Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

МИЛЛИ МАТБУГАТКА ЯРДӘМ КИРӘК

Казанда өч көн дәвамында төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы булып үтте. 5 нче тапкыр үткәрелгән җыен быел этник журналистика мәсьәләләренә багышланды. Форум эшендә катнашу өчен башкалабызга Русиянең 30 төбәгеннән, республика районнарыннан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлар килгән иде. Кунаклар форум көннәрендә республикабызның мәгълүмат чаралары эше белән танышты, "Яңа...

Казанда өч көн дәвамында төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы булып үтте. 5 нче тапкыр үткәрелгән җыен быел этник журналистика мәсьәләләренә багышланды. Форум эшендә катнашу өчен башкалабызга Русиянең 30 төбәгеннән, республика районнарыннан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлар килгән иде.

Кунаклар форум көннәрендә республикабызның мәгълүмат чаралары эше белән танышты, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, "Татарстан", "Сөембикә" журналлары, "Акчарлак" гәзите редакцияләрендә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында булды.

Икенче көнне Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында форумның пленар утырышы булып узды. Анда федераль матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский, Русия Журналистлар берлеге секретаре Василий Балдицын, "Этникара журналистика гильдиясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Маргарита Лянге, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова катнашты һәм чыгыш ясады.


Форумны Ирек Миңнәхмәтов җыенда катнашкан милләт вәкилләрен үз ана телләрендә сәламләү белән ачып җибәрде һәм форум кунакларына Русия Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиевның котлавын ирештерде. Анда мондый юллар бар иде. "Илебездә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм килешеп яшәүне саклау һәм ныгыту уңайлы мәгълүмати мохит булдыру бурычы белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә форумда гаммәви мәгълүмат чараларының Русия милләтләре бердәмлеге идеясен популярлаштырудагы роле һәм анда катнашуы турында сөйләшү аеруча актуаль. Форумда катнашучыларның национализм, экстремизм, дини сабырсызлыкка каршы тору буенча гамәли тәкъдимнәре законнарыбызны алга таба да камилләштерүдә нигез булыр, дип өметләнәм".

Әлбәттә, форумда катнашучыларның һәркайсын иң әүвәл быел "Русия почтасы"на матбугатка язылуны оештыру һәм гәзит-журналларны таратуга тәгаенләнә торган өстәмә акчаның бирелмәве һәм шул сәбәпле басмаларның әбүнә бәясе күтәрелүе борчый иде. Федераль матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский 2014 елда матбугатка яздыру өчен өстәмә акча булмаячагын әйтте. "РФ төбәкләрендә елның икенче яртыеллыгына халыкны матбугатка яздыруның нинди авырлык белән барганын беләм. Әмма бюджет бик киеренке. Мәсьәлә 2015 елга бюджет проектын формалаштырганда карала. Бу уңайдан төрле фикерләр бар. Без "Русия почтасы"на акчалата ярдәм булырга тиеш, дигән карашта торабыз. Төбәк, муниципаль матбугаты бизнес-проектлар түгел, аңардан табыш алып булмаячак. Мондый басмаларга дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш", - диде М.Сеславинский. Ул 2013 елда федераль матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Русиянең 54 төбәгендәге 299 көндәлек матбугатка 116 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгәнен дә белдерде.

Форумда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Римма Ратникова сәламләде. Ул, үз чыгышын башлаганчы, Украинада һәлак булган Русия журналистларын 1 минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге җитәкчесе форумның безнең республикада үтүе очраклы булмавын искәртте. "Татарстанда этникара һәм конфессияара хезмәттәшлек итү, үзара тыныч, дустанә мөнәсәбәт саклау һәрвакыт игътибар үзәгендә", - диде ул. Римма Ратникова бу уңайдан дөньядагы 180 милләт вәкиленең 115е республикада яшәвен дә әйтте. "Басма матбугат 35 телдә нәшер ителә, тапшырулар 50 телдә алып барыла. "Аларның һәркайсының хәл ителәсе үз мәсьәләләре бар. Форумда алар турында сөйләшүләр булыр әле", - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

"Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов та Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының үзара бердәмлек, халыклар дуслыгы, милли мәдәниятләрне якынайту идеяләрен пропагандалавын белдерде. Бүген республикада 769 гаммәви мәгълүмат чарасы бар. 124 гәзит һәм 32 журнал татар, 5 басма - чуаш, 1 гәзит удмурт телләрендә дөнья күрә. Керәшеннәр өчен "Туганай" гәзите чыгып килә. Шулай ук республика җитәкчелеге ярдәме белән милли диаспоралар эшчәнлегенә, Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни тормышына багышланган "Наш дом - Татарстан" журналы нәшер ителә. "Милли матбугатны үстерү - ул халыкларның үзенчәлекләрен саклау, җәмгыятьтә килешеп яшәүне ныгыту, - диде Ирек Миңнәхмәтов. - Милли матбугатка аз тираж, түбән гонорар шартларында исән калу мөһим. Чөнки бу басмалар мәдәни кыйммәтләрне, әдәби телне саклау һәм үстерү, этник зыялы аң формалаштыруга хезмәт итә. Халыкны милли басмаларга яздыру һәм аны әбүнәчеләргә илтеп җиткерү хезмәте чыгымнарын каплау мәсьәләсендә ярдәм аеруча кирәк. Без әлеге уңайдан федераль органнар булышлыгына исәп тотабыз. Бу - форум резолюциясе проектына тәкъдимнәремнең берсе".

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова үз чыгышында Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсенә кагылышлы документлар, дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясе, программалар турында сөйләде. "Без Татарстанда яшәгән халыкларның мәдәни төрлелеген һәм традицион кыйммәтләрен мөмкин булганча саклыйбыз", - диде ул.

Русия Журналистлар берлеге секретаре Василий Балдицын үз чиратында журналистларның иминлеге мәсьәләсенә тукталды. "Соңгы вакытта журналистларга карата әле бер, әле икенче мәсьәләдә каршылыклар туып тора. Элек аларны хәрби хәрәкәтләрдән сакларга тырышалар иде. Хәзер журналистларга максатчан һөҗүм бара", - диде ул.

Пленар утырышта шулай ук илнең төрле төбәкләреннән килгән гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чыгыш ясады, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар арасында Саха(Якутия) Республикасыннан килгән "Ситим" медиатөркеме генераль директоры Мария Христофорова чыгышы игътибарны аеруча җәлеп итте. 500 мең якут халкы арасында тарала торган "Кыым" гәзите тиражы буенча Татарстанда дөнья күрә торган "Акчарлак" гәзитеннән генә калыша икән. "Әгәр мәктәпләрдә милли телне өйрәнү тиешле дәрәҗәдә куелмаган икән, милли матбугатның чәчәк атуына берничек тә ирешеп булмаячак", - диде М.Христофорова.

Көннең икенче яртысында көндәлек матбугат чараларында эшләүчеләр өчен "Этникара журналистика гильдиясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Маргарита Лянге семинар үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев