Мәдәни җомга

МӘДӘНИЯТ ИГЪТИБАР СОРЫЙ

Русия хөкүмәтенең мәдәнияткә бик аз игътибар бирүе, акча бүлгәндә дә калдык принцибы буенча эш итүе - бу тармак хезмәткәрләрен дә, халыкның үзен дә нык борчыган мәсьәләләрнең берсе: хезмәт хаклары түбән, тузган мәдәният йортлары, клуб биналары, китапханәләр сипләү таләп итә, заманча җиһазлар, җайланмалар, автотранспорт белән тәэмин ителеш начар, әзерлекле кадрларга кытлык....

Русия хөкүмәтенең мәдәнияткә бик аз игътибар бирүе, акча бүлгәндә дә калдык принцибы буенча эш итүе - бу тармак хезмәткәрләрен дә, халыкның үзен дә нык борчыган мәсьәләләрнең берсе: хезмәт хаклары түбән, тузган мәдәният йортлары, клуб биналары, китапханәләр сипләү таләп итә, заманча җиһазлар, җайланмалар, автотранспорт белән тәэмин ителеш начар, әзерлекле кадрларга кытлык. Югыйсә, нәкъ менә мәдәният һәр халыкның йөзен, дәрәҗәсен билгели, бар өлкәдә уңышларның нигезе булып тора. Татарстан Президентының "Һәр авылга - мәдәният йорты" дигән программасы кабул ителү - республикада бу мәсьәләдә боз кузгала башлауның бер билгеседер, мөгаен. Шушы программа буенча төзелгән мәдәният йортлары Татарстанның әле бу, әле теге районында файдалануга тапшырыла. Быелның 1 сентябрендә Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында да Премьер-министр Илдар Халиков катнашында 280 урынлы затлы мәдәният йортын ачу тантанасы булган. Узган атнада шушы бинада ТР муниципаль берәмлекләре мәдәният оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинар-киңәшмәсе булып үтте. Анда Татарстан мәдәният министры урынбасарлары Гүзәл Нигъмәтуллина, Ирада Әюпова, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Мәдәният министрлыгының дәүләт заказы һәм төзелеш бүлеге башлыгы Юлия Әдһәмова, планлаштыру һәм маркетинг бүлеге башлыгы Айсылу Зыятдинова, барлык районнарның мәдәният идарәләре һәм бүлекләре башлыклары катнашты. Семинар-киңәшмәдә мәдәниятчеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.


Фидакярләр уңыш яулый

Соңгы елларда авыл мәдәниятенең башлыча үз эшен яратып, шуңа ихластан күңеле белән береккән кешеләр, энтузиастлар тырышлыгы һәм муниципалитетлардан азмы-күпме тамган акча бәрабәренә генә яшәве беркем өчен дә сер түгелдер. Мәдәниятнең тавык та чүпләп бетерә алмастай мәшәкатьләрен ерып чыгар өчен бу эшнең фидакяре булу белән бергә, зур оештыру сәләте дә, белем дә кирәк әле. Әйтик, семинар-киңәшмәдә Теләче районы мәдәният бүлеге башлыгы Даут Иксанов үз чыгышында әйткәнчә, төбәктә 16 авыл мәдәният йорты, шуның кадәр үк клуб, район мәдәният йорты, 2 күчмә мәдәни хезмәт күрсәтү клубы бар. Районның шушы мәдәният учреждениеләре тарафыннан ел саен 5 меңләп мәдәни-ял итү чарасы уздырыла. Бу - һәр клуб, уртача алганда, ел дәвамында 144 кичә, тантана, концерт, фестиваль, конкурс, бәйрәмнәр һәм башка чаралар үткәрә, дигән сүз. Ә бөтен тирә-якны шаулатып, республиканың югары җитәкчеләре, Мәскәү, Әстерхан делегацияләре катнашында үткән Теләче Сабан туе, Камал театры сәхнәсен гөрләткән якташлар очрашуы, концерт-тамашалар, Әстерхан, Сочи һәм Владимир кебек шәһәрләрдә Сабан туен уздыру һәм башка бәйрәмнәр аеруча күп көч һәм вакыт сорый. Хәзерге вакытта исә район авылларында Таһир Якупов һәм Фәрит Хатыйпов иҗатына багышланган "Җырлар агыла туган якта" дигән халык иҗаты фестивале үткәрелә.

Билгеле, үз хезмәтеңне яратып, талантларны барлап, аларны үстерү, шуңа бар көчеңне салу үзенең җимешләрен дә бирә. Теләче районы үзешчәннәренең уңышлары сокланырлык. Алар "Созвездие-Йолдызлык" фестивале, "Татар моңы" кебек дәрәҗәле конкурсларда лауреат исемнәрен яулый. "Ак калфак", "Сударушка", "Нардуган" фольклор ансамбльләрен, "Язгы моңнар" вокаль ансамблен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр.

Семинар-киңәшмә үткән Югары Кибәхуҗа авылы мисалында да Теләче районы мәдәниятчеләренең фидакярлыгын күрергә мөмкин. 1 сентябрьгә кадәр авария хәлендәге мәдәният йортында да "Свежие ветры" республика зона конкурсы һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивале дипломанты "Мизгел" бию ансамбле, халык театры, ветеран тальянчылар ансамбле, "Шатлык" балалар театры эшләп килгән. Аларның чыгышларын район күләмендә үткән һәр чарада көтеп алалар. "Без киләчәктә курчак театр студиясен дә ачарга ниятлибез. Бу проектыбыз республика грантына да лаек булды", - диде мәдәният йорты директоры Фәнил Миңнекәев.

Быел гына да теләчеләрнең 3 проекты грантка ия булган. Район мәдәниятен үстерүгә клуб һәм мәдәният йортлары белән бергә, балалар сәнгать мәктәбе, төбәкне өйрәнү музее, китапханәләр дә үз өлешен кертә. Ә менә балалар сәнгать мәктәбе укучысы Майя Зарипова Германиядә узган халыкара рәсем һәм бизәү-гамәли сәнгать конкурсында 2 нче урынны алуга ирешкән.

Төзекләндерү дә, заманча җиһазлар да кирәк

Халыкка сыйфатлы мәдәни хезмәт күрсәтү, беренче чиратта, оешмаларның бинасы, матди-техник базасы, ягъни җиһазлары заман таләпләренә җавап бирүгә бәйле. Семинар-киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов үз чыгышында, район башлыгы җитәкчелегендә комиссия төзеп, авылларга барып, клуб, мәктәп, кибет биналарын карап-өйрәнеп чыгуларын әйтте. "Биналар 60-70 нче елларда төзелгән, күбесенә зурдан кубып сипләү эшләре үткәрү сорала", - диде ул. Район мәдәният бүлеге мөдире Даут Иксанов белдергәнчә дә, район мәдәни-ял итү учреждениеләренең 75 проценты капиталь сипләү таләп итә. "Без мәдәният биналарын җиһазлау һәм сипләү буенча район программасын эшли башладык", - ди Айдар Мирсәетов.

Билгеле, район бюджеты хисабына биналарга косметик төзекләндерү эшләре үткәрелеп тора. Шулай да Даут Иксанов әйткәнчә, мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү өчен республика программасы сорала. Мондый программа инде Мәгариф һәм фән министрлыгында бар.

Аннары Д.Иксанов үз чыгышында мәдәни-ял итү учреждениеләрен заманча җиһазлау мәсьәләләренә тукталды. "Учреждениеләрнең 60 проценты заманча җиһазланмаган, аппаратура, музыка кораллары бөтенләй юк, яки бик күптәнге. Мәдәният йортлары, клубларның тамаша залларындагы урындыклар, кәнәфиләр дә яңартылмый, алар 40-50 ел элек бинаны ачкан вакытта куелган килеш", - диде ул .

Заманча җиһазлар, дигәннән, республика мәдәният оешмалары кампитрлаштыру мәсьәләсендә дә игътибар таләп итә. "Безнең районда 2 мәдәни-ял итү учреждениесе генә кампитрга ия һәм аның берсе генә Интернетка тоташтырылган", - диде Д.Иксанов. Авыл китапханәләрендә кампитрлар бар икән үзе, әмма аларга Интернет кертелмәгән. Бу инде авылларның мәдәният учреждениеләрендә халыкка да Интернет хезмәте күрсәтелми дигән сүз.

Мәдәниятчеләрне махсус автотранспорт (автоклуб) белән тәэмин ителеш тә борчый. Дөрес, 2009-2010 елларда Татарстанның кайбер районнарына автотранспорт кайтарылган. Әмма республикада уңайлы, заманча автоклубларга мохтаҗ районнар бар, шул исәптән Теләчедә дә махсус автотранспорт юк, әмма ул бик кирәк икән. Чөнки районның 20 торак пунктында, халык аз яшәгәнлектән, клуб-китапханәләр юк. Аларга күчмә мәдәният учреждениеләре хезмәт күрсәтә.

Ансыз дөнья сансыз

Шулай да мәдәният хезмәткәрләрен иң нык борчыган мәсьәлә - ул хезмәт хакларының түбән булуы. Мәдәният учреждениеләрендә эшләүнең дәрәҗәсе дә нәкъ менә шуңа бәйле. "Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 6 мең сум тирәсе", - диде Д.Иксанов. Бу күрсәткеч республикада 21 мең сум тәшкил итә. Хәтта Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәдәният идарәсе башлыгы Александра Галкина журналист белән аралашканда үзенең хезмәт хакы Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк - 20 мең сум булуын әйтте.

1 октябрьдән мәдәният хезмәткәрләренә түләү системасы үзгәргән. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова әлеге системаның асылын болай аңлатты: "Хәзер хезмәт хакының база һәм кызыксындыру өлешләре булачак. Аның беренчесе, ягъни база өлеше кешенең хезмәт вазифасыннан һәм белем дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнсә, икенчесе хезмәткәрләргә эшендәге аерым иҗади уңышлары өчен түләнәчәк."

Министр урынбасары шул ук вакытта хезмәт хакларының барча мәдәният хезмәткәрләренә дә күтәреләчәген, ә инде белем алган һөнәре буенча эшләүчеләргә, ягъни профессионалларга сизелерлек артачагын да әйтте. "Китапханәченең хезмәт хакы 6 нчы разрядтан башлана. Бу иң түбән оклад булып исәпләнә иде. Ә хәзер ул югары ставкадан башлана", - диде И.Әюпова. Әмма мәдәният хезмәткәрләре фикеренчә, хезмәткә түләүнең бу системасы хәлне уңай якка әлләни үзгәртмәячәк. Чөнки сынау проектлары кертелгән Чаллы шәһәре, Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең яңа түләү системасыннан бигүк риза булмавы сизелеп тора. "Әгәр мәдәният хезмәткәре, түләүле хезмәт ашамы, концертлар куепмы, күпмедер акча эшли алса, машина йөртүчеләребез, техник хезмәткәрләребез тагын иң түбән хезмәт хакы алачак", - диде Александра Галкина.

Кадрлар барысын да хәл итә

Хезмәт хакларының түбән булуы иң әүвәл үзен кадрлар кытлыгында сиздерә. "Эшебездәге иң авыр мәсьәләләрнең берсе - белгечләр җитмәү", - диде Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры Ф.Миңнекәев. Район мәдәният бүлеге башлыгы Д.Иксанов та халыкны мәдәни ял иттерү өлкәсендә белгечләр белән тәэмин ителешнең нибары 33 процент булуын әйтте. Шул ук вакытта бу өлкәдә республиканың уртача күрсәткече 51 процент икән. Хәзерге вакытта Теләче районы бүлеге тәкъдиме белән 8 кеше Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, 19ы башка югары уку йортларында белем ала икән. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да: "Без муниципалитет башлангычында сезнең тәкъдимнәр белән районнардан Русия төбәкләренә яки чит илләргә мәдәният профилендәге белгечләр әзерләргә җибәрергә әзер", - дип белдерде.

Традицияләр югалмасын, дисәк

Семинар-киңәшмәдә тагын бер мәсьәлә күтәрелде. Ул мәдәни-ял итү учреждениеләренең традицион мәдәниятне үстерүдәге роле һәм алып барган эше турында иде. Бу хакта республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде. Ул, мәдәният учреждениесе эшчәнлегенең клуб яки мәдәният йорты белән генә чикләнмәвен, ә авылның тарихына, традицияләренә кагылышлы урыннарга да бәйле булуын искәртте. "Без төрле коллективлар булдыру белән бергә мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән эшчәнлек белән дә шөгыльләнергә тиеш, - диде Фәнзилә ханым. - Әмма моның өчен иң әүвәл халык традицияләрен, мәдәни мирасны барлау сорала. Без хәтта нәрсә югалтуыбызны да белмибез".

Ул бу җәһәттән татарларда гөсләдә уйнау традициясенең бөтенләйгә юкка чыгуын искә төшерде. "Традицияләр тавышсыз-тынсыз гына югала, кечкенә авылларның үзләренә генә хас бәйрәмнәре дә үткәннәрдә кала бара", - диде ул.

Узган ел традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фольклор коллективларының мәгълүмати базасын булдыру буенча эш башлап җибәргәннәр. Әмма аларның күбесе халык җыр ансамбле булып чыккан. "Бу коллективларның булуы әйбәт. Әмма без аларны дөрес исемләргә тиеш", - диде Ф.Җәүһәрова.

* * *
Шунысы сөенечле, мәдәният өлкәсендә, шөкер, үз эшен әйбәт белгән, аңа күңеле белән береккән, башкаларны да шушы эш белән мавыктырырга сәләтле фидакярләребез хәтсез. Һәм алар дәүләт җитәкчеләренең дә мәдәнияткә йөз белән борылуына, бу тармакка игътибарның көчәйтелүенә өмет итә.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: