Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Марат Бәйрәмгулов: “Кул эшләренә осталык әтиемнән күчкәндер дип саныйм” (ФОТО+ВИДЕО)

Интернет киңлекләрендә "Билбау" исемле күн эшләре остаханәсенә тап булдым. Дөресрәге, алар җитештергән әйберләрнең сыйфатлы һәм үзенчәлекле булулары җәлеп итте. Остаханәнең җитәкчесе татар егете Марат Бәйрәмгулов булып чыкты. - Марат, үзең белән таныштырып кит әле. Тумышың кайдан? Кайда укыдың? - Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районы Арыслан авылыннан булам. 3 балалы гаилә үстем....

Интернет киңлекләрендә "Билбау" исемле күн эшләре остаханәсенә тап булдым. Дөресрәге, алар җитештергән әйберләрнең сыйфатлы һәм үзенчәлекле булулары җәлеп итте. Остаханәнең җитәкчесе татар егете Марат Бәйрәмгулов булып чыкты.


- Марат, үзең белән таныштырып кит әле. Тумышың кайдан? Кайда укыдың?

- Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районы Арыслан авылыннан булам. 3 балалы гаилә үстем. Башта Чаллы политехника көллиятендә укыдым. Аннары Казанда Россия ислам университетында белем алдым. Шуннан армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Курск шәһәрендә хезмәт иткән вакытта шәхси эшемне булдыру теләге уянды. Эшмәкәрлек буенча төрле китаплар укыдым. Армиядән кайткач, өч еллап инструктор булып эшләдем әле. Фотога төшерү белән дә кызыксынып киттем. Башта табигатьне, туганнарны төшердем. Шуннан никах мәҗлесләренә фотограф буларак йөрдем.

- Ә ни өчен күн эшләрен сайларга булдың?

- Кечкенәдән кул астындагы әйберләрдән кирәк-ярак ясап куя торган гадәтем бар. Кул эшләренә осталык әтиемнән күчкәндер дип саныйм. Вак кына нәрсә ясап куйсам да, күңелгә рәхәт булып китә. Ниләр ясыйм микән дип торгач, күн эшләре белән бәйле шәхси эшемне ачып җибәрергә карар кылдым. Әлбәттә, болар җиңел генә булмады. Барысына да өйрәнергә кирәк иде. Санкт-Петербургта осталык дәресләре алдым. Күн әйберләрен тегәргә өйрәндем. Остаханәнең исеменә килгәндә, туган авылым яки үз исемем белән атарга микән дигән дә уйлар килде. Аннары татар халык киемнәрен карый башладым. Аларга яулык та, калфак та, читек тә һәм башкасы да керә. Ничектер "билбау" сүзе күңелгә ятты. Инглиз телендә дә язылышы матур. Билбау шул каеш бит. Бу эшем дә чын күн каешлар ясаудан башланган иде.

- Чыннан да остаханәгә матур татар исеме биргәнсез. "Билбау" үзе күптән эшлиме?

- 2016 елның апрелендә шөгыльләнә башладым. Остаханәдә дүртәүләп эшлибез. "Инстаграм"дагы шәхси битебез дә шул елны ачылды. Андагы барлык фотолар профессиональ фотоаппаратка төшерелгән. Болар барысы да сыйфатлы булсын өчен эшләнелә. Чит илдә күн эшләре белән күптән шөгыльләнәләр. Аларга карап мин илһам ала идем.

- Күннән нинди әйберләр ясыйсыз? Материалларын чит илдән кайтарасызмы?

- Акча, карта, ачкыч букчалары, портмоне, сумка, портфель, әлбәттә, каеш әйберләре ясыйбыз. Ир-атларга да, хатын-кызларга да. Материалларны Казандагы махсус кибетләрдән сатып алабыз. Бу көннәрдә Белгород шәһәреннән заказ белән кайтарттык. Ә менә төсләргә килгәндә, төрлесен кулланабыз. Кемдер зәңгәр, ә кемдер кызыл төстәгесен тели. Шулай ук гравировка белән дә эш итәбез. Лазер аппараты кулланабыз. Башта сүзнең, бизәкнең компьютер дизайнын ясыйбыз. Аннары лазер аппарат хыялны тормышка ашыра. Сүзләрне басып та төшерү мөмкинлеге бар.

- Сәүдә ничек бара?

- Бар да интернет аша. Казан эчендә генә эшләмибез. Чит илләрдән дә заказлар кабул итәбез. Мәсәлән, соңгы тапкыр Германиягә, Казахстанга җибәрдек.

- Осталык дәресләре дә үткәрәсез дип аңладым.

- Әйе. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә исәп. Дәресләргә килгән кешеләр бик канәгать калдылар. Үзең ясаган әйбер күңелгә рәхәтлек, эчке канәгатьлек бирә. Аннары мода, тренд дигән нәрсә дә бар. Шулардан да артта калмаска кирәк.

Видеоны әлеге ссылка аша карый аласыз: https://www.instagram.com/p/Be7tNrElc6G/?taken-by=madanizhomga

Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев