Мәдәни җомга

МӘДӘНИЯТСЕЗ ИКЪТИСАД ТА ЮК

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгының 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләрен барлауга, 2012 елга яңа максатлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы булып узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, Русия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар...

Утырыш мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгышы белән башланды.

- 2011 елның Татарстанда һәм ТЮРКСОЙ халыкара оешмасына кергән илләрдә олуг шагыйребез Г.Тукай елы дип игълан ителүе уңай нәтиҗәләр бирде, - дип башлады ул чыгышын. - Бу җәһәттән Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Әзәрбәйҗан, Польша, Литва, Финляндия, Аргентинада дәүләт дәрәҗәсендәге тантаналар булып узды. Төркиянең Анкара шәһәрендә шагыйрьгә һәйкәл куелды, Тарсус шәһәрендә Тукаебызга багышлап бульвар ачылды, бер урамга шагыйрь исеме бирелде. Истанбул шәһәренең Эюп тарихи районында да Габдулла Тукай паркы ачылды. Ә быел анда шагыйрьгә һәйкәл кую күздә тотыла. 2011 елда Мәскәү, Чаллы шәһәрләрендә дә Тукайга һәйкәлләр, ә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бюст куелды.

Мәгълүм булганча, Президент Р.Миңнеханов Указы нигезендә 2012 ел Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бүгенге көндә республикабызда 1335 мәдәни мирас объекты дәүләт тарафыннан саклана. Аларның 105е - федераль, 953е - республикакүләм, 277се муниципаль әһәмияткә ия.

Бүгенге көндә мәдәни мирас объектларын саклый торган оешмалар алдында торган иң зур бурыч - Русия Федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектларының бердәм дәүләт реестрын булдыру. Кызганыч ки, әлегә республикабыз җирлегендәге һәйкәлләрнең нибары берсе - Казан Кремле музей-тыюлыгы гына ул реестрда теркәлгән. Әмма 2011 елда теркәлү өчен кирәк булган таныклыкларны тәртипкә китерү буенча бик зур эш башкарылды. Әлегә кадәр без төзекләндерелергә тиешле тарихи биналарның да төгәл санын белмибез. 2012 елда мәдәни мирас объектларын исәпкә алуның заманча тәртибен булдыру зарур. Моның өчен яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану сорала. Озакламый Мәдәният министрлыгының сайтында республикабызда дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында мәгълүмати бүлек ачылачак.

Мәдәни мирасны саклау турында сүз чыккач, археологик һәйкәлләр турында да әйтми булмый. Бүгенге көндә республикабызда 4 меңләп археологик һәйкәл бар, аларның 278е дәүләт тарафыннан саклана. Кайда урнашуларына карап, археологик һәйкәлләрнең сакланыш дәрәҗәсе төрлечә. Билгеле, яр буйларында урнашкан һәйкәлләр ныграк җимерелә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сулыкларга якын урнашкан һәйкәлләрнең 30 проценты җимерелүгә дучар булган.

Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда республикабызда археологик тикшеренүләр саны нык артты. 2 гасыр эчендә Болгар шәһәренең 20 мең квадрат метр мәйданы тикшерелгән булса, 2012-2014 елларга исәпләнгән чаралар планында бу күрсәткечне 2 тапкырга арттыру күздә тотыла. 2012 елда археологик һәйкәлләрне җимермичә, сакчыл өйрәнү методларын гамәлгә кертүгә, аларны консервацияләү һәм музеефикацияләү мәсьәләләренә җитди игътибар биреләчәк. Шулай ук быел Болгарны һәм Зөя шәһәр-утравын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертергә әзерләү буенча зур эшләр башкарыла.

Бүгенге көндә республикабызда 3857 мәдәният оешмасы эшләп килә. Аларның 58е - республика, 3799ы - муниципалитетлар карамагында. Районнар яңа мәдәният үзәге ачуны сорап, җөмһүриятебез җитәкчелегенә отыры ешрак мөрәҗәгать итә. Кызганыч, еш кына яңа оешманың үсеш концепциясе, көндәшлеккә сәләтле булуы, репертуары, кадрлары турында уйлап бетермиләр. Бу җәһәттән бер генә мисал китерү дә җитә. Белүебезчә, бүгенге көндә мәдәнияттә иң зур проблемаларның берсе - биналар искерү. Аны чишүнең бер чарасы буларак, 2011 елда Президентыбыз тәкъдиме белән муниципаль районнарда клублар салу программасы эшләп китте. "Татинвестгражданпроект" азрак һәм күбрәк сандагы тамашачыларга исәпләнгән берничә проект тәкъдим итте. Иң кызыгы шул, хәтта 300ләп кенә кеше яшәгән кечкенә торак пунктларда да 280 тамашачыга исәпләнгән иң кыйммәтле клуб проектларын сайладылар. Бүгенге көндә күп районнарда мәдәнияткә бүленгән акча булган мәдәният учреждениеләрен дә тотарга җитми. Ә яңа төзеләчәк кыйммәтле клублар өчен акча каян килер соң?

Бүгенге көндә мәдәният өлкәсенең иң авырткан җире - хезмәт хакларының түбән булуы. Бу мәсьәлә ил җитәкчеләренә дә тынгылык бирми. "Мәдәниятне максатчан рәвештә торгыза башларга кирәк. Бүгенге көндә мәдәнияттә уртача хезмәт хакы икътисад өлкәсендәге уртача хезмәт хакыннан 2 мәртәбә кимрәк. Бу исә - зур гаделсезлек", - дигән иде Русия Президенты Д.Медведев Федераль Җыенга Юлламасында. Бүгенге көндә республикабызда мәдәният өлкәсендә уртача хезмәт хакы 8474 сум. Бу сан авыл хуҗалыгындагы уртача хезмәт хакының 47 процентын тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы - Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрында (38 мең сум), иң түбән хезмәт хакы - Г.Кайбицкая исемендәге музейда (6 577 сум).

2012 елда музейларны мәгълүматлаштыру һәм музей фондларының сакланышын кайгыртуга юнәлдерелгән махсус программа эшләү һәм аны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирергә кирәк булачак, чөнки бүгенге көндә республикадагы 1,7 миллион саклау берәмлегенең 37 проценты гына электрон каталогка кертелгән, 127 музейның 44е генә Интернет челтәренә чыгу мөмкинлегенә ия.

Узган елда төбәкара, халыкара дәрәҗәдә күп чаралар булып узды. Русия субъектларында 55 Сабан туе бәйрәме үтте, Екатеринбург шәһәрендә федераль Сабан туе үткәрелде. Быел исә федераль Сабан туе Владивосток шәһәрендә булачак. 2011 елның иң мөһим чаралары - Татарстанда - Мәскәү, Башкортстан, Мәскәүдә - Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү булды. Ә быел Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру планлаштырыла. Июль аенда шулай ук Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе кысаларында "Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе" исеме астында ЮНЕСКО халыкара яшьләр форумы һәм "ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы конвенциянең киләчәге" дип исемләнгән консультатив киңәшмә узачак.

2011 елда Русия Хөкүмәте карары нигезендә Русиядә 2020 елга кадәр театр эшен үстерү буенча концепция кабул ителде. Бу җәһәттән үткән елның 30 ноябрендә Мәскәүдә Русия Хөкүмәте башлыгы В.Путин театр әһелләре белән очрашты. Анда Русия субъектларына театр эшенең төбәк концепциясен булдыру йөкләнде. Ул концепциядә заманча сәнгатьне үстерүгә, яңа театр йолдызлары ачуга, яңа эксперименталь сәхнәләр булдыруга зур игътибар бирү сорала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2011 елда, үткән еллар белән чагыштырганда, халык театрга азрак йөргән. Республикабызның 10 театр-тамаша учреждениесендә, мәсәлән, ел дәвамында заллар 70 процентка да тулмаган. Димәк, алга таба безгә мәдәният учреждениеләре һәм иҗат коллективлары җитәкчеләрен менеджментка өйрәтү кирәк булачак.

Киләчәктә милли кино өлкәсенә дә игътибар арттыру сорала. Бүгенге көндә республикабызда эреле-ваклы 20дән артык студия кино төшерә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино һәм телевидение факультеты эшләп килә. Шуңа да карамастан, Татарстан кинематографиячеләре иҗат җимешләренең әлегә кадәр керем китергәне юк иде. Аеруча өметле күренгән проектларга өстәмә финанслар, шәхси инвестицияләр җәлеп итсәк, әзер булгач, аларны прокатка чыгарсак, зәңгәр экраннардан күрсәтү хокукы өчен телевидениедән акча түләтсәк, видео яздыру җайланмалары ярдәмендә фильмны күбәйтсәк, кино төшерүгә тотылган акча капланыр иде, бәлки.

Мәдәният буенча белем бирү өлкәсендә урта махсус уку йортларыбызның һәм В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты филиалының тулай тораклары булмау зур кыенлыклар тудыра, юкса бүгенге көндә Казаныбызда белем алучы студентларның 40 проценты читтән килеп укучылар бит.

2012 ел тарихта "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасы ачылу, драматург К.Тинчурин, рәссамнар И.Шишкин, Б.Урманче, язучы Г.Ибраһимов, шагыйрә М.Цветаева һ.б. юбилейлары, Ф.Шаляпин исемендәге ХХХ халыкара опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге ХХV халыкара классик балет фестивале, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең - 75, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы һәм Чаллы әкият театрларының 25 еллыклары һ.б. белән истә калыр, иншаллаһ. Быел яңа Тукай, Еники, Такташларга, Урманче, Фешиннарга, Шаляпин, Нуриевларга дөньяга килергә насыйп әйләсен иде.

Аннары Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов районда җирле үзидарә органнарының мәдәният өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды.

- Бездә барлыгы 138 мәдәният учреждениесе исәпләнә. Шуларның иң мөһим ике объектында күләмле үзгәртеп кору, төзекләндерү эшләре алып барыла, - диде ул. - Район башлыгының тәкъдиме һәм Президентыбызның теләктәшлеге, матди ярдәме белән башланган район мәдәният йортын төзекләндерү инде төгәлләнеп килә. Өстәвенә, Түбән Тәкәнеш авылында үз көчебез белән клуб төзибез. Аны быел җәен файдалануга тапшыру күздә тотыла. Авыл җирендә клублар төзү программасы кысаларында районның Кече Сон, Баскан, Яшел Тау авылларында мәдәният учаклары кабынырга тиеш. Бездә иҗат түгәрәкләрендә катнашучы балалар саны елдан-ел арта. Бу урында район башлыгының мәдәният үсешенә булышлык иткән тагын бер уңай гамәлен искәртеп узасым килә. Өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнә торган балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен билетлар таратыла. Республика, Русия күләмендә һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларга район башлыгы гранты бирелә. Шәһәр һәм районыбызда тарихи-архитектур һәм мәдәни һәйкәлләр дә шактый. Хәзерге вакытта Кирмәнчек шәһәрчеген төзекләндерү эшләре бара.

Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Сөембикә Җиһаншина үз чыгышында китап саклау мәсьәләсенә тукталды.

- 2015 елның гыйнварында Милли китапханәнең оешуына 150 ел була. Бүгенге көндә фондыбызда 3 миллион данә таныклык бар, шуларның 100 меңнән артыгы татар телендә, - диде ул. - Китапханәгә эш мәйданнары җитми. Фондларның урнашу тыгызлыгы нормадан 7 тапкыр артык. Китапханәнең Кремль һәм Карл Маркс урамнарындагы федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән биналары бүген бик тузган хәлдә. Аларны кичекмәстән тезекләндерү таләп ителә. ХХ гасырның 50 нче елларыннан башлап, Милли китапханә өчен махсус проект буенча яңа бина төзү мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде. Яңа бина төзү буенча Татарстан Хөкүмәте - 5, Татарстан Югары Советы 1 карар кабул итте, әмма аларның берсе дә тормышка ашырылмады. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев үзенең Дәүләт Советына Юлламасында республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре җитәкчелегенә 2007 елда китапханә өчен яңа бина төзү буенча бөтен әзерлек эшләрен төгәлләргә кушкан иде. Төзү эшләре 2008 елның июль аенда башланып, 2011 елда тәмамланырга тиеш иде. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры өчен төзелгән әкияти бина сафка баскач, республикабыз Хөкүмәте, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина торгызу хәстәренә керешер, дип ышанып калабыз.

Казан дәүләт циркы директоры Дамир Шәрифуллин Татарстанда цирк сәнгате турында сөйләде.

- Республикабызда менә инде 16 ел цирк мәктәбе эшләп килә. Ул - җөмһүриятебездә генә түгел, бөтен Русия буенча бердәнбер. 16 ел эчендә мәктәпне 30дан артык яшь артист тәмамлады. Бүгенге көндә аларның бер өлеше - Мәскәүнең иң зур ике циркында, 5есе Канададагы атаклы Дю-Солей циркында эшли. Без республикабызда үзебезнең цирк коллективы булсын иде, дип телибез. Ул 2013 елда Казаныбызда үтәчәк Универсиаданың мәдәни программасында да үзен гел матур яктан күрсәтер иде.

"Инновация" студиясе режиссеры, язучы, драматург, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Салават Юзеев бәйсез киностудиянең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- "Инновация" студиясе 2003 елда оешты. "Китмибез" исемле беренче кинофильмыбыз студиянең йөзен билгеләүче фильмга әйләнде. Аннан соң 40лап кино төшерелде, күпләгән халыкара фестивальләрдә җиңү яуланды. Бүгенге көндә без Русия Президенты гранты акчасына Русиядәге төрки халыклар турында "От Валдая до Алтая" исемле кинопроект буенча эшлибез. Әйтергә кирәк, Президент Д.Медведев проектыбызны кызыклы дип тапты, безне Мәскәүдә узган "түгәрәк өстәл" утырышында катнашырга чакырды.

Бүгенге вәзгыятьтә бердәнбер дөрес юл - авторлар киносын үстерү, чөнки Татарстан киносы киң прокатка чыгарлык хәлдә түгел әле. Республикада Һолливуд дәрәҗәсендәге кыйммәтле павильоннар төзү - утопия ул, ә авторлар киносын төшерү өчен әлләни күп акча да кирәкми. Татарстан киносын таратуда Интернет челтәрен куллану да уңай нәтиҗәләр бирәчәк, минемчә.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров җәмәгатьчелекне театр өлкәсендәге кайбер проблемалар белән таныштырды.

- Автоном мәдәният учреждениесе дәрәҗәсен алган театрларга спектакль кую өчен бюджеттан бүленгән акчаның күләме бик кечкенә, - диде ул. - Кама аръягы театрларында, мәсәлән, бу максатта 60 мең сум акча бүленә. Театрларыбыз бер иҗат фасылы эчендә уртача 4 яңа спектакль куя дип алсак, бу сумманы ким дигәндә 4кә тапкырлау кирәк. Яшь һәм пенсия яшеннән узган артистларның хезмәт хаклары түбән булуы да күпләребезне борчый. Шунлыктан яшьләребез әледән-әле театрдан китәргә мәҗбүр. Сәхнә арты эшчеләре - гример, бутафор, костюмер һ.б. шулай ук бик аз хакка эшли. Театрларыбызның тулай тораклары булмавы да яшьләрне театрдан китәргә этәрә. Казан театр училищесы ныклы белем-күнекмәләр бирсә дә, яшь артистларның күбесе, югарырак хезмәт хакына ирешер өчен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында өстәмә белем алырга мәҗбүр. Мәскәүдәге Щепкин, Щукин, Санкт-Петербургтагы Ваганов исемендәге уку йортлары үрнәгендә безгә дә Казан театр училищесына югары уку йорты дәрәҗәсен бирергә вакыт җитмәдеме икән?!

Соңгы елларда Мәскәү, чит ил театр коллективлары республикабызда еш кунак була. Алар турыдан-туры республикабыз җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, гастроль уздыру турында килешү төзи, без исә теләсәк, теләмәсәк тә, кунакларны үзебездә кабул итәргә мәҗбүр булабыз. Абруйлы театрлар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, бер яктан, файдалы булса да, чит коллективларның гастрольләре безнең эш тәртибен боза. Без, хакимият кушканча, үз залыбызны файдаланып, үзебез акча эшлисе урынга, аны арендага биреп, читләрнең акча эшләгәнен карап торырга мәҗбүр булабыз. Театрларыбызга, һичьюгында, кунак коллективлар белән үзләренә килешү төзү мөмкинлеге тудырылсын иде.

Җөмһүриятебез җитәкчелеге Г.Камал исемендәге театрның һәр премьерасын карап барган кебек, муниципаль районнар җитәкчеләре дә үзләрендәге театрларның тормыш-көнкүреше белән һәрдаим кызыксынып торсын иде, дип тә телисе килә.

"Татармультфильм" берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев мультипликация үрнәгендә дәүләт-хосусый хезмәттәшлекнең Татарстан мәдәниятен саклау һәм үстерүдәге файдасын искәртеп узды.

- 2 ел эчендә республикабызда анимация тармагы барлыкка килде,- дип башлады ул сүзен. - Татарстан техника, технологияләр үсеше буенча алдынгылар рәтендә, без исә дәүләт-хосусый хезмәттәшлек кысаларында республиканың гуманитар үсеш программасын эшләргә тәкъдим итәбез. Мультипликация, мәсәлән, татар телен, чит телләрне өйрәнү, яшьләргә белем, тәрбия бирү, аларны мәдәниятлерәк итүдә нык ярдәм итә ала. Җәмәгатьчелекнең игътибарын, беренче чиратта, ике проектка юнәлтәсем килә. "Татарстан тарихы" проекты татар халкының тарихына, мәдәниятенә, дәүләтчелек тарихына багышланган. Якты юморга нигезләнгән "Сабан туе" проекты ярдәмендә исә республикабызны бөтен дөньяга җиңел һәм үтемле итеп танытырга була.

- Дөрестән дә, бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә уртача хезмәт хакының күләме бик аз. Мәгариф, медицина хезмәткәрләрен кайгырту юлларын тапкан кебек, мәдәнияткә дә, ниһаять, җитди игътибар бирергә, мәдәнияттә уртача хезмәт хакы төбәктәге икътисад өлкәсендәге уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш, дип законда ук язарга кирәк, - диде Русия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.

- Татарстан - Русия мәдәнияте күгендә якты йолдызларның берсе, бер үк вакытта республиканың мәдәнияте бөтендөнья мәйданында көндәшлеккә сәләтле, - диде Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин үз чыгышында. - Мәдәният - ул икътисадны гына түгел, бөтен илне модернизацияләүнең иң мөһим чарасы, мәдәният булмаса, икътисад та, инновацияләр дә, гомумән, бернинди үсеш тә булмаячак. Шуңа күрә Русия мәдәният министры А.Авдеев бүген мәдәнияткә тотылган акчаны ким дигәндә 4кә тапкырлау кирәклеген искәртә. Татарстанда үткәрелә торган күп чаралар бер үк вакытта федераль бюджеттан да финанслана. Болгар шәһәрен һәм Зөя шәһәр-утравын торгызу, төзекләндерү буенча 4 елга исәпләнгән программа кысаларында, мәсәлән, республикага ел саен 4 миллион сум акча күчерелә. Белүебезчә, Русия Зур театр бинасын төзекләндерү тәмамланды. Чиратта - Санкт-Петербургтагы Мария театры бинасын төзекләндерү һәм Мәскәүдә Пушкин исемендәге дәүләт музее нигезендә музей шәһәрчеге кору. Әмма бу мәдәнияткә бүленгән акчалар гел федераль үзәккә китәчәк, дигән сүз түгел. Бюджет акчасыннан төбәкләр дә читтә калмаячак. Ә бүгенге көндә Русиядә цирк эшен үстерү концепциясе эшләнә. Чыннан да, үзебездә белем-күнекмәләр алган артистлар, беренче чиратта, Русиянең абруен күтәрергә тиеш.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның февраль аенда республикабыздагы бөтен музейларның да кампитрлар белән тәэмин ителәчәген, бу максатта 6,5 миллион сум акча тотылганын әйтте, ә октябрьдә мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 16 процентка артачагына ышандырды.

Утырыш ахырында мәдәният алдынгыларына ведомство бүләкләре тапшырылды. 2011 ел нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урынга чыккан Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш муниципаль районнары мәдәният идарәләре вәкилләренә махсус премияләр бирелде.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: