Мәдәни җомга

МИЛЛӘТТӘШЛӘР – ЭШЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘР

Төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең елга бер мәртәбә Казанга җыелып, ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотуы һәм киләчәккә планнар билгеләве күркәм гадәткә әйләнде. Быел бу чаралар 4-6 декабрь көннәрендә үтте. Ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы булды. Форумда Русиянең 54 төбәгеннән 440,...

Төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең елга бер мәртәбә Казанга җыелып, ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотуы һәм киләчәккә планнар билгеләве күркәм гадәткә әйләнде. Быел бу чаралар 4-6 декабрь көннәрендә үтте. Ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы булды. Форумда Русиянең 54 төбәгеннән 440, чит илләрдән 108 һәм Татарстаннан 250 делегат катнашты. Утырышның беренче көнендә делегатлар, 7 комиссиягә бүленеп, төрле темаларга фикер алышты.

Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе утырышы Русия ислам институтында булды. Комиссия рәисе, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгарда төзелгән "Ак мәчет" комплексында Ислам үзәге ачу мәсьәләсен күтәрде. Биредә төбәкләрдән җыелган яшьләрне укытырга җыеналар. 1 елдан артык инде үзәк буш тора икән. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән мәктәпләрдә диннәр тарихын укыта башлауны татар милләте өчен зур мөмкинлек, дип бәяләде. "Шундый форсат барында ислам дине буенча бай эчтәлекле дәреслек язарга кирәк", - диде ул. Җәлил хәзрәт халык белән эшләүнең авырлыгын да сурәтләп бирде. "Хәзер чын дәһрилек чорында туып-үскәннәр дәү әти, дәү әниләр булды. Алар үзләре дә диннән бихәбәр, балалары, оныкларына да дини тәрбия бирерлек хәлдә түгел. Аларны, өй саен кереп, мәчетләргә җитәкләп диярлек алып килергә кирәк. Өйдә олы кеше дин тотмагач, яшьләрдән таләп итүе дә авыр. Бу җәһәттән авыл имамнарының вазифасы бик авыр", - диде ул.

Утырышта катнашучылар республика мөселманнарына катгый рәвештә хәнәфи мәзһәбен тотарга кушарга кирәклеген әйтеп үтте. "Безнең илдә демократия, диябез дә, мәзһәб белән мәзһәбне бәрелештерәбез. Ислам илләрендә дә мәзһәбләр рәсми кабул ителгән. Мәсәлән, Мароккода Мәлики мәзһәбе генә рөхсәт ителгән. Безнең әле мәхәллә дә төзи алганыбыз юк. Безгә мәзһәбләр иреге турында авыз да ачасы юк", - диде Җәлил хәзрәт тә.

ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да күпләрне борчыган проблемалар белән уртаклашты. "Дин әһелләрен бар җирдә дә шатланып каршы алалар дип уйласагыз, ялгышасыз. Күптән түгел Буа районы мәгариф идарәсе мөдиренә районның мөхтәсибе белән православие дине башлыгы Аналар көне уңаеннан мәктәпләрдә очрашулар үткәрү тәкъдиме белән кергән. Әмма аларга мәктәпләргә керүгә рөхсәт булмаган", - диде Рөстәм хәзрәт.

Утырыш ахырында комиссия әгъзалары, тәкъдимнәрен туплап, координацияләү советына тапшырды. Алар һәммәсе дә конгрессның эш планына кертеләчәк.

Русия төбәкләрендә чыгып килгән татарча басмаларның мөхәррирләре катнашында үткән "Гаммәви мәгълүмат чаралары" комиссиясе утырышында да шулай ук төбәкләрдәге милли матбагалар алдында торган бурычлар турында сүз барды. Мәгълүм булганча, төбәкләрдәге милли басмаларга өстәмә булып "Без - бергә" кушымтасы чыгып килә. "Татмедиа" агентлыгында булып үткән утырышны республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов ачып җибәрде.

Ул төбәкләрдә милли рухны сүндермичә яшәтүче, милләтебезгә фидакярләрчә хезмәт итүче каләм әһелләренә рәхмәт әйтте. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов "Без - бергә" кушымтасының милләттәшләребез күңелендә үз урынын яулавын билгеләп үтте, кушымтаны тагын да баерак, кызыклырак итеп чыгару буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Быел дөнья күргән "Без- бергә" дип аталган җыентыкның проект авторы Ислам Әхмәтҗанов һәм аның мөхәррире Мансур Мортазин үзләренең әлеге хезмәтен журналистлар игътибарына тәкъдим итте. Алдагы елда да төбәкләрдәге татар гәзитләрендә "Без - бергә" кушымтасы чыгачак. Киңәшмәдә шул хакта басма мөхәррирләре белән килешүләр төзелде.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Александра Черноудова кунакларга "Этникара журналистика кагыйдәләре" дигән темага семинар үткәрде. Соңыннан "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева "Мәгариф", "Сөембикә" журналларын тәкъдим итте.

5 декабрь көнне "Казан" милли мәдәният үзәгендә БТК башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Иң элек делегатлар алдында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хисап тотты. "Узган дәвердә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның комиссияләре татар милләте үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп, аларны тормышка ашыру буенча максатчан эш алып барды, - диде ул. - Халкыбыз укмашып яшәгән төбәкләрдә һәм чит илләрдә Сабан туйлары, фольклор бәйрәмнәре, төрле укулар, мәдәни чаралар, спорт ярышлары узды. Конгрессның соңгы съездыннан соң уңышлы эшләп киткән мәгълүмати-аналитик идарә үз эшчәнлеген тамырдан үзгәртте. Матбугат үзәген, рәсми сайтны, "Дөнья" студиясен, "Халкым минем" гәзитен, шул исемдәге телевидение тапшыруларын берләштергән бу структура республикабызның сәяси, иҗтимагый тормышында үз урынын тапты.

Шулай ук 6 нчы тапкыр уздырылган "Татар яшьләре форумы" да зур өметләр уята. I форумда яшьләрнең 90 проценты, татар телен белмибез, дигән булса, хәзер андыйлар бармак белән санарлык кына калды. Тиздән Казанда IT университет ачылачак. Читтә яшәүче яшьләр дә аңа рәхим итсен. Быел Татарстан уку йортларына килергә теләүчеләрнең саны 100гә дә тулмады. Минемчә, яшьләргә мәгълүмат барып ирешми, моның өчен махсус штат билгеләргә кирәк. Казанга килеп, укып киткән яшьләр барыбер милли рухны сеңдереп китә.

ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары да төбәкләр белән тыгыз элемтәдә тора. Быел, мәсәлән, анда 13500 нәфис әдәбият китабы озатылды. Сәнгать коллективларына грантлар тапшырылды.

Соңгы елларда мәктәпләргә, мәдәният йортларына ярдәм итәргә алынган милләттәшләребез күңелләргә якты нур өсти. Мәсәлән, Ханты-Мансида яшәүче Ренат Әбүзәров Пенза өлкәсендә, үзенең туган авылында балалар бакчасы һәм мәктәп төзетеп куйды. Мондый игелекле милләттәшләребезнең исеме атаклы Хөсәеновлар, Рәмиевләр белән янәшә торырга лаек. Шулай ук Пенза өлкәсе, Гали авылында туып-үскән Дания Тулова да үз авылларына юллар салдырды, мәдәният йортын, мәктәпне баштан-аяк төзекләндерде. Магнитогорски шәһәреннән Рәшит Латыйпов мәчетләр төзетте. Аларның изгелеген халык мәңге онытмас".

Һәр төбәкнең үз милли бәйрәмнәре булу да милләттәшләрне бергә туплый. Быел Бельгиядә теркәлү узган "Аурупа татарлары альянсы" шактый актив эшләп китте. Төбәкләрдә шаулап үткән фестивальләр: "Ангара таңнары", "Искәр җыены", "Урмай Зәлидә", "Идел Башкортстаны", "Шома бас" меңләгән милләттәшләребезнең күңеленә милли рух өсти.

6 декабрьдә Г.Камал театры бинасында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы булды. Аның эшендә Русиянең 54 төбәгеннән, 25 чит илдән һәм Татарстан районнарыннан 800гә якын татар эшмәкәре катнашты. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. "Безнең максат соңгы елларда ныгып, аякка баскан татар эшмәкәрлегенең көч-куәтен татар милли тормышын җанландыру өчен берләштерү", - диде форумны ачканда БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Министр Равил Зарипов ассызыклаганча, Татарстанның чит төбәкләр һәм чит илләр белән хезмәттәшлеге күзгә күренеп активлаша. Бүгенге көндә республиканың Русиядәге 69 төбәк белән килешүе бар. Төбәкләрдә һәм чит илләрдә Татарстанның 23 вәкиллеге булдырылды. Аларның икесе - Кытай һәм Кырымдагысы быел гына ачылды. Вәкиллекләр булган, бигрәк тә Финляндия, Беларусь, АКШ, Казахстан кебек 15ләп ил белән сәүдә әйләнеше узган ел 7 миллиард доллардан артып китте. "Чит илләр Татарстанга үз инвестицияләре белән килә, - диде министр. - Чөнки биредә сәнәгать тармагының теләсә кайсы өлкәсендә үз эшеңне башларга мөмкинлекләр бар: уңайлы транспорт челтәре, ташламалы шартлар куелган аерым икътисади зона, индустриаль парклар эшли. Якын арада яңа юнәлешләрне - йорт җиһазлары җитештерү, текстиль сәнәгатенә кагылышлы проектны үстерергә ниятлибез".

Түбән Новгородта ачылган сәүдә йорты җитәкчесе Шамил Мансуров та үзләренең уңышлы эш алымнары турында сөйләде. Татарстан белән Түбән Новгородтагы төзелеш тармагында эшләүче бер компания тарафыннан гамәлгә куелган сәүдә йорты җирле татар милли-мәдәни мохтәриятенә инде 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтергә өлгергән. "Сәүдә йорты - матди якны, ә милли үзәк мәдәни ихтыяҗларны кайгырта", - диде Шамил Мансуров.

Чиләбе өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Лена Колесникова үз төбәге мисалында эшмәкәрләрнең милли-мәдәни проектларны тормышка ашырырга ярдәм итеп, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүгә шартлар тудыруын сурәтләп бирде. "Соңгы 4 елда Чиләбе өлкәсендә уздырыла торган "Татар кызы" бәйгесе күрше төбәкләрне дә җәлеп итеп, бөтен Көньяк Урал күләмендә милли вакыйгага әверелде", - диде ул.

Татарстанның Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Камил Әбләзов очрашудан файдаланып, Татарстан җитәкчеләренә үтенечләрен ирештерде. "Русия төбәкләрендә Татарстандагы борынгы Болгар шәһәре кебек, халкыбыз тарихы белән бәйле, Алтын Урда чорыннан калган истәлекле урыннар шактый. Аларның исәбен алу, өйрәнү, истәлек билгеләре урнаштыру кирәк. Мондый эшне Татарстан Фәннәр академиясе генә башкара ала. Ел саен шундый бер тарихи һәйкәлне тәртипкә салган очракта, безнең тарихыбызны өйрәнүдә зур адым ясалачак", - диде Камил әфәнде.

"Әгәр Татарстаннан килеп, сезне борчыган бөтен мәсьәләләрне хәл итәчәкләрен көтеп торсагыз, берни дә барып чыкмаячак, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумда яңгыраган чыгышларны тыңлап, йомгаклау сүзен әйткәндә. - Без бу эштә хезмәттәшләр. Димәк, татар милләтенең киләчәге өчен без бергәләп тырышырга тиеш. Чөнки бүген ике яктан да моңа ихтыяҗ туганын таныйбыз, бергәләшеп без икътисади гына түгел, рухи һәм мәдәни ихтыяҗларны да канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне тизрәк һәм уңышлырак чишәчәкбез. Әйе, Татарстанда милли кыйммәтләрне саклау чагыштырмача җиңелрәк. Кайбер төбәкләрдә мәчет салу өчен рөхсәт алу да бик кыен. Андый чакларда Татарстан хакимияте милләттәшләребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә тырыша. Димәк, без бергә булсак, көчебез тагын да артачак. Бүген Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләгән барлык эшмәкәрләрнең дә тәкъдимнәрен тыңларга әзербез. Безне берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы бар. Хәзер төбәкләрдә Татарстанның сәүдә йортлары эшчәнлеген көчәйтергә исәп тотабыз. Сезнең аша Татарстан продукциясен төбәкләргә чыгару өчен юллар ачу турында гына сүз бармый, без башка төбәкләрнең тауарын республика базарына кертүгә дә каршы түгел. Иң мөһиме, эшләрегез уңышлы барсын".

Форум делегатлары алдагы елларга татар милләтен саклау һәм үстерү юнәлешендә милли программа төзергә һәм башкарган эшләр буенча хисап тотар өчен киләсе ел азагында тагын шулай очрашырга килешеп таралышты.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: