яши. Әмма биредә күп кенә почта бүлекләренең ябык булуы сәбәпле, гәзит-журналларны әбүнәчеләргә илтеп җиткерү мәсьәләсе дә хәл итүне сорый", - диде агентлык җитәкчесе. Ул шулай ук "Татарстан почтасы"ның халыкны көндәлек матбугатка яздыруга ташламалы бәяләрне кампания уртасында игълан итүе белән дә килешмәвен белдерде. "Укучы гәзит-журналларга киметелгән бәяләр кертелгәч кенә языла башлый. Без акцияне көндәлек матбугатка яздыру башлангач ук уздыру кирәк, дип саныйбыз", - диде агентлык җитәкчесе. И.Миңнәхмәтов шулай ук республикада почта әрҗәләрен ремонтлау һәм алыштыруны оештырырга, хат ташучыларның хезмәт хакын күтәрергә, аларның гәзит-журналга яздыруга кызыксынуын арттырырга кирәклеген, татар телендә нәшер ителә торган мәдәни-әдәби басмаларга яздыруны барлык мәктәпләр, махсус урта белем бирү оешмалары өчен үзәкләштереп оештырырга кирәклеген әйтте.

"Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" гәзитләре баш мөхәррирләре дә Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең фикерен куәтләде. "Редакциягә гәзитнең әбүнәчеләргә соңарып килүе турында шикаятьләрне даими ирештереп торалар. Ә бәйрәм саннары гәзитләре ияләренә шул көндә барып ирешсен өчен икеләтә түлибез, матбугат исә бәйрәм узгач кына таратыла. Гәзитне укучыга илтеп җиткерү эшендә кризис туды. Бу - урыннарда мәсьәлә белән системалы шөгыльләнмәүдән килә", - диде "Республика Татарстан" гәзите баш мөхәррире Александр Латышев. Ул мәсьәләне уңай хәл итүдә көндәшлек кирәк, дип саный. "Татарстан почтасы" бүген - монополист. Көндәшлек юк икән, матбугатка яздыруда һәм аны таратуда да алга китеш булмаячак. Гәзит-журналларны таратуда альтернатив ысуллар табу сорала, бу мәсьәләдә кече, урта эшмәкәрлек көндәшлек тудыра алыр иде", - диде А.Латышев.

"Ватаным Татарстан" гәзите баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров татар телендә чыга торган көндәлек матбугатны әбүнәчегә бутап китерү очраклары булуын, гәзит-журналларга яздыру чорында хат ташучыларның бүләк белән кызыксындыра торган басмаларга өстенлек бирүен искәртеп үтте. Ул матбугатны таратуга кагылышлы шикаятьләрне кабул итү өчен уртак "кайнар линия" булдырырга һәм гәзит-журналларның укучыга барып ирешүен контрольдә тоту өчен җаваплы кеше билгеләргә тәкъдим итте.

"Казанские ведомости" гәзитенең баш мөхәррире Венера Якупова исә гәзит-журналларның тиражы кимүен язылу бәяләренең югары булуында һәм укучының басманың үзенә килеп ирешүенә ышанычы бетүендә күрә. Ул почта әрҗәләрен төзекләндерүдә Башкортстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Уфада ел саен шәһәр бюджеты хисабына 13 мең почта әрҗәсе ремонтлана икән. "Түгәрәк өстәл"дә шулай ук почта әрҗәләрен төзекләндерүне гомумйорт фондындагы җиһазларны төзекләндерү программасына кертеп, бер уңайдан торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү турында да тәкъдимнәр яңгырады.

"Татарстан почтасы" җитәкчесе Регина Кузнецова утырышта әйтелгән кимчелекләрнең төп сәбәбен хезмәткәрләрнең еш алышынып торуында күрә. "Узган ел почта тармагында хезмәт куйган 8600 кадрның 30 проценты эштән китте, алар урынына яңа хезмәткәрләр алдык", - диде ул. Ә почта эшчәннәре еш алышынып торуның сәбәбе итеп Р.Кузнецова хезмәт хакларының түбән булуын атады. Хәзер алга таба эшне яхшырту өчен почта хезмәткәрләрен финанслау мәсьәләсен хәл итү сорала. "Гәзит-журналларга яздыру һәм тарату өчен тарифлар чыгымнарны каплап бетерми, федераль бюджеттан тарифларның арттырылуын тоткарлап торуга бәйле югалтуларны компенсацияләү өчен бирелә торган субсидия тотылган акчаларны өлешчә генә каплый", - диде Р.Кузнецова.

Министр Роман Шәйхетдинов почта тарифларын киметү өчен, бәлки, республикада автомат сортларга аеру үзәге булдырырга кирәктер, дигән фикер белдерде. "Бу хакта республикада күптән сөйләшүләр алып барыла, хәтта Лаеш районында аның өчен аерым җир бүлү дә каралган иде", - диде ул. Министр хат-хәбәр ташучылар эшендәге чатаклыкларны бетерү өчен "Халык контроле" системасында почта эшчәнлегендәге хәл ителәсе мәсьәләләрне чагылдырган бүлек булдыруны да кирәк дип саный. "Без моның өчен әзер", - диде ул. Моннан тыш, Р.Шәйхетдинов хезмәткәрләрнең даими эш алыштырып йөрүен киметү өчен өстәмә кызыксындыру чараларын да күрергә тәкъдим итте. Министр шулай ук "Татарстан почтасы"ның көндәлек матбугатны таратуда монополист булуын, һәм бу хәл хезмәт күрсәтүнең сыйфатында чагылыш табуын да әйтте. "Безгә альтернатив форманы үстерергә кирәк", - диде ул.

Сөйләшүгә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова йомгак ясады. Ул утырышта күтәрелгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәрнең дәүләт хакимияте органнарына җиткереләчәген, соңыннан алар анализланып, почта эшчәнлеген яхшырту юнәлешендә документлар әзерләнәчәген белдерде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев