Мәдәни җомга

МИРАСНЫ САКЛАГАНДА НЫКЛЫК СОРАЛА

5 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы булды. Анда 2012 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2013 елга эш юнәлешләре билгеләнде. Мәгълүм булганча, 2012 ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителде. Шуңа күрә узган елга таләпләр дә,...

5 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы булды. Анда 2012 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2013 елга эш юнәлешләре билгеләнде. Мәгълүм булганча, 2012 ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елы, дип игълан ителде. Шуңа күрә узган елга таләпләр дә, бурычлар да бермә-бер артык иде.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты. Коллегия утырышын министр Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Ул иң элек узган ел арабыздан киткән мәдәният һәм сәнгать әһелләрен искә алу өчен бер минут тынлык игълан итте. 2012 елда югалтулар гаять зур булды: Татарстан 20дән артык артист, рәссам, язучы һ.б. мәдәният һәм сәнгать әһелен соңгы юлга озатты.

2012 ел мәдәният-сәнгать өлкәсендә булып узган мөһим вакыйгалар һәм чараларга да бай иде. Әйтик, Төркиядә, Төркмәнстанда, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү, "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасын файдалануга тапшыру, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кытайга гастрольләре, Борынгы Болгарда "Ак мәчет" комплексы ачылу, халыкара фольклор фестивале, Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасын саклау комитетының яшьләр моделе форумы зур вакыйга булды. Соңгысында 17 илдән вәкил катнашты. XII федераль Сабан туе илнең иң ерак төбәге - Приморье крае башкаласы Владивосток шәһәрендә үтте. Третьяков галереясендә Бакый Урманченың һәм Казанда туып-үсеп, АКШта гомер иткән Николай Фешинның күргәзмәләре булды. Р.Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале - 25, якташыбыз Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүнең Кремль сараенда үзенең 75 еллык юбилеена багышлап зур концерт бирде.

Министр республикадагы мәдәният оешмаларының эшчәнлегенә анализ ясаганда, аларның тамашачыны ни дәрәҗәдә үзенә җәлеп итүенә әһәмият бирде. Бу җәһәттән Казан циркы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры, Болгар музей тыюлыгы, Татарстан халыклар дуслыгы йорты алдынгылар исәбендә. Тулаем алганда, мәдәният оешмаларына узган ел бюджеттан тыш 540 миллион сум күләмендә акча кергән. Профильле хезмәт күрсәтүдән тыш, мәдәният учреждениеләре карамагында булган ашханәләр, машина кую урыннары һ.б. шундый хезмәтләр аша да шактый табыш алынган. "Әмма мәдәният оешмаларында бюджеттан тыш керемне үзмаксат итәргә ярамый", - диде Айрат Миңнемулла улы.

Узган ел республикада мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 11 мең 200 сум тәшкил иткән. Бу - 2011 елга караганда 14 процентка артыграк. Иң югары хезмәт хакы - 17 мең 336 сум - театр артистларында, ә иң түбәне - 7 мең 815 сум - муниципаль музей хезмәткәрләрендә.

Музейлар эшчәнлегенә анализ ясаганда министр фондларда саклана торган экспонатларны электрон каталогларга кертергә кирәклеген әйтте. Хәзергә 37,3 процент экспонат электрон каталогка кертелгән. "Һәр музейның Интернетта үз сайты, яисә порталы булырга тиеш, - диде А.Сибагатуллин. - Бу чаралар музей эшчәнлеген популярлаштыра, аларга карата кызыксынуны көчәйтә".

Узган ел Алабуга дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы Русиянең иң яхшы музее исеменә лаек булган. Әлеге музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Руденко утырышта үзе дә чыгыш ясады. Аның, югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкче буларак, Премьер-министр И.Халиковка мөрәҗәгать итеп, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен кыю рәвештә кабыргасы белән куярга тулы хакы бар иде. "Татарстан - Русиядә иң уңышлы һәм алдынгы республика, шуңа да карамастан, мәдәнияткә һәм сәнгатькә гомерләрен багышлаган кешеләребез иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче социаль катлам булып кала бирә, - дип башлады ул сүзен. - Мәдәният өлкәсендә, башка өлкәләрдәге кебек, эш нәтиҗәсен коры саннар белән билгеләп булмый. Әмма мәдәнияттә хезмәтнең нәтиҗәсен билгеләгәндә, мондый ысул һаман кулланылып килә".

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шәрипова үз чыгышында районның музей һәм туристлык өлкәсендәге мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде. "Район территориясендә 220 тарихи-мәдәни мирас бар. Аларның 170е - археологик объект, 50се тарихи объект", - диде Гавриил Державинның якташы. Ул райондагы тарихи урыннарны Казан-Болгар туристик маршрутына кертергә тәкъдим итте.

Билгеле, моның өчен зур әһәмияткә ия булган борынгы корылмаларны, истәлекле урыннарны төзекләндерергә, тиешле тәртипкә китерергә кирәк. Ә бу җәһәттән эшләнәсе эшләр бихисап. Татарстан прокуроры Кафил Әмировның чыгышы нәкъ менә шул темага - тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләсенә багышланды да.

"Әгәр спектакльнең беренче актында диварда мылтык эленеп тора икән, икенче актта ул атарга тиеш", дигән бөек язучы Антон Чехов, - дип, ярымшаярулы киная белән башлады ул сүзен. - Димәк, мин дә атарга тиеш булам инде". Прокурорның шаяруында хаклык зур иде, чөнки ул югалган һәм югалып барган тарихи-мәдәни мираска кагылышлы, хәл ителәсе проблемаларны бар тулылыгы белән ачып салды.

- Тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклауның зур тарихы бар, - дип дәвам итте К.Әмиров сүзен. - Әйтик, Петр I 1722 елда Борынгы Болгарга сәяхәт кылганда урта гасырлар тарихи һәйкәлләрен саклау турында күрсәтмә бирә. Ул вакытта алар 70тән артык исәпләнә. XIX гасырдан музей хәрәкәте, борынгылыкны өйрәнү җәелеп китә. ХХ гасырда исә Казанда тарихи-архитектура мирасын саклауга ике факт этәргеч ясый: революцион һәм сугышчан данга кагылышлы урыннарны мәңгеләштерү зарурлыгы һәм шуңа бәйле рәвештә торак районнарын тарихи үзәктән читтә төзү кирәклеге күздә тотыла. Ләкин моңа кадәр Казандагы санаулы объектларга гына реставрация бәхете елмая. Мәгълүм сәяси сәбәпләр аркасында күпчелек тарихи-архитектура һәйкәлләре игътибардан читтә кала. Узган гасырның 70 нче елларында гына аларны сакларга кирәклеген аңлый башлыйлар. Ә инде үзгәртеп кору елларында һәм аннан соң тарихи-архитектура мирасның күпләп юкка чыгуы күзәтелә. Тулы бер тарихи урамнар, кварталлар, бигрәк тә агач йортлар Җир йөзеннән юкка чыга.

Дөрес, безнең җәмгыять бертуктаусыз үзгәрештә. Шуңа күрә рухи һәм мәдәни кыйммәтләрнең үзгәрүе котылгысыз. Ләкин шул ук вакытта тарихи-мәдәни һәйкәлләрне, гореф-гадәтләрне саклау турында да онытмаска кирәк. Безнең республикада Русия күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә әһәмияткә ия тарихи һәйкәлләр күп, һәм без аларны һәрдаим саклап торырга бурычлы.

2011 елның 1 октябрендә Татарстан Министрлар Кабинетында расланган карар нигезендә, Татарстан Мәдәният министрлыгында 2012-2016 елга тәгаенләнгән, озак вакытка исәпләнгән "Мирас-Наследие" максатчан программасы гамәлгә куелган иде. Бу җәһәттән бер ел эчендә шактый эшләр башкарылды. Шушы программа нигезендә, юкка чыгу куркынычы янаган аерым тарихи һәйкәлләрне саклап калу мөмкин булды.

Әмма озак еллар дәвамында ташландык хәлдә торган тарихи объектларыбызның күпчелеге бу мәсьәләне тиз генә хәл итеп булмавы турында сөйли. Федераль законның мәдәни мирас объектлары турындагы 33 нче маддәсе нигезендә, тарихи-мәдәни һәйкәлләр һәртөрле зыяннардан сакланырга тиешле. (Җимерү, юкка чыгару, тышкы кыяфәтен, яисә интерьерын бозу, үзгәртү, тиешле булмаган максатларда файдалану һ.б.) Әлеге закон бозылган вакытта административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту каралган, һәм закон бозуларны булдырмау җәһәтеннән Мәдәният министрлыгының вәкаләте зур. Ләкин, кызганыч ки, бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелмәве сизелә. Тарихи- архитектура мирасын саклап калу өчен бөтен чаралар да күрелгән кебек , әмма объектларны саклау, гаеплеләрне җавапка тарту мәсьәләсендә принципка бару кирәк. Теге яки бу мәдәни архитектура һәйкәлен ни рәвешле куллану Мәдәният министрлыгы һәм ведомствоара учреждениеләрнең һәрвакыт күз уңында торырга тиеш. Мәдәни-тарихи мирас өлкәсендә закон бозулар шактый күзәтелә.Бу җәһәттән Мәдәният министрлыгының еш кына йомшаклык күрсәтүен әйтергә мәҗбүрмен, дип ассызыклап әйтте прокурор. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу-калмау мәсьәләсе килеп туганда каты һәм принципиаль булырга киңәш итәр идем. Аңлыйм, бай эшмәкәрләр кысымына бирешмәү җиңел түгел. Бу урында "Алтын күргәч, фәрештә дә аза" дигән татар халык әйтеме бик килешеп тора. Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре фәрештә түгел. Шуңа күрә азу куркынычы тагын да көчлерәк, дигән сүз. Калын кесәлеләр тарихи-мәдәни һәйкәлне җимереп, аның урынын үзләштерергә теләгән очракларда бик нык каты торырга кирәк. Казан шәһәрендә мәдәни объектларны саклау өлкәсендә 500ләп закон бозу очрагы теркәлгән. Татарстанда 6 меңнән артык мәдәни-тарихи объект исәпкә алынган. Аларның 70 процентына кичекмәстән саклау, төзекләндерү-реставрация чаралары күрергә кирәк. Мәдәни-тарихи объектларның шактые тиешле дәрәҗәдә документлаштырылмаган, инвентарьлаштырылмаган. Күбесенең паспорты юк.

Янгыннар аркасында 60 тарихи-архитектура һәйкәле тулысынча юкка чыккан. 50гә якын объект өлешчә җуелган, яисә тиешенчә файдаланмау аркасында зыян күрә. 100дән артык рәсми зат дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылды. 26сы җинаять кылу-кылмавын ачыклау максатыннан тикшерү органнарына җибәрелгән, яисә инде җинаять эше кузгатылган.

294 тарихи бинаның хуҗалары аны эксплуатацияләү һәм төзекләндерү буенча башкарма комитет белән ике яклы килешү төзегән. Ә бит бу - Мәдәният министрлыгының эше. Документлаштыру мәсьәләсендә үҗәтлек күрсәтү, объектларны ни рәвешле торгызу, саклау - менә нәрсә җитми бүген безгә. Яраткан нәрсәләрне саклауда егетлек, кыюлык күрсәткән кешеләр - бик бәхетле кешеләр, дигән гыйбарә бар. Ә Мәдәният министрлыгы мәдәни - тарихи һәйкәлләрне ярата, дип беләм.

Аннан соң Премьер-министр И.Халиков сүз алды. Иң элек ул җанлы һәм эшлекле фикер алышудан канәгать булуын белдерде, узган елгы мөһим мәдәни вакыйгаларны кабат искә төшерде. Әйтик, Казанда Леонардо да Винчи күргәзмәсенең зур уңыш белән узуын, И.Шишкин күргәзмәсенең әһәмиятен ассызыклады. Татарстан кызлары Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинаның Беренче канал оештырган "Голос" телепроектында катнашып, иң алдынгы урыннарны яулавына шатлануын белдерде.

- Былтыр республикада күп функцияле 46 мәдәният йортын файдалануга тапшыру исә иң кирәкле, киләчәкне күздә тотып башкарылган мөһим эш иде, - диде ул. - Районнарда мәдәни үзәкләрне яңарту проекты алга таба да дәвам итәчәк. Президентыбыз Р.Миңнехановның үзгә җылы мөнәсәбәте булмаса, без бу мәсьәләдә мондый зур күрсәткечләргә ирешә алмас та идек. Мәдәният хезмәткәрләреннән исә нәтиҗәле эш көтәбез - халыкны рухи һәм мәдәни агарту өлкәсендә бар тырышлыкларын куеп эшләсеннәр генә. Яңа алымнар, ысуллар кулланырга кирәк. Мәдәният йортлары күңел ачу урыны булудан бигрәк халыкның сәламәт аралашу урынына әйләнсен иде.

Узган ел тарихи-мәдәни мирасны торгызу өлкәсендә дә күп эшләнде. Бигрәк тә Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрендәге киң күләмле эшләр игътибарга лаек. Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиевнең энтузиазмы һәм "Яңарыш" фондының системалы эшчәнлегеннән башка бу эшләрне башкару мөмкин булмас иде.

2013 елга тәгаенләнгән бурычлар исә тагын да күбрәк. Без студентларның Бөтендөнья җәйге Универсиадасын каршылау җәһәтеннән финишка якынлашып киләбез. Шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә эшләрнең без теләгәнчә бармавын танымыйча булмый.

Хөкүмәт җитәкчесе И.Халиков чыгышының соңында мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакына тукталды. "Бу мәсьәлә соңгы 10-20, хәтта 50-100 елда күрелмәгәнчә уңай хәл ителәчәк, - дип ышандырды ул. - Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы уртача икътисади күрсәткечләрдән ким булмаячак. Шул ук вакытта без сездән дә нәтиҗәле эшләр өмет итәбез. Мәдәният хезмәткәрләренә таләпләр бермә-бер артачак. Буш һәм салкын мәдәният объектлары заманнары артта калсын иде".

Соңыннан мәдәният-сәнгать алдынгыларына мактаулы исемнәр бирү тантанасы булды.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: