Мәдәни җомга

КЫТАЙДАН ӨЙРӘНИКМЕ ӘЛЛӘ?

Күптән түгел ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы булды. Утырышның максаты - Казан шәһәре балалар бакчаларында балаларга ике дәүләт телен өйрәтү программасының үтәлеше белән якыннан танышу иде. Депутатлар әүвәл...

Күптән түгел ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы булды. Утырышның максаты - Казан шәһәре балалар бакчаларында балаларга ике дәүләт телен өйрәтү программасының үтәлеше белән якыннан танышу иде. Депутатлар әүвәл Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге 60 нчы балалар бакчасында, аннары Идел буе районының 396 нчы балалар үзәгендә булды. Өлкәнрәкләр төркеменә йөрүче урыс балаларының татар теле дәресләрендә шөгыльләнүен күзәтте.

Балаларның чыгышлары депутатларда соклану тудырды. 60 нчы бакча балалары, мәсәлән, базарда татарча сәүдә күренешен уйнап күрсәтте. Бер генә урыс сүзе дә катнаштырмыйча, саф татарча сөйләшеп күрсәтте алар. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән Чаллы шәһәре методистлары әзерләгән «Татарча сөйләшәбез» дип аталган укыту-методик комплекты буенча алып баралар. «Бу комплектка дәреслек тә, эш дәфтәре дә, күргәзмә материаллар да, аудио, видеодәресләр дә, хәтта мультфильмнар да керә. Эш дәфтәрен өйгә биреп җибәрәбез. Шулардан карап, урыс әти-әниләре дә татарча сүзләрне ятлап ала. Берәүнең дә каршы төшкәне юк әлегә», - ди тәрбиячеләр.

Бакчалар эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, Дәүләт Советында утырышның төп өлеше дәвам итте. Комитет рәисе Разил Вәлиев яңарак кабул ителгән ТР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасының яңалыкларына тукталды. «Төп яңалык - элек аны тормышка ашыру өчен елына 11 млн сум акча бүлеп бирелгән булса, яңа программада 164 млн сум каралган. Юкса, кеше башына 3 сум акча белән берни эшләп тә булмый иде», - диде ул.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә ике дәүләт телен өйрәтү мәсьәләләре хакында депутатларга Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. «Яңа кабул ителгән «Мәгариф турында»гы закон нигезендә балалар бакчасы хәзер белем бирү тармагының беренче баскычы булып исәпләнә. Аннан һәр бала файдаланырга тиеш, - дип башлады ул сүзен. - Соңгы елларда яңа ачылган бакчаларны да исәпләсәк, бездә татарча тәрбия һәм белем бирүче 823 учреждение бар. Татар балаларының 64 проценты үз туган телендә тәрбияләнә. Узган ел ике телдә дә уңышлы эшләүче билинваль бакчаларга беренче тапкыр 1 млн сум күләмендә грантлар тапшырылды. Әмма ике телдә дә тәрбия бирүче педагоглар җитешми. Бу мәсьәләне хәл итү җәһәтеннән бакчалар һәм башлангыч мәктәпләргә педагоглар укыту өчен милли кадрлар әзерләү үзәкләре ачабыз. Беренчесе Арча педагогика көллияте базасында эшли башлады. Икенчесе - Минзәләдә, өченчесе Тәтеш педагогика көллияте базасында булачак. Хәзер без барлык бакчаларны да ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү бурычы куйдык. Моның өчен 205 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук киләсе елда да 50 билинваль бакчаны миллион сумнар белән бүләкләячәкбез».

Утырышта Бөгелмә шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы мөдире Ирина Кочеткова үз тәҗрибәләре хакында сөйләде. «Иң башта без урыс тәрбиячеләрен, татарчаны һичьюгы балалар дәрәҗәсендә белегез, дип өйрәттек. Безгә татарча сөйләшә торган курчаклар, милли колоритлы уенчыклар кирәк», - диде ул. Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин да көндәлек очрашып торган проблемалар хакында сөйләде. «Электрон чират гамәлгә кергәннән соң, балаларның үзе теләгән милли бакчаларга эләгү мөмкинлеге күпкә кимеде. Чөнки анда урыннарга кытлык, юлламаны кая бирәләр, бала шунда йөриячәк. Бу мәсьәләне хәл итү өчен чиратка язу регламентын үзгәртергә кирәк», - дип сөйләде ул.

Кыскасы, милли мәсьәләдә бакчаларда да хәл итәсе мәсьәләләр хәтсез әле. Тәрбиячеләрнең 38 проценты әлегә бөтенләй татарча белми. Аларны укытасы бар. Кытайга барып, татарча сөйләшә торган курчаклар ясарга өйрәнәсебез (кытайлар аны инде базарда сата) һәм урыс әти-әниләре дә аңларлык татарча балалар китаплары чыгарасы бар. Яңа кабул ителгән дәүләт программасы бу мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр, дип ышанасы килә.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: