Мәдәни җомга

МӘГАРИФТӘ ТАРИХ КАБАТЛАНА, яки Мәктәп тагын тракторчылар әзерләячәк

Быел республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе 18 август көнне Мамадыш шәһәрендә булды. "Дәресләрдән соңгы мәктәп" дигән темага багышланды ул. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, барлык тармак министрлары, депутатлар, район һәм шәһәр мәгариф бүлеге мөдирләре, эре оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты. Киңәшмә...

Быел республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе 18 август көнне Мамадыш шәһәрендә булды. "Дәресләрдән соңгы мәктәп" дигән темага багышланды ул. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, барлык тармак министрлары, депутатлар, район һәм шәһәр мәгариф бүлеге мөдирләре, эре оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты.


Киңәшмә алдыннан Президент, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәгариф һәм фән министрлары белән берлектә, Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеен, татар гимназиясен, укучылар шөгыльләнә торган укыту-тәҗрибә участогын карап йөрде, яшь спортчыларның уңышлары белән танышты. Мамадышка ул көнне республиканың барлык районнарыннан да дәрестән тыш түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, уңышларга ирешкән талантлы укучылар һәм укытучылар җыелган иде. Казанның Вахитов районы "Факел" техник иҗат клубына йөрүче малайлар остазлары Олег Смирнов җитәкчелегендә иске мотоцикллардан квадроцикл ясаган. Аларның "иҗат җимешен" Президент та сынап карады һәм яшь уйлап табучыларны мактады. 2 нче лицейдагы It лицейны да "киләчәк һөнәре" дип бәяләде.

Киңәшмә, гадәттәгечә, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов чыгышы белән башланып китте. Ни өчен республиканың мәгариф белгечләре дәресләрдән соңгы мәктәпкә шулай зур әһәмият бирергә булган соң әле? Министр сүзен теманың актуальлеген исбатлаудан башлады. "Без бик катлаулы һәм киң мөмкинлекләре булган мәгариф структурасы төзибез. Ул ким дигәндә кичке 8гә чаклы гөрләп торырга тиеш. Моннан тыш, һәр баланың үз шәхси мөмкинлекләре бар. Ә моны дәрестән соң шөгыльләнеп кенә ачып була.

Балалар дәресләрдән соң да уңышларга ирешә алсын өчен өч шартның үтәлүе кирәк: яхшы, билгеле укытучылар, заманча технология һәм көчле инфраструктура булырга тиеш. Шушы өч юнәлешнең һәрберсе буенча ниләр эшләнде соң? Укытучының хезмәт хакы 30 процентка артты, ел ахырына кадәр ул уртача икътисадчы акчасына тигезләшеп 20 мең 9 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр грантлар отты. Инглиз теле укытучылары белемен күтәрде. Быел 900ләп фән укытучысы инглизчә өйрәнә. Алар физика, химия, алгебра һәм башка фәннәрне дә өлешчә инглиз телендә укытуга күчәчәк. Шулай ук 500 укытучы Сингапур педагогларыннан дәрес алды. Менә шушы яңалыкларның һәммәсен дә уңышлы үзләштерү өчен "Татарстан укытучысының һөнәри кодексы" эшләнде. Анда укытучының инглизчә белүе дә, яңа укыту ысулларын үзләштерергә тиешлеге дә язылган", - дип сөйләде министр.

Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларны яңадан-яңа йөкләмәләр белән күмүдән тыш, аларның үз хезмәтләреннән канәгатьме, түгелме икәнлеген дә тикшерергә онытмаган. Министр белдерүенчә, 3 ел эчендә эш шартлары, хезмәт хакыннан канәгать булучылар саны 2 тапкырга арткан. Баксаң, Татарстан мәгарифен Русиядә "кампитрлашкан төбәк" дип атыйлар икән. Моны сораштыру, чагыштырулар күрсәткән. Бик тырышкач, безнең балалар кампитрны чынлап ярата башлаган. Быел, мәсәлән, информатика фәненнән 22 бала имтиханда 100әр балл җыйган, 9 укучы илкүләм IT олимпиадада җиңү яулаган.

Бу уку елыннан 10 нчы сыйныфларга "Дини мәдәниятләр тарихы" фәне керәчәген барыбыз да белә. Бу уңайдан Президент Р.Миңнеханов та үз фикерләре белән уртаклашты." Бу - бик җитди эш. Аны үзәкләшкән формада башкарырга иде. Укытучылар әзерләгәндә профессионалларны гына җәлеп итәргә кирәк. Бала нинди мәгълүмат ала, шуңа таянып яшәячәк. Укытучыларны укыту өчен белгечләрдән махсус группа төзү сорала. Юкса, дин мәсьәләсен һәр теләгән кеше үзенчә аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә укытучылар әзерләгәндә диннең асылын яхшы аңлаган белгечләрне тартырга кирәк булыр. Дин укытучылары әзерләүне министрлык та, Президент аппараты да үз күзәтчелегенә алырга тиеш", - диде Р.Миңнеханов.

Быел Татарстан мәгарифенә тагын ике яңалык өстәлгән - электрон белем проекты кысаларында мәктәп директорлары, завучлардан таләп ителгән һәртөрле хисаплар хәзер электрон базардан автомат рәвештә алыначак, ягъни аны язып утырырга кирәкмәячәк. Шулай ук моңа кадәр ата-аналарның теңкәсенә тигән дәреслекләр җитмәүгә дә чик куелачак - республиканың бердәм электрон китапханәсе булдырылган.

Быел шулай ук бер генә башлангыч мәктәпнең дә ябылмавы шатландырды. Алай да Рөстәм Миңнеханов 1 укучылы мәктәпне хупламавын белдерде. "Укучы балага укудан кала яшьтәшләре белән аралашырга да кирәк бит әле. Мәктәптә аңа күңелсез булмаска тиеш. Андый чакта, әти-әни риза икән, күрше авылга йөртү файдалырак та булырга мөмкин", - диде ул. Президентны шулай ук 10-11 нче сыйныфка укучыларның аз калуы да борчый. Яшьләр тулысынча урта белем алырга тиеш, дип саный ул. "ПТУ, СПТУ белеме белән генә калырга ярамый. Иң яхшысы - югары белем алып, кирәк булганда Компетенция үзәге кебек укыту үзәкләрендә махсус әзерлек үтү. Хәзерге заман техникасында эшләү өчен белем дә, махсус әзерлек тә сорала. Ә тракторчы, комбайнчы булыр өчен генә мәктәпне ташларга кирәкми. Андый һөнәрләргә мәктәптә үк өйрәтеп була. Заманында безгә дә тракторчы таныклыгы биреп чыгардылар. Нигә бу тәҗрибәне яңадан кулланмаска? Башлангыч һөнәр училищеларының дәүләткә китергән файдасы бик аз", - диде Президент. Ул хәтта югары белем алган яшьләрнең дә үз һөнәре буенча эшләмәвен, бигрәк тә аграр университет, ветеринария академиясен тәмамлаучыларның авылга эшкә кайтудан баш тартуын тәнкыйтьләде. "Укып бетергәч тә, авылга кайту турында уйламыйлар да. Укыгач, кайтып эшлә инде. Эшчеләрне максатчан хәзерләүгә игътибар бирәчәкбез, ресурслар үзәге булдырылачак", - диде Р.Миңнеханов.

Узган 2011-12 уку елында Татарстан укучыларының белем дәрәҗәсе күтәрелгәнме, имтиханнар нинди нәтиҗә күрсәтә? Чыгышының икенче өлешен А.Гыйльметдинов шушы мәсьәләләргә багышлады.

"Русия буенча безнекеләрнең белем дәрәҗәсе 4 нче урында. Балалар саны кимүгә карамастан, 100 балл җыючылар арта бара. Милли мәгарифкә дә зур игътибар бирелә - Казанда ачылган It гимназиядә бөтен татар дөньясыннан укучылар җыела. It уку йортлары хәзергә бездә генә. Әлегә мәгарифнең алгы сызыгында барабыз", - дип сөйләде министр.

Быел кыш буе барган, урыс балаларына татар телен укыту хакындагы бәхәскә дә тукталды министр. "Моңа кадәр без телне филология фәне буларак укытып, балаларны җәфалаганбыз. Хәзер аралашу коралы буларак укыту методикасы табылды. Бәхәсләргә чик куелыр", - дип ышандырды ул. Президент та Конституция кысаларында икетеллелекне тормышка ашыруны яклады. "Безнең республикада ике телне дә белгән кеше көндәшлеккә ныграк сәләтле. Татар балалары беркайчан да урыс телен өйрәнүдән зарланмады", - диде ул.

Киңәшмәнең төп темасы булган төштән соңгы мәктәпләрдә ниләр эшләнә соң? Министр бәян иткәнчә, инде берничә төрле эш юнәлеше җайга салынган. Мәсәлән, "Минем мәктәпнең сәламәтлеге" проекты кысаларында 1,5 мең укучы үз мәктәбе тирәсендәге һаваның, суның, туфракның составын тикшерә, аны чистарту буенча эшли. Бу түгәрәкләрдә укучылар берьюлы химия, биология, география, физика һәм информатика фәннәреннән белемнәрен тирәнәйтә булып чыга. "It остаханә" түгәрәкләрендә исә укучылар төрле проектлар төзергә өйрәнә. "Яшел мәктәп" түгәрәкләрендә балалар шәһәрләрне яшелләндерү буенча электрон проектлар тәкъдим итә һәм яшелчә үстереп, кече фермалар төзеп, үзләре акча эшли. Мәсәлән, Мамадыш тәҗрибә участогында укучылар бал кортларын карап, карабодай, бәрәңге үстереп, 1 елга 22 мең сум табыш алган.

Әлбәттә, төштән соң шөгыльләнү өчен өстәмә белем бирү оешмалары, иҗат йортлары кирәк. Әлегә республикада шундый 422 иҗат йорты бар. Кайчандыр кирәксезгә чыккан, төрлечә таркатылган биналарны яңартырга туры киләчәк. Президент та шундый күрсәтмә биргән.

Киңәшмәдә Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Легай да чыгыш ясады. Ул балаларның урта сыйныфларда укыганда ук юнәлешле сыйныфларда укыту яклы. Берничә ел элек ул үз инициативасы белән Казанның бер мәктәбендә шундый бер сыйныф оештырган. Мәктәпне 20 укучының 11е медальгә тәмамлаган һәм 18е КДТУ (КАИ) га укырга кергән. Шуңа күрә ким дигәндә 9 нчы сыйныфта укучылар үзенә һөнәр сайлаган булырга тиеш, дип саный генераль директор.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында районда балалар тәрбияләү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашты. «Районыбызда укытучы һөнәренә хөрмәт зурдан. Мәсәлән, быел да 33 эш урынына 200дән артык кандидат бар. Яңа ачылган татар гимназиясендә «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла. Ягъни биредә инвалид балаларга да башкалар белән бергә дәресләр алу мөмкинлеге тудырылган. Тормышка әзерләү максатыннан да җитди чаралар күрелә. Мәсәлән, Мамадыш мәктәпләрендә 1-11 нче сыйныфларда «Тормыш дәресләре» керәчәк. Бу дәресләрдә укучылар төрле оешмаларга барачак, һөнәр ияләре белән очрашуларда катнашачак", - диде ул. Шунысы да куанычлы, быел Мамадыш районыннан 34 укучы аграр университет студенты булган.

«Народное образование» журналы баш мөхәррире Алексей Кушнир да мәктәптән үк эшкә өйрәтеп чыгаруны хуплый. "Безнең мәктәпләрдә балага алган белемен тормышта кулланырга өйрәтү җитми. Һәр укучы бер эшнең остасы булсын. Югары баллар җыю белән бергә, төрле яклап камилләшкән шәхесләр булырга тиеш. Югыйсә, безнең илдә хезмәт җитештерүчәнлеге 10 тапкыр түбәнрәк. Хезмәткә мәхәббәтне 10 яшьтән тәрбияли башларга кирәк, 17 яшьтә ул әзер эшче булсын. Шуңа күрә һәр гаиләгә аерым тәрбия стратегиясе кирәк. Һәр биология дәресе укучыны үз бакчасында уңыш алырга өйрәтми икән - ул дөрес дәрес түгел. Кыскасы, укытуны тормышта уңышка ирешүгә корыйк», - дип сөйләде ул.

Президент Р.Миңнеханов, киңәшмәне йомгаклап, район башлыкларына балаларга дәрестән соң шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга кирәк булганда чимал белән тәэмин итәргә туры киләчәген әйтте. "Мәгарифнең нәтиҗәлелеге генә инновацияләргә юл ача», - дип тәмамлады сүзен Илбаш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: