Мәдәни җомга

ПАРЛАМЕНТ ЮБИЛЕЕН ҮТКӘРДЕ

30 майда республика күренекле датаны - Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Үткән гасырның 1990 еллары башында Татарстан әле моңарчыга кадәр бөтенләй билгеле булмаган үз юлы буйлап үтте. Нәкъ менә шул чорда гражданлык җәмгыятенә һәм динамик үсештәге күптармаклы икътисадка таянган тормыш сыйфатының югары стандартлары булган дәүләтнең ныклы...

30 майда республика күренекле датаны - Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

Үткән гасырның 1990 еллары башында Татарстан әле моңарчыга кадәр бөтенләй билгеле булмаган үз юлы буйлап үтте. Нәкъ менә шул чорда гражданлык җәмгыятенә һәм динамик үсештәге күптармаклы икътисадка таянган тормыш сыйфатының югары стандартлары булган дәүләтнең ныклы сәяси фундаменты нигезе салынды.

1990 елның мартында XII чакырылыш Татарстан Югары Советы депутатларын беренче тапкыр альтернатив нигездә сайлауларга ярты гасырдан артыграк вакыт үтте. Анда сәяси карашлары капма-каршы булган кандидатлар көч сынашты. Депутатлар, халык арасында бик катлаулы эш алып бару, эчке демократик процесслар нәтиҗәсе буларак, 1990 елның 30 августында республика дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.

Бу юбилей датасына багышлап Казанда күп кенә чаралар үткәрелде. Аларда XII чакырылыш Татарстан Югары Советы депутатлары, бүген аларның эшчәнлеген дәвам итүчеләр катнашты. Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында тантаналы җыелыш булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Тантаналы җыелышта Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан республикалары делегацияләре, чит илләрнең Татарстанда теркәлгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, Идел буе федераль округы субъектлары закон чыгару дәүләт хакимияте органнары башлыклары, Саха-Якутия, Алтай республикалары парламентлары делегацияләре, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, район башлыклары, Татарстанның төрле чакырылыш депутатлары, җәмәгать оешмалары, дини оешмалар вәкилләре катнашты. Тантаналы җыелыш радио һәм телевидение каналлары аша турыдан-туры трансляцияләнде.

В.Матвиенко тантанада катнашучыларны Федерация Советы исеменнән котлады. Федерация Советы Рәисе Татарстанны икътисадны һәм социаль мәсьәләләрне үстерү буенча Россиядә лидер буларак бәяләде. "Биредә яшәүче күпсанлы милләтләр һәм конфессия вәкилләре бер гаиләдәй тату яшиләр. Бу уңышларга ирешүдә Татарстан парламентының XII чакырылыш рәисе, республиканың беренче Президенты М.Шәймиевнең роле зур. Бүгенге Президент Р.Миңнеханов республиканы бары алга алып бара", - диде ул. В.Матвиенко Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Парламент республиканы кирәкле законнар белән тәэмин итә. Татарстан мәдәниятенең бай тарихы бар. Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе дә - зур тарихи вакыйга. Федерация Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшинның Россиядә генә түгел, дөньякүләм абруй казанганлыгын билгеләп үтте, Татарстан парламентына Рәхмәт хатын тапшырды.

Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов соңгы 25 елда чын мәгънәсендә яңа Татарстан формалашуын билгеләп үтте. Суверенлык Декларациясе кабул итүне, Президент посты булдыруны, Яңа Конституция эшләүне, республика символларын гамәлгә кертүне иң зур чаралар буларак бәяләде. Хакимиятнең барлык тармакларының бергәләп, уртак тел табып, килешеп эшләвен әйтте. Нәтиҗәдә Татарстан динамик үсеш алды, дөньяга танылды.

Тантаналы җыелышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин "Дәүләтчелекне булдыру, Россиядә федера- лизмны ныгыту юлында чирек гасыр" дигән доклад белән чыкты. Ул Россия Федерациясе составында Татарстан Республикасының бүгенге тарихында яңа тип парламентаризм булдыруның төп чорларына анализ ясады. "Башка милли республикалар кебек үк, Татарстанның да федерация стеналарын ватмавын суверенлык сәясәтен бозып күрсәтергә теләүче күп кенә сәяси оппонентларыбыз да яхшы аңладылар. Үзләренең эзлекле, конструктив адымнары белән республикалар бары тик Россия дәүләтчелегенең нигезен ныгыттылар гына, - дип белдерде парламент җитәкчесе журналистлар белән очрашу вакытында. - Бары тик төбәкләр көчле һәм мөстәкыйль булса гына Россия куәтле булыр".

- Ватаныбызның 1000 еллык елъязмасы белән чагыштырганда чирек гасыр әлләни зур вакыт аралыгы түгел. Әмма бу чорның башлануы масштаблы социаль-сәяси үзгәртеп корулар һәм икътисади реформалар вакытына туры килде. "Шок терапиясе", "Хосусыйлаштыру", "Базар шартлары"... Закон чыгаручылар өчен боларның барысы да моңарчы таныш булмаган терминнар иде, - дип башлады Ф.Мөхәммәтшин үзенең докладын, 1990 еллар башында парламент, тулаем җәмгыятьтәге үзгәрешләрне искә төшереп.

Әлбәттә, Татарстан тарихын бөтен илнең сәяси тормышыннан аерып карап булмый. Ул чорда демократик карашлар үсте, халыкның социаль активлыгы көчәйде. Тулы кыйммәтле федерация булдыру өчен уңай шартлар барлыкка килде. Бу елларда парламент профессиональ рәвештә сайлаучылары, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм барлык хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә эшләде. Татарстан парламенты Россиянең федераль Җыены, төбәкләр һәм халыкара оешмалар белән дә хезмәттәшлек итә. Республика парламенты хокукый һәм сәяси яктан формалашты.

25 ел эчендә республика бюджеты һәрвакыт социаль юнәлештә булды. Татарстанда яшәүче барлык милләтләр һәм дини конфессияләр дус-тату яшәде. Тарихи мирасыбызны үстерә барып, республикада яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен, телләрен саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелде. Законнар эшләүнең яңа системасы барлыкка килде. Социаль-икътисади программалар 10 елга һәм озаграк вакытка кабул ителә башлады. 1990 еллар башында юнәлеш алган яңа сәяси курс граждан активлыгына, халыкларның милли үзаңы үсешенә куәтле этәргеч бирде. Нәкъ шул чорда милли республикаларда, беренче чиратта Татарстанда, мөстәкыйльлеккә омтылыш башланды. Һәм менә нәкъ республика парламенты ул чакта нәтиҗәле эшләүче закон чыгару органы, дәүләтчелек өлкәсендә башланган үзгәрешләрнең гаранты булды.

Докладта 1990-95 еллардагы Югары Совет, аның депутатлары эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Докладчы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлеген югары бәяләде. 1990-91 елларда Минтимер Шәрип улы Югары Советны җитәкләде. Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итүне, Президент институты булдыруны, республика статусы турында референдум үткәрүне, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итүне, безнең делегациянең Россия Федерациясе Конституция киңәшмәсе эшендә катнашуын бу чорның иң мөһим вакыйгалары, дип билгеләргә кирәк. Төбәкләр белән һәм тулаем Россия дәрәҗәсендә хезмәттәшлекнең яңа юллары эзләнде. Республика хакимиятенең барлык тармаклары эшчәнлеге бер максатка юнәлдерелде.

Парламент эшчәнлегендә күп партиялелек нигезе салынды. Нәкъ менә XII чакырылышта "Народовластие", "Согласие", "Суверенлык", "Татарстан", "Бердәмлек", "Яңарыш" депутат берләшмәләре актив эшләде. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне конституция-килешү нигезендә җайга салуда Татарстан башкаларга юл күрсәтте. 1994 елда төзелгән Шартнамә вәкаләтләрне чикләүдә, Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда республикага махсус статус бирде. Татарстан газ һәм нефть эшкәртү, халыкны социаль яклау, тузган торакны бетерү программаларын мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеген алды. 2007 елда Россия белән яңа килешүгә кул куелды. Әлеге документ федераль закон статусын алды, аңа Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә Татарстан законнарының алга таба федераль законнар өчен дә үрнәк булып торуын, шундый законнарның бераз соңрак федераль дәрәҗәдә кабул ителүен билгеләп үтте. Узган еллар парламентаризмны һәрьяклап үстерү һәм республикада сәяси-хокукый мәдәният формалаштыру чоры булды. Татарстанның яңа тарихында Дәүләт Советы төрле социаль-һөнәри төркемнәрнең, төрле милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен чагылдыра торган абруйлы орган һәм мөһим институты буларак танылды. Соңгы 6 чакырылыш чорында парламент республиканың яңа сәяси-хокукый тарихын язды. 1990 елдан башлап Татарстан парламенты 350 утырыш үткәргән, аларда 1693 закон кабул иткән. Соңгы елларда Дәүләт Советына сайлаулар бер мандатлы округлар һәм партия исемлекләре буенча үткәрелә. Ф.Мөхәммәтшин мондый системаны уңайлы һәм демократик дип саный.

Федераль законнар нигезендә парламентның дүртенче чакырылышыннан башлап Дәүләт Советы сессияләренә парламентта депутатлары булмаган партия вәкилләре дә чакырыла. Аларга үз фикерләрен әйтү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Советына 2004 елгы Юлламасында мөһим социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә гражданнар инициативасына һәм халык фикеренә зуррак игътибар бирергә кирәк дигән иде.

Агымдагы елның сентябрендә җирле үзидарә вәкиллекле органнары формалаштырылачак. 956 муниципаль берәмлектә 7700 дән артык депутат сайлау күздә тотыла. Шушы ук вакытта Татарстан Президентын да бөтен халык сайлап куячак.

Парламентта республика халыкларының милли яңарышы һәм мәдәният, телләрне үстерү, рухи кыйммәтләрне баету мәсьәләләре һәрвакытта да игътибар үзәгендә булды. Республика Президенты Р.Миңнеханов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын саклап калу буенча зур эш башлап җибәрелде. Республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлгән дәүләт программаларын раслау зур вакыйга булды.

2004 елга кадәр парламентның контроль вәкаләтләрен Конституция күзәтчелеге комитеты башкарды, аннары ул парламент контроле комитетына әйләнде. Соңрак дөнья тәҗрибәсеннән чыгып, финанс контроле вәкаләтләре Хисап палатасына бирелде. Конституция суды да дәүләтчелегебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Әлеге органнарының хокукый Татарстан төзелүгә керткән өлешләрен бәяләп бетерү дә авыр.

Хәзер халык иминлеге сагында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тора. Бераз соңрак балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә булдырылды. Депутатлар тарафыннан җәмәгать судьялары институтын формалаштыруга хокукый нигез салынды. Җәмәгатьчелек палатасы һәм Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек яшьләр палатасы булдырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы сессияләре эшендә даими катнаша. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшергәндә һәм карарлар кабул иткәндә үз фикерен белдерә. Дәүләт Советына ел саен Президентның Юлламасы да тапшырыла. Ул депутатлар эшчәнлегенә чын мәгънәсендә күрсәткеч бирүче дә булып тора.

Дәүләт Советының бишенче чакырылышында ике фракция - "Бердәм Россия" һәм КПРФ оештырылды. Бер мандатлы округтан ЛДПРның да вәкиле бар. Парламентта "Татарстан - Яңа гасыр" берләшмәсе һәм "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар төркеме уңышлы гына эшли. Киләчәктә парламентта башка партияләрнең вәкилләре булуы да бик ихтимал. Россия Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда хәзер илдә 76 партия төркәлгән. Аларның 67се Татарстанда да берлекчәләрен оештырган.

Татар халкында "Нигезе нык булса, төзегәнең җимерелмәс" дигән әйтем бар. Бу нисбәттән, республикада сәясәткә һәм законнар базасына тотрыклы нигез салынган, төзелеш темпы да билгеләнгән, ә нәтиҗәгә килгәндә исә ул безнең һәркайсыбыздан тора.

* * *

Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков Дума Рәисе Сергей Нарышкинның котлавын җиткерде: "Бүгенге тантанага парламентның барлык чакырылышы депутатларын бергә җыеп сез бик дөрес эшләгәнсез", - диде ул. А.Жуков Татарстан депутатларының федераль законнарга төзәтмәләрне күп кертүләрен, Казанның спорт ярышлары үткәрү буенча дөнья дәрәҗәсендәге шәһәргә әйләнүен билгеләп үтте. Аннары А.Жуков законнар иҗат итүгә сизелерлек өлеш керткәне өчен Президент вазифаларын башкаручы Р.Миңнехановка Дәүләт Думасының Мактау грамотасын, Татарстан Дәүләт Советына Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантаналы утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәка- ләтле вәкиле Михаил Бабичның котлавы укылды. Аны тантаналы җыелышта катнашучыларга вәкаләтле вәкил урынбасары Валерий Савинов җиткерде.

Ф.Мөхәммәтшин Россия хөкүмәте җитәкчесе Д.Медведевтан, Ингушетия, Словения, Төркия парламентларыннан, күп кенә рәсми затлардан килгән телеграммаларны игълан итте. Тантаналы җыелышта шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Башкортстан, Саха-Якутия делегацияләре җитәкчеләре, алты чакырылышта депутат булган Разил Вәлиев, парламентның XII чакырылыш депутаты Иван Грачев чыгыш ясады.

Дәүләт Советы карары белән "Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше өчен" почет билгесе булдырылды. Билге- ләрнең беренчеләре тантаналы шартларда Минтимер Шәймиевкә, Валентина Матвиенкога, Рөстәм Миңнехановка, Индус Таһировка, Валентина Липужинага, Разил Вәлиевкә тапшырылды.

Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышлап, архив документлары һәм тарихи фотографияләр күргәзмәсе оештырылды, республика парламентаризмы үсеше тарихын чагылдыручы өч дисктан торган хроникаль-документаль фильм эшләнде, "Татарстан парламенты: аның лидерлары тарих көзгесендә" дигән китап дөнья күрде.

.Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин В.Матвиенкога «Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеш өчен» билгесен тапшыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: