Мәдәни җомга

МОСТАФА АВЫЛЫ КУНАК ҖЫЙДЫ

Җәйнең соңгы көннәрендә ел саен киң җәмәгатьчелек каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне зурлап искә ала. 25 август - аларның Плетцензее төрмәсендә гомере өзелгән көн. 69 ел элек булган канлы вакыйга уңаеннан быел да Русиянең күп шәһәр-районнарында искә алу чаралары уздырылды. Татарстан Милли музее исә бу мәрәсимне Муса Җәлилнең туган авылы...

Җәйнең соңгы көннәрендә ел саен киң җәмәгатьчелек каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне зурлап искә ала. 25 август - аларның Плетцензее төрмәсендә гомере өзелгән көн. 69 ел элек булган канлы вакыйга уңаеннан быел да Русиянең күп шәһәр-районнарында искә алу чаралары уздырылды. Татарстан Милли музее исә бу мәрәсимне Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада билгеләп үтте. Анда каһарман-шагыйрьнең кызы Чулпан ханым да катнашты.


Җиде елдан соң күрешү

Оренбур өлкәсенең мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр министры Виктор Шориков, Шарлык районы җитәкчеләре, авыл халкы олы кунак Чулпан Җәлилованы, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованы, Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахованы һ.б.ны күпереп пешкән икмәк, татлы бавырсак белән якын туганнарыдай, колач җәеп каршы алды. Ак яулыклы әбекәйләрнең, җиңги-җиңгәчиләрнең Чулпан ханым белән кочып күрешүе, аны уртага алып, хәл-әхвәлен белешүе җылы бер мизгел булып хәтердә калды. Кунаклар арасында шулай ук М.Җәлилнең сеңлесе Зәйнәпнең кызы Елена Авдеева да бар иде. Ул Оренбур каласында гомер итә икән. Бу як кешеләре Муса Җәлилнең Мостафа авылында туып-үсүе белән чиксез горурлана, шагыйрьгә кагылышлы ядкәрләрне кадерләп саклый.

Чулпан ханым әби-бабасы гомер иткән җиргә әтисенең тууына 100 ел тулган елны кайткан булган. Ул вакытта да мостафалар олуг авылдашлары Муса Җәлилнең кызын бик тә үз, якын итеп, авыл башына чыгып каршылаган. Бу көннәрдән соң 7 ел вакыт узган. Авылның Чулпан Җәлиловага горурланып күрсәтердәй яңалыклары да шактый. Әйтик, ул елларда мәдәният йортының бер бүлмәсенә урнашкан Муса Җәлил музее зурайтылып, заманчалаштырылган.

Мәдәният йорты, мәктәп бинасы янындагы мемориаль комплекстагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салгач, кунакны яңартылган музейны тамаша кылырга чакырдылар. Чулпан ханымны хәтер мәгарәсе белән озак еллар дәвамында каһарман-шагыйрьгә кагылышлы ядкәрләрне туплап, барлап, музей төзегән Нәфисә ханым Гобәйдуллина таныштырды.

Ядкәрләрдә хәтер яши

Муса Җәлилгә кагылышлы хатирәләрне туплап, аларны халыкка күрсәтә башлаган иң беренче музей бу. Авыл халкы 50 нче елларда ядкәрләрне мәктәпкә китерә башлаган. Әминә һәм Чулпан Җәлиловалар да, Мостафа авылына килгән әдипләр дә бу музейга күп кенә истәлекле әйберләр бүләк иткән. Шулай итеп, туган як төбәген өйрәнүчеләр 1960 елда мәктәптә каһарман-шагыйрьгә багышланган почмак оештыра, 1972 елда исә яңа мәктәп бинасында Муса Җәлил музее булдырыла. Музей еллар узган саен тулылана бара. 1976 елда мәктәп бүлмәсенә генә сыймый башлаган экспонатларны мәдәният йортына күчерәләр. Ә быелның май аенда музей экспозицияләре өр-яңадан төзелеп, электрон һәм видеовитражлар, мәгълүмати технологияләр, 3D проекцияле медиа-мэппинг белән җиһазланган. Аңа Татарстан белән Оренбур өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нәтиҗәсендә ирешелә. Бу уңайдан Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова менә ниләр сөйләде: «Музейны эшләү өчен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлек тапкач, эшне концепция төзүдән башладык, музейны фәнни нигездә корырга кирәк иде. Бу якларга татарларның күчеп утыру тарихына, Җәлиловлар гаиләсенә кагылышлы документлар эзли башладык. 1960-70 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре Оренбур һәм Уфага берничә экспедиция оештырган булган. Алар безгә авыл тарихына кагылышлы барлык материалларны да бирде. Үзебез дә бирегә 2 экспедиция оештырдык. Муса Җәлил, аларның гаиләсе турында өр-яңа мәгълүматлар Уфа һәм Оренбур архивларыннан, Фәннәр академиясеннән дә табылды. Шушы документларга нигезләнеп экспозицияне ясадык. Бик кызыклы материаллар бар. Әйтик, Муса Җәлилне мәктәптә укыту өчен 20 сум акча түләгәннәр. Ул вакытта, бер сыер 5 сум торган елларда, әлбәттә, бу бик күп акча булган..."

Музей тулылана тора. Алга китеп булса да әйтик, Чулпан ханым бу юлы да музейга әтисенең Орскида төркем белән төшкән фотосын бүләк итте.

Музейда беренче зал «Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек еллары» дип атала. Бирегә килүчеләр Мусаның әнисе Рәхимә апаның агач сандыгына, комганына аеруча игътибар итәләр икән.

Икенче зал исә Муса Җәлил иҗатының «кызыл чоры»на, шагыйрьнең инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хакимияте елларындагы тормышы һәм иҗатына багышланган. Өченчесендә шагыйрьнең сугышка кадәрге тормыш юлы һәм иҗаты турында ядкәрләр тупланган. «Үлемсезлеккә юл залы»ндагы экспонатлар исә М.Җәлилнең соңгы елларын, фронтта һәм фашист төрмәләрендәге көрәшен күзалларга ярдәм итә. Ә электрон терминалларда «Моабит дәфтәрләре»н күрергә, шагыйрьнең шигырьләрен укырга мөмкин.

Шулай да кунакларны иң тәэсирләндергәне 3D проекцияле видео-мэппинг булды кебек. Шагыйрьнең Айрат Арсланов укуында шигырьләре тамашачыга әсәргә аваздаш көй белән тулыландырылып, сурәтләр белән баетылып тәкъдим ителә. Чулпан ханым да яңартылган экспозицияне бик тә ошатуын әйтте. «Музей зәвекъ белән эшләнгән, экспозициянең тирәнлеге, материалларның берничә гасырны эченә алуы хәйран итә, «Моабит дәфтәре»нең дә, төймәгә басып, сәхифәләрен ачарга мөмкин. Минем күп музейларда булганым бар, әмма мондый экспозицияне беркайда да күрмәдем. Искиткеч яхшы, дөньякүләм дәрәҗәдә эшләнгән. Бердәнбер теләгем - музейны күбрәк кеше күрсен иде», - диде ул.

Музей мөдире Нәфисә Гобәйдуллина әйтүенчә, хәтер мәгарәсеннән кеше өзелми икән. «Чиләбе, Оренбур, Сарытау, Пермь төбәкләреннән, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан аеруча күп киләләр. Эш сәгате тәмамлангач та, өйгә килеп, музейны күрсәтүне сорыйлар. Кич, төн, дип, беркемнең дә үтенечен кире какмыйм», - диде ул.

Бар җырымны илгә багышладым

Мәдәният йортында үткән искә алу кичәсе шулай дип исемләнгән иде. Кичәдә Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова Гази Кашшафның шагыйрь турындагы истәлекләрен искә төшерсә, Чулпан ханым әтисенә бәйле хатирәләре белән уртаклашты. «Әле бик кечкенә булуыма карамастан, әтием күп вакытын минем белән үткәрә иде. Билгеле, дусларына аның белән аралашу җитми иде. Гази Кашшаф үз истәлекләрендә язган Ялтаны, ак фонтанны бик яхшы хәтерлим. Әтиемнән, волейбол уйнарга китмичә, минем белән чәчәкләр җыярга баруын соравым да исемдә...»- дип сөйләде Чулпан Җәлилова. Әтисе нәни кызчыгын Бауман урамындагы эшенә дә алып бара, зур кәнәфигә утырта да, үзенең редакторлык мәшәкатьләренә чума. Чулпан ханым әтисе белән опера-балет театрына «Алтынчәч»нең репетициясенә баруын да онытмый, күңелендә саклый.

...Кызчыкка инде 4 яшь. Гаилә иртән үк яхшы кәеф белән Гази Кашшаф дачасына барырга җыена. Шәһәр яны поездын көткәндә, сугыш башлануы турында хәбәр килеп ирешә. «Әти белән әнинең күтәренке күңеле төште, шатлыклы йөзе кинәт каралды, алар боегып калды», - дип искә алды ул көнне Ч.Җәлилова. Аннары бөтенләй башка төрле тормыш башланып китә. Нәни Чулпанның әтисен дә хәрби өйрәнүләр лагерена җибәрәләр. Кызчык әнисе белән әтисе янына барганын да хәтерли. Муса Җәлил аны атка атландырып йөртә. 1942 елның гыйнвар аенда Чулпан нык чирли. Авыру килеш йокылы-уяулы саташып ятканда әтисенең янында утыруын, кызы белән хушлашуын сизә, маңгаенда салкын кулларын тоя, иркәләү сүзләрен ишетә. «Бу минем әтием турында иң соңгы хатирәм», - диде Чулпан ханым.

Шагыйрь сугышка китә, әмма гаиләдә аның турында һәрвакыт сөйләшәләр, «Әтиең болай әйтә иде», «Ул болай эшләр иде», дип телгә алмаган көн булмый. Шулай яшәп ятканда, М.Җәлилнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп ирешә. Тора-бара әсирлектә булуы да беленә. Бик авыр көннәр, шикләнүләр башлана. Шагыйрьнең элеккеге дуслары Әминә ханым һәм Чулпан белән аралашудан курка. Бары Гази Кашшаф белән Мәскәүдә яшәүче Әхмәт Фәйзи һәм тагын 1-2 кеше генә аларга килеп йөри, гаиләгә булышырга тырыша. Бу вакытта алар аналы-кызлы Мәскәүдә, Столешников тыкрыгындагы 11 квадрат метрлы коммуналь фатирда яши. Әминә ханымны эшкә алмыйлар. Ул бик зур авырлык белән район торак идарәсенә урнаша. Аны туктаусыз НКВДга чакыралар, Әминә ханым сорау алулардан бик күңелсезләнеп кайта, аннан соң озаклап елый торган була, әмма кызына берни дә сөйләми. Еллар узгач, «Моабит дәфтәрләре» дә илгә кайта. Җәлиловларга тәрҗемәчеләр С.Липкин белән И.Френкель килә. Алар үзләренең тәрҗемәләрен укый. Көннәрдән бер көнне Әминә ханымга «Литературная газета»ның баш редакторы, язучы К.Симонов шылтырата. Ул М.Җәлилнең С.Липкин һәм И.Френкель тәрҗемә иткән шигырьләр шәлкемен бастырып чыгарачагын әйтә. Барысы да чиксез дулкынлана, «Правда» гәзите моңа карата нинди фикер белдерер, дип борчыла. Шигырьләр чыгасы төнне йокламыйлар. Аннан соңгы төн дә керфек какмыйча уза. Ә иртәгәсе көнне «Правда»да «Сильнее смерти» дигән мәкалә белән М.Җәлилнең бер шигыре басылып чыга. Шулай итеп боз эри.

Аннан соң К.Симонов ярдәмендә бельгияле А.Тиммерманс белән элемтә булдырыла. Андре Мәскәүгә Җәлиловларга кунакка килә, Мусаның батырлыгы тетрәндерүе турында сөйли. Әминә ханым белән Чулпан да Бельгиягә барып кайта. «Әтиемә һәрвакыт лаеклы булырга тырышу җаваплылыгын тоеп яшәдем, теге яки бу гамәлне кылыр алдыннан әти аны хуплар идеме, юкмы, дип фикер йөрттем», - диде Чулпан ханым журналистлар белән аралашканда.

Кичәне Татарстанның халык артистлары - җырчы Миңгол Галиев һәм музыкант Кирам Сатиев Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар белән бизәде. Мостафа урта мәктәбе укучылары исә шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Ә соңыннан Шарлык районы башлыгы урынбасары Юрий Томин Чулпан Җәлилованың иңенә Оренбур осталары бәйләгән мамык шәл салды.

Җәлил эзләре җуелмый

Мостафа инкыйлабка кадәр 2 мәхәлләле авыл була. Музей мөдире Нәфисә Гобәйдуллина искәртеп үткәнчә, Җәлилнең әтисенең дә, әнисенең дә нәсел-нәсәбе укымышлы кешеләр булган.

Әйтик, Мостафа Әбүбәкер улы Җәлиловның урыс һәм гарәп телләрен белгән укымышлы кеше икәнлеге мәгълүм. Шагыйрьнең әнисе Рәхимә Хөснетдин кызы Сәйфуллинаның да указлы мулла кызы булуы билгеле. Ул шулай ук шигырьләр язган, бәетләр иҗат иткән, бик күп җырлар белгән. Җәлиловлар арасында да шигырь язучылар күп икән. СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловның да тамырлары шушы нәсел белән уртак икән. Мостафа Җәлилов, Рәхимә Сәйфуллина белән никахлашканнан соң, үз эшен башлап җибәрә, авылда кибет ача. 1911 елда Оренбур җиренә корылык, аннан ачлык килә. Җәлиловлар, кибетләрен сатып, Оренбурга күченеп китә. Әмма гаиләнең биредә матди хәле шактый авыр була. Рәхимә апага, кешеләргә ялланып эшләп, гаиләнең тамагын туйдырырга туры килә.

Бүген Мостафа авылында 400дән артык кеше гомер итә. Җәлиловларның 4 нче буын туганы Мәйсәрә Сәгъдиева (Җәлилова) бүген 82 яшендә.

Район башлыгы урынбасары Юрий Томин журналистлар белән аралашканда искәртеп үткәнчә, Мостафа шактый нык авыл, гомумән, татарлар яшәгән авыл-бистәләр чагыштырмача яхшырак яши. Авыл кешеләре вахта алымы белән эшкә йөри, төзелеш бригадалары булдырып, акча эшли. Халык мал-туар асрап та көн күрә. Хәтта 10ар сыер тотучылар да бар икән.

Бүген авылны Сабир мәчете ямьләндерә. Ак кирпечтән төзелгән урта белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты да авыл халкының горурлыгы булырлык. Шунысы гына аңлашылмады: саф татар авылында, нишләптер, белем фәкать урыс телендә генә бирелә. Татар теле һәм әдәбияте атнага һәр класска 3 дәрес кенә укытыла икән.

Чулпан ханым әтисе туган йорт урамыннан узып, Җәлиловлар нигезендә дә булды. Биредә хәзер шактый таза тормышлы гаилә яши икән. Нигез исә гараж урынында булган. Каһарман-шагыйрьнең туган йорт биредә булганлыгын белгертеп, стела куелган. Ч.Җәлилова аңа чәчәкләр салды.

Мостафа авылы зиратында Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә апа әнисе Зөбәйдә Әхмәтҗан кызы Сәйфуллина белән бер чардуган эчендә җирләнгән. Рәхимә апаның кабер ташына «Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең әнисе» дигән сүзләрдән тыш, «Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә, сау булыгыз! Исән чакта дөньяда бергә матур торыгыз. Миңа үлем көннәре, сезгә кайгы көннәре. Көтә инде гүрләрем, уйлап карагыз, балам!» - дип язылган. Бу сүзләрне ана балаларына үзе язып калдырган икән. Мостафа абзый да, Рәхимә апа да кыска гомерле була. Шагыйрьнең әтисе 1919 елда ук гүр иясе булса, әнисе 1928 елда 51 яшендә дөньядан үтә.

Чулпан ханым әбисенең каберенә кызыл канәфер чәчәкләре салды.

Шунысы сөендерде: оренбурлар каһарман-шагыйрьнең истәлеген кадерләп саклый, яшьләрне Җәлил үрнәгендә тәрбияли. Оренбурда «Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлекләрен мәңгеләштерү» дигән төбәкара иҗтимагый фонд, Оренбур халкының Муса Җәлил исемендәге иҗтимагый институты булуы да, Чулпан Җәлиловага югары дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтелүе, халыкның аңа карата җылы хисләре ташып торуы да шушы хакта сөйли.

Сөембикә КАШАПОВА.
Казан-Мостафа-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: