Мәдәни җомга

МИЛЛИ ТАТАР АНАЛАРЫ

"И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз - туган телебезне саклау!" Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткән III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында педагог, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Бубыйның, шигар итеп алынып, түргә язып эленгән шушы сүзләре җыенның барлык эчтәлеген билгеләгән кебек булды. Форум эшендә катнашу...

"И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз - туган телебезне саклау!" Шушы көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткән III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында педагог, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхлисә Бубыйның, шигар итеп алынып, түргә язып эленгән шушы сүзләре җыенның барлык эчтәлеген билгеләгән кебек булды. Форум эшендә катнашу өчен дөньяның 17 иленнән - 72 , Россиянең 48 төбәгеннән - 231, Татарстаннан 199 вәкил килгән иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм Казаннан 100 дәрәҗәле кунак сыйфатында язучылар, сәнгать әһелләре, галимнәр катнашында үткән форум эшлекле сөйләшү җыенына әверелде.

Хатын-кызлар җыены матурлыктан башка булмый торгандыр. Театр фойесында оештырылган күргәзмәдә әби-бабаларыбыздан мирас булып күчкән тегү, чигү, бәйләү кебек һөнәрләребез аша тудырылган матурлыкны - татар хатын-кызларының бар уңган-булганлыгын күрергә мөмкин иде. Әйтик, Актаныштан килгән Илиза Хәкимова чиккән шәмаил, мендәр тышлары, мәчет күренешләре, Казаннан Миләүшә Мусинаның энҗеле калфаклары, Айрат Харисов ясаган гармуннар, Зинфира Сәйфетдинованың чигешле күлмәк-камзуллары, түбәтәйләре, Әлмира Борһанованың затлы билбаулары, Оренбург татарларының нәфис шәлләре гүзәллеге белән хәйран итәрлек иде.

Форум Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җыенда катнашучыларны котлавы белән ачылып китте. Ул иң әүвәл Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. Анда гүзәл затларыбызның татар хатын-кызларына хас сыйфатларны саклап калуы искәртелгән иде. Һәр форумда катнашып килгән Парламент җитәкчесе делегатларның исәбе арта, географиясе киңәя баруын әйтте, бу җыенда катнашучыларның 70 проценты яңа кешеләр булуына игътибар итте. Аның белдерүенчә, телне, гореф-гадәт, йолаларны, мәдәниятне саклау - дәүләт бурычы. Әмма бу мәсьәләдә хатын-кызларның роле барыбер зуррак. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хатын-кызларыбыз үзләренең тәрбиясе, гаиләгә мөнәсәбәте белән аерылып тора. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә дә, татар гаиләләрендә аерылышулар кимрәк, балалар тәрбиясенә дә игътибар күбрәк бирелә.

Билгеле ки, җыенны оештырган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, милләтебезнең танылган кешеләрен барлау мәсьәләләренә һәрдаим игътибар бирә. Конгресс бу форумга да тәгаен эшләр белән килде. Әйтик, һәр делегатның сумкасына Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" дигән документаль китабы салынган иде. Дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турындагы бу әсәрне кәгазьгә төшергәнче, язучы Татарстан һәм Кыргызстан архивларында казынган. Конгресс исә аңа Кыргызстанга ерак сәфәренең чыгымнарын күтәрергә ярдәм иткән, китапны бастырып чыгарган.

Форумда "Ак калфак" бөтен- дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ясаган чыгышта искәртелгәнчә, татар милләтен таныту, әби-бабаларыбыздан мирас булып күчкән гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә күп эшләр башкарыла, конкурслар, семинарлар үткәрелә. Шәҗәрә төзү, калфак, изү, кулъяулык чигү, рәсем сәнгате, татар халык ашлары: чәк-чәк, гөбәдия пешерү серләре кебек осталык дәресләре һәм конкурслары аеруча уңышлы үткән, анда дөньяның барлык почмакларыннан килгән осталар катнашкан. Хәзер Сабан туе, Нәүрүз кебек бәйрәмнәребез, "Карга боткасы", "Каз өмәсе","Аулак өй" йолалары дөньяның татарлар яшәгән барлык почмакларында яратып үткәрелә. Язучы Фәүзия Бәйрәмова белдергәнчә, "Ак калфак" хәзер Татарстан авылларына тулысынча үтеп керде. Кадрия Идрисова исә Балтач, Азнакай, Саба төбәге филиалларының аеруча җанлы эшләвен әйтте.

Әлбәттә, бүген безне телебезне саклап калу кебек зур мәсьәлә борчый. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, мирасыбызны яшьләргә тапшыру омтылышлары бик авырлык белән бара. Моның сәбәпләре - мәгариф системасында һәм гаиләдә. Әгәр өйдә татарча сөйләшмиләр икән, баланы ана теленә балалар бакчаларында да, мәктәптә дә өйрәтеп булмаячак. Ринат Закиров бу мәсьәләне хәл итү өчен хатын-кызларыбызны җәлеп итү кирәк, дип исәпли. Ә инде гаиләдә бала татар телендә, гореф-гадәтләребез мохитендә тәрбияләнгән очракта бу эшне дәвам итүче балалар бакчалары, мәктәпләр булуы мәслихәт. Югыйсә, бала тиз арада рус теллегә әвереләчәк. Кытай Халык Республикасы Голҗа шәһәре татар җәмгыяте идарә әгъзасы, Голҗа педагогика университеты доценты Зөлфия Чапаева шактый еллар элек Голҗада "Нур" дигән кызлар мәктәбе булдырылуы турында сөйләде. Уку йорты нибары 3 ел гына эшләп калса да, ул югары әхлаклы, булдыклы, белемле, мәгърифәтле хатын-кызлар тәрбияләп өлгерә. Аның тәэсире әле дә үзен сиздерә икән.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла чыгышында милли уку йорты мәсьәләсе аеруча калку күтәрелде. Татар мәктәпләре кайчандыр Бубый, Мөхәммәдия, Галия мәдрәсәләре башкарган эшне алып барырга тиеш. Шуңа күрә Казанда мәктәп -кампус төзү ихтыяҗы бар. Анда уку бинасы белән бергә китапханә дә, тулай торак та, мәчет тә, спорт корылмалары да булырга тиеш. Мәктәп-кампуска укучыларның конкурс нигезендә генә кабул ителүе, укытучыларының исә иң югары таләпләргә җавап бирүе кирәк. Бу уку йортын тәмамлаган кеше берничә телне: татар, урыс, инглиз, грек, немец, төрек, кытай һәм башка телләрне белергә бурычлы. Татар баласының, кайда гына яшәсә дә, башлангыч белемне ана телендә алуы кирәк. Шагыйрь фикеренчә, өлкән сыйныфларда да гуманитар фәннәрне татар телендә уку зарур. Р.Зәйдулла шулай ук Татарстаннан читтәге кайбер районнарда мөселман балаларының мәктәптән чукынып кайту очраклары булуы турында әйтте. Теле урыслашкан бала православиене табигый дип кабул итә. Моннан котылуның бердәнбер юлы - мәктәпләрне конфессиональ принципта аеру. "Бүген татар анасы булу өчен матурлык кына түгел, батырлык та кирәк", - диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова да милли мәктәпләребез, хәтта ки тарихыбыз өчен көрәшү кирәклеген искәртте. Хәзерге вакытта Мордовиянең Белозерье авылы кызларына зур ярдәм кирәк икән. Язучы үзе бу авылга 16 ел элек барып кайткан. Ул чакта татар кызларын мәктәпкә китерү дә мөмкин эш булмаган. Бергәләп үгетләүләрдән соң кызлар укый, югары белем ала башлаган. Хәзер исә Мордовия Республикасы хөкүмәте яулык белән мәктәпкә кертмәскә, шушы татар мәктәбен ябарга карар чыгарган.

Язучы шушы уңайдан Мордовия хөкүмәтенә мөрәҗәгать кабул итәргә чакырды. Ул әлегә милләттәшләребезнең Татарстаннан читтәге тарихлары язылмаганлыгына борчылу белдерде. Үзебез төзегән милли оешмаларның, мәчетләрнең үткәннәре билгесезлектә кала. Моны исә хатын- кызларыбыз булдыра алыр иде. Шулай ук ул Татарстан Президентының Бөтендөнья татарлары Президентына әверелүен, бу исемне бетерергә ярамавына да игътибар юнәлтте.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин сөекле композиторыбыз Сара Садыйковага һәйкәл кирәклеген искәртте. Аның "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына Сара Садыйкова исемен бирү турындагы тәкъдиме дә алкышлар белән каршыланды.

Форумда чыгышлар да, бәхәсләр, тәкъдимнәр дә шактый булды. 21 ел дәвамында "Татар мөселман календаре"н чыгарып килүче, журналист Фәния Хуҗахмәтнең, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның чыгышлары да фикерле булуы белән залны җанландырды.

Башкарасы эшләребез дә хәттин ашкан. Моны Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумы тагын бер кабат ачык күрсәтте.

Сөембикә КАШАПОВА.

Шамил АБДЮШЕВ фотоcы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: