Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Мәдәнияткә мәдәниятле караш кирәк

Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында үткән елга йомгак ясалды, киләсе елга максатлар билгеләнде. Анда республикабызның Премьер-министры Илдар Халиков, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия оешмасының матди булмаган мәдәни мирас комитеты рәисе Тамара Пуртова, Бурятия халыклары ассамблеясе идарәсе рәисе Саҗидә Батталова, Татарстан финанс министрының урынбасары Оксана Кисапова да катнашты һәм чыгыш ясады....

Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында үткән елга йомгак ясалды, киләсе елга максатлар билгеләнде. Анда республикабызның Премьер-министры Илдар Халиков, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия оешмасының матди булмаган мәдәни мирас комитеты рәисе Тамара Пуртова, Бурятия халыклары ассамблеясе идарәсе рәисе Саҗидә Батталова, Татарстан финанс министрының урынбасары Оксана Кисапова да катнашты һәм чыгыш ясады. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залына җыелган халык иң элек мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның докладын тыңлады.
Министр чыгышында саннар күп яңгырады. Мәсәлән, былтыр Татарстаныбызның мәдәниятенә 10 миллиард 109 миллион 500 мең сум акча тотылган. Шуларның 6 миллиард 186 миллионы - республикабыз бюджетыннан, 923 миллионы муниципаль районнардан кергән. Яшерен-батырын түгел, акчаның шактый өлеше (5,3 миллиард) мәдәният оешмаларын тәэмин итүгә китә. Тагын 4 миллиарды мәдәният хезмәткәрләренә эш хакы итеп түләнә. Җыеп сөйләгәндә, мәдәнияткә бик зур күләмдә акча тотыла кебек. Әмма аерып саный башласаң, киресенчә, акча бик аз килеп чыга. Әйтик, мәдәният өлкәсендәге уртача хезмәт хакы 19,818 мең сум. Ул республикадагы уртача хезмәт хакының 67,7 процентын тәшкил итә. Иң күп хезмәт хакы - театрларда (уртача 30 915 сум), иң азы - музейда (19744 сум), китапханәдә (16793 сум), кино учреждениеләрендә (15167 сум).
Коллегия утырышында авыл клубларының эшчәнлеге тәнкыйть утына тотылды. Министр Айрат Сибагатуллин махсус тикшерү нәтиҗәсендә республикабыздагы һәр биш клубның берсе шимбә-якшәмбе көннәрендә бикле торуы турында әйтте. Авыл җирендә яшәүче халыкның 16 проценты гына мәдәнияткә җәлеп ителгән. Уртача санаганда, клубларда атнасына нибары өч тапкыр мәдәни-күңел ачу чаралары оештырыла.
Билгеле булганча, яңа клублар Президентның махсус программасы нигезендә төзелә башлаган иде. Дүрт ел эчендә 181 клуб сафка басты. Программа кысаларында бу максатка 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Әле шуңа яңа клубларны тәэмин итеп торуга киткән акчаны да өстәргә кирәк. Бүгенге көндә муниципаль мәдәният учреждениеләре 3 мең 749 берәмлек тәшкил итә. Шуларның күпчелеге - клублар. Аларны бикле тотып, шулкадәр акчаның җилгә очуына юл куярга ярамый, әлбәттә. Шуңа күрә бу мәсьәлә Хакимият йортында булып узган республика киңәшмәсендә дә каралды. Президентыбыз Р.Миңнеханов республиканың Хисап палатасына авыл клубларының эшчәнлеген җентекләп тикшерүне йөкләде. Ләкин клубларны тикшереп итек туздырып йөрмәсәләр дә, бу мәсьәлә көн кебек ачык. Статистика күрсәткәнчә, Россиядә һәркөн саен өч авыл юкка чыга. 1959 елгы җан исәбен алу күрсәткәнчә, Россия халкының 41,4 проценты - шәһәрдә, 58,6 проценты авылда яшәгән. 2010 елда җан исәбен алганнан соң 24,6 процент халыкның гына авылда калуы ачыкланган. Республикабызда да шул ук хәл. 2002 елда бер кешесез авыллар 36 булса, 2010 елда бу сан 49 га җиткән. Берничә кешелек авыллар бу вакыт эчендә 102 дән 150 кадәр арткан. Бу вәзгыятьтә клуб мөдирен башыннан аягына кадәр алтынга күмсәң дә, клубларны бер генә түгел, биш-алты катлы итеп салсаң да, мәдәни программалар өчен кирәк булган аппаратура, костюм, реквизит белән шыплап тутырсаң да, барыбер тамашачы җыеп булмаячак.
Соңгы елларда татар авылларында мәктәпләрне күпләп яптылар. Мәктәбе дә булмаган авылга кемнең генә берегәсе, тамыр җибәрәсе килсен икән?! Өстәвенә, еллар үткән саен, авылларда мал асрауның табышына караганда михнәте күбрәк була башлады. Сөтне арзан бәядән алып, авыл халкын акыртып талыйлар. Якын - тирәдәге урман, алан, болыннарга да яңа хуҗалар табылып тора. Аннан Сандугач һәм Йолдызкаеңа тәмле тәгам алып кайту турында хыялланып булмый. Эшлим дисәң, эше юк. 150 чакрым ераклыктагы шәһәрләргә һәркөн саен машина белән эшкә йөреп кара! Кеременә караганда чыгымы күбрәк килеп чыкмасмы? Эш эзләп шәһәрләргә күченергә ашкынган яшьләрне клуб кына тотып кала алырмы?!
Мәдәният өлкәсендә куанычлы хәлләр дә күзәтелә. Мәсәлән, соңгы ике елда музейларга килүчеләр саны 40 процентка арткан. Быел Татарстан музейларында 4,2 миллион кеше булып киткән. Бер Казан Кремленә генә дә 2 миллион 170 мең кеше килгән. Бу вәзгыятьтә музей хезмәткәрләренең хезмәт хакы да артырга тиеш иде кебек.
Үткән елда иҗат союзларына 116 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шунда ук Татарстан Композиторлар берлеге урнашкан йортны сипләүгә каралган акча да кергән. Тулаем алганда композиторларның хәле зарланырлык түгел кебек. Шунысы куанычлы, ниһаять, татар композиторларының яңа иҗат ителгән симфонияләре һ.б. зур күләмле әсәрләре башкарыла башлады. Хәзер симфоник оркестр фәкать республикабыз аһәңсазларының яңа әсәрләреннән торган кичәләр үткәрә. Үткән ел азагында гына "Сoncordia" фестивале кысаларында Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов әсәрләре башкарылды. Ә күптән түгел Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" музыка фестивале булып узды. Ул совет чоры татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау максатыннан оештырыла башлады. Анда да композиторларыбыз Н.Җиһанов, Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Р. Ахиярова, Л.Любовский әсәрләре башкарылды. Әмма үзебезнең талантларны һаман кадерләргә өйрәнеп бетә алмыйбыз әле. Республикабызда зур спорт чаралары һаман саен оештырылып тора. Башка күләмле вакыйгалар да була. Аларны тантаналы рәвештә ачалар, ябалар. Ул тантаналарны оештыру өчен зур акча түгәләр. Читтән режиссер, композитор, рәссамнар чакыралар. Ник шунда үзебезнекеләргә заказ бирмәскә? Баеп китәрләр дип куркабызмы икән? Саф иҗат белән җан асрау нык авырлашкан заманда иҗат әһелләрен, һичьюгында, шул чараларга җәлеп итү, дәүләт заказлары белән тәэмин итү мәслихәт.
Коллегиядә рәссамнар турында җәелеп сөйләмәделәр. Үткән елда музейларыбыз фондлары өчен 3 858 216 сумлык рәсем сәнгате һәм гамәли бизәү сәнгате әсәрләре сатып алынган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәнгать әсәрләрен туплауга 2 000 000 сум акча сарыф ителгән. Болгарны һәм Зөя утравын үстерү-пропагандалауга багышланган комплекслы проект хисабыннан, шунда урнашкан музейлар өчен 8 923 185 сумлык сәнгать әсәре сатып алынган. "Киләчәктә картиналарны, рәсемнәрне, скульптураларны сайлабрак, сәнгати әһәмиятенә карап алыр­га кирәк", - диде бу җәһәттән министр. Рәссамнарыбыз эшкә мөмкин кадәр иҗадирәк якын килсен, шул вакытта картина, рәсемнәрнең сәнгати дәрәҗәсе дә югарырак булачак. Әлегә без ни бар, шуны сатып алырга мәҗбүр, дигән сүз булгандыр бу. Иҗат итү өчен җаныңның тыныч булуы кирәк шул. Ә безнең кылкаләм осталарының күптән инде төн йокылары качты. Чөнки аларга остаханәләреннән коры калу куркынычы яный. Карл Маркс урамындагы берлек бинасында зур гына күргәзмә залларын югалтканнан соң, рәссамнарыбыз хәзер инде беркемнең бернинди сүзенә ышанмый. Өстәвенә, көнсаен диярлек әле янгынга каршы инспекциядән, әле бүтән җирдән килеп, башларын катырып, өннәрен алып торалар. Берлек бинасында урнашкан остаханәләрдә көннең фәлән сәгатенә кадәр генә эшләргә рөхсәт иткән кырыс режимның кертелүенә дә байтак вакыт инде. Ул сәер әмерләрне иңдерүчеләр иҗат кешесе өчен ял, да йокы да, отпуск та юклыгын белмиләрдер, ахры. Ә иң шәп идеяләр нәкъ менә төнлә, бөтен авазлар тынгач килә, илһам алиһәсе тәүлекнең нәкъ шул вакытында иңә. Остаханәңнең язмышы кыл өстендә булсын, синең белән кырыс административ телдә сөйләшсеннәр дә, ә син шул вакытта бөтен дөньяңны онытып, туарылып, җаныңны биреп югары сәнгать әсәре иҗат ит, имеш.
Рәсем сәнгатебезнең киләчәге дә бик томанлы әле. В.Суриков исемендәге институтның Казан филиалы ябылу турында күптән сүз йөри. Мәскәү аны асрарга теләми, республикабыз да үз канаты астына алырга ашыкмый. Уку йорты 2008 елда зур өметләр белән ачылган иде. Аны яшәтергә, үстерергә теләк булган очракта, Карл Маркс урамындагы уку йорты урнашкан тарихи бинаны, һичьюгында, ремонтларга була иде инде. Аның фундаментын ныгыткан булдылар да, шуннан бирле ничек бар, шулай тора. Күп мәйданнары уку өчен яраксыз. В.Суриков институтының Казан филиалы - Россиядә бердәнбер. Анда Россиянең 26 төбәгеннән, бөтен Идел буе, Уралдан яшьләр килеп укый. Филиалны тәмамлап чыккан кайбер яшь осталар үз иҗатларын күрсәтеп тә өлгерде инде. Шундыйларның берсе Фәнил Вәлиуллин скульптура буенча халыкара симпозиумда катнашты. Киләчәкне кайгыртмасак, министрлыкка ни бар, шуны сатып алган көннәрен сагынырга калмагае әле.
Билгеле булганча, быел Россиядә Кино елы. Без дә Кино елына үзебезнең өлешебезне кертер идек тә, республикада бу өлкәдә хәлләр бик хөрти шул. Былтыр кино тармагына 75 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның 10 миллионы халыкара мөселман киносы фестивален үткәрүгә тотылган. Былтыр республикабыз халыкара кино бәйрәмендә янә татар киносы белән шаккатыра алмады. Ник татар әлегә кадәр кино төшерергә өйрәнмәде? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавап табу өчен министр кино тармагын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгу кирәклеген әйтте. Әмма җавап алдан ук билгеле. Хикмәт акчада гына да түгел булса кирәк. Режиссер Ю.Фетингның "Бибинур" фильмына аз акча тотылмады кебек. Шау-шуы күп булды. Әмма барыннан да бигрәк, Аяз Гыйләҗев Валентин Распутиннан чәлдереп язган икән, дигән сүз күңелгә кадалды. Татар телендә чатнатып сөйләшкән, татар моңын, 1000 еллык әдәбиятыбызны, шул исәптән А.Гыйләҗев әсәрләрендәге образларны күңеленә сеңдереп үскән татар кешесе төшергән булса, нәтиҗәсе бөтенләй бүтән булыр иде, әлбәттә. Министр А.Сибагатуллин дәүләт акчасына төшерелгән фильмнарның сәнгати дәрәҗәсен тикшерергә кирәклеген телгә алды. Кыскасы, тикшеренүләр озак вакытка исәп­ләнгән. Без кинобызны "сүтеп җыйганчы" мөселман киносы фестиваленә Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча төшерелгән фильмнары белән казах кардәшләребезнең килеп төшүләре бар. Бүген-иртәгә эшкә керешмәкчеләр икән.
Үзешчәннәрнең артык азынулары да тешкә тия башлаган бугай. Ниһаять, Министрлыкта Сәнгать советларын торгызу турында әйтелде. Әмма бер генә нәрсәсе дә гадел, дөрес булмаган илдә Сәнгать советының гадел булуы нык шикләндерә шул.
Коллегия утырышында акча мәсьәләсенә игътибар бик күп бирелеп, татар сәнгате, мәдәниятенең эчтәлеге, сыйфатына азрак тукталдылар кебек. Чыннан да, акча мәсьәләсе мәдәниятчеләрнең үзәгенә үткән. Мәдәнияткә бүтән өлкәләрдән калган акча гына бирелгәч, юрганны болайга тартсаң да, тегеләйгә тартсаң да, җитми. Сәнгатькярләрнең табышы зур түгел. Былтыр ул өлкәгә кертелгән бер сумга уртача сиксән тиен тәшкил иткән.
Былтыр нәкъ Яңа ел алдыннан Президент В.Путин "Россия Федерациясенең милли куркынычсызлык стратегиясе" турындагы карарга кул куйган. Беренче тапкыр икътисад, фән, мәгариф, сәламәтлекне саклау, экология һ.б. белән беррәттән, анда мәдәният тә кертелгән. Бу Карар, ниһаять, мәдәнияткә калдык-постык акчаны гына бирүгә чик куймасмы, дип хыяллана бу өлкәдә эшләүчеләр.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев