Мәдәни җомга

КҮЗГӘ КҮРЕНМӘС МИРАСНЫ САКЛАВЫ ДА КЫЕН

Татарстан һәм Русиядә Мәдәният елы уңаеннан һәм «Казан - төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы ярдәмендә Казанда төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Анда күп кенә төрки илләрдән һәм Русиянең...

Татарстан һәм Русиядә Мәдәният елы уңаеннан һәм «Казан - төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы ярдәмендә Казанда төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Анда күп кенә төрки илләрдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән белгечләр катнашты.


Матди булмаган мәдәни мирас төшенчәсе халыкара хокук әйләнешенә 2003 елда ЮНЕСКОда Конвенция кабул ителгәннән соң кереп китә. Әмма Русия бу Конвенцияне әлегә кадәр ратификацияләмәгән, шуңа күрә 2005 елда ЮНЕСКО безнең илнең матди булмаган мәдәни мирас объектларын караудан туктаган. Моның сәбәпләре берничә. Билгеле булганча, Русия - күпмилләтле ил, һәм бу җәһәттән аны дөньяның бүтән бер дәүләте белән дә чагыштырып булмый торгандыр. Чит илләрдә матди булмаган мәдәни мирас объектының кайсы халыкныкы икәнен билгеләү кыенлыклар тудырмыйдыр, бәлки. Ә бездә халыклар күп, аларның мирасы бай булгач, ул мирас күп гасырлар янәшә яшәү дәвамында уртакка әйләнү дәрәҗәсенә җиткәч, матди булмаган мәдәни мирас объектының «милләтен» ачыклау буенча барган бәхәсләр милли, дини низаглар да китереп чыгарырга мөмкин.

Әмма ЮНЕСКО безнең матди булмаган халык җәүһәрләрен караудан баш тарта, дип, елап утырып булмый бит инде. Русия дәүләт халык иҗаты йорты җитәкчелеге матди булмаган мәдәни мирас объектларының исемлеген төзү кирәклеген аңлап ала һәм бу юнәлештә эш башлана. Бу мәсьәлә 2006 елда Русия Дәүләт Советы утырышында да карала. Ә 2008 елда Русия Мәдәният министрлыгы «2009-2015 елларда Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм үстерү концепциясен тормышка ашыру программасы»н кабул итә. Аның нигезендә бүгенге көндә Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестрын төзү бара.

Бер караганда, рухи байлыкларны саклау турында әледән-әле төрле дәрәҗәләрдә җыелып сөйләшүебез безнең аң үсешен күрсәтә торгандыр. Әмма бу өлкәдә киртәләр күп әле. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, мәсәлән, Татарстаныбызда матди булмаган мәдәни мирас объектларын саклау юлында килеп туган киртәләр турында сөйләде.

Билгеле булганча, совет хакимияте озак вакытлар традицион мәдәниятне инкяр итеп килде. Аның урынын үзешчән иҗат коллективлары биләп алды. Без әле һаман да традицион мәдәниятне үзешчән иҗаттан аерырга өйрәнмәгәнбез икән. Шулай итеп, төп проблема - матди булмаган мәдәни мирас объекты төшенчәсенең асылына төшенмәү булып чыга.

Очсызлы, түбән зәвекъле, халыкның күңелен ачуга гына юнәлдерелгән шау-шуларның, тамашаларның киң колач җәюе дә мәсьәләне бик катлауландыра. Без еш кына халык традицияләрен күрсәтәбез, дигән булып, чама хисен югалтабыз, нәтиҗәдә, тоткан кыйбладан ук тайпылабыз. Моның ачык бер мисалы - Әтнә районының Иске Мәңгәр авылындагы Сабан туе.

Без милли һәм этномәдәни дигән төшенчәләрне дә аера белмибез әле. Шуның нәтиҗәсендә чуашларның Уяв, удмуртларның Гырон Быдтон, мариларның Семык, керәшеннәрнең Питрау һ.б. бәйрәмнәр бер-берсенә охшашлана бара. Аларда милли киемнәр һәм теге яки бу халыкның теле генә үзгә. Бу бәйрәмнәр барысы да милли коллективларның фестивале рәвешендә үтә.

Саклау, популярлаштыру, яңарыш, актуальләштерү кебек төшенчәләр артында ни-нәрсә торганын төгәл белмәвебез дә шактый кыенлыклар тудыра. Моннан тыш, матди булмаган мәдәни мирасны саклау, кайтару механизмнары эшләнмәгән, бу өлкәдә дәүләт һәм муниципаль вәкаләтләр тәгаенләнмәгән, саклауны контрольдә тоту уйланылмаган.

Русиянең бүгенге административ-территориаль бүленеше белән бәйле кыенлыклар да бар. Татар халкының кайбер кабатланмас йолалары, мәсәлән, Киров өлкәсендә, мишәрләрнең үзгә җыр-биюләре Самара өлкәсендә, Чуашстанда сакланган. Әмма аларны Русия Федерациясенең матди булмаган мәдәни мирас объектлары каталогына кертүдән башка берни эшли алмыйбыз. Бу җәһәттән субъектара мәдәни багланышлар турындагы килешүләрдә матди булмаган халык җәүһәрләрен саклау мәсьәләләрен аерым карау зарури.

Белүебезчә, бер гасыр буена халык культурасы түбән, примитив бер күренеш буларак һаман түбәнсетелеп килде. Җәмгыятьне бу уйдан кире кайтару өчен радио, телевидение, матбугатта махсус тапшырулар, мәкаләләр шәлкемен башлау мәслихәт.

Матди булмаган мәдәни мирасны саклау безгә рухи яктан да, матди, икътисади яктан да бик файдалы, әлбәттә. Әмма әлегә кадәр аның икътисади файдасын билгеләү методикасы эшләнмәгән, шуңа күрә калын кесәлеләр матди булмаган халык җәүһәрләрен саклауга үз өлешен кертергә ашыкмый.

Сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова исә үз чыгышында мәсьәләне тәгаенли төшеп, реестр төзүдәге кыенлыкларга тукталды. Мәсәлән, матди булмаган мәдәни мирас объектының мөһимлеген ничек бәяләү турында югарыда телгә алынган Концепциядә тәгаен язылмаган икән. Объектларны төрләргә аеру да эшләнеп җитмәгән кебек, төгәлрәк әйткәндә, аны эшләгәндә халык иҗатының жанр үзенчәлекләрен искә алу сорала. Юкса татар бәетләрен музыкаль башкару сәнгате төреме, сөйләү сәнгате төреме дип, баш ватасы була. Бер караганда, бүгенге көндә алар әдәби әсәр буларак яши кебек, әмма элек аларны көйләп сөйләгәннәрен дә онытырга ярамый.

Белүебезчә, татар халкы бөтен дөнья буйлап таралып яши. Шулай булгач, электрон реестрны төзүдә Татарстан белән генә чикләнү дөресме икән?

Матди булмаган мәдәни мирас объектларын реестрга әзерләү өчен махсус әзерлекле кадрлар булмау да борчу тудыра. Яшерен-батырын түгел, клуб мөдирләре, фольклор ансамбльләре җитәкчеләре, методистлар нигездә бу эшне башкарып чыгарлык дәрәҗәдә әзерлекле түгел. Клуб эшенә, гадәттә, җиңел эш дип кызыгып киләләр. Ә уку йортларыбыз бу өлкәдә кадрларны кирәк дәрәҗәдә әзерләми. Фәнни-тикшеренү эшендә дә белгечләр, мәсәлән, этномузыкологлар җитми. Юкса, вәзгыять күптән инде Идел буе төбәгенең 6 төп халкы - татар, урыс, чуаш, мари, удмурт, мордваның телен белгән кадрлар таләп итә.

Әле мондый кыенлыклар гына җитмәгән, бер халыкның мәдәни мирасын бүтәннәр талап алырга омтылган очраклар да бар икән. Бу хакта Тывадан сәнгать фәннәре докторы, «Хоомей» фәнни-тикшеренү үзәге директоры Зоя Кыргыс чыгышыннан билгеле булды.

- Мин 30 ел инде тываларның тамак белән җырлавын өйрәнәм, - диде ул. - Казанда фәнни-гамәли конференция буласын ишеткәч, әҗәткә акча алып торып булса да киләсе иттем, чөнки үзебездә мондый чаралар үткәрелми, ә минем тыва милли сәнгать төренең үзенчәлеген һәм бүгенге аяныч хәлен төрки дөньяга җиткерәсем килә. Зинһар, кече кардәшегезнең җан авазын ишетсәгез иде. Олы яшьтәге җырчыларыбызның саны отыры кими бара. Аларга алмашка килгән яшьләр кайчакта традицияне боза, үзгәртә. Шуның өстенә Америка, Япония, Кытайдан килеп, безнең милли сәнгать төрен өйрәнмәкче булып, эч пошырып йөриләр. Бигрәк тә кытайлар азды. Алар үзләрендә кафедра ачкан һәм бүгенге көндә 300 кеше тываның бу милли җыр төрен өйрәнә икән. Без 200 мең дә, алар 1 миллиард. Алга таба да болай дәвам итсә, милли мәдәниятебезне үзләштерәчәк бит алар. Бу хәлгә олы яшьтәге башкаручыларның күңеле бик әрни. Бер халыкның милли мәдәниятен икенче халык үзләштерү мөмкин эшме инде?!

Әйе, бүгенге көндә матди булмаган мәдәни мирасны саклау бик катлаулы шул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: