Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Пермьдә тарихчылар җыены

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе үзенең эшчәнлеген Россия киңлекләрендә дә башлап җибәрде. 22 сентябрь көнне Пермь краеның Орда районы Иске Авыл (Карьево) авылында "Сылва-Ирән татарлары. Тарих һәм этнография. Проблемалары һәм киләчәге" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Районара бу фәнни чараны Пермь крае һәм аның Орда районы...

Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе үзенең эшчәнлеген Россия киңлекләрендә дә башлап җибәрде. 22 сентябрь көнне Пермь краеның Орда районы Иске Авыл (Карьево) авылында "Сылва-Ирән татарлары. Тарих һәм этнография. Проблемалары һәм киләчәге" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Районара бу фәнни чараны Пермь крае һәм аның Орда районы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Пермь краеның татар милли-мәдәни автономиясе, Иске Авыл татар иҗтимагый үзәге уздырды. Конференциягә Татарстаннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан тарихчы галимнәр Фәйзелхак Ислаев һәм Фәүзия Бәйрәмова килгән иде. Татарларның бу җыенында шулай ук Орда районы хакимият башлыгы Александр Мелехин, Пермь крае хакимиятенең милли һәм дини эшләр бүлеге җитәкчесе Анастасия Субботина да катнашты һәм чыгыш ясады. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Пермьнең үзеннән һәм Орда районыннан, Көнгер, Суксун, Лысьва, Уин, Барда, Чернушка, Октябрь районнарыннан да килгән иде. Конференция Иске Авылның мәдәният йортында үтте. Авылның мәдәният хезмәткәрләре дә бу чарага ныклап әзерләнгән, алар конференция ачылышын милли ансамбльләрнең чыгышлары һәм фойеда уздырылган кул эшләре күргәзмәсе белән баетты.
Моңа кадәр мондый фәнни-гамәли чаралар Пермь краеның данлыклы Барда авылында үтеп килде, бу юлы аны төбәкнең көньяк-көнчыгышында, сылва-ирән татарлары укмашып яшәгән төбәктә уздырырга булдылар. Исеме үк татар тарихының тамгасы булган Орда районында меңәр милләттәшебез яшәгән Кече Ашап, Иске Авыл (Карье­во), Мерәкәй татар авыллары бар, янәшәдәге Көнгер районында да зур тарихлы, бүген дә меңнәрчә татар яшәп яткан Тор-Түз, Бөрми, Баҗык авыллары урнашкан. Узган гасыр башында Пермь губернасында өч йөзләп татар авылы булган, бүген ул сан йөз егермене тәшкил итә, шуларның җитмеш бишендә сылва-ирән татарлары яши. Бүгенге көндә Пермь краенда 115554 татар яши, төбәкнең башкаласыннан тыш, аларны Соликамск, Березники, Кизел, Губаха, Краснокамск, Чусовой, Чайковский калаларында һәм барлык районнарда да очратырга мөмкин. Зур татар авыллары мәктәпләрендә татар теле дәрес буларак укытыла һәм барысында да диярлек мәчетләр бар.
Пермь төбәге татарларының тарихы бик борынгы чорлардан - Төрки каганатлар заманыннан башлана, шулай ук Болгар, Алтын Урда, Казан һәм Себер ханлыклары чорында да алар шушы татар дәүләтләрендә яшәгән. Ә аларның исем-атамалары төрле чорда төрлечә әйтелгән - Атилла дәвамчылары һуннар, серле скиф-искәтләр, кыпчаклар, болгарлар, Чыңгыз хан токымы татарлар, төньяк төркиләр, гайнәләр, Урал татарлары, Барда, сылва-ирән, Лысьва, Шауба татарлары... Ни кызганыч, Пермь төбәге татарлары турында зур фәнни-академик хезмәтләр юк, алай да тел белгече Дөрия Рамазанова, тарихчылардан Фәүзия Бәйрәмова һәм якташлары Фәйзелхак Ислаев, краеведлар Әмир Фатыйхов, Данир Закиров, Марсель Әхмәтов, рус галимнәре Чагин һәм Черныхларның аерым хезмәтләрен мисалга китерергә була. Мондый фәнни-гамәли конференцияләр нәкъ менә төбәк тарихын өйрәнү буенча халыкта кызыксыну уяту, бу өлкәдә нинди проблемалар булуы, аларны ничек хәл итү юлларын эзләү өчен җыела.
Конференция эшендә актив катнашкан татар краеведлары, Иске Авылдан төп докладчы, генеолог Назим Шагаипов, Пермьнән техник фәннәр кандидаты, төбәкнең татар-башкортлары турында энциклопедия авторы Марсель Әхмәтов, Кече Ашаптан 84 яшьлек хезмәт ветераны, архивларда утырып авылның тарихын язучы һәм шәҗәрәсен төзүче Азат ага Муллаяров, Россиянең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны, Тор-Түз авылының тарихын өйрәнүче Гадилә апа Минсадирова, Лысьва татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнүче галимә, филология фәннәре кандидаты Замира Мухаева, Лысьва районының Әвәте (Аиткова) авылыннан укытучы Таһир Манировның Шауба татарлары тарихы, Уин районы, Чәйкә авылыннан укытучы Гүзәлия Хатмуллинаның туган авылы, Күчем хан улы Чәйкиндин һәм Хангилде хәзрәт турында кызыклы чыгышы, Суксун районы, Бөрми авылыннан краевед-этнолог Сирин Мирсәетовның төбәктәге борынгы төрки-татар атамаларының тарихы, Барда районының төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Альберт Мәхмүтовның Гайнә чуенчылары турында, Чернушка районы, Сөлмәш авылыннан китапханә мөдире, күренекле галим Хатыйп Гос­манның авылдашы Земфира Әхмәтованың җирле тарих турындагы хәбәрләре, Октябрь районыннан Вәсим Каспиевның төбәктәге борынгы кабер ташлары турында, Бардадан "Халык чишмәсе" газетасы редакторы Әлмарт Уразовның төбәк тарихын өйрәнү буенча китаплар турындагы чыгыш­лары беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук Пермь краеның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвазетдиновның, төбәкнең милли эшләренә нигез салган һәм бүген дә әйдәп алып баручы Сәлим Назинның, Бардадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әшировның чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.
Казаннан килгән тарихчылар Фәйзелхак Ислаев һәм Фәүзия Бәйрәмова исә Пермь төбәге татарлары тарихы буенча төпле докладлар ясады, аның мең еллык чорына бәя бирде, татарларның биредә төп халык булуын борынгы чыганаклар белән дәлилләде. Алар шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләргә үз киңәшләрен дә җиткерде, бу якта авыллар тарихы буенча китапларның аз булуын, тарихның төрле чорларына, бигрәк тә көчләп чукындыру һәм репрессия чорларына да бәя бирергә кирәклеген
ассызыклады.
Конференция ахырында төбәк тарихчылары алдында торган максатлар һәм бурычлар, аларны хәл итү юллары, сылва-ирән татарлары турында китап әзерләү, мәктәпләрдә ана телен саклап калу, төбәк тарихын өйрәнүгә яшьләрне тарту, җирле хакимият һәм Казан галимнәре белән уртак эшләр турында резолюция кабул ителде.
"Тарихи-мәдәни мирас" фондының матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев