Мәдәни җомга

МӘДӘНИЯТКӘ ТАЛӘП ГЕЛ ЗУРДАН

Бик сирәк кенә булса да, мәдәният хезмәткәрләре дә бәйрәм итә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе - Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы, чөнки, гадәттә, ул нотыклар белән генә чикләнми, анда бүләкләр дә тапшырыла. Быел барысы бер көнгә туры килгәнгәдерме, бүләкләр аеруча күп тоелды. Иң элек Татарстан Мәдәният министрлыгында 2014 елда әйбәт нәтиҗәләр...

Бик сирәк кенә булса да, мәдәният хезмәткәрләре дә бәйрәм итә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе - Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы, чөнки, гадәттә, ул нотыклар белән генә чикләнми, анда бүләкләр дә тапшырыла. Быел барысы бер көнгә туры килгәнгәдерме, бүләкләр аеруча күп тоелды.


Иң элек Татарстан Мәдәният министрлыгында 2014 елда әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән мәдәният хезмәткәрләренә Хөкүмәт грантлары тапшырылды. Шунысы сөендерә, "Иң яхшы җитәкче" төрендә бүләкләнүчеләр арасында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов та бар иде.

2014 елда иң әйбәт эшләгән мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләренә шулай ук бүләкләр бирелде. Алар арасында Чаллы Татар дәүләт драма театры, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Казан Кремле" дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы да бар иде. Анда эшләүчеләрнең барысының да шатлыкларын уртаклашабыз.

Ә иң сөендергәне шул, бу юлы гәзит, журналларда мәдәният темасын яктырткан матбугат әһелләре дә читтә калмады. Республикабызның җигелеп эшли торган редакция хезмәткәрләренә дипломнар тапшырылды, министрның рәхмәте ирештерелде.

Тантана С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залы каршында дәвам итте. Көн шактый суык булуга да карамастан, бирегә җыелган халыкның кәефе күтәренке иде, чөнки Татарстан Республикасы Милли музее, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры, Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее, Биләр дәүләт тарихи архитектура һәм табигый музей-тыюлык, район мәдәният йортлары һәм башкаларга 44 машина ачкычы тапшырылды (16 Ford Focus һәм 28 Lada Largus). Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде, машиналар өлешчә - республика һәм өлешчә федераль бюджет акчасына алынган бит. Бүләкләнүчеләр исеменнән Илбашка рәхмәтне Алабуга дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко ирештерде. "Мәдәният елын зур өндәү билгесе белән тәмамладыгыз, рәхмәт сезгә", - диде ул.

Быел Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы В.Качалов исемендәге Казан зур драма академия театрында үтте. Бирегә җыелган халык бинаның төзекләндерүдән соң тагын да матураюына игътибар итми калмагандыр. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең чыгышында соңгы 2 елда республикабызда мәдәният хезмәткәрләренең эш хаклары 76 процентка үсүен билгеләп үтте. Былтыр исә 71 мәдәният учреждениесендә төзекләндерү үткәрелгәнен, 51 яңа бина төзелгәнен (шул исәптән 47 авыл клубы), 25 мәдәни мирас корылмасы яңартылганын да искәртеп узды. Министр үткән елга нәтиҗә ясаганнан соң киләчәктә чыгымнарны оптимальләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән, чөнки шуны эшләми торып тармакта хезмәт хакын күтәрү авыр булачак, ә 2018 елга мәдәният оешмаларында хезмәт хакын икътисадтагы уртача хезмәт хакына тигезләү бурычы куела. Министр үткән елда республикабыз мәдәният оешмалары үзләре эшләгән акча күләменең 2013 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк булуын уңай күренеш дип билгеләп үтте. Әмма муниципаль учреждениеләрдә бу күрсәткеч азрак, чөнки, министрның фикеренчә, күп кенә авыл клубларында түләүле хезмәтне исәпкә алу системасы эшләнмәгән.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе кысаларында мәдәният тармагының үсешенә аерым чыгыш багышладылар. Стратегия авторларының берсе Татьяна Абанкина әйтүенә караганда, анда адәм баласының рухи үсешен тәэмин иткән мәдәнияткә зур урын бирелә. Өстәвенә, мәдәниятне Татарстанга туристларны тарту чарасы буларак та "эшкә җигү" каралган. Т.Абанкина 2016-2026 елларга исәпләнгән креатив кластер турында сөйләп үтте. Ул мәдәниятне дәүләт һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә ныгытуга, иҗади кадрларны күбрәк әзерләүгә, мәдәният һәм мәгарифнең бергәлегенә юнәлдерелгән.

Коллегиядә мәдәният хезмәткәрләрен Русия мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев сәламләде. "Болгар шәһәрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү татар халкының мирас зурлыгын искәртә. Татарстанда тарихи һәйкәлләрне торгызу тәҗрибәсе киләчәктә бөтен Русиянең тарихи-мәдәни үзәкләрендә кулланачак", - диде Мәскәү кунагы. Г.Ивлиевнең, мәдәният хезмәткәрләренә эш хакын күтәрүне федераль җитәкчелек өлешчә үз өстенә алачак, диюен залда утыручылар шатланып кабул иткәндер.

Илбаш Рөстәм Миңнеханов Мәдәният елыннан тулаем канәгать калганлыгын белдерде. "Русия Мәдәният министрлыгыннан башка без бу эшне тиешле югарылыкта ерып чыга алмаган булыр идек, мөгаен", - дип ул министр Владимир Мединскийга аның урынбасары аша рәхмәтен ирештерде.

"Русиянең тышкы сәясәте шактый катлаулы булса да, безгә Зөя шәһәр-утравын ЮНЕСКО исемлегенә кертү артыннан йөрүне дәвам итәргә кирәк", - диде Илбаш. Президент шулай ук музейлар нигезендә мәгърифәт учаклары булдырырга чакырды. Бу җәһәттән ул төзекләндерүдән соң Казаныбызның 39 нчы мәктәбенә тапшырылачак Л.Толстой музеен мисалга китерде. Шуның белән бергә Р.Миңнеханов IТ-технологияләрнең китапханә, музейларга ныклап кереп урнашуын да теләде.

"2015 елның иң мөһим чараларының берсе - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Без аны югары дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тиеш", - дип алда торган эшләрне ветераннарны зурлаудан башларга кирәклеген әйтте Президент.

Мәдәнияттә кадрлар мәсьәләсе һаман борчу тудыра. Бу җәһәттән Р.Миңнеханов, мәсәлән, Русия мәдәният министры урынбасарына Суриков институтының Казандагы филиалына ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Миләүшә МӘХМҮТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: