Мәдәни җомга

МӨСЛИМДӘ ӘДӘБИЯТ КӨННӘРЕ

2015 - Әдәбият елы Ничек кенә күңел җилкенмәсен, районнарда зурлап-шаулатып әдәбият бәйрәмнәре үткәрү дигән йола еллар узган саен сирәгәя бара. Федерал казналык чыгымнарны урынсыз һәм законсыз рәвештә туздыруда гаепли, шулар рөхсәт бирми, дигән аклану-сылтауларны бик күп ишеткән бар. Череп баеган каракларның өй түбәсен 18 миллионлык бакыр чирәп белән ябып куюларына...

2015 - Әдәбият елы


Ничек кенә күңел җилкенмәсен, районнарда зурлап-шаулатып әдәбият бәйрәмнәре үткәрү дигән йола еллар узган саен сирәгәя бара. Федерал казналык чыгымнарны урынсыз һәм законсыз рәвештә туздыруда гаепли, шулар рөхсәт бирми, дигән аклану-сылтауларны бик күп ишеткән бар. Череп баеган каракларның өй түбәсен 18 миллионлык бакыр чирәп белән ябып куюларына прокуратура да, казналык та күзен шәп йома бит. Алай икән, сыныктан сылтау эзләү дә - ул күз буяу гына. Үз әдәбиятыңның, иңгә-иң торып яшәгән талантлы язучыларның кадерләрен белмәү - асыл чиктә, милләтеңне санга сукмау бит ул!


Мөслим районы җитәкчелеге җаен таба, рәхмәт. Әле узган елның ахырында гына Мөслимнең үзендә яшәүче Фоат Садриевка "халык язучысы" дигән исем бирелү уңаеннан бик олы тантана үткәргәннәр иде. Сүз уңаеннан өстик: шул ук Фоат абыйга да, Мөслимне җырларга кушып мактаган Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән Шәмсия Җиһангировага да район башлыклары инде күптән "Районның мактаулы гражданы" дигән зур исемнәр дә биреп өлгерделәр. Үрнәк бар, әмма башка төбәкләрдә үзләренең туфрагында туган язучы, рәссам, композитор, олуг артистларны "мактаулы граждан" итәргә бер дә ашыкмыйлар. Аның каравы, районга очраклы рәвештә генә кереп чыккан Мәскәү яисә Казан түрәләренә, череп баеган карак­ларга андый пәгүннәрне тагарга бер дә онытмыйлар...

Менә, 21-22 сентябрь көннәрендә Мөслим җире 30 га якын язучыга янә киң колачын ачты. Урып-җыю мәшәкате нигездә тәмамланган. Халык Корбан Гаете бәйрәмен ләззәтләнеп көтә. Җиһанда кояшлы, үтә матур көннәр. Һәм нур өстенә нур килеп кушылгандай - татар әдәбиятының эчкерсез, зур бәйрәме.

Ният итсәң, сәбәп табыла ул. Җитәкчеләр районның Октябрь-Теләнче авылында яшәп киткән Зариф Мөэминовның "Маҗара" исемле китабын тәкъдир итү тантанасы ясарга уйлаганнар. Кабатланмас, уникаль вакыйга бу! Зариф абый Октябрь инкыйлабына чаклы ук мәдрәсәләрдә укыган, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында немец әсирлеген дә, Россиянең кансыз Туганнар кырылышын да, колхоз төзү кебек түбәнсетүләрне, муллаларны тотып атуларны, яшьтәшләрен НКВД җәлладлары җыеп китүләрне, Ватан сугышы чоры газапларын - һәммәсен дә күргән. Ни галәмәт, шундый сират күперләрен кичеп тә сынмаган ул. Кырык елга якын гомер буе авылда балалар укыткан. Халык күңелендә сакланган әкият һәм бәетләрне җыеп, аларны Казан һәм Мәскәү нәшриятларында чыккан күмәк җыентыкларда бастырган. Ул гына түгел, Зариф абый беркемгә дә сөйләми-нитми генә повесть һәм хикәяләр дә язып яткан икән. Үзе 1966 елда дөнья куйса да, туганнары аның хәзинәсен югалтмый саклаганнар. Шулар мөгаллимнең архивын шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов кулына китереп биргән. Совет хакимиятенең цензура кысаларына сыймаган өчен яшереп, гарәп һәм латин хәрефләре белән язылган кулъязмаларны Мөҗәһит кирилл имлясына әйләндергән. Шушы Октябрь-Теләнче авылы кияве Факил Сафин язмаларны редакторлап биргән. Ниһаять, "Чаллы икмәге" җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов химаясы белән, Зариф абыйның иҗаты 480 битле аерым китап булып зур дөньяга чыккан. Зариф абыйның немец әсирлегендә чакта күргән михнәтләре, сугышка бармас өчен хатын-кыз киеменә төренеп авылдан-авылга йөргән "Мәрьям" маҗаралары, дистәләгән матур хикәяләр - әдәбиятка битараф булмаган һәр укучы өчен күркәм бүләк. Инде илле ел элек үк югалуга дучар ителгән әдәби хәзинәнең бу рәвештә олы әдәбият мәйданына кайтканы юк иде. Зариф абый илле ел вакыттан соң, гел кабаттан терелеп, безнең арабызга әйләнеп кайта алды.

Монысы бер сәбәп. Тагын бер сөенеч: без килмичә торган санау­лы айлар эчендә дә Мөслим нык үзгәргән. Хакимият бинасы, мәдәният йорты, "Мизгел" яшьләр үзәге, "Азалия" китап һәм чәчәкләр кибете урнашкан урамда элек машиналар мыжгып тора иде, хәзер анда - Мәскәүдәге Арбат, Казандагы Бауман шикелле үк, җәяүлеләр урамы. Мәдәният йорты каршында төнлә төрле төстәге утлар белән бизәлгән матур фонтан, таш шакмаклар түшәлгән сукмаклар читендә заманча утыргычлар, бөтен ачык мәйдан хәтфә чирәм һәм куаклар белән тасмаланган. Шундый ук нәфис сукмаклар Җиңү паркы белән әле быел гына ачылган Пушкин бакчасына илтеп тоташтыра. Пушкин бакчасында сыңар, әмма тылсымлы алмасы да булган алмагачны да, песие качса да, әкияти чылбырын саклаган имәнне дә, убырлы карчык йортын, шагыйрь хөрмәтенә куелган китапны да җиңел табып була. Сабыйлар әлеге әкиятләр һәм әдәбият дөньясына атлыгып килсен өчен янәшәдә таганнарын, уен мәйданнарын да әзерләп куярга һич онытмаганнар.

Район үзәге искелектән тулысынча арынып беткән сыман. Эреле-ваклы оешмалар, шәхси хуҗалыкларның ихатасын ямьсезләп утырган сарай-алачык калдыкларын бер җәй дәвамында җыеп бетергәннәр. Элек җәяүлеләр курка-йолка гына машиналар белән бер үк юлда йөрсә, хәзер һәрбер урам саен матур, таш сукмаклар, кайберсендә хәтта велосипед юлы. Хуҗалыклардагы кайсы сынган, кайсы череп ауган коймалардан гүя җилләр искән. Ихаталарның һәркайсын хәзер биеклеге йөз утыз сантиметрдан да артмаган һәм яшел, кызыл, шәмәхә төсләре белән чиратлашкан профиль коймалар ураткан. Бөек Ватан сугышы елларында ук ачлык-ялангачлыктан кырылган мөслимлеләр белән тулган иске зиратны да каһәр төшкере америка өрәнгеләреннән чистартып бетергәннәр. Ни әкәмәт: район үзәген төзекләндерү көннәрендә авылда яшәүче җиде мең кешенең мең ярымы өмәгә чыккан икән! Нәтиҗәсе дә, уч төбенә салгандай, күз алдында - Мөслим пөхтәлеге, чисталыгы белән мең авылга үрнәк. Бер узгынчы абзый әйткән сүзләр үзәкләрне өзде:

"Мөслимнең бу чаклы акчаны күргәне юк иде. Элек тә казнада булган бит ул, димәк, авыллардан гына яшергәннәр..."

Әле ике-өч атна элек кенә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч ачылган "Күбәләк" балалар бакчасы, аңа терәлеп торган яңа микрорайон - башкала кешеләрен дә көнләштерерлек хәлдә. Җәмгысе 185 миллион сумга төшкән бу төбәкне дә ямь-яшел чирәмлекләр, быел гына тамыр җәйгән куаклар чорнап алган. Спорт, музыка һәм уен заллары, хәтта психологик дәвалану бүлмәләре дә булган балалар бакчасында күбәләкләр төсле матур киенеп, саф татарча җырлап каршы алган сабыйларны күргәч, асылда да, күңелләрдә милләтебезнең киләчәгенә зур ышаныч арта.

Без быел гына капиталь ремонт кичергән ике урта мәктәптә булдык, укучыларга хезмәт күрсәтүләр гел яңача корылган китап­ханәне һәм яңа бинага күчереп, яңа тормыш белән яши башлаган төбәкне өйрәнү музеен да күрдек. Кунакларыбызның берсе - Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев шушында ук үз бәясен бирде:

- Мондый дәрәҗәдәге заманча китапханә моңа хәтле Түбән Кама каласында гына эшләп килә иде, яңача үзгәреше белән Мөслимдәге авыл китапханәсе шәһәрнекеләрне дә узып китте.

Музейны карап йөргәндә шәхсән үземдә олы теләк туды: Ык елгасының уңъяк ярында аерым утар корып яшәүче Күчем морза Теләкәй улы 1705 елгы азатлык яулары барышында Мөслим, Актаныш, Сарман, Азнакай, Илеш, Бакалы районнарындагы авыллардан 10 мең җайдаклы көчле гаскәр туплаган һәм патша җәлладларына каршы сугышып йөргән. Ыкның нәкъ капма-каршы ярында аның улы Акай үз авылын нигезләгән, фәкать 1738 елда, Акайны дар агачына асканнан соң гына анда яшәгән татарларны куып җибәргәннәр һәм баскын халыкны китереп утыртканнар. Шуннан бирле Акай авылы Рус Шуганы дигән чит-ят исем йөртә. Ә бирегә килеп төпләнүчеләрнең тарихы бик тирәндә. Ык белән Сөн елгалары арасына халыкны Карабәк кушаматлы Габдулла хан 1380 еллар тирәсендә алып килгән, шул яраннары белән әлеге Болгар әмире Аксак Тимергә каршы яуга чыгып йөргән. Туктамыш ханны яклап көрәшкәннәре өчен Аксак Тимер Габдулла ханның һәм тагын 12 вәзиренең башларын чаптырып үтергән дә инде. Менә шушы тарихи чынбарлык музей диварларында, ә аталы-уллы Күчем белән Акай район үзәгендә һәйкәл булып урын алса иде...

Зариф ага Мөэминовның "Маҗара" китабын тәкъдир итү кичәсендә район җитәкчеләре, килгән кунакларның һәркайсы, әдипнең туганнары, сәнгать осталары чыгыш ясады. Ә без билгесезлектә иҗат итеп тә гомерлек әсәрләр язып калдыруга ирешкән Зариф абыйның кабат арабызга әйләнеп кайтуына сөенеп утырдык. Милләтебез бик бай, аның хәзинә сандыкларын еллар һәм гасырлар буена барлыйсы бар икән...

Икенче көнне район кунаклары Мөслим, Күбәк, Әмәкәй, Бүләк, Түреш авылларында очрашуда булды, милләт даны булган Флүс Латыйфи, Харрас Әюп, Наис Гамбәр һәм хәзер инде мәңге онытылмаячак Зариф абый Мөэминов каберләренә чәчәкләр салды.

Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.


.Район башлыгы Рамил Муллин белән.

.Пушкин паркында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: