МӨГАЛЛИМНӘРНЕҢ АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ
Һич яңалык түгел: хакимиятнең берәр өлкәгә игътибарын күрсәтү өчен шул тармакка бүлеп бирелгән финанслар турында хисап ясала. Ләкин коры саннар гына бу өлкәдәге хәл-әхвәлне төшенергә мөмкинлек бирми. Быел республиканың мәгариф тармагына 1 миллиард сум акча бүленгән. Бәяләр күзгә күренеп артып торган заман булса да, бу - узган елга караганда 50...

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чыгышында исә мәктәптә алган белемнәрнең балаларга тормышта үз урынын табарга мөмкинлек бирергә тиешлеге хакында сүз алып барды. "9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыны планлы рәвештә 10 нчыга кабул итмәү бернинди киртәләргә дә сыймый. Укучыга һөнәри яктан юнәлеш бирү эшен 1 нче сыйныфтан ук башлау зарур, ул гамәл 9 нчыны тәмамлаганда гына көчләп тагылырга тиеш түгел. Быел да 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның 50 проценты колледж-техникумнарга китте", - диде министр. Белгечләр быел аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәп-гимназияләрнең эшчәнлегенә күзәтү ясаган. Әлмәтнең 16 нчы мәктәбендә физика-математика профильле сыйныф бар. Нәтиҗәдә мәктәпне тәмамлаучы 23 укучы физикадан имтихан сайлаган. Уртача баллары 64! Математиканы тирәнтен өйрәнгәннәрнең һәммәсе дә профиль дәрәҗәсендә имтихан тапшырды. Уртача балл - 62. Әмма ике ел буе фәнне тирәнтен укып та, имтиханга килеп җиткәч баш тартучылар да бар. Әйтик, Спас районы Болгар 2 нче урта мәктәбендә дә физика-математика сыйныфы бар. Ике ел буе физиканы тирәнтен укып та берәү дә ошбу фәннән имтихан тапшырырга алынмаган. Аксубайдан 3 нче мәктәпнең химия-биология сыйныфында укучы балаларның берсе генә химияне сайлаган, ә биологияне хәтта берәү дә сайламаган. Имтихан бирергә йөрәк җитмәгәч, нигә дип 2 ел буе ыштан туздырып йөрергә соң? Димәк, бу балаларны аерым фәннәргә көчләп укытканнар яисә алар имтиханны ышанычлы дәрәҗәдә бирерлек итеп белем үзләштерә алмаган. Махсус сыйныфларда укып та, шул фәннән имтихан бирергә куркалар икән, укыту дәрәҗәсенә карата да шик туа.
Ел саен Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм имтихан нәтиҗәләренә таянып белем бирү сыйфаты рейтингын игълан итә. Әлеге рейтинг мәктәптә, гадәттә, укучылар БДИ тапшырмый торган фәннәрне укытучы мөгаллимнәрнең һәм тәрбия эше белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәтенә "төкереп" караса да бүген районның укыту нәтиҗәсен күрсәтүче бердәнбер исемлек. Иң алдынгыларда - елдагыча Бөгелмә районы. Аннан соң килгән Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарында сыйфатның югары булуы гаҗәп түгел. Шәһәр мәктәбендә ни әйтсәң дә укучыга өстәмә шөгыльләнү өчен шартлар күбрәк. Ә менә Тукай, Кукмара, Саба, Чистай, Лениногорск районнарының алардан 1 әр генә баллга калышуы мактауга лаек. Исемлекнең ахырында - Чирмешән, Алексеевск, Спас, Питрәч. Быел да исемлектә әлләни үзгәрешләр юк. Бу районнарда БДИ баллары түбәнрәк булса да, берәү дә аттестатсыз калмаган. Министрлыкның яңа уку елыннан эз салачак тагын бер яңалыгы - 11 урта һөнәри белем учреждениесендә аерым һөнәрләргә татарча укыту кертеләчәк. Болар - Арча, Казан, Минзәлә педагогика көллиятләре, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Лаеш техника-икътисад техникумы, Кукмара аграр, Актаныш технологик, Сарман аграр һәм тагын берничә һөнәри көллият.
Һәрвакыттагыча министрның әйтергә теләгән төп фикере: һәр районда һәм шәһәрдә яхшы директорлар җитәкчелегендә яхшы белем бирә торган көчле мәктәпләр булдыру кирәк. Бу максаттан әүвәл укытучыларның һәрберсенә үз фәненнән БДИ да бирдерттеләр. "30 ел фән укыткан башың белән белемеңне исбатлап йөр инде", - дип гарьләнүчеләр дә булды. Әмма тикшерү барыбер файдага. Әле менә мәктәп директорларының компетенция дәрәҗәсен тикшергәннәр. Директорлар арасында нинди генә һөнәр иясе юк бит. Биектау районының Шәпше авылы мәктәбен эре генә бер фирмада машина йөртүче булып эшләгән шофер җитәкләве ачыкланган. "Менә шуннан соң укучыларның белемнәре түбән булуга гаҗәпләнеп булмый инде", - диде министр. Тик үзеннән-үзе сорау туа: тиешле югары белеме, педагогик тәҗрибәсе булмаган кешеләрне директор итеп куйганда кая караганнар?
Киңәшмәдә Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина яңа буын педагоглар хәзерләү хакында чыгыш ясады. "Югары уку йортында белемне татарча биреп була. Дөнья педагоглары белән татар мәгърифәтчеләренең гыйлемен, тәҗрибәсен тапшыру урыны нәкъ менә шунда булырга тиеш", - диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпнең укыту гына түгел, ә тәрбия бирү урыны да булуын искә төшереп китте.
"Укытучының эш нәтиҗәлелеген ярышлар хисабына гына үстереп булмый. Уку йортларының эшчәнлеген бәяләгәндә формальлектән китәргә кирәк, - диде Президент Р.Миңнеханов киңәшмәне йомгаклап. - Һөнәри белем тармагына зур игътибар таләп ителә. 2014 елда бу өлкәгә 2,5 миллиард сум бүлеп бирелгән иде. Безнең алда республика икътисадын хезмәт көчләре белән тәэмин итү бурычы тора. Татарстан педагогикасының юлы - нәтиҗәләр өчен җаваплы лаеклы кешеләрдән торган лаеклы команданың юлы ул. Нинди гаиләдә туып-үсүенә карамастан, без һәрбер балага бертигез шартлар тудырырга тиешбез".
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз