Мәдәни җомга

МӘГАРИФТӘН НӘТИҖӘЛӘР КӨТЕЛӘ

Узган атнада Чаллы шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Чаллы шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы Васил Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, КФУ ректоры Илшат...

Узган атнада Чаллы шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Чаллы шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы Васил Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, КФУ ректоры Илшат Гафуров, барлык район һәм шәһәр мәгариф идарәсе башлыклары, тармак белгечләре, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты.

Министр 2012 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. "2012 ел федераль дәрәҗәдәге үзгәрешләр белән тарихка кереп калды. Бу - Мәгариф турында яңа закон кабул ителү. Республика җитәкчелеге, Дәүләт Советы тырышлыгы белән яңа канундагы төп нормаларны саклап калуда ирешелгән уңышларны санап китсәк, алар түбәндәгеләр: мәктәпкәчә һәм гомуми белемнең бушлай булуы, түләүсез югары белем, авыл җирендә яшәүче укытучыларга торак бирү, җылылык һәм электр энергиясе өчен компенсация түләү, туган телләрне өйрәтү, субъектларның үз норматив документларын булдыру хокукы, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әти-әниләрнең хокукын яклау, авыл җирендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу. Быел шулай ук Татарстанның Мәгариф турындагы законын кабул итәчәкбез. Аны эшләүдә киң җәмәгатьчелек тә катнашыр, дип өметләнәм", - диде Э.Фәттахов. Эшнең нәтиҗәлелеге өчен идарә системасын сүтеп корырга кирәклеген дә истә тота министр. "Мәгариф идарәләре белән методик үзәкләр берләшергә тиеш. Без вертикаль идарә системасы төзербез, анда һәркемнең вазифасы ачык күрсәтеләчәк. Шулай ук мәгариф идарәсе белән методик үзәкләрнең бергәләп мәктәпләрдә фронталь тикшерү үткәрү хокукын да кире кайтарырга кирәк дип исәплибез", - диде ул.

ТР Президенты карары нигезендә, яңа елдан мәгариф идарәләренә җиңел машина биреләчәк икән. Шулай ук быелдан һәр районның мәгариф тармагына, ирешкән уңышларына карап, урын тәгаенләнәчәк. Бүгенге көнгә, мәсәлән, иң нәтиҗәле эшләүче дип, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе табылган.

Министр үз чыгышында икетеллелек мәсьәләсенә дә зур игътибар бирде. Ниһаять, балалар бакчаларында укыту өчен иң уңайлы дип табылган дәреслекләр әзерләнеп бетте. "Бакчадан чыкканда һәр ике милләт баласы да без билгеләгән күләмдә урысча, татарча аралаша белергә тиеш. Бу - мәгариф идарәләренең дә турыдан-туры бурычы. Өстәмә күзәтчелек чаралары да күрербез", - дип искәртте министр. Энгель Нәвап улын БДИ буенча нәтиҗәләр дә канәгатьләндерми. "Берәү дә аттестатсыз калмаска тиеш. Имтихан күрсәткечләре укытучыларның аттестация нәтиҗәләренә тәэсир итә. Лаеш, Әгерҗе, Балык Бистәсе районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләренә мәсьәләгә аеруча җитди карарга кирәк булыр. Шулай ук математика фәне буенча да белемнәрне тәртипкә китерергә вакыт. Анализ күрсәткәнчә, 9-11 нче сыйныфларда бу фән начар укытыла. Укыту әсбаплары җитәрлек, дәүләт дотацияләр бирә - матди як белән күп шөгыльләнәбез. Ә укытуда тәртип салу - сезнең өстә", - диде ул.

Без Татарстан мәгарифенең яхшылар рәтендә йөрүен беләбез. 2012 елда да илкүләм олимпиадаларда җиңүләр буенча 4нче урында барганбыз. Әмма җәмгыять белеме, инглиз, француз теле, физкультура буенча әлләни мактанырлыгыбыз юк икән. "Инглиз теленең сыйфатын күтәрү өчен барлык чаралар да күрелде бит инде. Республиканың инглиз теле укытучылары һәммәсе дә өр-яңадан белемнәрен күтәрде. Ә физкультурага килсәк, бездәге кебек спорт базасы бер җирдә дә юк. Безнең сездән яхшы нәтиҗә таләп итәргә хакыбыз бар", - диде министр.

Мәгарифтә яңарак кеше булса да, Э.Фәттахов дөньядагы карашларны да ныклап өйрәнгән. Күптән түгел ул Лондонда 101 илнең мәгариф министрлары белән берлектә халыкара форумда катнашкан. "Дөнья педагогикасы балаларга акыл өйрәтү ысулыннан баш тартып, укытучы белән укучы хезмәттәшлеге формасында белем бирүгә күчә бара. Без дә моңа өйрәнәчәкбез. Ул тьюторлык итү дип атала. Быел Сингапур белгечләре белән төзелгән килешү нигезендә, 30 мең мөгаллим тьюторлык мәктәбен үтәчәк", - дип сөйләде ул.

Узган ел мәктәпләрдә гамәлгә керә башлаган һөнәр бирү программасы быел тагын да максатчан дәвам иттереләчәк. Тракторчы, машина йөртүче кебек һөнәрләргә, һәр урта мәктәптә үк булмаса да, якындагы база мәктәпләренә барып өйрәнү мөмкинлеге тудырылачак. База мәктәбе дигәннән, министр аларның саны күп, ә укучылар аз булуына игътибар итте. "Республикада 580 урта мәктәп бар, шуларның 388е базовый булып исәпләнә. Укучылар 150дән кимрәк икән, ул мәктәп базовый була алмый. Һәм ничек инде 50 бала да укымаган мәктәп - урта мәктәп була. Мисал китерик: берничә ел элек Актанышта 24 урта мәктәп бар иде. Хәзер алар 7. Балалар саны җитмәгән җирләрдә урта мәктәпләр кимер. Бу - заман таләбе. Шул шартларда башлангыч сыйныфларның үз туган авылларында укуын тәэмин итәргә кирәк булыр", - диде министр.

Милли телләрне укыту җәһәтеннән 2012 ел алга китеш елы булды, дип бәяләде баш мәгарифче. Интернетта татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирә торган "Ана теле" программасы эшкә кереште, коммуникатив укыту ысулына нигезләнгән дәреслекләр дә кулланышка керде, I халыкара татар теле олимпиадасы үтте һ.б. "Телләрне белүдә берәүгә дә ташлама булмаячак. Ярдәм кирәк булган укучыга дәүләт хисабына бушлай дәресләр биреләчәк", - диде Э.Фәттахов.

Белем бирү генә түгел, тәрбия мәсьәләләре дә мәгариф тармагы өстендә бит әле. Бу җәһәттән дә үз күзәтүләре белән уртаклашты министр. Гомумән алганда, республикада үсмерләр кылган җинаятьләр кимесә дә, Әлмәт, Бөгелмә кебек кечерәк шәһәрләрдә ул ишәя төшкән. Иң аянычы - безнең төбәктә үз-үзенә кул салучылар нык арткан, хәтта "алдынгы" урыннарга чыкканбыз. Моның сәбәпләрен ачыкларга һәм тәрбия учреждениеләрен психологлар белән тәэмин итәргә кирәклеген әйтте Энгель Нәвап улы. Шулай ук яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә бердәм форма кертеләчәк. Әти-әниләр белән киңәшеп, белгечләр шундый фикергә килгән.

"Алга куелган зур бурычларның берсе - ул һөнәри белем тармагын тәртипкә салу. Илдә техника белгечләре җитмәү, социаль тармакта эшләүчеләргә кытлык булуы - ул безгә кагыла торган мәсьәлә. Алдагы елда яшьләр эшләре, авыл хуҗалыгы тармакларына караган һөнәр училищелары һәммәсе дә безнең ведомствога күчереләчәк. Бу уку йортларын да кампитрлар белән тәэмин итү, матди базасын ныгыту, хәтта капиталь төзекләндерүләр кирәк булыр", - диде министр. 2013-20 елларга бу тармакны яңарту программасы да кабул ителәчәк икән.

КФУ ректоры Илшат Гафуров укытучылар әзерләү мәсьәләләре хакында сүз алып барды. "Башта федераль университет составына педагогик уку йортларын да кертү бу тармакны юкка чыгармасмы, дип шикләнүләр дә бар иде. Әмма бүген бездә Идел буендагы иң көчле педагогик һәм психологик белем үзәге оешты. Университет составында фундаменталь фән институтлары оешу - укытучылар әзерләү өчен ныклы база. Физика укытучысы - физика институтында белем алса, тирән белемнәргә ия булачак", - диде ул.

Иң куанычлысы - яшьләр укытучы һөнәре белән кызыксына башлаган. Педагог - психолог булырга теләүчеләр рейтингы 41 нче урыннан 17нчегә, ә укытучылыкка килүчеләр саны 51нчедән 18 нче урынга сикергән. Ректор шулай ук республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүчеләрне дә имтихансыз вузга кабул итүне яклавын белдерде. Университет кысаларында даими рәвештә укытучыларның белемен күтәрү мөмкинлеге барлыгын да исбат итте ул. "Эре белем үзәге буларак, КФУ чит ил галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора. Бөтен дөнья педагогикасын өйрәнү мөмкинлеге дә зурдан. Шулай ук новатор укытучылар белән студентларга аралашу мөмкинлеге дә бар", - диде И.Гафуров.

Коллегия утырышын йомгаклап, Премьер-министр И.Халиков мәгариф тармагы алдында торган бурычларга тукталды. "Мәктәп укучысыннан башлап, югары технологияләрне үзләштергән инженерлар әзерләп чыгарганчы, белем бирү чылбыры өзелмәскә тиеш. Безнең бурыч яшьләрне эшле итү генә түгел, ә һәрбер яшь кешегә тормышта үз урынын табарга ярдәм итү, үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалануга шартлар тудыру. БДИ нәтиҗәләре белән олимпиада күрсәткечләре генә мөһим түгел. Шулай ук иҗади мөмкинлекләр, спортта уңышларга юл ачык булырга тиеш. Соңгы елларда мәгарифкә бик зур чыгымнар тотылды. Укытучыларга ноутбуклар бирелде. Ә ни өчендер шуның бик азы гына нәтиҗәле файдаланыла икән. Иң гаҗәбе - авыл районнарында алар кулланылышта, ә шәһәр укытучылары ноутбукларны кадаклап куйган диярсең. Акча түләп оештырылган SMS хәбәрләрне дә алмый әти-әниләр. Ата-аналарны тәрбия, укыту процессына тарту да укытучылар бурычы бит. Республикада мәгарифкә аеруча зур игътибар бирелә. Алга куелган бурычларны үтәүдә без сезгә һәрвакыт ярдәмгә әзер", - диде ул.

Гомумән алганда, Премьер-министр да, мәгариф һәм фән министры да үтеп киткән елда бурычлар үтәлгән, ирешелгәннәр канәгатьләнерлек, дип бәяләде. Булган чатаклыкларны бетергәндә болай да алдынгылар рәтендә йөргән мәгарифебез халык ышанычын тагын да ныграк аклар иде. Икетелле мәктәпләрдә белем алсак та, Русия төбәкләре арасында иң алдынгылардан без.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Казан-Чаллы-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: