Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

МИЛЛӘТ ЗАТЛЫ МӘДӘНИЯТКӘ ЛАЕК

Татар милли сәнгате бүген нинди хәлдә? Әлбәттә, бу сорау иң беренче нәүбәттә безнең мәдәният эшлек­леләрен, язучыларыбызны, милләтебезнең киләчәге өчен ут йотып йөрүчеләрнең җанын борчый-уйландырадыр. Чөнки телевидение тапшырулары аша халыкка тәкъдим ителгән җырлар бу төр сәнгатьтә белгеч булмаганнарның да күңелен кайтаруы беркем өчен сер түгел. "Мәдәни җомга" газетасы редакциясендә "Татар эстрадасы...

Татар милли сәнгате бүген нинди хәлдә? Әлбәттә, бу сорау иң беренче нәүбәттә безнең мәдәният эшлек­леләрен, язучыларыбызны, милләтебезнең киләчәге өчен ут йотып йөрүчеләрнең җанын борчый-уйландырадыр. Чөнки телевидение тапшырулары аша халыкка тәкъдим ителгән җырлар бу төр сәнгатьтә белгеч булмаганнарның да күңелен кайтаруы беркем өчен сер түгел. "Мәдәни җомга" газетасы редакциясендә "Татар эстрадасы һәм телевидениесенең бүгенге хәле" дигән темага үткән "Түгәрәк өстәл" утырышына да татар халкының киләчәгенә битараф булмаган сәнгатькярләребез, язучылар, музыкантлар килгән иде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, тарихи романнар авторы Вахит Имамов, Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина, сәнгать белгече, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арслан, фольклорчы, музыка теориясе буенча беренче профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, озак еллар дәвамында Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булган Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 40 ел дәвамында баш хормейстеры, хәзерге хормейстеры, педагог Венера Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Нәҗип Бәдретдинов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, педагог Клара Хәйретдинова, танылган кинорежиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов, "Татарстан" радиосының музыкаль тапшырулар бүлеге мөхәррире Гөлназ Гыйльми катнашында үткән бу утырышта нәкъ менә милли сәнгатебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбызга кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.
Вахит Имамов:
- Татар эстрадасы һәм телевидениесе турында күптән янып-көеп яшим. Биш ел элек "Мәйдан" журналында "Чирле эстрада" дигән мәкаләм дә дөнья күргән иде. Аңлашыла ки, мин язды дип кенә һичбер үзгәреш юк, ул мәкалә йөрәкне бушату гына булды. Безнең татар сәхнәсен күзәтә башласаң, утырып еларга кала. Милләттә югары сәнгать зәвыгы тәрбияләү турында авыз ачу да мөмкин түгел. Эстраданы ничек бу сазлыктан чыгарырга, башка милләтләргә күрсәтерлек хәлгә җиткерергә - моның юлларын бергәләп эзләү кирәк. Барыбыз да - сәнгатебез хакына гына түгел, әдәбиятыбыз өчен дә җан атып, янып яшәгән кешеләр. Аксакалларыбыз Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов һ. б. арабыздан китте. Алар урынына кыя булып басарга язучыларыбыз сирәк. Әдәбиятның түбән төшүе үзәкне өзә. Бу хәтта эстрада җыр­ларын тыңлаганда да күренә. Бүген сәхнә короле булып йөрүче бер җырчының иҗат юлын искә төшерегез. "Беренче хатын - Миләүшә, икенчесе - эр-Рәйсә, өченчесен дә алырбыз, эр-Рәйсә кәкерәйсә", - дип җырлап йөрде ул. Бүген дә татар сәхнәсе "Әй матур кыз бала, аяклар атлап бара. Рәхмәт инде әнисенә шундый матур бала тудырганга" дигән һәм шигърият-сәнгатькә километр чамасы да якын килә алмаган шыр­дый-бырдый такмак белән тулы. Монда әдәбият, сәнгать турында сүз йөртеп тә булмый!
Татарстанда 750 концерт төркеме бар. Алар арасында югары сәнгатебезне күрсәтә алырдайлары юк дәрәҗәсендә. Бу төркемнәр милләтебез исеменнән Мәскәүгә дә, Россия төбәкләренә дә, чит илләргә дә бара. Зәвыксызлык шул рәвешле дәвам итә икән, безнең милли йөзебез югалачак. Югары сәнгать - ул җанга ял бирә, уйландыра торган бер җыр-моң гына түгел, милләт буларак саклану да. Ул безнең телебез дә, милли көйләребез дә, алга таба дәүләт өчен көрәшәчәк буыныбыз да.
Гөлзада Сафиуллина:
- Вахит әфәнде әйткән мәсьәлә безнең күптән барыбызның да баш авыртуына әверелде, күңелләребездән тулып ташыды. Аннан чыгу юлын эзлибез, әмма аерым-аерым гына көрәшеп, бер эш тә майтара алмыйбыз. Бүген барыбызның да җаны яралы. 1000 еллар элек башланган югары сәнгатебезне, әдәбиятыбызны, милли йөзебезне югалтмас өчен, без бүген нәрсә эшли алабыз?
Татар эстрадасы, телевидениесе юкка чыга баруның сәбәпләре бик күп. Моның тамырлары - тирәндә. Әлбәттә, татар милләтен дөнья халыклары алдында юкка чыгарырга теләүчеләр бардыр. Ысуллары-юллары да күп. Иң әүвәл әдәбиятын, сәнгатен түбән төшерү, әдипләрен ызгыштыру, классик композиторларын, язу­чыларын оныттыру, аларның иҗат кичәләрен кечкенә залларда гына үткәреп, дәрәҗәләрен төшерү һәм башкаларны эшләү кирәк. Әйтик, татар эстрадасында миллилекне бетерү ничегрәк бара? Радиолардан, сәхнәләрдән, телевидение тапшыруларыннан татар милләтенең зәвыгына туры килмәгән, түбән дәрәҗәдәге бер җыр бирелә һәм шундый фикер үткәрелә: "Карагыз, бу - татар җыры. Татар үзе дә шундый". Шуннан соң башка халыкларда безнең милли сәнгатебез, мәдәниятебез турында ялгыш фикер туа, безгә түбәнсетеп карау башлана. Аеруча балаларда шушы җырлардан соң үз татарларына карата тискәре мөнәсәбәт барлыкка килә. Беренче профессиональ хор оештырган галим, фольклорчы Митрофан Пятницкий әйткән бер сүз бар. Ул, "Наши песни ситцевые, и они не продаются", дигән. Хорчыларны зур акчалар түләп җырларга чакыралар. Хорга йөрүчеләр - ач, әмма акчалы урынга бармый. Ә безнең җырчыларыбыз өчен туй-мәҗлесләрдә чыгыш ясау бик тә табигый хәл. Сәхнә дә бик күп сәнгатькярләр өчен акча эшләү урынына әверелде.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов:
- Мин 1966 елда Татарстанның 50 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрне хәтерлим. Мәскәүдә республиканың мәдәни, әдәби һәм сәнгати дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк иде. Өлкә комитет безнең алга югары бурыч куйды. Язучылар, галимнәр, сәнгатькярләр белән бергә аралашып яшәгән кеше буларак, бу эшкә теләп алындым. Мин юбилейга симфоник оркестрыбыз, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, эстрада чыгышларын әзерләргә тиеш идем. Әлбәттә, күрсәтердәй оркестрыбыз да, ансамблебез дә, эстрадабыз да бар. Оркестр безнең халыкта революциягә кадәр булган, аның башкаруында Вагнер, Чайковский, Верди әсәрләре һәм дөньяның башка классик композиторлары әсәрләре яңгыраган. Гумбольдт университетында безнең татар көйләре саклана (мин анда булдым, көйләрне дә язып алдым). Концертны Чайковский залында бирдек. Анда "Гөлҗамал" яңгырады. Халык басып кул чапты. Менә шулай югары кимәлдә эшләп, сәнгатебезне барлык халыкларга өлге итеп күрсәтә алдык. Ул вакытта эшне СССР дәрәҗәсендә фикер йөртеп оештыра идек. Миңа безнең оркестр белән төрле милләтләрнең дирижеры, композиторы һәм солисты катнашында СССР халыклары музыкасы фестивален оештыруны да йөкләделәр. Ул заманда моны безнең татарлар гына эшли алды. Болар безнең сәнгатебезнең шул заманнарда ук югары дәрәҗәдә булуына бер дәлил генә. 1970 елларда безнең татар классикасын Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Солтан Габәши, Заһид Хәбибуллин әсәрләре тәшкил итте. Консерваториянең беренче җимешләре Хөснулла Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров һ.б. чын милли музыкабыз сагында торучылар иде. Ансамбль өчен махсус программа эшләнде, анда Гай Таһиров, Александр Ключарев кебек чын милли кадрларны туплау насыйп булды.
Педагогика институтында 2 татар төркемен туплаган идек. Консерватория башта ук татар теленнән аерылды. Чөнки анда безнең милли кадрлар, ул дәрәҗәдә укытырлык кешеләребез дә юк иде. Булганнары да читкә кагылды. Әйтик, Латыйф Хәмидине уку йортына якын китермәделәр. Ул соңрак казах халкының классигына әверелде. Безнең талантлы композиторыбыз Рөстәм Яхин да анда укыта башлаган иде. Бер генә ел эшләттеләр дә "котылдылар". Аңа гомер буе эшсез йөрергә туры килде. Бүгенге көндә татар милләтен күтәрергә, халкын күрсәтергә тиешле оркестр үз-үзен мактап һәм мактатып йөри. Программасында да татар әсәрләре юк, дип әйтерлек. Эстрада да начар түгел иде. Сәләтле кешеләр үзеннән-үзләре сәхнәгә чыкты, булдыра алганын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Әмма шундый заман килде, булганны үстерү түгел, җимерү башланды. Профессорлар да, лауреатлар да күп, ә сәнгатебез бетүгә таба бара. Бу безне милләт булып сакланып калуыбызга да куркыныч тудыра. Без - олы милләт. Шуңа күрә аның дәрәҗәсен саклау - безнең изге бурычыбыз.
Клара Хәйретдинова:
- Мәскәүдәге эстрада сәнгате осталары әзерләүче студиягә безне - бер төркем татарларны җыеп җибәрүдә Мәхмүт абыйның турыдан-туры катнашы булды. Әлбәттә, башта башкала сәнгатькярләре Казанга килеп барыбызны да тыңлап, җырлатып карады. Алар арасында композитор, музыка белгече, профессор Юрий Виноградов та бар иде. Мәскәүдә безне, иң әүвәл, сәхнә культурасына, микрофон белән эш итәргә өйрәттеләр. СССР башкаласында яшәп уку чит илдә белем алуга тиң иде. Ул безнең өчен зур мәктәп булды. Студиядә укучылар арасында 4 җырчы идек. Барыбыз да белем алып республикабызга кайттык. Билгеле ки, башта бик шикләнеп карадылар, каршы килүчеләр дә, көнләшүчеләр дә булды. Безгә яңа костюмнар да тектеләр, аппаратуралар да заманча иде. Ул еллар өчен без ниндидер яңалык кебек булдык. Аннары элекке эстрада җырчыларның үз тамашачысы бар, сәнгатьнең бу төрендә безнең кебек яшьләр юк иде. Югыйсә, сәхнәгә иләк аша дигәндәй үтеп чыгабыз, профессиональ композиторларның гына көйләрен башкарабыз. Аннары җырчыларны республиканың үзендә дә әзерләү мөмкинлекләре тудырылды. Консерватория, Мәдәният һәм сәнгать институты ачылды. Педагогика институтының музыка факультетында да җырчылар әзерләнә. Әмма мин Мәскәү эстрадасы һәм безнекеләр арасында бик зур аерма, дип әйт­мәс идем. Түбән зәвыклыларны үстерүдә исә телевидение бик зур роль уйный. Фәкать ул!
Хәзер сәхнәгә чыгу тамашачыга ошау-ошамауга карамый. Бар нәрсә акча белән үлчәнә. Филармония залын да сатып алырга мөмкин. Әмма шунысы ачыктан-ачык: ТНВ каналына түбән зәвыклы җырчыларны чыгарыр­га ярамый. Элекке еллардагыча сәнгать советы кебек оешма булдырып, аның профессиональ сәхнәдә җырларга, телевидениегә чыгарга рөхсәт бирүе кирәктер. Әүвәлге елларда радиода яздырмыйча, телевидениедәге программага да кертмиләр иде. Билгеле, ул елларда без моны яратып та бетермәгәнбездер. Чөнки сәнгать советының утырышын көтәргә кирәк. Үткәрәләрме, дип борчылып йөрүләр дә бүген генә булган кебек. Ә телевидениегә чыгу өчен башка юл юк иде. Хәзер исә аның кирәк булганлыгын бөтен тулылыгы белән аңлыйм. Бүген җырлаучылар күп. Арада тыңлап булмый торганнары да хәтсез. Әлбәттә, мин Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина кебек кызларыбыз белән бик горурланам. Хәзер бар Россия җыр белән мавыга. Кайсы каналны ачсаң да, җырлыйлар. Әмма шулар арасыннан үзебезнең татар кызларының җиңүгә ирешүе бик күңелле булды. Динә Гарипова һәм Эльвира Кәлимуллина кебек бу кызларыбызга рәхмәт әйтәбез.
Җанны борчып торган тагын бер мәсьәлә турында искә аласым килә. Без Венера Гәрәева белән бергәләп музыка училищесында татар җырчыларын әзерлибез. Аларга программа буенча халык, сугыш чоры җырларын, классик композитор әсәрләрен башкару мәҗбүр итеп куела. Аларны үстерәбез, яшьләр конкурсларда урыннар ала, лауреатлар була. Аннары шушы егет-кызларыбыз­ны берәр тапкыр телевидение тапшыруында күрсәтәләр дә - вәссәлам! Талантлы яшьләребезне эзләп, акчалар түгеп, шундый зур конкурслар уздырабыз икән - ә андый бәйгеләр булырга тиеш, кирәк - катнашучылар арасыннан яхшыларын сайлаганбыз икән, һич югы лауреатларны, урын алучыларны алга таба барлап, күзәтебрәк тә тору, пропагандалау да сорала бит. Ә бездә уздыралар да җиңүчеләрен бөтенләй оныталар.
Банкетларда җырлау дигән яман гадәтне һич хупламыйм. Икенче яктан караганда, соңгы елларда табыннар бик зурлап уздырыла. Аның сценарийлары да языла, алып баручылары да була. Хәзер бер табын да артистсыз узмый. Артистка яшәргә дә кирәк бит.
Гөлзада Сафиуллина:
- Әмма телевидениедә менә шул табын җырчыларын үрнәк итеп куялар. Сүзләренең дә, көенең җөе юк...
Клара Хәйретдинова:
- Без шушы заман яшәешендә, бөтендөнья челтәрендә үз урыныбызны алырга тиешбез. Без консерваториядә дә, училищеда укучылардан халык, композиторларыбыз җырларын югары дәрәҗәдә башкаруын таләп итәбез. Әмма алар безнең яннан китүгә, телевидениедә ялтыраган яшьтәшләреннән үрнәк алып, җиңелчә җырлар башкара башлый. Бервакыт консерватория тәкъдиме белән, татар җырчыларын барлап, татар халык җырларыннан һәм композиторлар әсәрләреннән тапшыру эшләделәр. Анда безнең музыка училищесы студентлары да катнашты. Ул бик шәп килеп чыкты. Соңыннан яшьләребез өчен рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде. Хәзер телевидениедә андый тапшырулар бөтенләй юк. Яшьләребезне күрсәтергә кирәк. Ә иң көчле пропаганда чарасы булып телевидение тора. Безгә, бәлки, Мәскәүнең "Культура"сы кебек классик әсәрләрне башкаручы җырчылар белән тапшыру эшли торган берәр канал ачаргадыр?
Нәҗип Бәдретдинов:
- "Культура" каналын даулаганчы, бездә татар телендә тапшырулар алып бара торган "Мәйдан", "ТНВ","ТНВ-Планета", "ТМТВ" каналлары бар. Тагын "Культура" нәрсәгә кирәк? Моны бернинди матди чыгымнарсыз да эшләп була. Бөтен дөньяга күрсәтә торган "ТНВ-Планета"ны нигә татар халкының сәнгатенә, әдәбиятына гына кормаска? Чөнки алар безне бөтен дөньяга таныта торган бердәнбер чара. Моны эшләп була иде ләбаса. Хәзер биш канал бар, барысы да бер үк җырлар һәм бер үк артистларны күрсәтә. Бу җырчылар аларга акча түләп керәләрдер.
Венера Гәрәева:
- Сез бу мәсьәләдә хаклы. Мин сәнгатьтә 1961 елдан бирле. Күп итеп программалар, каналлар эшләгәнче, сәнгать советы тикшереп чыгара торган итеп берничәсен калдырсак, нәрсә булыр иде икән? Чөнки элекке зәвык нәрсәдән килә? Ул вакытта сәнгать советында композиторларыбыздан Рөстәм Яхин, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин кебек затлы шәхесләребез утыра иде. Хәзер бөтен шау-шу һәм күңел ачуны акчага көйләдек. Ә кәнәфидә утырган кешеләр милләтебезнең затлылыгы турында нишләп бер дә уйланмый икән? Сәнгатебез, әдәбиятыбызның түбән төшә баруы аларны да борчырга тиештер бит! Гәүдәсенең килеш-килбәте белән дә, мәгънәсез, көйсез җырлары белән дә, тозсыз сөйләве белән дә сәхнәгә чыгарырга ярамаган кешеләр - телевидение түрендә. Хәзерге эстрада йөзен дә шушы түбән зәвык билгели. Аларга карап, милләтеңнән ваз кичәсе килә. Безнең заман кешеләре зәвыклырак иде. Репродуктордан Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин көйләрен тыңлап, шул музыка белән тәрбияләнеп үскән кешеләргә бүгенге шапшак эстраданы кабул итү бик авыр. Элек эстрада җырчылары да опера сәхнәсен тотучылар булды. Алар шуңа да җырны, җиренә җиткереп, татарча башкара иде. Әйтик, Мәрьям Рахманкулова башкарган халык көйләрен бүген дә студентларга тыңлатам. Әлбәттә, бар репертуар да фольклордан гына торырга дигән сүз түгел. Әмма халык җырлары симфоник оркестр репертуарының да нигезен тәшкил итәргә тиеш. Глинка "Халык уйлап таба, без аранжировка ясыйбыз", дип бик дөрес әйткән.
Хәзер музыка училищесын бетерү турында да сөйләшәләр, ә аннан бик затлы яшь җырчыларыбыз чыга. Билгеле, анда укучы 40 студентның барысы да шәп артист түгелдер, әмма ел саен өчесе генә дә югары кимәлдә халык җырларын башкара торган булса, аларны күрсәтергә мөмкинлек тудырсалар, сәнгатебезне коткарып кала алыр идек дип уйлыйм. 6-7 канал булдырганчы, бәлки театрның музыкаль коллегиясен оештыру турында уйларга кирәктер. Мисал өчен, Салих Сәйдәшевның, Җәүдәт Фәйзинең нинди көчле әсәрләре калды. Аларны хәзер белүче дә юк. Бу көйләр халыкның зәвыгын тәрбияләү өчен беренче нәүбәттә кирәк. "Гөлйөзем", "Сәрвәр", "Галимҗан" арияләрен дөньяга таратырлык бит. Диапазоннарын карасак та, башка якларына игътибар итсәк тә, камиллеге хәйран итәрлек. Аларны башкарган Шәфыйка Котдусова, Фәхри Насретдиновларыбыз Собинов, Лемешев кебек мәшһүрләр белән бер дәрәҗәдә кабул ителде. Яшьләребез хәзер Насретдинов, Билалова, Рахманкулова кебек атаклы җырчыларыбызны белми дә, "Минем Салават буласым килә", - дип инша яза. Бала шушы дәрәҗәдә генә тәрбияләнгән икән - безгә оялырга кирәк. Оясында ни күрсә, очканында шул инде. Җырчы булам, дип хыялланган бала телевидениедән өч тиенлек көйләр, чыгышлар карап үсә икән, бу башкача килеп чыга алмый. Ә халыкка югары сәнгатьне карарга мөмкинлекләр юк. Аны нәрсә белән туендырасың, ул шуны ашый. Безнең композиторларыбыз әсәрләрен башкара торган Хуҗина, Прокофьева кебек затлы җырчыларыбыз икенче планда йөрергә тиеш түгел. Алар - теләсә кайсы классик әсәрне, халык җырларын җиренә җиткереп башкара торган сәнгать әһелләре. Моны нигә берәү дә күрми, әйтми? Без халык җырлары өйрәтеп чыгарган егет-кызларыбызның телевидение тапшыруларында җиңелчә көйләр башкаруын күреп гаҗәпкә калам. Бервакыт шушы яшьләребез минем янга килгәч: "Без сезне биш ел буе андый җырлар башкарыр өчен укытмадык лабаса", дим. "Безгә шуны бирәләр, җырламасагыз, чыгармыйбыз, дигән шарт куялар", - диләр. Милләтнең зыялылык, мәдәнилек дәрәҗәсе шушы булдымы?
Нәҗип Бәдретдинов:
- Сәнгать советы радионыкы яки телевидениенеке генә булып калмыйча, республикабызның иң дәрәҗәле шәхесләреннән - иң көчле шагыйрь, язучы, музыкант, композиторларыннан, җырчыларыннан торырга тиеш. Кызганыч ки, безнең телевидение каналлары шәхси кулларга күчеп бетте. Җитәкчеләрнең бөтен кайгылары - акча эшләү. Хөкүмәт, шуның белән ризалашып, милләтнең милли йөзен саклау вазифасын җиңел генә үз өстеннән төшерде. Шул ук "ТНВ-Планета" каналында, мәсәлән, элек төшерелгән матур спектакльләребезне, яздырып сакланган музыкаль әсәрләрне күрсәтергә, академиклар, язучы-шагыйрьләребез белән гамьле әңгәмәләр оештырырга була. "Культура" каналында үзләрен бөтен халыклардан өстен санаучы кавем кешеләренең акыллы сүзләр сөйләгәнен шаккатып тыңлап утырабыз. Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, Илсөяр Иксанова кебек зыялы шәхесләр бездә дә бар, әмма аларны телевидениегә якын җибәрмиләр. Телевидениене милләтпәрвәр шәхесләр җитәкләсә, алар милләтебезне кимсетүгә ирек куймас иде. Ә безнең телеканалларда үзебезнең татарга төкереп карау ярылып ята.
Филүсә Арслан:
- Элек телевидениедә "Алтынчәч", "Аура любви", "Микрофон алдында", "Җырлыйк әле" кебек тәрбияви әһәмияткә ия затлы тапшырулар бар иде. Кызганыч, алар бүген төшерелми инде.
Нәҗип Бәдретдинов:
- Ул тапшыруларның авторларын "кыскартып" котылдылар. Телевидениедә хәзер очраклы кешеләр, нигездә, яшьләр эшли. Тирәнгә кермичә генә, җитәкче кушканча гына төшерелгән бу тапшыруларның бернинди сәнгати кыйммәте, тәрбияви әһәмияте юк һәм булмаячак. "ТНВ" "бөек" продюсерларның шәхси телеканалына әйләнде.
Әхтәм Зарипов:
- Сәнгать советы төзелгән очракта анда кемнәр керәсен мин әйбәт беләм. Бездә сәнгать советын төзү системасы юк. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген мисалга алыйк. Бездә бит ул премиягә тәкъдим ителгәнче үк, аның кемгә эләгәсен белеп, титулын юып йөриләр. Шуңа күрә иң элек сәнгать советына гадел сайлау системасы булдырырга кирәк. Театрны, эстраданы күзәтү эше даими алып барылырга тиеш. Әйтик, яңа җыр яңгырады, ди. Газеталар шунда ук чаң суга башласын. Абруйлы кешеләрдән, чын һөнәрмәндләрдән фикер сорашсын.
Гөлзада Сафиуллина:
- Сәнгать советы бер булырга тиеш. Һәм "Мәдәни җомга" газетасы аның белән даими бәйләнештә торып, эшен яктыртучы, үзенә күрә координацион үзәк булсын иде. Чөнки бу "түгәрәк өстәл"не бүтән газеталар да күптән инде оештыра ала. Әмма моны берсе дә эшләмәде. Бер "Мәдәни җомга" мирасыбызны якларга күтәрелде. Шуның өчен аның исеме дә "Мәдәни җомга". "Безнең мирас" журналы да бу эшкә тартылсын дигән теләктә калам. Галимнәребезне күбрәк җәлеп итәргә тырышыйк. Мирасыбызның сагында галимнәр торырга тиеш.
Гөлназ Гыйльми:
- Элек сәнгать советы "Татарстан" радиосы каршында эшләп килде. "Татарстан" радиосы 80 елдан артык гомер дәверендә музыкаль мәдәниятебез учагы булды, хәзер дә классик, академик музыканы пропагандалауны дәвам итә. Бу күзлектән караганда, бүген ул бердәнбер. Әмма берникадәр кыенлыклар да бар. Элек "Татарстан" радиосының үз тавыш яздыру студиясе эшли иде. Хәзер ул "ТНВ"га күчте һәм анда язылган өчен акча түләргә кирәк. Шулай итеп, академик җырчыларыбыз профессиональ студиядә язылу мөмкинлегеннән мәхрүм калды. Эстрада җырчылары яздырырга болай да җай таба, чөнки аларда акча бар. Ә менә классик, академик җырчыларга махсус шартлар тудырырга кирәк. Кайвакыт аларны тапшыруга чакырабыз, тик эфирга кую өчен язмалары юк. Акча юклык белән аңлаталар.
Элек "Татарстан" радиосы каршында Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге оркестр бар иде. Ул бик сыйфатлы, югары сәнгати кыйммәткә ия язмалар эшләде. Рафаэль Сәхәбиев, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова кебек һ.б. шундый югары кимәлдә башкару сәләтенә ия җырчыларның концертларын яздырды ул. Оркестрны тараттылар, һәм яздыру эше бетте.
Элек зур музыкаль вакыйгалар Татарстанның музыка елъязмасы шәкелендә максатчан рәвештә теркәлеп бара иде. Мәсәлән, Композиторлар берлеге корылтаенда кем нинди фикер әйткәнгә кадәр җентекләп яздырып, киләчәк буыннар өчен сакладылар. Бүгенге көндә без Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров чыгышларын табып тыңлый алабыз. Хәзер дә зур фестивальләр, концертлар, музыкаль бәйгеләр уза. Берсе дә радиога язылмый. Менә 15-20 ел инде бездә музыка елъязмасы алып барылмый. Гаять мөһим әсәрләр бер яңгырый да онытыла.
Бүгенге көндә бездә симфоник оркестр, халык музыка уен кораллары оркестры бар. Әмма Шутиков оркестры рус халык музыка уен коралларына гына кайтып калды. Ә татар милли уен кораллары оркестрыбыз юк. Зур фестивальләргә төрки кардәшләребез килгәч, кызыгып калабыз, чөнки барысында да фәкать милли музыка уен коралларыннан торган зур-зур коллективлар бар. Казахлар килә икән, алар рус балалайкасында яки флейтада уйнамый, курай, думбрада көй башкара. Бездә дә оркестр дәрәҗәсендәге шундый зур коллектив булса, композиторларыбыз да бөтенләй бүтән төрле, милли яңгырашлы музыкаль әсәрләр иҗат итәрләр иде.
Нәҗип Бәдретдинов:
- Бүгенгедәй хәтерлим, 2000 еллар башында Шутиков оркес­тры татар җырларыннан концерт башкарган иде. Анда Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова кебек халкыбызның иң затлы җырчылары катнашты. Шул концертка нибары 20 билет сатылган. Менә кичә тәмамланды. 20 тамашачының 12-се сәхнәгә менеп, музыка уен коралларын тотып, аларда уйнап карый башлады. Баксаң, алар аспирантурада белем алучы чит ил кешеләре икән. Үзебезнең тамашачылар сигезәү генә булып чыга. Бездә 350 кешелек Язучылар берлеге,музыкаль белем бирә торган ничәмә-ничә уку йортлары бар. Аларда күпме мөгаллим укыта, никадәр бала укый. Ә татар концертларында тамашачы юк. Шунда берәр каян 3 студент яһүд концерт белән килеп төшсә, зал шыгрым тулачак. Үз-үзебезгә хөрмәт җитми.
Филүсә Арслан:
- Чыннан да, республикабыз­да зур-зур музыкаль коллективлар бар, әмма берсе дә татар файдасына эшләми. Камера хоры оештырган булдык. Ул чиркәү музыкасын башкара. Күптән түгел генә филармония­гә Г. Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан оештырылган концертта булып кайттым. Сәхнә түрендә гел диярлек А.Шутиков җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры гына булды. Анда никадәр музыкант! Шуның кадәр зур коллективка күпме акча китә торгандыр! Татар музыкасына бик аз урын бирелде. Олуг шагыйребез Г.Тукай исеме бирелүгә багышланган концертта Глинка увертюрасы, рус, итальян җырлары яңгырарга тиеш идемени?! Дөрес, концертта Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле берничә җыр, бию башкарды.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов:
- Чыннан да, безнең бер дигән җыр һәм бию ансамбле бар. Ә фольклор музыкасы ансамбленең исеме җисеменә туры килеп бетми.
Нәҗип Бәдретдинов:
- Ул коллектив эзләнү юлында. Аның тарихы зур түгел. Шуңа күрә тәнкыйтьләргә дә ашыкмыйк. Ул безгә кирәк. 70 кешелек җыр һәм бию ансамбле белән чит илләргә йөрү җайсыз, зур чыгымнар сорый, ә фольклор музыка ансамбле җыйнак кына, шуңа күрә аны төрле илләргә, Россия төбәкләренә татар сәнгатен күрсәтергә еш юллыйлар.
Филүсә Арслан:
- Без кайвакыт җыр һәм бию ансамбленең дәрәҗәсен кечерәйтәбез кебек тоела. Ул бит татар сәнгатенең йөзек кашы! Ә без аны еш кына түбән зәвыклы тамашаларда катнаштырабыз, очсызлы фестивальләрдә бутафория ролен үтәргә мәҗбүр итәбез. Ансамбльдәге талантлы җырчыларыбыз "Татар моңы" фестивалендә үзешчәннәр дәрәҗәсендәге башкаручыларга чәчәкләр, дипломнар ташый.
Гөлзада Сафиуллина:
- Дөрестән дә, ансамбльне катнаштыру түбән дәрәҗәдәге чараны аклау өчен генә кирәк дигән тәэсир кала. Елына ун тапкыр булса да бу коллективның үзенең генә концертларын оештырсак, бу бик зур тәрбия чарасы булыр иде. Кызганыч ки, җыр һәм бию ансамблен елына бер-ике генә күрәбез, чөнки аның үз залы, сәхнәсе юк. Телевидениедән дә аның чыгышларын бик сирәк күрсәтәләр.
Вахит Имамов:
- Былтыр Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре үтте. Анда Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестр катнашты. Әмма ни өчендер дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясамады, хор төркеме аерым җырчыларга фон булып кына торды. Элек ул чит илләргә еш йөри иде, хәзер аны ни өчендер беркая да чыгармыйлар. Коллективның дәрәҗәсе төште кебек тоела.
Венера Гәрәева:
- Ансамбль элеккеге дәрәҗәсен югалтмады. Составы яңарды, программасы үзгәрмәде. Әмма аңа караш башка. 1970-1980 елларда чит илләргә юллар ябык булганда, җыр һәм бию ансамбле түрәләребез өчен аңа ияреп чит илләргә чыгу өчен отышлы иде. Хәзер заман бүтән, юллар ачык, ансамбльнең кирәге юк. Составында 70 кеше булса да, чит илләргә гадәттә аның 50 се йөрде. Ул 50 кешегә күпме акча кирәк!
Вахит Имамов:
- Яңа коллективлар, әйтик, "Казан" бию төркеме белән иҗат юллары кисешкәнгә күрә, дәүләт ансамбле күләгәдә калдымы әллә?
Венера Гәрәева:
- Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен 1937 елда зур музыкантларыбыз төзегән. Аның бай традицияләре, үз йөзе, репертуары, кыйбласы бар. Ә хәзерге заманда барлыкка килә торган яңа коллективларга бик авыр, чөнки аларның традицияләре юк. Шуңа күрә дәүләт ансамбленә бернинди дә коллектив көндәш була алмый. Мин училищеда нинди генә зур сәләтле яшьләрне тәрбияләп чыгарсам да, алар арасында элекке җырчылар кебек татар рухын бирә торган беркем юк. Алар хәзер туа да алмый торгандыр, чөнки чоры башка.
Вахит Имамов:
- Башкортларның Ф.Гаскәров исемендәге бию коллективы академик ансамбль исемен йөртә. Дәүләт аларны күбрәк кайгырта дигән сүз.
Венера Гәрәева:
- Без академик исемне 1979 елда ук алып кайттык. Мәскәүдә Бөтенроссия җыр һәм бию бәйгесендә безгә бу дәрәҗәле исемне Моисеев үзе биргән иде. Анда барыр алдыннан мәзәк хәлләр булды. Таишев мәдәният министры булган вакыт. Безне дүртебезне - Лима Кустабаеваны, Рәшит Мостафинны, Раилә Гарипованы һәм мине ансамбль җитәкчелегеннән алып ташларга дигән карар чыкты. Ыжгырып эшләп торган япь-яшь состав идек ул чакта. Рәшит, Раилә, мин - ансамбльдә 15-18 яшьтән эшли башлаган иҗатчылар. Вак-төяк ялгышлар да булгандыр. Әмма, нигездә, Александр Ключарев, Зөләйха Әхмәтова күрсәткән юлдан тайпылмадык. Менә бездә профессиональ сәнгатькә караш нинди. Шуңа да карамастан конкурска бардык, "Аулак өй" программасы белән беренче урын алып кайттык. Кайтканның икенче көнне үк министрлыкка чакырып, без алып кайткан "академик" дигән исемне опера һәм балет театрына бирделәр. Бүгенге көндә опера театрын, симфоник оркестрны беренче урынга куялар, җыр һәм бию ансамбле күләгәдә кала. Татарстанга без кирәкмибез кебек. Аның каравы, безне читтә беләләр һәм яраталар. Бигрәк тә Оренбург өлкәсенә, Себергә барган саен хәзерге җыр­чыларны да, элеккегеләрен дә исемләп сорыйлар.
Вахит Имамов:
- Безнең нибары бер филармониябез бар, филиаллары юк. Ә Башкорт филармониясенең биш районда биш филиалы эшләп килә.
Венера Гәрәева:
- Башкортларда сәнгатькә караш электән үк башкачарак иде. Партиянең 25 еллык съезды бара. Һәр милләтнең җыр һәм бию ансамбленнән Мәскәүгә алтышар кеше юлладылар. Җырларга, биергә кирәкми иде, хорга кушылып, "Да здравствует Россия!" дип җырлап тору бурычы куйдылар. Безнең өстә капроннан тегелгән, чыршы бизәгечләре белән чуарланган костюмнар. Андыйны бүген үзешчән коллективлар да кими торгандыр. Берзаман бәрхеттән, мехтан тегелгән затлы киемнәргә төренгән башкортлар килеп төште. Калмыкларның өсләрендә әллә ничә килограмм көмеш бизәгечләр. Ә ул вакытта сәнгати дәрәҗәсе буенча Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле - беренче урында. "Татарам первое место, остальные сами распределяйте", - дип кенә сөйләшә иде Моисеев. Шул концертта фәкыйрь костюмнарыбыз күренмәсен өчен, безне иң арткы рәткә бастырганнар иде. Гарьләнүдән бөтен коллектив белән төн утырып ялтыравыклы чыршы бизәгечләрен сүтеп ташладык.
Шулай да элек безгә фәрештәләрне күргәндәй карый торганнар иде. Фәйзи Гаскәров, Нәкый Исәнбәт, Александр Ключаревлар иҗат иткән көчле заман бу. Ул вакыттагы мәдәният министры Нәкый Исәнбәтнең улы Булат Гыйззәтуллин без гастрольгә киткәндә, чәчәк тотып перронда озатып кала, кайтканда үзе килеп каршы ала торган иде. Ул күренекле галим гаиләсендә тәрбияләнгән, бик укымышлы, югары мәдәниятле шәхес иде. Аның белмәгәне булмагандыр. Ә хәзерге җитәкчеләр, чыннан да, безнең артистларны һәвәскәрләргә, әле сәхнәгә яңа гына аяк баскан балаларга тиңли...
Филүсә Арслан:
- Хәзерге җитәкчеләребез җыр һәм бию ансамбленең әһәмиятен аңлап җиткерми бугай. Безнең дәүләт ансамблендә җыр да, бию дә, хор белән җырлау, ялгыз җыр­лау, оркестр да бар. Катлаулы сәнгатьләр синтезы ул. Шуңа күрә художество җитәкчеләрен билгеләгәндә һәрьяктан сәнгати сиземләве, осталыгы, әзерлеге булган кешеләрне сайлау кирәк. Ә бездә түрәләр үзләре билгеләп куя.
Вахит Имамов:
- Бүген татарда 750 эстрада труппасы бар. Башкортта алар 300гә туламы икән?!
Нәҗип Бәдретдинов:
- Үзгәртеп кору чорында татар филармониясенең эшчәнлеге тулысынча җимерелде. Ул акча эшләүгә корылды. Ә Башкортстанда совет заманында ничек эшләгән булса, шул килеш калды. Безнең артистлар Башкортстанга керә алмый. Ә башкортлар безнең бөтен районнарны әйләнеп чыга. Аларда Министрлыктан рөхсәт алмый торып концерт куеп булмый. Ә бездә мәдәниятне гомумән оныттылар. Ул кирәксез бер өлкә булып калды. Министрлыкта очраклы кешеләр чутсыз. Бөтенесе шуннан килә.
Күпмедер вакыт җырчы Хәйдәр Бегичев белән эшләдем. Үзебезнең Татарстанда концертларга тамашачы җыеп булмый торган иде. Ә Башкортстанга чыгып китсәк, безне "Ура!" кычкырып каршы алалар, шыгрым тулы залларда концерт куябыз. Андагы татарлар чын сәнгатьне аңлый, чын тавышны бәяли белә. Ә безнекеләргә Фирдүс Тямаевлар кирәк.
Гөлзада Сафиуллина:
- Бервакыт Төркиягә 7 кешелек кенә фольклор коллектив белән барып, дәүләт телевидениеләрендәге "Күңел багы" тапшыруы өчен концерт яздырып кайттык. "Күңел багы" тапшыруы төрки халыкларның фольклорын сак­лауга йөз тота. "Тагын нинди халыклар килеп язылды", дип сорадым шул чакта. Бөтен төрки халыклар язылып бетте инде, сез соңгысы, дип җавап бирделәр. Хәтта Кавказдагы бик аз санлы төрки халыкларга кадәр тапшыру әзерләгән. Әллә ничә миллионлык татар очраклы гына барып язылды булып чыга. Чөнки мин дәүләт юлы аша түгел, Төркиягә йөри торган кеше буларак, тапшыру турында ишетеп-белгәннән соң, аның алып баручылары белән сөйләшеп бардым. Бу да мәдәниятебезгә карашны күрсәтә торгандыр.
С.Сәйдәшев исемендәге дәү­ләт Зур концерт залы янында матур афишалар эленеп тора. Аларны атна саен яңарталар, чөнки һәр атна саен яңа, кызыклы концертлар, фестивальләр оештырыла. Әмма ник берсендә бер татар исеме булсын! Татар гел читтә кала. Моннан тыш шәһәр, республика күләмендә төрле дәрәҗәдәге бәйрәмнәр үткәрәләр. Алып баручыларны да, җырчыларны да, татарча сөйләшә дә белмәүләре яки ватып-җимереп сөйләшүләренә дә карамастан, читтән чакыралар. Ә безнең сәләтле яшьләребез, үзебездә эш юк дип, чит илләргә, чит төбәкләргә китәргә мәҗбүр. Гомумән, чагыштырып карарга иде бер - татар чараларына, бүтән халыкларның мәдәниятенә багыш­ланган бәйге-фестивальләргә күпме акча бирелә икән?
Вахит Имамов:
- 1990 елларда Чистайда Яуширмәдә Гаяз Исхакый укуларын башлап җибәргәннәр иде. Анда язучылар, җырчылар, укытучылар килде. Бер елны 2 мең 200 кеше җыелды. Милләтне уяту өчен бер дигән, шәп чара булды. Исхакый туфрагына барган һәркем милләте турында уйлап кайтып китә торган иде. Аны үткәрүгә 500 мең сум бирелде. "Каравон" фестивален башлап җибәргәндә үк бюджетын 1 миллион билгеләгәннәр иде. Хәзер ул 10 миллионнан артып китте бугай. Ә Исхакый укуларын үткәрүдән туктадылар.
Гөлзада Сафиуллина:
- Илһам Шакиров исемендәге фестивальне шулай ук үткәрми башладылар. Кызыл Байракта Салих Сәйдәшевне искә алу җыены да үлеп бара. Олуг шагыйребез Г.Тукайны да елга бер мәртәбә, 26 апрельдә генә искә алабыз.
Вахит Имамов:
- Бервакыт Чиләбегә бардык. Зур стадионда концерт бара. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың сәхнәгә чыгуы булды, утыргычларда кеше калмады. Бөтен тамашачы дәррәү кубып сәхнә тирәсенә җыелды. Ул концертта 7-8 мең кеше булгандыр. Бергәлекне ныграк тоясылары килде, ахры. Халыкны затлы җыр белән дә уятып була, димәк.
* * *
Түгәрәк өстәл янындагы әңгәмә шактый озак һәм бик тә кайнар барды. Үзәкләргә үткән кайгылар бер - татарның әдәбият, мәдәният, шул исәптән сәхнә сәнгатен дә бөек милләтебезгә лаек югарылыкка күтәрәсе иде. Бу кайгылар укучыларыбызга да яхшы таныш булуын беләбез һәм аларны да әңгәмәне дәвам итәргә чакырабыз.
Әңгәмәне С.КАШАПОВА һәм М.ГАЛИУЛЛИНА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев