Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Мәктәпләрнең исеме генә татар...

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән чираттагы утырышы республикада милли мәгарифнең хәл-әхвәлияте турында фикер алышуга багышланды. Утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, депутатлар, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре, конгресс вәкилләре, галимнәр катнашты. Министр...

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән чираттагы утырышы республикада милли мәгарифнең хәл-әхвәлияте турында фикер алышуга багышланды. Утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, депутатлар, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре, конгресс вәкилләре, галимнәр катнашты.
Министр Э.Фәттахов милли белем өлкәсендә башкарылган эшләр һәм якын арада алга куелган бурычлар турында хисап тотты. Мәгарифтәге барлык үсеш-үзгәрешләр дә бары тик федераль үзәк белән килешеп кенә тормышка ашырылуын истә тотып, ул бу мөнәсәбәтләрне әйтеп узды. "Татар телендә диссертация язарга мөмкинлек юк. Шул сәбәпле, фәнни эшләр язу бөтенләй тукталды. "Фәнни Татарстан" журналына да русчадан тәрҗемәләр бастырабыз. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага Милли мәктәпләр институтын торгызу кирәклеге җиткерелде. Чөнки илдә милли белем буенча координацион-методик үзәк юк. Һәр милләт үзенчә дәреслекләр яза, булдыра алганча кадрлар хәзерли. Милли мәгариф белән шөгыльләнүче галимнәрнең аралашу мәйданы юк.
Үзебезнең республикада башкарылган эшләргә килгәндә, 2020 елга кадәр һәр районның милли белем бирә торган уку йортларының юл картасы эшләнгән милли мәгариф буенча җаваплылыкны идарә башлыгы урынбасарына йөкләгәннәр. Моңа кадәр бу мөһим эш белән методист кына шөгыльләнә иде. Министр сүзләренчә, 2051 мәктәпнең 824 ендә белем һәм тәрбия бирү татар телендә оештырыла. Моннан тыш, бакчаларда 1008 татар төркеме эшләп килә.
Республикада мәктәп яшендәге 173 мең татар баласы яши. Шуларның 35 проценты гына татар мәктәбендә укый, ә 14705 бала рус мәктәбендәге татар сыйныфларында белем ала. 100 меңгә якын бала исә рус мәктәбенә йөри. "Бу безгә җибәрелгән саннар. Урыннарга барып тикшергәч, әңгәмәләр үткәргәч, боларның дөреслеккә туры килмәве ачыклана, формаль рәвештә татар мәктәбе исемен йөртәләр, ә милли белем тиешенчә бирелми. Азнакай районы мәгариф эшчәнлеге дә М.Шәймиевнең тәнкыйть утына эләкте. Район халкының 81 проценты - татар, ә укучыларның нибары чирек проценты татар мәктәбендә укый. Хәлне төзәтү өчен, азнакайлылар татар мәктәпләре ачу һәм булган 10 милли мәктәпнең эчтәлеген статусына туры китерү максатында юл картасы эшләде. Ата-аналарны татар мәктәбенә җәлеп итү өчен аларның статусын күтәрергә, материал базасын ныгытырга, сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Көндәшлеккә сәләтле мәктәп ата-аналарның ышанычын тиз яулый", - диде министр.
Быел министрлык Казан шәһәрендәге татар балалар бакчаларының эшчәнлеген урыннарга барып тикшергән иде. Аларда тәрбиячеләр татарча белми, балалар туп­лау өчен, әти-әниләр белән эшләү җитми. Шул рәвешле 3 бакчаның "татар" дигән статусы алынды.
"Кайбер мәктәпләрнең дә "татар" статусын йөртүе икеле. Әйтик, тикшерү барышында Менделеевск шәһәренең 7 нче мәктәбендә биология, тарих, физика, химия, физкультура укытучылары татарча белми, Казанның Идел буе районындагы 16 нчы татар гимназиясе башлангыч сыйныфларында укыту рус телендә алып барыла, 3 башлангыч укытучысы татарча белми, Мамадышның 3 нче мәктәбендә башлангыч укытучысы, технология, химия, физкультура укытучылары татарча белми, Норлат шәһәрендәге 4 нче мәктәптә, ресурс үзәге булуга карамастан, 47 укытучының 16 сы татар телен дәрес укытырлык дәрәҗәдә белми. Күп нәрсә директордан тора. Эшне тиешле югарылыкта оештыра алмаган 10 директор алмашынды инде", - ди министр.
Республикада ике дәүләт телендә дә эшли алган укытучылар хәзерләү тукталды. Узган ел татарча белүче татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары гына хәзерләнгән. Анысы да телләрне саклау программасына бирелгән акчага... Татар телендә югары белем бирүгә хөкүмәт тарафыннан игътибар юклыгы сер түгел. Кайбер вузларда татар төркемнәре ачу, аларны татарча дәреслекләр белән тәэмин итү дә фәкать ректорларның инициативасы булды. Энгель әфәнде татарча югары техник белем бирүче Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен татар җәмәгатьчелегенә үрнәк итеп куйды. Менә инде 25 ел дәвамында әлеге уку йортының ректоры Рәшит Низамов татар төркеменә бюджет урыннары тәгаенли, татарча дәреслек язучы галимнәрнең китапларын бастыруда ярдәм күрсәтә, укыту өчен шартлар тудыра.
Соңгы елларның зур казанышы - балалар бакчаларында татарча өйрәтү өчен өр-яңа дәреслекләр комплекты чыгарылу. Кызыклы аудио, видео материаллар белән баетылган дәреслекләрдән һәр ике милләт балалары да яратып өйрәнә. Ниһаять, рус ата-аналарының да балалар бакчалары өчен "дәреслекләр авыр" дигән шикаяте бетте.
"Туган телне мәктәп кенә өйрәтеп бетерә алмый. Моның өчен көндәлек тормышта телебез актив кулланылырга тиеш. Телләр турындагы законны бозган өчен, җаваплылыкка тарту турында закон булырга тиеш". Министр Дәүләт Советыннан әнә шундый канун көтә.
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов шәһәрдәге милли мәктәпләр тормышына күзәтү ясады. М.Вахитов исемен йөртүче 2 нче гимназия базасында милли мәгариф үзәге ачарга җыеналар. Максатлары - Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә фәннәрне татарча укытырдай мөгаллимнәр хәзерләү. Гимназиядә укытуны әкренләп тулысынча татарчага күчермәкчеләр.
Казанның 20 нче гимназиясенә Салмачы, Константиновка, Царицыно бистәләрендә яшәүче балалар килеп укый. Ике тукталыш арасында 5 мәктәп булган урамда ул, ләкин ата-ана шушы мәктәпне сайлый. Укыту биналары музыка мәктәбе, сәнгать академиясе белән уртак булуга карамастан, биредә 700 бала белем ала. "Гимназиянең милли йөзе, милли мохит ата-аналарны җәлеп итә", - ди директор Рәхимә Арсланова. Быел 11 нчене тәмамлаган бер укучы татар теленнән имтихан тапшырган һәм 100 балл җыйган. Бу укытучыларның балалар күңелендә туган телебезгә ышаныч тәрбияли алуын күрсәтә. "1 нче сыйныфка килгән балалар татарча беләме?" - дигән сорау­га директор: "Соңгы елларда шәһәрдә яшәп тә русча белмәүче балалар килгәли башлады. Татар гаиләсендә үскән балалар нәкъ безнең укучылар инде", - дип җавап бирде.
Утырыш ахырында комитет рәисе Разил Вәлиев монда күтәрелгән мәсьәләләр, әйтелгән тәкъдимнәрнең Дәүләт Советы игътибарына алыначагын әйтте. "Милли мәгарифне торгызу, дәүләтчелекне ныгыту - безнең чорга, безнең милләткә төшкән иң зур бурыч", - диде ул.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев