Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

МӘДӘНИЯТ БЕРГӘЛӘП КАЙГЫРТУНЫ СОРЫЙ

Чулман буйларының күркәм бизәге булган Чистай каласы һәм районының горурланып сөйләрдәй эшләре дә, кешеләре дә бихисап. Бу - гомере буе башта самодержавиегә, аннары большевикларга каршы көрәшкән классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның кендек каны тамган җир. Аның истәлекләрен бүген Яуширмә авылындагы музей кадерләп саклый. Чистайда мәшһүр композитор, Швеция корольлеге Сәнгать академиясе әгъзасы...

Чулман буйларының күркәм бизәге булган Чистай каласы һәм районының горурланып сөйләрдәй эшләре дә, кешеләре дә бихисап. Бу - гомере буе башта самодержавиегә, аннары большевикларга каршы көрәшкән классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның кендек каны тамган җир. Аның истәлекләрен бүген Яуширмә авылындагы музей кадерләп саклый. Чистайда мәшһүр композитор, Швеция корольлеге Сәнгать академиясе әгъзасы Софья Гобәйдуллина дөньяга килгән. Биредә татар әдәбияте классигы Фатих Әмирхан яшәгән. Чистайда танылган язучылар Рәйсә Ишморатова һәм Барлас Камалов туган. Районның Иске Роман авылында язучы Кояш Тимбикова туып-үскән, биредә белем алып, әдибә булып җитлеккән. Чистай - атаклы химик Александр Бутлеров, күренекле урыс тарихчысы һәм сәнгать белгече Николай Лихачев, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Вера Минкина, юридик фәннәр докторы, профессор, язучы Зөфәр Фәтхетдинов, Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Камал театрының элекке директоры, җәмәгать эшлеклесе Шамил Закиров, шагыйрә Флера Тарханова һ.б.ның туган җире. Чулман буе шәһәренең матурлыгын урыс әдәбияте классиклары В.Жуковский, А.Чехов, В.Короленко, Г.Успенский күреп хозурланган. Чистай турында үз язмаларында А.Радищев, А.Герцен, Н.Некрасов, Н.Огарев искә алган.

Ватан сугышының кырыс елларында СССРның йөзләрчә язучы, артист, музыканты һәм аларның гаиләләре биредә сыену урыны тапкан. Каланың һәр гаиләсе эвакуацияләнеп килүчеләрне сыендырган. «Мил моему сердцу Чистополь. И зимы в нем теплые, и метели, и дома...» - дип язган соңрак Б.Пастернак.

Чулман буе шәһәрендә СССР Язучылар берлеге филиалы эшли, аның рәисе К.Федин була. Сугыш чорында М.Исаковский, Д.Бедный, С.Маршак, К.Паустовский, Л.Леонов, А.Твардовский, А.Сурков, Е.Долматовский, С.Щипачев вакытлыча чистайлы булып яшәгән. Кала урамнары буйлап М.Цветаева, А.Ахматова, К.Чуковский, П.Павленко, К.Тренев, В.Гроссман, М.Алигер, Г.Гайдар, В.Гусев, В.Боков, А.Тарковский, В.Шкловский, В.Багрицкий һ.б. бик күп күренекле затлар узган.

Чистай - классик көрәш буенча дөнья чемпионы А.Бозин, туплы хоккей буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булган В.Рябов, армспортта Русия, Аурупа, дөнья чемпионы Д.Иванов, шахмат буенча дөнья чемпионаты призеры А.Ильин, армрестлинг спорты буенча 4 тапкыр Аурупа вице-чемпионы, Идел буе төбәге, 7 тапкыр Татарстан чемпионы, 4 тапкыр Аурупа вице-чемпионы, Норвегиядә, Швециядә, Канадада узган дөнья чемпионатлары призеры В.Уразгильдеева, кикбоксинг буенча Аурупа, 2 тапкыр Русия чемпионы А.Чичеров, спорт гимнастикасы буенча Русия чемпионы, Русия кубогының бронза призеры, Русия чемпионатының көмеш призеры Р.Нигъмәтҗанов, армрестлингта дөнья һәм Аурупа чемпионы, күп тапкырлар Русия беренчелегенә узган ярышларда призлы урыннарны алган А.Наумов кебек спортчыларны үстергән төбәк.

Чистайда бүген дә әдәби-мәдәни тормыш кайнап, төрле спорт чаралары һәм ярышлар бер-берсен алыштырып тора. Әйтик, Чистай авылара үзәк китапханәсендә инде 16 ел дәвамында җирле шагыйрь-язучыларны бергә туплаган «Ступени» һәм «Энҗеләр» дигән әдәби берләшмәләрдә яшьләр каләм чарлый, тәүге иҗатларына бәяләмә ала. Шунысы да билгеле, шәһәрдә XIX гасырда ук театр сәнгате сөючеләр түгәрәге оешкан була. 1908 елда шәһәр паркында театр бинасы да торгызыла. Хәзерге вакытта чистайлар 4 халык театры сәхнәләштергән спектакльләрне карап кинәнә. Ел саен үзешчән сәнгать коллективлары конкурс, смотр, фольклор фестивальләрендә осталыкларын чарлый. Тамашачы «Сөмбел», «Наз», «Сарытау гармуннары» халык ансамбльләре, «Альянс», «Зоренька», урыс җыры театрына йөрүчеләр башкаруындагы көй-моңнарны, биюләрне һәрвакыт яратып кабул итә. Шулай ук бал-спорт биюләре, цирк студияләрендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары да көтеп алына.

Май аеның кояшлы, матур бер көнендә, «Мәдәни җомга» гәзитенең баш мөхәррире Зиннур Мансуров, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире Сөембикә Кашапова, фотохәбәрчебез Шамил Абдюшев составындагы иҗат төркеме Чулман буендагы шушы төбәккә сәфәр чыкты. Безне иң әүвәл Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов кабул итте. Төбәктә булган күркәм эшләр, районның тоткан юнәлеше, әдәби һәм мәдәни тормыш турында әңгәмә корганнан соң, шәһәр урамнары буйлап үтеп, истәлекле урыннарны, мәһабәт биналарны күздән кичердек, берочтан балалар сәнгать мәктәбендә булып, укучыларда җыр-музыка, биюгә мәхәббәт тәрбияләү эше белән таныштык. Аннары Чистай авылара үзәк китапханәсенең уку залында районның мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, җирле язучылар һ.б. катнашында «түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Зиннур Мансуров, шагыйрь, «Мәдәни җомга» гәзитенең баш мөхәррире:

- «Мәдәни җомга» гәзитенең мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән очрашып, «түгәрәк өстәл» янында фикер алышуы күптән инде күркәм бер традициягә әверелде. Чистайга килеп, аның уңган-булган гүзәл кешеләре белән әңгәмә кору, җанны борчып торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү күптәнге теләгебез иде. Чынлыкта без сезнең белән коллегалар. Чөнки максатыбыз уртак: халыкка, татар милләтенә, аның әхлагын, мәдәниятен күтәрүгә, телен үстерүгә ярдәм итү. Әгәр халкыбыз зыялы, тәрбияле икән, ул инде үз заманының рухи биеклегендә торачак. Мәдәният, мәгариф, дин өлкәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр туа тора. Без аларны бергәләп чишәргә бурычлы. Бу эштә без нәкъ менә сезгә таянабыз. Мәдәният хезмәткәрләре алар үз хезмәтләренең фидакярләре. Чөнки арагызда тегермән кора алырдай кешеләр күп булса да, барыбер язмышыгызны чагыштырмача аз хезмәт хакына шушы өлкә белән бәйләгәнсез. Әлбәттә, сезне борчый, уйландыра торган мәсьәләләр дә күптер. «Мәдәни җомга» сәхифәләрендә дөнья күргән язмаларда нинди темалар читтә кала? Үзегезнең башкарган хезмәтегездә, көндәлек тормышыгызда тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Әйдәгез, барысын да уртага салып сөйләшик, алга таба бергәләп эшләү турында киңәшик. Республика мәдәниятчеләренә, мәгарифчеләренә үрнәк булырдай эшләрегез турында да ишетәсебез килә.

Ирина Новикова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:

- Бүгенге көндә ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру бара. Әлбәттә, укучылар да, педагоглар да дулкынлана. Чөнки бу сынаулар мәктәпләребездә 11 ел дәвамында без укыткан егет-кызларыбызның белемнәре белән бергә, язмышларын да билгели. Дөрес, бу төр имтиханнарны укучының белем дәрәҗәсен ачыклауда бигүк камил алым, дип әйтеп булмый. Бу хакта Русия, республика күләмендә бәхәсләр бара, дәгъвалар ишетелә. Әмма шунысы сөендерә: Чистай районы мәктәпләре укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре елдан-ел уңышлырак була бара. Әйтик, узган ел район мәктәпләрен 376 егет һәм кыз тәмамлады, алар барысы да урта белем турында аттестат алуга иреште. 73 укучыбызның белеме 80 һәм аннан да югарырак балл белән бәяләнде. Сынау нәтиҗәләре буенча 305 укучыбыз - югары, 53е урта махсус белем бирү йортларына кабул ителде.

Районда талантлы һәм сәләтле балаларны эзләп табу, аларга булышу буенча күп тармаклы система булдырылды. Ул укучыларга үз мөмкинлекләрен тулырак ачарга булыша. Моннан тыш, районда талантлы яшьләребезне акчалата бүләкләү формасы да бар. 2009 елдан Чистай районы башлыгы премиясен алу өчен конкурс та үткәрелә, һәр елны 18 укучы бу бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары дип игълан ителә. Сәләтле балалар фестивале уздыру, район башлыгының Бөтенрусия олимпиадасының республика этабында 1 нче һәм призлы урыннарны алучылар белән очрашуы талантлы яшьләребезне рухландырып җибәрә. Узган ел бу фестивальдә конкурсларда, олимпиадаларда җиңүче булган, призлы урыннар алган 227 укучы катнашты. Шулай ук төбәктә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында да сәләтлеләрне барлау дәвам итә. Алар арасында «Яшь шашка уенчысы», «Күңелле стартлар», «Интеллектуаль олимпиада» бәйгеләре, «Балачак дөньясы» иҗат фестивале үткәрелде. Мәктәпләребездә физик һәм әхлакый тәрбиягә аерым әһәмият бирелә. Уку йортларында моның өчен тиешле шартлар тудырылган. Әйтик, 1 нче лицей укучылары Бөтенрусия «Президент бәйгеләре» спорт ярышларының республика этабында җиңеп чыкты һәм Татарстан данын Русия күләмендә яклады. Балаларның үз сәләтен һәм талантын үстерү өстәмә шөгыльләнүне таләп итә. Шуңа күрә яшьләребезнең сәламәтлеген саклау өчен укучыларыбызны көнгә 2 тапкыр кайнар ризык белән тукландыру кирәк, дип уйлыйм. Без бу эшне дә тиешле дәрәҗәдә оештырырга тиеш.

Светлана Колесникова, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе:

- Чистай - үз тарихи үзәген саклап калган үзенчәлекле шәһәр. Биредә 144 мәдәни мирас объекты һәм яңадан ачыкланган 14 тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар. Татар бистәсе элекке хәлендә диярлек сакланган. Шулай ук районда 250 археология истәлеге дә урнашкан. Моннан тыш, Чистайда мемориаль әһәмияткә ия биналар да гаять күп. Болар барысы да Чистайны дәүләт музей-тыюлыгы итүгә нигез булып тора, дип уйлыйбыз.

«Түгәрәк өстәл»дә искәртеп үтелгәнчә, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары бик түбән. Арабызда 6111 сум акча алып эшләүчеләр дә бар. Чөнки хезмәткә түләүнең яңа системасы махсус белемле булуны таләп итә. Шуңа күрә кадрларны югары профильле белем бирү йортларында укыту бөтен кискенлеге белән алга килеп баса.

«Авыл клублары» республика максатчан программасы буенча Йолдыз бистәсендә күпфункцияле мәдәни-ял итү үзәге төзелде. Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Б.Пастернак мемориаль музеена зурдан кубып ремонт ясалды. Әмма бүгенге көндә 480ләп бала музыка сәнгате буенча белем ала торган, үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үткән балалар сәнгать мәктәбе укучылар өчен бик кысан, класс бүлмәләре кечкенә, таләпләргә җавап бирми. Балаларын сәнгать мәктәбендә укытырга теләүче ата-аналар күп, ә мөмкинлек чикле. Шуңа күрә республика җитәкчелеге мәктәп өчен заман таләпләренә җавап бирә торган яңа бина салу мөмкинлеген тапса, әлбәттә, моңа ата-аналар да, музыкага сәләтле балаларыбыз да чиксез куаныр, киләчәктә районыбыздан тагын да талантлы композиторлар, музыкантлар үсеп чыгар иде, бәлки.

Елена Курбатова, Чистай авылара үзәк китапханәсе директоры:

- Чистай үзәк китапханәсе - республиканың иң борынгы китап йортларыннан берсе. 1876 елда шәһәр җәмәгать идарәсе бинасында беренче түләүсез уку залының дәвамчысы булган китапханәбез яше буенча Татарстан Милли китапханәсеннән генә калыша. Заманында Н.Асеев, В.Боков, К.Федин, Б.Пастернак кебек күренекле каләм әһелләре китапханәбезнең укучылары булган. Бүген инде Чистай авылара үзәк китапханәсе 36 филиалны берләштерә, аларның гомуми китап фонды 534 мең берәмлек тәшкил итә. Китап йортыбызның тагын бер горурлыгы: бездә борынгы һәм сирәк басмалар фонды бар. Алар арасында 1890-1904 елларда дөньяга чыккан 47 томлык энциклопедия сүзлеген, А.Брамсның 13 томлык «Жизнь животных» энциклопедия сүзлеген, И.Һетенең 1899 елда басылган «Фауст»ын, А.Пушкинның 1882 елда нәшер ителгән әсәрләрен һ.б. күрергә мөмкин. Соңгы елларда басма сүзгә игътибар нык кимеде, дип зарлансак та, Чистай китапханәләренә халык әле актив йөри, дип әйтәсем килә. Дөрес, быел китап йортына килүчеләр саны беркадәр кимеде, бу - хезмәткәрләрнең санга түгел, сыйфатка күбрәк игътибар бирүеннән килә. Аннары алар 2012 елда башлыча әзерлек, бизәү, оештыру эшләре белән мәшгуль булды.

Китапханәләрдә күп төрле чаралар үтә. Узган ел шагыйрә Флера Тарханованың иҗат кичәсенә, җирле язучыларның китапларын тәкъдим итүләргә, 1 нче сыйныфка баручы балалар өчен ачык ишекләр көненә, һәртөрле семинарларга, осталык дәресләренә, интеллектуаль уеннарга һ.б.га чистайлар аеруча яратып килде. Без традицион «Чистай укулары»н уздырып киләбез. Быел ул Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулуга багышлап үткәреләчәк. Бу - олуг язучыбыз истәлегенә гаять зур чара булачак.

Әмма китапханәләр бүгенге көндә матди ярдәмгә дә мохтаҗ: 6 китапханә зурдан кубып сипләүне сорый. Көндәлек басмаларга язылу өчен дә акчаның күбрәк бүленүе кирәктер, дип уйлыйм. Шөкер, китап фондларыбыз артып, тулыланып тора. Ләкин бу мәсьәләдә җирле бюджеттан гарантияле финанслау булуы сорала. Аннары безне физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китапханәгә керү юлы булмавы да бик борчый.

Рөстәм Хөснуллин, Чистай район Советының җәмәгать оешмалары, гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе:

- Милли мәдәниятебезне, туган телебезне саклау һәм үстерү турында күп сөйләшәбез, гәзит-журналларда зур-зур материаллар белән чыгыш ясыйбыз. Чөнки бу мәсьәлә зыялыларыбызны, галимнәребезне, язучыларыбызны да нык борчый. Әлбәттә, хәвефләнү өчен җирлек тә бар. Әйтик, татар гаиләсендә туып-үскән бала тәрбия ана телендә бирелә торган бакчага йөри, аннары милли мәктәптә белем ала. Билгеле, ул моннан соң укуын КФУның татар филологиясе бүлегендә дә дәвам итәргә мөмкин. Әмма милли мәктәп тәмамлаган үсмергә башка өлкәдә үз сәләтен тулысынча ачу өчен, татар телендә белем алу мөмкинлеге юк, дип әйтергә мөмкин. Әйтик, Актаныш, Арча, Саба, Балтач кебек саф татар районнарында төзелештә яки авыл хуҗалыгында эшләр өчен югары белем алырга теләгән егет яки кыз укуын үз телендә дәвам итә алмый.

Мин әле Казанда милли университет ачу мәсьәләсенең калыкканын, бу җәһәттән җитди сөйләшүләр дә алып барылганын хәтерлим. Әлеге уку йортына нигез булырдай Татар дәүләт гуманитар институты ачылган, башка вузлар да шушы идеяне тормышка ашыруга үзләреннән өлеш кертергә әзер икәнлеген белдереп, теләктәшлек күрсәткән иде. Бу университетта халык хуҗалыгы өчен нинди белгечләр кирәк, барысы да әзерләнергә тиеш иде. Белүемчә, аның концепциясе дә әзер иде. Әмма тора-бара бу эш сүрелде. Милли университет ачу мәсьәләсе көн тәртибенә бөтен кискенлеге белән куелырга, аны «Мәдәни җомга» журналистлары да җитди рәвештә күтәрергә бурычлы, дип уйлыйм.

Илдус Исламов, «Энҗеләр» әдәби иҗат бәрләшмәсе әгъзасы:

- Мин «Мәдәни җомга» гәзитен бик җентекләп укып барам. Әмма «Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый» сәхифәсе, ни сәбәпледер, сирәгрәк дөнья күрә. Мине теге яки бу әсәргә карата укучылар фикере кызыксындыра. Гәзитнең яңа әсәрләргә карата укучылар арасында бәхәс кузгатып җибәрүен, фикер алышулар үткәрүен бик теләр идем.

Рушания Мостафина, үзәк китапханәнең баш библиографы:

- «Мәдәни җомга»ны без китапханәчеләрнең өстәл гәзите, дияр идем. Аның туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, хокукый-әхлакый, мәдәният-сәнгать, туган телебез тарихы, дини темаларга кичәләр әзерләгәндә ярдәме чиксез. Китап күргәзмәләре үткәргәндә дә без шушы атналык гәзит материалларына таянабыз. Картотекаларыбыздагы карточкалар да «Мәдәни җомга» материаллары нигезендә тулыландырыла.

Елена Курбатова:


- Әйтеп үтүемчә, китапханә каршында «Энҗеләр» һәм «Ступени» әдәби иҗат берләшмәләре эшләп килә. Әгәр «Мәдәни җомга»да шушы берләшмә әгъзаларының әсәрләре ешрак урын алса, бу аларны иҗатка тагын да рухландырып җибәрер иде, дип уйлыйм. Залда балалар китапханәсе мөдире дә утыра, алар балалар иҗатын пропагандалый. Шуңа гәзиттә балалар сәхифәләре бирелсә, аларның язмалары да дөнья күрсә, басма, әлбәттә, гаилә гәзитенә дә әверелеп китәчәк. Аннары «Мәдәни җомга»да республика районнары иҗат берләшмәләре әгъзалары, яшь каләм тибрәтүчеләр язган хикәя, шигырь, парча-нәсерләргә конкурс игълан ителүе дә отышлы булачак.

Тәбрис Гыймалетдинов, «Энҗеләр» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы:

- Зиннур әфәнде дөрес әйтә, Русиядә мәдәният гомер-бакый калдык принцибы буенча яшәде. Нәрсә кала - шул мәдәнияткә булды. Шуңа күрә бүген клуб, китапханә хезмәткәрләре иң аз акча алып эшләүчеләр. Бу хәл, билгеле инде, соңгы елларда халкыбызның әхлакый тәрбиясендә күпмедер дәрәҗәдә чагылыш тапты. Культураланмаган җирдә иген үсмәгән кебек, югары мәдәниятле кешенең үз хезмәтенә карашы да үзгә, ул һәр нәрсәне ихластан башкарып иҗтиһат итә.

Әмма минем әйтергә теләгән фикерем башка. Утырышта искәртеп үтелгәнчә, Чистайда озак еллар «Энҗеләр» һәм «Ступени» иҗат берләшмәләре яшәп килә. Анда сәләтле шагыйрь-язучылар әгъза булып тора. Без шушы ике берләшмә нигезендә, «Җүкәтау» Чистай язучылар оешмасы булдырырга ниятлибез. Әлбәттә, оешма китапханәгә сыймаячак. Шуңа күрә Татарстан Язучылар берлеге, район хакимияте ярдәме белән, безгә берәр иркен бүлмә бирелер, дигән өметебез дә бар. «Мәдәни җомга» гәзите дә безнең бу гамәлебезне хуплап, киләчәктә безгә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Гөлнара Фәсхетдинова, Чистайдагы 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияте укытучысы, милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

- Чистай, Аксубай районнарында татарлар мишәр акценты белән сөйләшә. Без, күпме генә тырышсак та, авазларны дөрес әйтеп бетерә алмыйбыз. Безнең акцентыбызга республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда да игътибар итә башладылар. Әйтик, музыка укытучысы андый бәйгеләрдән һәрвакыт күңелсезләнеп кайта: татар әдәби телендә дөрес сөйләшмисез, дип, авазларны мишәрчә әйтүебез сәбәпле, алдынгы урын бирмиләр, ди. Казан дәүләт университетында белем алганда укытучыбыз Гомәр Саттаров: «Диалект - ул байлык», - дип әйтә торган иде. Әлбәттә, без тырышабыз, балаларга да әдәби телне өйрәтәбез, әмма авазларны, никадәр тырышсак та бигүк дөрес әйтә алмаган кебек, татар әдәби телендә барлык кагыйдәләргә туры китереп сөйләшә алмыйбыз. Киләчәктә конкурсларның мәртәбәле жюрие бу мәсьәләгә игътибар итүен теләр идек.

Аннары без мәктәптә укучылар белән әдәби-музыкаль кичәләрне еш үткәрәбез. Әмма балаларга туры килә торган җырларның фонограммасын таба алмый интегәбез. Интернеттан да эзлибез, дисклар да сатып алабыз. Шуңа күрә бу мәсьәлә министрлык дәрәҗәсендә хәл ителсен, балалар җырлары өчен фонограмма чыгарылсын иде.

Зөлфия Шәйхетдинова, 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияте укытучысы:

- Лицеебызга татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән күп балалар килә. Алар башта татар сыйныфына языла да, бераздан урыс төркеменә күчә. Без инде укучы белән дә сөйләшеп, ата-аналары янына барып та үгетләп карыйбыз. «Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә тапшырасы булгач, татарча укып кая барырбыз?» - диләр. Билгеле, бу гаиләдә милли тәрбиянең начар куелуыннан килә. Һәр ата-ана милләтпәрвәр булса, баласының татарча тәрбия бирелә торган сыйныфта укуына һич тә каршы килмәс иде. Югыйсә, татарча укыган балаларыбыз бердәм дәүләт имтиханын еш кына урысча белем алучыларга караганда да әйбәтрәк тапшыра. Шуңа да гәзитләр әлеге мәсьәләгә игътибар итсен, бу хакта даими язып торсын иде.

Венера Гатиятуллина, Татар Баганасы авылы мәдәният йорты методисты:

- Безнең мәдәният йорты якын-тирә татар авылларының үзәге булып тора, шуңа күрә аларга да ярдәм итәбез. «Халык ядкәре» дигән музей оештырылды. Анда тормыш-көнкүрешебез дә, этнографиябез дә чагылыш тапкан.

Төрле кичә-бәйрәмнәрне еш үткәрәбез. Календарьдә билгеләнгәннәре дә, Сабан туе, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәр дә бик күңелле уза. Соңгы елларда урам бәйрәмнәрен үткәрүне гадәт иттек. Бу көнне шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайта, очрашулар җыр-бию, төрле уеннар белән үрелә.

Быел экология елы дип тәгаенләнгән иде. Шушы уңайдан июнь аенда Чишмә бәйрәме үткәрәбез. Аны аксакалларыбыз Коръән аятьләре белән башлап җибәрәчәк. Милли киемнәр кигән кызларның чиләк-көянтәләр белән җырлый-җырлый суга бару күренеше дә чараны бизәп җибәрер, дип уйлыйм. Элек яшь парлар чишмә буенда очрашып, шунда серләшеп, таң аттыра торган булган. Бәйрәмдә бу йола да яңартылачак, туй күлмәге кигән кыз-егетләр чишмә янында җырлап-биеп ял итәчәк. Аннары инде бәйрәмне "Йөзек салыш" кебек уеннарыбыз дәвам итәчәк. Июль аенда Мукшы очы (Морт Баганасы авылы янындагы урам булгач, шулай атыйлар) урамы бәйрәмен үткәрергә җыенабыз. Әлбәттә, нинди генә чара уздырсак та, иң әүвәл "Мәдәни җомга"ны актарабыз. Беренче битендәге икеюллыклар эшебездә аеруча ярдәм итә.

Инсаф Гайнулла, "Энҗеләр" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы:

- Республика шәһәрләре һәм районнарының һәркайсында бездәге "Энҗеләр" кебек әдәби берләшмәләр эшләп килә. Аларда өлкәнрәк яшьтәгеләр дә, яңа гына каләм чарлый башлаучылар да бар. Без инде үз казаныбызда кайныйбыз, бер-беребезнең әсәрләрен укыйбыз, киңәшәбез. Әмма еш кына профессиональ язучыларыбызның да фикерен ишетәсебез килә. Аннары җирле язучылар арасында әдәби конкурслар игълан ителсә, әлбәттә, без анда бик теләп катнашыр идек.

Елена Курбатова:

- «Мәдәни җомга» гәзитенең иҗат төркеме безгә очраклы гына килмәде. Редакция белән укучылар арасында элемтә, күзгә-күз карап аралашу һәрвакыт булырга тиеш. Әңгәмә килеп чыкты, дип уйлыйм. Биредә яңгыраган, сезне борчыган мәсьәләләр алга таба, һичшиксез, гәзит битләрендә чагылыш табар.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев