Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Музыкаль театр сорыйбыз

Габдулла Тукай: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер", - дигән. Әлбәттә, сөекле шагыйребез мең тапкыр хаклы. Әмма мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең, халык җырларын үз итүчеләрнең җанын сәхнәдә соңгы еллардагы зәвыксызлык, мәгънәсез эстрада җырларының хәттин ашуы кебек хәл борчый. Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара...

Габдулла Тукай: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер", - дигән. Әлбәттә, сөекле шагыйребез мең тапкыр хаклы. Әмма мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең, халык җырларын үз итүчеләрнең җанын сәхнәдә соңгы еллардагы зәвыксызлык, мәгънәсез эстрада җырларының хәттин ашуы кебек хәл борчый. Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Татарстан Милли китапханәсендә үткән Кайгыртучылар советы утырышы шушы мәсьәләгә - татар музыка сәнгатенә багышланды. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә узган бу җыенда академик Индус Таһиров, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең җитәкчесе Рифат Фәттахов, консерватория профессоры, Татар опера студиясенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаббарова, профессор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, танылган хормейстер, музыка көллияте укытучысы, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева, консерватория доценты, журналист Гүзәл Сәгыйтова, музыка белгече Филүсә Арслан һәм башкалар катнашты.
Белгечләребезне бүген музыка-җыр сәнгатебезнең үз агымына куелуы хафаландыра. Кайчандыр Әлфия Авзалова, Венера Шәрипова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров дәрәҗәләре белән үлчәнгән эстрада инде берничә дистә ел буе түбән тәгәрәвен дәвам итә. "Без 70 ел буе әзерләгән биеклекне югалттык," - ди Венера Гәрәева. Филүсә Арслан исә әлеге хәлнең төп сәбәбен музыка тәнкыйтьчеләре, милли режиссерлар, сәнгать шурасы булмау­да күрә. Шуңа да сәхнәгә әз генә тавышы булган, әмма җыр сәнгате түбән һәм ниндидер сәхнә кыланмышлары үзләштергән җырлаучылар чыга, аларга тора-бара дәрәҗәле исемнәр бирелә. Хәтта фестиваль-бәйгеләр үткәрү дә гадәти хәл кебек кабул ителә башлады. Шуның өчен дә Татарстанда дәрәҗәле сәнгать шурасы булдыру бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Профессиональлекнең җимерелүе, композиторларның җыр-романслар иҗат итмәве, Язучылар берлегенең дә җыр өлкәсендә сүлпән эшләве һәм башка сәбәпләр гомуми культураның түбән төшүенә китерде. Милли кадрлар әзерләү буенча эш алып барылмый, туган телебездә сөйли һәм яза белә торган, татар җанлы музыка белгечләрен санау өчен бер кул бармаклары да җитә.
Әлбәттә, Татарстанда талантлы җырчылар күп. Консерваторияне, музыка көллиятен тәмамлаган яшьләр, Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары арасында милли аһәңнәребезне теләсә кайсы залда зәвыклы итеп җиткерә алырдай җырчыларыбыз бар. Милли рухлы, күңелләре белән чын татар булган, белемле җырчы-вокалчыларның Халыкара конкурсы лауреаты Артур Исламов, Илүсә Хуҗина кебек җырчылар татар милләтенең йөзек кашлары булырга лаек. Әмма татар халкының дәрәҗәсен күтәрердәй андый җырчылар еш кына юкка чыга, йә гаиләләрен тәэмин итәр өчен тамада булып китә, бер дә булмаса, пароходка утырып, дөнья гизеп, акча эшләп йөри. Бу бик кызганыч. Алар барысы да музыка көллиятендә укыган, Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториядә белем алган яшьләр. Быел да бу уку йортын тәмамлаучылар арасында татар музыка сәнгате өчен әзерләнгән Айгөл Гардисламова, Илгиз Зәкиев, Айсылу Салманова, Зөлфәт Вәлиуллин кебек талантлы җырчылар бар. Шушындый җырчыларыбызны югалтмас өчен Ваһапов конкурсын ныгыту турында сүз алып барылырга тиеш.
Татарстанда милли музыкаль театр юк. Ә ул бик кирәк. Еш кына мондый театрлар ачу, сәнгать коллективларына зал бирү турында сүз кузгатканда, бина булмавы сәбәп ителә. Озак еллар дәвамында сәнгатебезне югары дәрәҗәдә күрсәтеп килгән Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дә үз залы булмады. Берничә дистә ел элек кенә үзешчән сәнгать коллективлары: җыр һәм бию ансамбльләре, хорлар эшләве дә өлкәнрәк буынның хәтерендә генә калды. Хәзер алар юк. Кайчандыр бу коллективлар гөрләп иҗат иткән Ленин исемендәге яки Химиклар мәдәният сарайлары исән әле үзе. Хәзер бу биналарда ярминкәләр үтә, кием-салым саталар, аяк киеме тегәләр. Алар хөкүмәт тарафыннан төзелгән кыйммәтле заллар югыйсә. Тө­зүчеләр сараеның акустикасына да тел-теш тидерерлек түгел.
Музыкаль театрыбыз булмау сәбәпле, зур хезмәт салып әзерләнгән спектакльләр дә бер-ике тапкыр гына куелып кала. Әйтик, консерваториянең музыка театры кафедрасы "Хафизәләм-иркәм" (Салих Сәйдәшев, Шәриф Камал) музыкаль комедиясен әзерләгән иде. Аның белән нибары бер тапкыр чыгыш ясаганнар. "Наёмщик" белән дә шундый ук хәл килеп чыккан. Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым"ы да уңышлы куелган иде. Аның да кабат сәхнә тотканы булмады. Ә Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсы да профессиональ югарылыкта 60 ел сәхнәгә чыкмаган. "Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера театры каршында яшьләр труппасы булдыру да бу әсәрләребезне күрсәтү белән бергә, зәвыклы тамашачы тәрбияләргә ярдәм итәр иде", - ди Әлфия Җаббарова. Чөнки классик әсәрләрне елый-елый тыңлардай һәм карардай буын инде китеп бара. Шуңа да балаларыбызның милли музыканы кечкенәдән тыңлап үсүе, аларга балалар бакчасыннан ук музыка белеме бирелүе кирәк. Бу эш мәктәпләрдә, көллиятләрдә дәвам итәргә тиеш. Ут күршебез Башкортстанда бу эш яхшы куелган. Анда балаларга кечкенәдән үк курайда уйнарга өйрәтәләр. Филүсә Арслан әйткәнчә, бу уен коралының милләте юк. Әмма моны тормышка ашыру өчен дә төпле белемле сәнгать белгечләре кирәк. Алар бездә хәзер юк диярлек. Алар гомумән әзерләнми. Татар сәнгать фәне рус телендә алып барылуы да безнең файдага түгел.
Телдән башка милләт була алмавы барыбызга да мәгълүм. Дәүләт телебезне саклау һәм үстерүдә шактый эшләр башкара. Татарстанда Телләр турында дәүләт программасы да кабул ителгән. Ә музыкадан, сәнгатьтән, иҗат фондларыннан һәм оешмаларыннан башка милләт була аламы? Разил Вәлиев үзенең кереш сүзендә искәрткәнчә, кызганыч, иҗат оешмалары, югары органнар тарафыннан музыка, сәнгать өлкәсе соралган дәрәҗәдә үк кайгыртылмый. Республикада, Телләр турында дәүләт программасы кабул ителгән кебек, киләчәктә, музыка сәнгатен өйрәнү, үстерү турында да җитди документ булырга тиеш. Шуннан башка ниндидер уңай яңарыш көтү - файдасыз.
Соңгы вакытта татар музыка сәнгатен үстерү өлкәсендә Ваһапов фондының эшчәнлеге бәһасез. Ул сәнгатькярләрнең бердәнбер өмете булып кала. Фестивальнең төп максаты да - милли профессиональ сәнгатебезне үстерү, аны камилләштерү, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару. Татар музыкасы сәнгатенең киләчәген дә хәзерге вакытта шушы фондтан башка күз алдына китереп булмый. Комитет рәисе Разил Вәлиев кереш сүзендә искәрткәнчә, шуңа да Татарстан Дәүләт Советы фондның эшендә һәрвакыт хәерхаһлык күрсәтте, ярдәмче булырга тырышты. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең беренче конкурсларында ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, чыгыш ясап, аңа хәер-фатыйхасын бирә.
Рифат Фәттахов үз чыгышында быел да фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы югары дәрәҗәдә үтүен белдерде, жюрины мәшһүр җырчыбыз Ринат Ибраһимов җитәкли башлаган. Профессиональ бәйгенең шартлары кырыс булуына карамастан, катнашучылар саны арта. Конкурста нигездә профессиональ белеме булган, музыка уку йортларында укучылар катнаша. Әлбәттә, искәрмәләр бар. 2013 елда бәйгедә - 33, 2015 тә - 97 җырчы катнашкан. Быел исә гариза бирүчеләрнең исәбе 122 гә җиткән. Бу инде профессиональ сәнгать белән кызыксынучы һәм шуңа омтылучы яшьләребез булуын да күрсәтә.
Быелгы конкурста Казан, Алабуга һәм Уфа шәһәрләре уку йортлары студентлары аеруча активлык күрсәткән. Башкорт­станнан катнашучылар күп булганлыктан, конкурсның бер этабын Уфага барып үткәргәннәр. Чөнки музыка көллияте студентларына Казанга килү матди кыенлыклар белән бәйле. Гомумән, җыр бәйгесендә Башкортстан вәкилләре аеруча актив булган һәм уңышлы чыгыш ясаган, аларның күпчелегенең призлы урыннар алуы да шушы хакта сөйли.
Күрше республикада яшәүчеләрнең уңышы андагы уку йортларында конкурска җавап­лы караудан да киләдер. Алар бәйгегә иң талантлы җырчыларны гына сайлап җибәргән. Әйтик, Уфа сәнгать академиясенең кафедра мөдире, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова өч җырчы җибәрәчәген, әмма аңарчы уку йортында конкурс уздырачагын хәбәр итә. Уфаның музыка училищесында да шундый хәл булган. Югары уку йортларында узган бу конкурсларны фестивальнең бер этабы дип тә карарга мөмкин. Әлбәттә, конкурста 122 дәгъвачы катнашу, бер яктан, аның дәрәҗәсе зур булуын күрсәтсә, икенче яктан профессиональ бәйгенең сыйфатын киметә. Шуңа да аны оештыручылар конкурста 50 кешедән артык җыр­чы катнашырга тиеш түгел, сайлап алу этабын камилләштерү һәм тагын да кырысландыру кирәк, дигән фикердә. Шунысы куандыра: конкурста лауреат булган җырчыларның 90 проценты югалып калмый, сәхнә тота. Бу инде жюриның конкурс­та катнашучыларның башкару осталыгына дөрес, объектив бәя бирүенә дә дәлил. Рифат Фәттахов вокал конкурсларын ел саен үткәрү кирәкми, дигән фикердә. "Ел саен зур җырчы табып булмый", - диде ул. Шуңа да профессиональ бәйгене тагын ике елдан соң гына үткәрергә ниятлиләр. Моннан тыш утырышта катнашучылар Ваһапов фондына аерым бина бирү һәм фестивальне финанслауны яхшырту кирәклеген дә әйтте.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев