Мәдәни җомга

ӘМИРХАН ХӘЗРӘТ МИРАСЫ

Фатих Әмирхан, Равил, Рашат, Илдус Әмирхановлар... Бу исемнәрне татар дөньясында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Риваятьләр буенча XVI гасыр урталарында Кырымнан Казанга килгән Гәрәй морзадан башлангыч алган Әмирхановлар нәселен бүген инде аның 14 нче буын вәкилләре дәвам итә. Тарихның түренәрәк үткәч, без Әмирхан хәзрәт Габделмәннан, Хөсәен, Зариф, Нәҗип Әмирхан кебек, гомерләрен...

Фатих Әмирхан, Равил, Рашат, Илдус Әмирхановлар... Бу исемнәрне татар дөньясында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Риваятьләр буенча XVI гасыр урталарында Кырымнан Казанга килгән Гәрәй морзадан башлангыч алган Әмирхановлар нәселен бүген инде аның 14 нче буын вәкилләре дәвам итә. Тарихның түренәрәк үткәч, без Әмирхан хәзрәт Габделмәннан, Хөсәен, Зариф, Нәҗип Әмирхан кебек, гомерләрен үз халкына багышлаган билгеле шәхесләрне күрербез. Күптән түгел Казанның Актерлар йортында нәкъ менә Әмирхан хәзрәт Габделмәннанның Мәҗит Гафури урамындагы 34 нче йортта урнашкан Иске Таш мәчеттә имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Аны "Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды оештырган иде. Мәҗлестә татар зыялылары - галимнәр, дин әһелләре, танылган җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һ.б. катнашты.


Әмирхан хәзрәтнең өч улы арасында иң зур дәрәҗәгә ирешкәне Хөсәен була. Чистай, Казан, Мәчкәрә мәдрәсәләрендә, Бохара уку йортында белем алган егет, озак та үтми, үзен талантлы галим, дин белгече итеп таныта. Нәкъ менә ул 42 ел (1847-1889) дәвамында Иске Таш мәчетнең имам-хатыйбы булып тора.

Конференциядә чыгыш ясаган күренекле галимебез Марсель ага Әхмәтҗанов искәртеп үткәнчә, Хөсәен хәзрәт Әмирхан күп кенә тарихи вакыйгаларга кагылышлы шактый хезмәт язган. Аларның берсе - "Нәҗүмет-тәварих" ("Тарихчылар йолдызы") 1884 елда дөнья күрә. Китап пәйгамбәрләр турындагы кыйссалар белән башланып, сәхабәләр, хәлифәләр, солтаннар, патшалар, шаһ һәм шаһзадәләр, Кырымның Русия тарафыннан басып алынуы турында әтрафлы мәгълүмат бирә. "Кирәкле һәм кызыклы хезмәт ул. Анда XVIII гасырга кадәрге мөселман дөньясы, Алтын Урда дәвере, Чыңгыз хан, Аксак Тимер, Наполеон кебек шәхесләр, 1878 елгы урыс-төрек сугышы Николай I патшаның хакимияткә килүе, Александр I патшаның вафаты турындагы вакыйгалар чагылдырыла. Әлбәттә, бу ядкәрне халыкка җиткерергә кирәк. Әмма аны бу хәлендә һәр кеше дә укый алмый, хезмәтне кириллицага күчереп, хәзерге татар телендә аңларлык итеп чыгару сорала. Бу беренче чиратта башкарылса иде", - диде Марсель ага Әхмәтҗанов.

Хөсәен хәзрәт Әмирханның аеруча киң танылу алган хезмәте - "Тәварихы Болгария..." ("Болгар тарихы..."). "Җирле чыганакларга таянып язылган бу гыйльми хезмәт бүгенге көндә дә әһәмияткә ия, - дип сүзен дәвам итте Марсель Әхмәтҗанов. - Әсәрдә Мөхәммәд хан Әбелгази, Баһадир хан Хәрәзми, Чынгыз ханга кагылышлы вакыйгалар, Болгар хәлләре, Казанның урыслар тарафыннан яулануы, татар бистәләре, мәшһүр шәхесләр тормышы сурәтләнгән. Шунысы әйбәт: хезмәтне галим Азат Ахунов урыс теленә тәрҗемә итеп чыгарды". Ул шулай ук Хөсәен Әмирханның мөселман галимнәрен туплап, алар турында мәгълүмат биргән 7 томлык энциклопедиясе, "Әл Фәваид" ("Файдалар") исеме белән татарча Коръән тәфсире язып бастыруын, пәйгамбәрләр, патшалар, олуг галимнәр тормышын тасвирлаган "Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб" ("Нәсел-нәсәбләрне бәян иткән бөек шәҗәрә китабы") кебек китаплары бүгенге көндә дә кыйммәтле хезмәтләр булуын билгеләп үтте. Гомумән, галим Рашат ага Гайнанов Хөсәен Әмирханның 14 исемдәге хезмәтен ачыклавы хакында әйткән булган. "Галимнәребезнең бу хезмәтләрне әле тикшергәне, дөньяга чыгарганы юк", - диде Марсель ага.

Хөсәен хәзрәт 1889 елда Иске Таш мәчеттән киткәннән соң, мәхәлләнең рухи остазлары булып аның уллары Мөхәммәтзариф (Фатих Әмирханның әтисе) һәм Мөхәммәтнәҗип Әмирханнар кала. Соңгысы исә озакламый Чистайга китә һәм 1 нче җәмигъ мәчет имамы була, мәшһүр Мөхәммәтзакир имам Камаловның кызы Камиләтенниса белән никахлаша.

Әмирхановлар бүген дә ата-бабалары алып барган эшкә тугры калып, халкыбызга ихлас хезмәт итә. Әйтик, Илдус, Рәсим, Равил, Наил Әмирхановларның әтисе Госман ага 40 елдан артык мәктәптә балаларга белем бирә. Зәйнәп, Морад, Искәндәр, Даниял, Мөхәммәд, Илдус, Рәсим, Равил, Наил Әмирхановларның озак еллар мәгариф системасында хезмәт итүен дә беләбез. Илдус аганың тырышлыгы белән Татар укыту үзәге, "Мәгариф" татар укытучылары ассоциациясе, беренче татар милли институты һәм Кол Шәриф исемендәге Татар рухи-дөньяви университеты булдырылды, Татар милли мәгарифе, Татар Ислам университеты концепцияләре эшләнде. Тарихчы галим Равил Әмирхан татар халкы тарихына, мәгарифенә, мәдәниятенә кагылышлы 500дән артык хезмәт язды.

Шуңа күрә конференциядә милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр дә шактый калку күтәрелде. Әйтик, "Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды рәисе Илдус Әмирхан 90 нчы елларда ныклап аякка баса башлаган милли мәгарифне югалтып баруыбыз, аны яңадан торгызу мәслихәт икәнлеген әйтте. "Моны бары тик татар зыялылары гына эшли алачак, - диде ул. - Әгәр без үзебезне зыялылар дип атыйбыз икән, тупланырга һәм моңа алынырга тиешбез". Илдус әфәнде халыкның бүгенге хәлгә төшүендә төп гаеп аның үзендә булуын да искәртте, милләтебезнең таркаулыгы, фикер тарлыгы, иман зәгыйфьлеге кебек ямьсез сыйфатларның тарткалашка китерүен әйтте. "Ник без һаман кемгәдер сылтыйбыз, никадәр авыр булса да, татарга бүген диагнозны дөрес куярга кирәк", - диде ул. Ә инде әлеге хәл-халәттән рухи-милли тамырларыбызны барлап, уртак милли өлге хасил итеп кенә чыгарга мөмкин. 90 нчы еллар башында ук эшләнә башлаган бу өлге күпчелекнең суверенитет, дәүләтчелек идеяләре белән артык мавыгуы сәбәпле, үсеп китә алмаган. "Әмма камил милли өлгесе булмаган таркау милләт дәүләт кора алмый", - диде И.Әмирхан.

Галим искәртеп үткәнчә, гасыр чире Әмирхановларның үзләренә дә кагылган. Бүген бу ыру шәҗәрәсе буенча 130 кеше исәпләнә икән. "Шуның 50 се, урыс мохитендә үскәнлектән, нәсел белән элемтәләрен өзгән, башкалары татар булып калырга тырыша", - диде ул.

Инде конференциянең төп темасына - Әмирхан хәзрәтнең Иске Таш мәчеттә имамлык итүенә әйләнеп кайтсак, бу Аллаһ йортында бүген җомга намазлары укылмый. Ул халыкныкы түгел. Иске Таш мәчет үзе ХХ йөз башында 1260 кешегә исәпләнгән зур мәхәлләгә хезмәт иткән. Аның карамагындагы "Әмирхания" мәдрәсәсе дә мөселман уку йортлары арасында алдынгылардан саналган. Анда ел саен 80 шәкерт белем алган. Мәдрәсәдә XIX гасыр ахырында классик язучыбыз Гаяз Исхакый белем биргән.

Мәҗлестә чыгыш ясаган танылган журналист Рәшит Минһаҗ искәртеп үткәнчә, бу мәчеттә Әмирхан хәзрәт һәм аның нәселе 110 ел дәвамында имамлык иткән. "Ә инде Әмирхановларның гомерләре буе, милләт, дип җан атып яшәвен исәпләсәк, Иске Таш мәчет 200 ел буе Әмирхановлар нәселе белән бәйле. Без Илдус абыйны үзебезнең имамыбыз, дип саныйбыз. Ә бүген мәчеттә Равил Вәлиев атлы милләттәшебез рәсми теркәлеп, яшәп ята. Ни өчен аңа андый өстенлекләр бирелгән, - аңлашылмый", - диде Рәшит әфәнде. Ул Иске Таш мәчетне Әмирхановларга кайтарып, аның базасында "Әмирхания" мәдрәсәсе ачарга кирәк, дип белдерде. "Бина үзе федераль архитектура һәйкәле дип тә табылган, ул халыкка хезмәт итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә үз сүзен әйтер әле", - диде журналист.

Мәчет янында Әмирхановларның 7 буыны гомер иткән, Фатих, Хөсәен, Зариф һәм Нәҗип Әмирханнар туган һәм яшәгән нигез дә бүген җимерек хәлдә. Әлбәттә, аны торгызу да сорала. Конференция ахырында җыен исеменнән Татарстан Президентына, Әмирхановларның рухи мирасын халыкка кайтаруны үтенеп, мөрәҗәгать итәргә карар ителде.

Сөембикә Кашапова.

."Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды утырышыннан соң. 1996 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: