Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ҺӨНӘРМӘНДЛЕК – ТӨП КҮРСӘТКЕЧ

Татарстанда, Русиянең башка кайбер төбәкләреннән аермалы буларак, әлегә кадәр теркәлеп, дөнья күргән көндәлек матбугат чаралары исәбе кимемәгән, киресенчә, хәтта беркадәр арта да төшкән. Быелның гыйнвар аена республикада 788 көндәлек матбугат чарасы, федераль телевидение каналларының мәгълүмат агентлыклары һәм башка корреспондент пунктлары теркәлгән. Шулай ук халыкны көндәлек матбугатка яздыруда да күрсәткечләр әүвәлгечә...

Татарстанда, Русиянең башка кайбер төбәкләреннән аермалы буларак, әлегә кадәр теркәлеп, дөнья күргән көндәлек матбугат чаралары исәбе кимемәгән, киресенчә, хәтта беркадәр арта да төшкән. Быелның гыйнвар аена республикада 788 көндәлек матбугат чарасы, федераль телевидение каналларының мәгълүмат агентлыклары һәм башка корреспондент пунктлары теркәлгән. Шулай ук халыкны көндәлек матбугатка яздыруда да күрсәткечләр әүвәлгечә калган, республика басмалары миллионнан артык укучы туплый алган, ә гомуми тираж 1 миллион 665 мең данә тәшкил итә. Бу - һәр 1000 кешегә, уртача алганда, 438 данә гәзит-журнал туры килә, дигән сүз. Болар хакында Республика «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышында аның җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов белдерде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һ.б. катнашты.


Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» басмаханәсе холлында урнашкан Татарстан китап нәшрияте кибетендә сатуга куелган продукция белән танышты. Шушы кибеттә Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Роберт Миңнуллин Илбашка үзләренең яңа китапларын бүләк итте. Президент Казан һәм Татарстан тарихына кагылышлы материаллар һәм дә танылган татар язучылары әсәрләре тупланган мондый китап кибетләре туристлар йөри торган урамнарда да булырга тиеш, дип искәртте. Аннары Р.Миңнеханов басма эшчәнлек нигезләрен һәм принципларын өйрәнүче шәкертләр өчен уку классын һәм лабораторияне карады, басмаханәнең китапларны заманча төпләү цехында булды.

Утырышта башлыча көндәлек матбугат чараларының сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Халыкның гәзит-журналларга, радио-телевидениегә һәм электрон басмаларга ышанычы арта төшсә дә, кадрлар мәсьәләсе бөтен тулылыгы белән алга килеп баса. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова белдергәнчә, эш журналистлар җитмәүдә түгел, бәлки, аларның һөнәрмәндлек дәрәҗәсе түбән булуда. "Хөкүмәт журналистларны өнәми, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Монда хикмәт башкада - темаларда сай йөзүдә. Безнең журналистларны ачыктан-ачык ясаган тупас хаталары өчен өнәмиләр», - диде ул. Р.Ратникова искәртеп узганча, журналистлар бер чарадан икенчесенә йөгерә, мәсьәләнең асылына бигүк төшенеп бетә алмый, хәтта әйбәт сорау да уйлап җиткерми. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сыйфатлы журналистиканың төп билгеләрен дә атап үтте. Ул - үз фикереңне анализлап, уйлап әйтү, экспертлар сүзе белән бәйләү, үз-үзеңне контрольдә тоту, мәгълүматның дөрес булуына ирешү. «Бүген журналистларны Русиянең алдынгы югары уку йортларында, уңышлы эшләүче басмаларда, телевизион каналларда, чит илләрдә белемен күтәрергә һәм тәҗрибә тупларга җибәрү мәслихәт», - диде Р.Ратникова.

Ә менә министр урынбасары А.Волин фикеренчә, журналистның һөнәрмәндлеге һәр редакция янында иҗади вакансияләргә чират тезелсә генә күтәреләчәк. Кырыс көндәшлек материалларның сыйфаты яхшыртуга китерәчәк.

Бу темага сөйләшүгә Президент Р.Миңнеханов йомгак ясады. «Көндәлек мәгълүмат чаралары аша җәмгыятьнең барлык авырткан урыннары ачыла. Журналистлар халыкны борчыган проблемаларны гәзит, радио, телевидение, Интернет аша югары даирәләргә җиткерә. Кимчелекләр турында дәшмичә калырга ярамый. Әмма мәгълүмат теләсә нинди очракта да кызыклы итеп, уңай мисал аша бирелергә тиеш. Укучы соры матбугат өстенлек бирә торган «пычрак»ны укып туйды инде. Көндәлек матбугат чарасы, экстремистлык буенча аңлату эше алып барамы, башка темага язамы, аның үз гражданлык позициясе булырга тиеш. Журналистлар мәгълүматны нинди генә формада җиткерсә дә, аның кызыклы һәм һөнәри югарылыкта булуы, халыкка хезмәт итүе сорала».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова бу юлы да журналистларның эш хакы бик акрын артуын искәртте. «Журналист - берәмтекле тауар. Аларның хезмәтенә республикада икътисад буенча уртачадан югарырак күләмдә түләнергә тиеш. Гәзит-журналларда эшләүче иҗади хезмәткәрләрнең каләм хакы инде 10 ел дәвамында бер килеш кала», -диде ул. Р.Ратникова шулай ук журналистларны, бюджет тармагында эшләүчеләр буларак, диспансеризацияләү кирәклеген дә белдерде.

Утырышта почта хезмәте турында да сөйләшү булды. «Бүген почта элемтәсе һәм почта турында яңа закон проектын тикшерү бара. Хат-хәбәр җиткерүчеләрнең көндәлек матбугатка яздыру, гәзит-журналларны өйләргә китерү мәсьәләсендә хакимлек итүенә юл куймау өчен мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Редакцияләр гәзиткә язылудан кергән акчаның 70-80 проценты почтада калуын гаделсезлек дип саный, - диде Р.Ратникова. - Әмма чынлыкта хат ташучылар аеруча ерак авылларга атнага бер тапкыр гына бара». Бу уңайдан Президент Р.Миңнеханов республика районнарында почталарның ничек эшләвен тикшерергә кушты. «Татарстанда гәзитләр бер атна буе баргач, Себер, Ерак Көнчыгыш кебек төбәкләрдә бу вакыт күпмегә сузыла икән соң? - дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды Президент. - Безнең бурыч - һәр кешенең барлык хезмәтләрдән, шул исәптән почтаныкыннан да, тиешле дәрәҗәдә файдалануын тәэмин итү. Без моңа ничек ирешергә икәнен уйларга бурычлыбыз».

Киңәйтелгән утырышта шулай ук матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының яңартылган сайты тәкъдим ителде. http://www.tatmedia.ru адресы буенча сайтта республика мәгълүмат чараларын, Русия электрон матбугатын бергә туплап бирергә ниятлиләр.

Утырыш ахырында Президент Р.Миңнеханов бертөркем гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев