Музейлар сәяхләрне җәлеп итә
Татарстанда 160 дәүләт һәм муниципаль, 230дан артык ведомство, берничә дистә шәхси музейлар бар. Милли музей генераль директоры, Татарстан музейлары Ассоциациясе идарәсе рәисе Г.Нәҗипова әйткәнчә, туристлар төрле, аларның, кызыксынулары да бердәй түгел. Шуңа күрә музейларның да һәркайсының үз йөзе, үз мәсләге булырга тиеш.
Хәтер мәгарәләренең берише танылган шәхесләр исеме белән бәйле булса, икенчеләре беркайда да кабатланмый торган кызыклы коллекцияләргә яки тарихи корылмаларга ия. Әйтик, Спас районында Борынгы Болгар музей-тыюлыгы, Арча яклары Г.Тукай исеме белән бәйле икән, Лаеш үзендә туып-үскән Державинны бренд иткән. Кукмара исә – тырыш халкы, кызыклы сәнәгать предприятиеләре, Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзә абзыйның туган төбәге булуы белән мәшһүр. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм музейчылар да моны яхшы аңлый. Шуңа да музейчылар, мәдәният хезмәткәрләре, туристлык маршрутлары булдырып, журналистларга, белгечләргә тәкъдим итү эшен башлап җибәрде. Билгеле ки, семинарда искәртелгәнчә, көндәшлеккә сәләтле булу өчен иң классик стильдәге музейларга да заман белән бергә атларга туры килә. Шуңа да соңгы елларда туристлар музейларга һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләргә төрле вакыйгаларга бәйләп тә җәлеп ителә. Бу эштә Татарстан Милли музее әйдәп бара. Ул туристларны үзләренә тартуның төрле юлларын булдыра. Әйтик, “Татарстанның музейлар язы” республика проекты барлык мирасханәләрне музей программаларын һәм туристлык маршрутларын тәкъдим итүгә юнәлтә. “Музейлар – белем биләмәләре” дигән проектның да мәктәп туризмын үстерүдә өлеше зур булды. Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль комплексы биләмәсендә үткәрелә торган татар Кыш бабае резиденциясе туристлык фирмалары ярдәме белән танылды. Шунысы әһәмиятле: Милли музей булдырган проектларның күбесе республика конкурсларында җиңү яулый.
Күптән түгел Тәтеш районы мәдәният йортында “Татарстан музейлары эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре” дигән темага үткәрелгән республика фәнни-гамәли семинарында да “Музейлар – туристлык–ял итү тармагын үстерү мөмкинлеге” мәсьәләсе уртага куелды. Анда Татарстан мәдәният министры урынбасары Д.Натфуллин, Милли музей генераль директоры Г.Нәҗипова, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Семенычев, туристлык буенча республика дәүләт комитеты бүлек мөдире А.Софьина, дәүләт, муниципаль, ведомство һәм шәхси музейлары җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашты. Семинар үткәрелгән Тәтеш төбәге мирасханәләре музейчыларның үзара тәҗрибә уртаклашуы, бергәләп киңәш-табыш итүе өчен мәйдан булды.
А.Семенычев, семинарны ачып җибәргәндә, Тәтешнең һәм бу яклардагы кайбер авылларның Болгар чорында ук нигезләнүен белдергән иде. Тәтеш, галимнәр фикерләренчә дә, Казаннан да борынгырак булган калалар исәбенә керә. Аның турында беренче тапкыр IX гасырда, Болгар дәүләтенең саклау ныгытмасы буларак телгә алына. Борынгы хикәятләрдәге фаразларның берсе нигезендә хәзерге Тәтеш урынында элек Болгар ныгытмасы – Тәмтез форпосты булган, дип уйланыла. Урта гасырларда аның Идел буенда – Бөек Болгар башкаласы каршында урнашканлыгын әйтәләр. Төбәкне өйрәнүче тарихчы һәм археолог Николай Калинин V-VI гасырларга караган зур мәдәни катламга юлыга һәм археологик эзләнү эшләре вакытында табылган мәгълүматларга нигезләнеп, биредә шәһәр булуын белдерә. Башка галимнәр фикеренчә дә бу урыннарда 1450 ел элек, ягъни 560 нчы еллар тирәсендә шәһәр салынган. VI гасырга караган кирмән килеп чыгуы да шушы хакта сөйли. Аннары бу якларда төркиләрнең яшәвенә материал җитәрлек. Белгечләр Алтайдан Тәтешкә, дөресрәге, Дунайга кадәр төрки каганат җирләре булуына да дәлилләр күп булуын әйтә. Н. Калинин тәгаенләгәнчә, бу якларда башта бортаслар, аннары болгарлар һәм татарлар яшәгән.
Тәтешлеләр үзләренең проектлары һәм экскурсия маршрутына кертелгән истәлекле урыннары, музейлары белән дә таныштырдылар. Кунаклар Идел елгасының текә ярында торган каравыл манарасы, Балык тоту музее, Тәтеш төбәге тарихы музее, “Долгая поляна” утары комплексын карады.
Тәтешне бүген дә сәүдәгәрләр салган йортлардан төзелгән урамнар бизи. Сәүдәгәр П.Серебряков тарафыннан төзетелгән йортта Тәтеш төбәге тарихы музее урнашкан. 1870 елда салынган бу бина гражданнар архитектурасы истәлеге.
Тәтеш төбәге тарихы музее яше белән республиканың иң өлкән мирасханәләренең берсе булып исәпләнә. Гомумән, аның фондлары XX гасыр башында ук туплана башлаган. Тәтеш гимназияләре укытучылары Россия рәссамнарының картиналарын һәм графикаларын җыйган. Музей үзе 1920 елның июнь аенда ачылган. Мирасханәдә шәһәрнең үткәннәре XVIII – XIX гасыр документларының күчермәләре һәм фоторәсемнәре, тарихи ядкәрләр аша чагылдырыла. Алар арасында XII-XIX гасыр кораллары: бердыш, ротазан, тимер башлык, кольчуга, Е.Пугачев заманындагы пушка, биш көпшәле пистолет, хәрби киемнәр, патша заманындагы күкрәк билгеләрен күрергә мөмкин. Аларның берише Вшиха тавында археологик эзләнүләр вакытында табылган. Шулай ук ядкәрләр арасында Гарднер, Насонов, Кузнецов заводларында XIX гасырда җитештерелгән затлы саксон фарфорлары, бронзадан эшләнгән шәм куйгычлар, канделябр, самавыр коллекцияләре, затлы йорт җиһазлары бар. Мирасханәдә палеонтологик һәм археологик коллекцияләр дә үзенә җәлеп итә. Экспозицияләрнең берсе Тәтеш районында туып-үскән сигез Советлар Союзы Героена багышланган. Бирегә Брест кирмәненнән, Пискарев каберлегеннән, Мамай курганыннан алынган җирләр дә куелган. Районның танылган кешеләре арасында мәшһүр галим, профессор Гыйлем Камай, стендка ату буенча Олимпия резервы мәктәбен нигезләгән Солтан Яруллин, стендка ату буенча, Олимпиада көмеш призеры Светлана Демина да бар. Ә Степан Яков ясаган агач велосипед музейга килүчеләрдә аеруча кызыксыну уята. Гомумән, бер гасырга якын вакыт эчендә музей фондларында 30 меңнән артык экспонат тупланган.
Тәтеш Идел буендагы уңайлы урында урнашканлыктан, бу яклардагы тормыш күбесенчә икмәк үстерү һәм балык тоту, сәүдә итү белән бәйле булган. Идел буенда яшәүчеләр өчен яр буенда балык каптыру исә үзенә күрә күңел бәйрәме дә, алар, су янында табигать белән бергә кушылып, онытылып ял иткән. Тәтешлеләр шуңа да “Балык тоту тарихы музее”н булдырырга ниятләгән. Татарстанда бердәнбер булган бу үзенчәлекле мирасханәне нигезләүгә 1921 елда җирле балыкчыларның Иделдә 960 килограммлы кырпы балыгын тотулары да сәбәп булгандыр. Җиргә аударылган мичкәләр өстенә сузып салынган балык, аны тотучы бригада фоторәсеме дә саклана икән.
Тәтешлеләр музейны өч ел элек федераль грант акчасына кора башлаганнар, әлбәттә, республика Мәдәният министрлыгы, район бюджетлары да үз өлешен керткән. Музейга килүчеләрне хәзер бакыр, биш метр озынлыктагы балык (авторы – Фәнил Вәлиуллин) каршы ала. Комплекс үзе XIX гасыр ядкәре булган төп музей бинасыннан, сулыктан, “Балыкчы йорты”, “Су анасы остаханәсе”, “Балык сые”, “Балыкчыда кунакта”, “Тәтеш истәлеге” кебек интерактив мәйданчыклардан тора. Биредә Идел елгасы, аның тарихы, балыкчылык үсеше, аны тоту ысуллары һәм кораллары турында да мәгълүмат алырга, балык ризыклары белән сыйланырга, Су анасы янында агачтан, кызыл балчыктан яисә тукымадан истәлекле бүләк ясарга өйрәнергә мөмкин.
Дворян Молостовларның Долгая Полянадагы утары да табигатьнең җәннәт почмагы кебек матур урынында булуы, уңайлылыгы белән истә калды. Ике катлы төп бинаның әлегә берничә бүлмәсен генә төзекләндергәннәр. Шуңа карамастан, кайчандыр биредә гөрләп барган морзалар тормышын күзаллавы авыр түгел.
Тәтеш музейлары матур тәэсирләр калдырды. Анда рус крестьяннары, йокларга уңай булсын дип, киң итеп салган мичләр дә, чабаталар да күрмәдек. Шулчак күп кенә республика районнарында муниципаль музейлары хәтергә килде. Аларның күбесендә, татар өе дип, сәке ясап, шуңа япма ябып, мендәр өеп куялар. Стенаның бер читенә, чабата эләләр. Әйе, гади халык шундый сәкеле өйләрдә гомер кичергән. Ә муллаларыбыз, сәүдәгәрләребезнең йортында затлы җиһазлар булган. Күренекле шәхесләребез дә зәвыклы нәсел балалары. Без исә һаман да, хәтта кайбер мәшһүрләребез тормышына багышланган мирасханәләрдә дә, крестьян тормышын күрсәтәбез.
Чабата, галош та татар халкының милли аяк киеме түгел. Башка халыклар чабатадан йөргәндә дә, татарлар читек-чүәк кигән әле. Кәвешне, урамга чыкканда, читек өстенә кигәннәр. Әйе, татарлар чабатадан да йөргән анысы. Аларны моңа иң авыр, юклык, ачлык еллары мәҗбүр иткән. Әмма галош безнең халыкта милли “бренд” түгел, ул сәхнәгә чыгып бии торган аяк киеме булудан ерак тора.
Кукмара районының Мәчкәрә авылында сәүдәгәр Үтәмешевларның затлы зур бинасы, алар салдырган Аллаһ йорты бар. Мәчетне төзекләндереп киләләр икән. Ул динле, иманлы татар халкының мәнле, эшчән кешеләре тормышын күрсәтә торган музей булып сәяхләргә тәкъдим ителер. Чөнки Кукмара төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина Мәчкәрә авылында Чыңгыз Айтматовның тын гына яткан шәҗәрәсен табып, аны дөнья халкына танытты инде.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев