Мәдәни җомга

МӘРҖАНИ МИРАСЫН ӨЙРӘНИК

Хөрмәтле дин әһелләребез Татарстанда 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Быел бөек галимнең тууына 195 ел тула. Күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Шиһабетдин хәзрәтләренең Ислам дине хакындагы хезмәтләрен өйрәнүгә багышлап, "түгәрәк өстәл" сөйләшүе үткәрде. Әлеге язма мирасның дөнья буйлап сибелгәнлеген...

Хөрмәтле дин әһелләребез Татарстанда 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итте. Быел бөек галимнең тууына 195 ел тула. Күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Шиһабетдин хәзрәтләренең Ислам дине хакындагы хезмәтләрен өйрәнүгә багышлап, "түгәрәк өстәл" сөйләшүе үткәрде. Әлеге язма мирасның дөнья буйлап сибелгәнлеген исәпкә алганда, бу бик тә актуаль. Чит илләр белән элемтә тотучы галимнәребез аның хезмәтләренең Әл-Әзһәр университеты китапханәсендә, Мәдинә шәһәре китапханәсендә, Һиндстанда, Төркиядә саклануын әйтә. Кыскасы, сөйләшүдә Ш.Мәрҗанинең әлегә үзебезгә мәгълүм әсәрләре хакында сүз барды.


Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:

- Сезгә мәгълүм булганча, Диния нәзарәтендә укыту-методик үзәк эшләп килә. Анда, нигездә, гарәп теленнән, иске татар теленнән дини хезмәтләр тәрҗемә ителә. Шушы араларда Мәрҗани хәзрәтләренең Мисыр китапханәсеннән табып алып кайтылган "Ысулы фикхе шәрхе" исемле бик җитди хезмәте урыс һәм татар телләренә тәрҗемә кылынды. Шулай ук зур галим Фәхретдин Ибраһим әл Казаниның да фикх буенча хезмәте басмага әзерләнә. Яшь галим Нияз Сабирҗанов тырышлыгы белән шәйхелислам Хәмидинең гакыйдә буенча зур хезмәте чыгып килә. Бу хезмәтләр дини уку йортларында шәкертләр өчен дәреслек буларак тәкъдим ителәчәк. Шушы хезмәтләрне өйрәнгән кешеләр халыкара дәрәҗәдәге галимнәр дип исәпләнергә хаклы. Тарихи хезмәтләр күп булса да, бүген әле башкалар танырлык халыкара галимнәребез юк иде. Бай мирасыбызга таянып, без ошбу югарылыкка күтәрелербез, дип ышанам.

Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ, тарих фәннәре кандидаты:

- Тарихи хезмәтләрне өйрәнү ни өчен мөһим соң? Бүгенге көннең мәсьәләләрен ачыграк күрү өчен. Безнең алда татар халкын саклап калырлык идеология тудыру бурычы тора. Ул тәгълимат өч баганадан торырга тиеш: исламчылык, татарлык һәм заманчалык. Бу өч багананың чишмә башы Мәрҗани хезмәтләрендә табыла. Мәсәлән, бер шәкерт Шиһабетдин хәзрәткә килеп, мин сезнең мөридегез булыр идем, дигән. Ләкин хәзрәт аны кире каккан һәм, синең мөридең Коръән булсын, дигән. Ягъни һәркемне үзе гыйлем алырга чакырган. Моны исламчылык дип атарга була. Милләтчелек мәсьәләсендә хәзрәт иң беренчеләрдән булып: "Үз телеңне ташлап, урысча яки гарәпчә генә гыйлем алу ярый торган эш түгел", - дип белдергән. Мәдрәсә гыйлемен модернизацияләү мәсьәләсен дә күтәргән ул. "Дин һәм фәлсәфә икесе бер ана сөтен имгән. Икесе дә хакыйкатьне эзли, икесен дә өйрәнү тиеш", - дигән ул.

Ш.Мәрҗанинең 6 томнан торган зур библиографик сүзлеге бар. Без, 4 галим, бу хезмәтне 10 ел буе тәрҗемә иттек. Мәрҗани аны шәкертләргә әйтеп торып яздырган.

Абдулла ӘДҺӘМОВ, тарих фәннәре кандидаты, Русия Ислам университеты укытучысы:

- Дөрестән дә, безнең әле һаман да Утыз Имәниләр, Мәрҗаниләр, Муса Бигиевләр биеклегенә күтәрелә алганыбыз юк. Моның өчен мирасны яхшылап өйрәнергә кирәк. Мирасны өйрәнүчегә ике шарт куела: беренчедән, гарәп телен белергә, икенчедән, аның дини гыйлеме булырга тиеш. Мин үзем Г.Курсави тәфсирен һәм Ш.Мәрҗанинең "Мостафадел әхбар..." әсәрен өйрәндем. Аларның иске татар телендә булуы да шактый кыенлык тудыра.

Наил ГАРИПОВ, Апанай мәчете имам-хатыйбы, "Иман" мәркәзе җитәкчесе:

- Мирасыбызны барлау, дигәндә, без аны киң катлам укучыга җиткерү өчен, урысчага тәрҗемә итүне күздә тотабыз. Әмма бу гамәлебез белән без татар әдәбиятен кимсетмибезме? Күпчелеге гарәп телендә язылган ул хезмәтләрне мин татарчага тәрҗемә итәргә кирәк, дип саныйм. Ә иң яхшысы, тарихыбызны, XIX гасырдагы мәдәниятебезне аңлау өчен гарәпчә өйрәнергә кирәк. Чөнки без болай да үз мәдәниятебездән 70 ел аерылып торган халык. Дини мирасыбызны урысчага җайлаштырсак, кабат үз милләтен аңламаучы галимнәр әзерләргә мөмкинбез.

Равил БИКБАЕВ, Милли китапханә хезмәткәре:

- Мин Мәккә шәһәрендәге университетта укыдым. Бервакыт бәхәс вакытында мин дәлил итеп Мәрҗани хәзрәт фикерен китердем. Шунда укытучыларым, бу олуг имамның хезмәтен белүемә сокланган иде. Бүген хәнәфи мәзһәбенә багышлап язылган хезмәтләрдә аның фикерләре дәлил буларак файдаланыла. Аны хәтта хәнәфи мәзһәбендә инкыйлаб ясаучы дип тә атыйлар.

Мәккәдә, пәйгамбәребез туып-үскән җирдән ерак түгел, бер китапханә бар. Шунда Мәрҗанинең дә бер калын китабы саклана. Ул аны үзе белән хаҗга алып барган булган. Аңардан: "Ни өчен гарәп телендә язасың?" - дип сораганнар. Ул: "Минем үз хезмәтләремне бөтен дөнья халкына ирештерәсем килә", - дип җавап биргән. Мирасны өйрәнүдә дә без акрын кыймылдыйбыз, дияр идем. Миңа кайвакыт гарәп илләреннән безнең Муса Бигиев кебек галимнәребезнең хезмәтләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Ягъни алар үзләренекен өйрәнеп бетергән, инде безнекеннән авыз итмәкче. Минемчә, татар галимнәренең хезмәтләрен гарәп телендә чыгару да кирәк. Бигрәк тә библиографик әсәрләрне. Чөнки мәшһүр мөселманнарның тарихы гарәп галимнәре өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак.

Икенчедән, мин Ш.Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнгәндә аның замандашлары тарафыннан язылган башка китапларга да игътибар бирергә кирәк, дип саныйм. Чөнки хәзрәт үз хезмәтләрен каты тәнкыйть шартларында язган. Ул бер китап чыгарса, аңа каршы Ишми ишан ике китап чыгарган. Шушы бәхәснең ике ягын да өйрәнү тиешле. Чөнки хаклык бәхәстә туа. Хәтта Мәрҗани хәзрәтнең дә кайбер мәсьәләләрдә ялгышу ихтималы бар.

Абдулла ШӘҢГӘРӘЕВ, Русия Ислам университетының шәригать факультеты деканы:

- Мәрҗани яшәгән чорда татар рухани гыйлемен тудыручы катлам барлыкка килә. Бу галимнәр динебезне татарча аңлатырга тырыша, Коръәндәге кайбер мәсьәләләрне тирәнтен тикшерә. Әйтик, Гатаулла Баязитов күпхатынлылык җәһәтеннән, җәмгыятебездә хатын-кызның хәле ансыз да авыр булу сәбәпле, аның безнең җирлек өчен туры килү-килмәвен тикшерә. Шулай ук бу галимнең 1875 елда дөнья күргән "Ислам китабы" хезмәте дә зур әһәмияткә ия. Ул татарча яза. Аның фикеренчә, Ислам динен татарча өйрәнергә кирәк. Чөнки гарәп телен өйрәнү өчен шәкертләрнең берничә ел гомере сарыф ителә. Гыйлемне халыкка җиткерү өчен китапларны да татарча язарга кирәк, ди ул. Галим үзе гади халык телендә яза. Шуның белән әдәби татар теле формалашуга да хезмәт итә.

Илшат ГЫЙМАДИЕВ, КФУның дини фәлсәфә факультеты өлкән укытучысы:

- Мирасны өйрәнүнең нечкәлекләре бар. Кайчандыр Ишми ишан белән Мәрҗани арасында барган бәхәсне гади халыкка сөйләп тору кирәк түгел. Халык өчен дип язылган махсус хезмәтләрне укыту-тәрбия эшендә куллану яхшы булыр иде. Диния нәзарәтенең дә вазифасына керәдер бу. Безнең милләт галимнәренең татар халкына тәгаенләп язылган хезмәтләрен гарәп теленә күчереп бастыруның кирәге юк, дип саныйм. Чөнки ул заманны, иҗтимагый мәсьәләләрне исәпкә алып, бары тик татар җәмгыяте өчен генә язылган булган. Аннары, бүгенге дин белгечләре арасында Мәрҗани кебек олуг шәхесләргә бәя бирерлек кешеләр дә аз, дип уйлыйм. Моның өчен аның дәрәҗәсенә күтәрелү кирәк.

Рөстәм БАТРОВ, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары:

- Мирасны ничек бар, шулай кире кайтару дөрес булыр. Әйе, ул заманда да татар мөселманнары арасында төрле агымнар, фикер юнәлешләре, суфичылык яшәгән. Аларның берсеннән дә баш тартып булмый. Иң мөһиме, бәя бирергә алынмыйк. Моны Аллаһы Тәгалә бәяләр.

Резеда САФИУЛЛИНА, тарих фәннәре кандидаты, Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре:

- Мин халыкны икегә бүлү белән килешмим. Без, XXI гасыр кешеләре, нигездә, - интеллектуаллар. Безгә мәгълүматны чикләп бирергә кирәкми. Теләгән кеше үзе сайлап өйрәнер. Мин татар халкының эчке потенциалы зурлыгына ышанам.

Айдар Хәйретдинов, тарих фәннәре кандидаты:

- Заманында гарәп булмаган халыклар Коръәнне бары тик тәфсир аша гына өйрәнергә тиеш, дигән фикер формалаша. Югыйсә, дөрес аңламау сәбәпле, төрле фетнәләр килеп чыгарга мөмкин. Ягъни Аллаһның китабы белән укучы арасына тәфсирче-арадашчы килеп керә. Муса Бигиев белән өйрәнергә сәләтле халык булуын исбат иткән. Кыскасы, олуг мирасыбызны барлау - безнең изге бурычыбыз. Татар халкының әле күп буыннары ошбу мираска таянып алга барыр.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: