Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

МӘКТӘП БЕЛЕШМӘ ТҮГЕЛ, БЕЛЕМ БИРСЕН

Узган атнада Казанның 146 нчы мәктәбендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булып узды. Ул 2011 ел йомгакларына һәм 2012 елда башкарыласы эшләр хакында фикер алышуга багышланды. Коллегия эшендә Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Мәскәүнең "Царицыно" мәгариф үзәге директоры...

Министр А.Гыйльметдинов үткән елда башкарылган эшләр хакында хисап тотты. 2011 елда "Бәләкәч" программасы нигезендә республикада 53 яңа балалар бакчасы төзелгән. Нәтиҗәдә 12 мең сабыйга урын булдырылган. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларның һәммәсенә дә бакчага йөрү мөмкинлеге тудырылган. Мәктәпкәчә тәрбия буенча быелга түбәндәге максатлар куела: бакчаларның вариатив формаларын булдыру, ягъни гаилә һәм шәхси балалар бакчалары ачу, кече яшьтәгеләргә дәүләт телләрен өйрәтә торган "Күңелле телләр" программасын гамәлгә кертү, 5050 төркемне мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакын күтәрү. Ә менә урта мәктәп укытучыларының эш хакын арттыру буенча җитди чаралар күрелгән инде. Министр билгеләп үткәнчә, Русия тарихында беренче тапкыр укытучының эш хакы икътисад өлкәсендәге уртача хезмәт хакын (ә ул узган ел 17851 сум булган иде) узып киткән! Моннан тыш, грантлар отып, яхшы әҗергә тиенүчеләр дә шактый: 3050 укытучы "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булып, ай саен өстәмә 6 мең сум, 150 кеше "Безнең яңа укытучы" булып, 7,5 мең сум ала, 50 "Укытучы - эзләнүче" бер тапкыр 60 мең сумга тиенде, ә 50 мәктәп директоры 50 мең сумга ия булды.

Быел мәгарифтә кадрлар әзерләү системасын яңадан карау, квалификация күтәрүнең яңа системасын булдыру һәм 1000 кешегә исәпләнгән "IT-укытучы" гранты гамәлгә куелачак. Нәкъ менә IT-укытучы үзе эшләгән мәктәптә электрон чараларның тулы куәткә эшкә җигелүе өчен җавап бирәчәк. "Без мәгарифне мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итүгә биниһая акча сарыф иттек. Хәзер инде аларны тулы көченә эшләтергә кирәк", - диде министр. Әлегә мәгарифтә 700 мең кеше электрон белемнән файдалана, 16 мәктәптә хәтта дәреслекләр дә электрон формада. Шулай ук балаларга ерактан торып белем бирү дә тормышка кереп бара. Татарстанның ерак авылларында укытучы булмаган фәннәрдән дәресләр дистанцион ысул белән укытыла. Шулай ук әлеге мөмкинлектән 558 инвалид бала файдалана. Татарстан илдә беренчеләрдән булып электрон журнал һәм көндәлеккә күчте.


Быелга тагын бер яңа эш формасы уйлап табылган. "Дәресләрдән соңгы мәктәп" дип атала ул. Мәктәпләр хәзер кичке 10га кадәр эшләячәк. Дәрестән соң биредә лабораторияләрдә, түгәрәкләрдә һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.


2012 елда инде булган инфраструктураны модернизацияләү дәвам итәчәк. 521 база мәктәбенә 19146 бала автобуслар белән йөртеп укытыла. Шулай ук модернизация кысаларында Актанышта мәктәп-гимназия ачылды, 8 мәктәп Сингапурча белем бирә башлады, 1 Сколково мәктәбе, 5 интел-мәктәп, 2 смарт-мәктәп, Роснано, Майкрософт мәктәпләре, Алабугада 1 халыкара мәктәп ачылды. Белгәнебезчә, быел республиканың 153 белем йортында капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Моның өчен 1,5 миллиард сум акча бүленде инде. 35 мәгариф йортын "Уңайлы мохит" форматына үзгәртү күздә тотыла, шулай ук Универсиада авылында IT-лицей ачылачак.


Әлбәттә, бу чаралар укытуның эчтәлеген яңарту өчен эшләнә. Узган ел бәйсез экспертлар халыктан сораштырып ачыклаганча, Татарстан халкының 70 проценты бүгенге белем бирү системасыннан канәгать икән. Илдәге төбәкләр, республикалар арасындагы рейтингта Татарстанда бирелгән белемнең нәтиҗәлелеге 37 нче урында иде. 2 ел эчендә без 5 нче урынга менеп җиткәнбез. Тиздән Универсиада елы якынлаша. Аны лаеклы үткәрүдә мәгариф тармагы да үз өлешен кертергә тиеш. Шулай ук 2012 ел республикада "Тарихи-мәдәни мирас елы" дип игълан ителде. Бу тема да мәктәп укучыларына турыдан-туры кагыла.


Мәскәү кунагы Ефим Рачевский хәзер мәгариф алдында торган кискен мәсьәләләр хакында сөйләде. "Бүгенге гаилә балаларның тормышта уңышка ирешүенең төп шарты итеп мәктәптә яхшы белем алуны саный, - диде ул. - Бүген яхшы белем бирә торган мәктәп эзләп, ил эчендә күченеп йөрү күренеше дә барлыкка килде. Хәтта түләп укытырга да акча кызганмыйлар. Балаларга "салынган" акча - ул "озын акча". Ул киләчәк хакына эшли. Бу мәсьәләдә Сингапурга иярү бик уңышлы булган".


Аның сүзләренчә, "Мәгариф турында"гы законда башлангыч һөнәри белем өлешенә игътибар бирелмәгән икән. "Сыер саварга 2 ел буе укытасы юк. Бөтен дөньяда күптән модульле укыталар инде, - диде ул. - Ә сездә хөкүмәтнең мәгарифкә җитди инвестициягә караган кебек игътибар бирүе ошады".


"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең кадрлар бүлеге башлыгы Рифдар Хәмәдьяров үзләренең оешмасы өчен максатчан кадрлар әзерләү хакында сөйләде. КФУ, КДФИИ, КДТУ, ТКХТИда соңгы 4 елда 306 яшь кеше "Татнефть" ярдәме белән белем алган. Аларга ай саен 3әр мең сум стипендия түләнгән һәм предприятиегә эшкә урнашканда 30 мең сум "подъем" акчасы бирелгән.


2011 елда "Татнефть" җәмгыяте каршында электрон корпоратив университет эшли башлаган. Биредә инде нефть өлкәсендә эшләүче белгечләр, студентлар, хәтта мәктәп укучылары да укый ала. Яшь эшчеләр өчен махсус тренинглар, чит телләр өйрәнү мөмкинлеге бар, студентлар он-лайн режимында диплом-проектлар якларга, ә укучылар электрон олимпиадаларда катнашырга мөмкин. Үткән ел корпоратив университетта 5 мең кеше белем алган, 100 студент читтән торып диплом яклаган һәм 1900 укучы электрон олимпиадада катнашкан. Биредә укучы һәр кешенең тырышлыгын электрон зачеткага карап бәяләп була. Эш бирүче моны исәпкә ала. Быел исә яшьләргә ярдәм йөзеннән "Эш бирүче" порталы ачыла. Аннары инде яшьләрне электрон формада гына эшкә дә урнаштырып булачак. Бу үз чиратында талантлы яшьләребезне читкә җибәрмичә, үзебездә калдыруга хезмәт итәчәк.


Русия Мәгариф академиясенең педагогик һәм психологик һөнәри белем институты фәнни-мәгариф комплексы директоры Гүзәл Мөхәммәтҗанова педагогика фәне белгече буларак, бүгенге үзгәрешләргә бәя бирде. Аның карашынча, белем бирүдә традицион алымнар белән инновацияләрне кушып алып бару отышлы. Революциягә кадәр земский мәктәпләрдә укытучыга елга 4 ай түләүле ял бирелгән. Бу - кеше сәяхәт итә алсын өчен эшләнгән. Чөнки мөгаллим кеше һәр яктан кызыклы булырга тиеш. Әгәр без Кембридждагы кебек итеп укытырга телибез икән, укытучыга 2 ел җитә. Аңа психология фәнен укытырга кирәк, һәм ул үзе теләгән яшьтәге балалар белән эшли башлый. Бездәге кебек, барысы белән дә эшләү дөрес түгел. Ә Америкада укытучыны һәр мәктәп өчен аерым әзерлиләр. Мәктәпләр укучыларының контингенты, авыл яки шәһәр уку йорты, мәктәп-интернат булуы белән аерылып тора бит. Хәзер мөгаллимгә яңа таләпләр куелуы бик дөрес. Ул предметник булудан туктап, мәктәп тышындагы олы тормышка да өйрәтергә тиеш. Шулай ук укытучы - тикшеренүче дә. Ул һәр баланың интеллектуаль үсешен күзәтә. Бары тик эзләнүче укытучы гына инноватор була ала.


Коллегия эшендә ТР прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин да катнашты. Ул узган ел дәвамында мәгариф эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдереп килгән шикаятьләр хакында сүз алып барды. Халык нигездә мәктәп ябуларга каршы булган. "Мәктәпләрне ябу яки үзгәртеп кору биналарга карата таләпләрне арттыру юлы белән башкарыла. Еш кына экспертиза да ясалмый, халыкның ризалыгын да сорамыйлар. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрне искә алып, без тикшеренүләр үткәрергә мәҗбүр булабыз. Узган ел мәктәпләрдә дәреслекләр булмау, ата-аналарны китапларны сатып алырга мәҗбүр итү дә җитәкчеләрнең эшне дөрес оештырмавын күрсәтә. Узган ел Казан шәһәре мәгариф идарәсе дәреслекләр белән нибары 36 процентка тәэмин итте. Чаллыда да шул ук хәл. Дәреслекләргә тиешле заказ бик соң бирелгән, нәтиҗәдә әти-әниләр аларны сатып алырга мәҗбүр булды. Бу - законга каршы килә. Безнең илдә укыту һәм дәреслекләр белән тәэмин итү - дәүләт бурычы", - дип сөйләде ул. Шулай ук мәктәпләрдә акча җыюлар да дәвам иткән. Бу хакта Казанның Мәскәү һәм Идел буе районнарыннан шикаятьләр кергән. "Болар һәммәсе дә хәйриячелек астына яшерелә. Ә хәйрия эше мәҗбүри булырга тиеш түгел", - дип тә өстәде хокук белгече.


Утырышта Татарстан мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары рәисе Юрий Прохоров үзе сүз сорап алды. "Укытучының хезмәт хакы югары дип шапырыну урынсыз. 17 мең сум - ул 1,5-2 ставкага эшләп, өстәмә йөкләмәләр алу хисабына гына җыела. Бер хезмәт хакына гына эшләүче һаман да икътисад эшчесеннән күпкә аз ала, - дип башлады ул сүзен. - Биредә "Земский укытучылар 4әр ай ял иткән", дип сөйләделәр. Ә бүгенге укытучыга җәйге каникул чорында һәр сыйныфка 1 еллык укыту планы язып килергә кушыла. 1 сентябрьгә килгәндә ул май аенда дәрестә нинди теманы укытачагын һәм нинди өй эше бирәчәген белеп, язып килергә тиеш. Бу бит укытучыны мыскыл итү! Төрле хисаплар язу, программалар төзү, укытудан тыш семинарларда катнашу аны балалардан ераклаштыра, ул администраторларча эшли. Мәктәп йөзләгән белешмәләр бирү урынына әйләнде. Мин бер көн махсус бер директор кабинетында телефонограммалар кабул итүне күзәтеп утырдым. Мин барында мәктәпкә, кәгазь һәм электрон вариантта белешмә җибәрүне сорап, 200 телефонограмма килде. Бу - коточкыч бюрократия. Моңа чик куярга кирәк. Мәктәптә норматив финанслау кертелде, дибез. Ул нормативка ниләр керүе директорга билгеле түгел. Мәктәпнең тишек-тошыкларын томалау өчен ул ата-аналардан акча җыярга мәҗбүр. Моның өчен җавапка тартылмаган директор калмады инде. Акча тоту мәсьәләсендә мәктәп хуҗасының хокукларын арттырырга вакыт түгелме икән".


"Мәгариф тармагына акча җитми, дип зарлану гөнаһ инде. 2011 елда бу өлкәгә 41,6 миллиард сум бүлеп бирелде. Шулай ук 1,5 миллиард сумга төшереп, 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Тик менә бүленгән акчалар гына тулы көченә эшләми. Ачыкларга кирәк - укытучыга ноутбукны һәм Интернетны тулы куәтенә эшләтү өчен нәрсә комачаулый икән?" - дип сорау куюдан башлады үз чыгышын Премьер-министр Илдар Халиков. Премьерның югары белем тармагына да дәгъвасы зур. "Югары мәктәптә сыйфатсыз белем бирү икътисад үсешен тоткарлый. Без сездән реаль нәтиҗәләр көтәбез, оешма җитәкчеләре безгә әзер белгечләр килде, дип әйтерлек булсын", - дип, ректорлар алдына конкрет бурыч куйды ул. Югары уку йортларын стратегик үстерү программалары федераль конкурсында җиңгән 55 уку йорты арасында Татарстаннан берәү дә булмавын да канәгатьсезлек белән искә алды. Ә профсоюз лидеры күтәргән кәгазь боткасы мәсьәләсендә Илдар Халиков конкрет чишелеш булачагын хәбәр итте. "Хәзер без "Нәтиҗәле хөкүмәт" проектын әзерлибез. Тиздән укытучылар да, табибләр дә, социаль хезмәткәрләр дә белешмә биреп утырудан туктаячак. Кирәк кеше үзе порталга керә ала. "Миңа белешмә бирегез, дигән сүз сөйләмнән төшеп калырга тиеш", - диде ул. Премьерның бу сүзләрен кәгазь язып газап чиккән укытучы халкы алкышларга күмде.


Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев