Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

МИЛЛИ МӘКТӘП: ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ

Узган атнада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы булып узды. Ул узган елгы эш йомгакларына һәм быел алда торган эш планнарын тәгаенләүгә багышланган иде. - Узган ел мәгариф тармагы өчен зур әһәмияткә ия булды - Русиядә «Мәгариф турында» яңа канун кабул ителде, - дип башлады чыгышын Премьер-министр урынбасары -...

Узган атнада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы булып узды. Ул узган елгы эш йомгакларына һәм быел алда торган эш планнарын тәгаенләүгә багышланган иде.


- Узган ел мәгариф тармагы өчен зур әһәмияткә ия булды - Русиядә «Мәгариф турында» яңа канун кабул ителде, - дип башлады чыгышын Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. - Август киңәшмәсендә дә без мәгарифне яңа хокукый-норматив эчтәлеккә күчерү бурычын куйдык. 2013 елда муниципаль идарәдә үзгәрешләр булды - район мәгариф идарәләре белән методик үзәкләр берләштерелде. Бу берләшүнең максаты, әлбәттә, укытуда заманча алымнарны кертү иде. Узган елдагы төп уңышларыбыз: 1-7 яшьлек балаларның 75,4 проценты бакчаларда урыннар белән тәэмин ителде. Шулай ук ике дәүләт телен өйрәтү уңышлы дәвам итә. Мәктәп укучыларыбыз олимпиадаларда җиңүләр буенча, ниһаять, безнең күптәнге көндәшләрне - Мәскәү өлкәсе укучыларын узып китте. БДИда уңышлар бар, «Ана теле» программасы тулы куәтенә эшли башлады, урта һөнәри белем тармагында 2020 елга кадәр үсеш программасы эшләнде.

Узган ел төп игътибар мәктәпкәчә белемгә бирелде, дисәк, дөрес булыр. Хәзер 2018 елга кадәр бу өлкәнең үсеш картасын тәгаенләдек. Киләсе елга, мәсәлән, бакчаларда 10 мең яңа урын булачак. Без инде тәрбиячеләрне дә ноутбуклар, электрон такталар белән тәэмин иттек. Милли тәрбиягә дә игътибар зур. Хөкүмәтебез узган ел ике телдә уңышлы эшләүче 20 бакчага 1әр млн. сум акча бүләк итте.

Уңышлар белән беррәттән, министр мәгарифтәге хәл ителәсе мәсьәләләрне дә санап китте. «3 яшьлекләргә урыннарны күбрәк бирәбез, дип, ясле төркемнәрен киметкәннәр. Шулай ук сәламәтлегендә теге яки бу тайпылыш булган балалар йөри торган махсус төркемнәр дә күпкә кимегән. Бу саннарны контрольгә алырга кирәк булыр», - диде ул.

Әти-әниләрдән акча җыю мәсьәләсе инде күп тапкырлар күтәрелде. 2013 елда Татарстан прокуратурасына шундый 62 шикаять кергән. Күпчелек халык бакча мөдирләреннән зарлана икән. Хәзерге вакытта 3 мөдирнең эше судта карала. «Ришвәтчелек, акча таләп итүләргә каршы кискен чаралар күреләчәк. Түләүле хезмәт күрсәтүләр җәһәтеннән дә берәүгә дә ата-аналарга басым ясау хокукы бирелмәгән», - дип кисәтте Энгель Нәвап улы.

Урта мәктәп тармагында да эшләнгән эшләр хәтсез булган. Соңгы 3 елда мәктәпләрне төзекләндерүгә генә дә бюджеттан 7,5 млрд. сум акча бүленгән. Кадет мәктәпләре системасы булдырылган, сәләтле балалар өчен 16 махсус мәгариф үзәге эшли, Казанда олимпиадачылар әзерләү үзәге төзеләчәк.

Яңа законнар инклюзив белем бирү тармагына да өр-яңа таләпләр куя. Мәгарифне үстерү институтында махсус педагоглар әзерләнә. Быел «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә торган 104 мәктәп булдырылачак. Болар инклюзив белем үзәкләре булыр дип уйланыла.

Министр мәктәп яшендәге балалар белән социаль эшнең дә тиешле дәрәҗәдә булмавын ассызыклады. «Мәктәп психологлары берөзлексез тестлар үткәрү белән генә шөгыльләнә, ә балаларга конкрет ярдәм кирәк. Балтачта, Казанда үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары җитди сигнал булып тора», - диде ул.

Һөнәри белем тармагында хәл итәсе мәсьәләләр хәттин ашкан. «Урта һөнәри уку йортларының фәкыйрь хәле, хезмәт хакының бик түбән булуы аркасында укытучы-мастерларның эштән китүе һәм хезмәт базарына кирәксез белгечләр әзерләп чыгару - бүген үк хәл итүне сорый. Узган ел ТР Президенты кушуы буенча 2014-20 елларга республикада һөнәри белем системасының үсеш подпрограммасы эшләнгән иде. Ә хәзер бу уку йортларын төзекләндерү программасы төзелә», - дип белдерде министр.

Югары уку йортлары эшчәнлегендә дә уңай үзгәрешләр бар икән. Нәтиҗәле эшли торган вузлар исемлеге булдырылган. 2012-13 елларда Татарстанда эффектсыз дип табылган 9 вуз филиалы ябылган. 2013 елда югары уку йортлары рейтингында яңадан 13 филиал һәм республика карамагындагы 2 югары уку йорты «файдасыз» дип табылган.

Милли мәгарифтә дә уңай чишелеш тапкан мәсьәләләр күп. «Татарстанда һәм республикадан читтә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» дистанцион тел өйрәнү проекты гамәлгә кертелде. Әлеге мөһим проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Хәзер безнең алда әлеге ресурсны нәтиҗәле файдалану бурычы тора. Без аны мәктәпкәчә белем учреждениеләре тәрбиячеләрен укыту өчен актив кулланачакбыз», - диде Э.Фәттахов. Аның фикеренчә, милли мәктәпләрдә укыту һәм тәрбия процессын туган телдә оештыру һәм аның сыйфаты өчен, беренче чиратта, мәктәп директоры җаваплы. Әмма район һәм шәһәрдәге белем бирүнең торышы өчен, гамәлгә куючы буларак, тулаем мәгариф җитәкчеләре җавап бирә, диде министр. Милли мәгариф өлкәсендә тагын бер яңалык: татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем бирүнең сыйфатын яхшырту, бу юнәлештә дәвамчанлыкны саклау һәм уңай тәҗрибәне тарату өчен шартлар тудыру максатыннан һәр муниципаль берәмлектә милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төп балалар бакчалары, татар телендә белем бирүче төп инновацион белем бирү оешмалары оештыру турында карар кабул ителгән. «Без муниципаль органнар алдында дәүләт телләрен өйрәнү буенча мәсьәләләрнең зур бер өлешен бик иртә, шул ук вакытта нәтиҗәле булган вакытта - мәктәпкәчә чорга күчерү бурычын куйдык. Монда программаларның дәвамчанлыгы тәэмин ителергә тиеш», - диде Энгель Нәвап улы. Шулай ук ул милли мәгарифнең сыйфатын күтәрү йөзеннән 39 татар гимназиясенең эшчәнлеге контрольгә алынуын да искәртте. «Милли мәктәпнең исеме җисеменә туры килергә тиеш», - диде ул.

Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

- Башкалабызның мәгариф үсеше турыдан-туры туучылар саны белән бәйле. Бакчаларда 59000 бала йөреп тора. Әле тагын 18000 яшь казанлы чират көтә. Милли мәгарифтә дә яңалыкларыбыз бар. Казанда беренче тапкыр балалар бакчасы, татар гимназиясен үз эченә алган милли мәгариф үзәге ачылды, - дип башлады ул сүзен. - Тулаем алганда, Казан укучыларының белем күрсәткечләре республиканыкыннан һич тә ким түгел. Быел халыкара олимпиадаларда башкаланың 2 укучысы математикадан алтын, берсе физикадан бронза медаль яулады. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча, белешмә белән чыгучылар саны бермә-бер кимеде. Хәл итәсе мәсьәләләргә килгәндә, әлегә шәһәрнең өстәмә белем бирү йортлары, иҗат үзәкләре заманча технологияләрдән мәхрүм. Аларны да кампитр һәм ноутбуклар белән тәэмин итәргә иде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та утырышта үз фикерләре белән уртаклашты. «Бердәм Русия» партиясе яңа проект тәкъдим итте - авыл мәктәпләренең спорт заллары һәм спорт мәйданчыклары төзекләндереләчәк. Шулай ук бакчалар төзелешенә дә быел 50 млрд. сум акча тотылачак», - диде ул. И.Гыйльметдинов югары уку йортларында белгечләрне бары тик дәүләт заказы нигезендә генә әзерләргә тәкъдим итте. «Безнең республикада ел саен 2,5 мең укучы әзерләнә. Аларның 1 меңенә генә эш бар. Калганнары эшсез йөрсенмени. Минем үземә дә эшкә урнаштыруны сорап киләләр, - дип сөйләде ул. - Ә инде БДИны тапшыра алмаган укучыны аттестатсыз калдырмаска кирәк. Аттестатка таянып та кешене эшкә алып була. Беренчесендә бирә алмаган укучыга - икенче, өченче тапкыр биреп карарга рөхсәт итәргә кирәк».

ТР Премьер-министры Илдар Халиков коллегия утырышын йомгаклау сүзендә мәгариф тармагындагы көнүзәк мәсьәләләр хакында сүз алып барды. «Мине гаҗәпләндергәне дә, куандырганы да шул: ел башыннан бирле бер генә әти-әнинең дә татар теле дәресләреннән зарланып хат язганы юк. Телне өйрәтүдә, ниһаять, уңышлы программа таптык, ахры», - диде ул. Һөнәри белем тармагындагы тәҗрибә дә уңышлы килеп чыкты. «Без инде һөнәри белем моделенең нинди булырга тиешлеген беләбез. «Татнефть» компаниясе, вертолетлар төзү заводы тәҗрибәсен җәелдерергә кирәк», - диде И.Халиков.

Укытучыларга бирелгән кампитрлар, ноутбукларны тулы көченә файдаланырга кирәклеген дә искәртте Премьер-министр. «Безнең укытучыларга бер генә илдә дә булмаган мөмкинлек бирелде. Һөнәри осталыкны күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу», - дип сөйләде ул.

Кыскасы, булган мөмкинлекләрне файдаланып, намус белән эшләргә, ә укучыларга тырышып укырга гына кала. Чөнки бездә мәгарифкә барысы да җитәрлек күләмдә салынган: акча да, заманча технологияләр дә, алдынгы чит ил тәҗрибәләре дә - барысы да бар.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев