Мәдәни җомга

КУКМАРАДА МУЗЕЙЧЫЛАР ҖЫЕНЫ

Һөнәрем буенча, миңа республика авыл-шәһәрләре буйлап күп йөрергә, районнардагы, мәктәпләрдәге туган якны өйрәнү һәм башка төр музейларны шактый күрергә туры килде. Аларның һәркайсының үз йөзе, үзенчәлеге бар. Балтач районы, Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музее директоры, атаклы музейчы Гарифҗан ага Галиев фикеренчә дә, хәтер мәгарәләре бер-берсен кабатларга тиеш түгел. Ә күптән...

Һөнәрем буенча, миңа республика авыл-шәһәрләре буйлап күп йөрергә, районнардагы, мәктәпләрдәге туган якны өйрәнү һәм башка төр музейларны шактый күрергә туры килде. Аларның һәркайсының үз йөзе, үзенчәлеге бар. Балтач районы, Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музее директоры, атаклы музейчы Гарифҗан ага Галиев фикеренчә дә, хәтер мәгарәләре бер-берсен кабатларга тиеш түгел. Ә күптән түгел республика районнары музейлары арасында гаять үзенчәлекле, сирәк очрый торган экспонатларының байлыгы белән аерылып торган Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Төбәк тормышында музей" дип исемләнгән республика фәнни-гамәли семинары булып узды. Ул "Музейны үстерү ресурсы буларак, проект эшчәнлеге" дигән темага багышланды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музей, Кукмара районы башкарма комитеты һәм төбәкне өйрәнү музее бергәләп оештырган иде. Семинар эшендә мәдәният министры урынбасары Дамир Латфуллин, Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, Кукмара мәдәният бүлеге башлыгы Гөлнара Гәрәева, республика музейлары директорлары, хезмәткәрләре һ.б. катнашты.


Семинар эше XVIII-XIX гасырның танылган эшкуарлары, сәүдәгәрләре, химаячеләре Үтәмешевләр нәселе белән бәйле Мәчкәрә авылында башланып китте. Төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина кунакларны иң әүвәл Үтәмешевләргә килеп тоташкан Ишмән шәҗәрәсе һәм, телдән-телгә күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән бер риваять белән таныштырып үтте. Мәчкәрәгә шушы нәселнең борынгы бабаларыннан берсе булган Туктаргали уллары Ишмән белән Ишкәй килеп урнаша. Алар Бөр елгасыннан йомычка агызып җибәрә дә, ул туктап калган җирдә нигез корырга ниятли. Ишкәй, туганы белән сүзгә килеп, кире кайтып китә. Ишмән биредә төпләнеп кала. Ләбүдә ханым шушы нәселнең мәктәп музеенда яшереп кенә сакланган шәҗәрәсен күрү бәхетенә ирешә, аны берничә атнага гына сорап алып, гарәп имлясыннан кириллицага күчертеп, киң җәмәгатьчелеккә ирештерә, тамырлары белән шушы ыруга килеп тоташкан кешеләрне барлый, элемтә урнаштыра башлый. Шәҗәрәне өйрәнә торгач, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апаның да шушы шәҗәрәдәге Абдулвәлиевләр нәселеннән булуы ачыклана. Аның әтисе Хәмзә Хәсән улы кайчандыр кәрәванга ияреп, бәхет эзләп, Кыргызстан якларына чыгып китә, Каракүл шәһәрендә төпләнеп, берничә елдан 2 нче гильдия, соңрак 1 нче гильдия сәүдәгәр булып җитешә. "Каракүлдә Хәмзә абзыйның сәүдә рәтләре хәзер дә исән әле", - диде Ләбүдә ханым.

Бүгенге көндә Мәчкәрә авылында Үтәмешевләргә кагылышлы 3 архитектура һәйкәле бар. Беренчесе - 2 катлы таш мәчет. Аны Габдулла Үтәмешев 1793 елда салдыра. Хәзер Аллаһ йортын сипләү эшләре бара. Тагын бер тарихи бинага "2 нче Җәмигъ мәчете. 1872 елда Исхак Муса улы Үтәмешев хисабына төзелде", дигән истәлек тактасы куелган. "Әмма бу Аллаһ йортының төзелүе күптәнрәк булган. Ул 1800 елда ук салынган. Аны биредә яшәүче 60 удмурт гаиләсенең Ислам динен кабул итүе хөрмәтенә мәхәллә булдырган, агачтан төзегән булганнар. Әмма ул 1871 елда, янгын чыгып, көлгә әйләнгән", - дип сөйләде Л.Дәүләтшина.

Өченче архитектура һәйкәле - Мөхәммәтгали Үтәмешевнең 1800 елда төзегән 2 катлы кирпеч йорты. Хәзер биредә коррекция интернат-мәктәбе урнашкан. Авыру балаларны тормышка әзерләүче бу уку йорты белән инде 25 ел дәвамында Шәүкәт Сабитов җитәкчелек итә. "Бинаның эчен дә, тышын да үзгәртмичә, җимермичә саклыйбыз", - диде ул.

Авылның кайчандыр төбәктәге мәгърифәт һәм сәнәгать үзәге булуы мәгълүм. Биредә мәдрәсә эшләп торган, буяу фабрикалары, көл заводы, туку фабрикасы, тегермән һ.б. булган. Мәчкәрәдә соңгы елларда фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла башлаган. Үтәмешевләр нәселенең дәвамчылары да бу җыеннарда һәрвакыт кадерле кунак. "Әйтик, Казандагы социаль-юридик институтның чит телләр кафедрасы мөдире булып эшләгән Фәридә ханым Кадыйрова (Габдулла Үтәмешевнең оныгы Ләйләнең кызы), Мөхәммәтгали Үтәмешевнең оныгы Рөстәм аганың улы Илдар әфәнде Үтәмешев белән дә элемтәбез нык. Аның әтисе космология буенча зур галим - академик була", - дип, төбәкнең күренекле кешеләре белән таныштыруын дәвам итте Ләбүдә ханым.

Районда шулай ук 3 гыйльми экспедиция оештырылган. Галимнәр Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев тарафыннан 57 авылның зираты күздән кичерелеп, тарихи кыйммәткә ия 264 эпиграфик һәйкәл теркәлгән, Мәчкәрәдә игътибарга алынган 32 кабер ташының 13е Үтәмешевләр ыруына нисбәтле икән.

Мәчкәрә авылы белән хушлашып, Кукмара бистәсенә юл тотабыз. Биредә истәлекләр белән танышу А.Булатов исемендәге күп профильле лицейда дәвам итте. Биредә безне аның директоры Любовь Камалова каршы алды. Бу уку йортының ачылуына 145 ел икән инде. Башта 2 нче мәктәп дип йөртелгән 2 катлы зур бинаны 2008 елда 6 ай эчендә төзеп чыкканнар. Уку йортына 16 ел дәвамында районны җитәкләгән Атлас Булатов исемен биргәннәр. "Ул елларда район күзгә күренеп бөтәйде, газ үткәрелде, юллар салынды, чистарту корылмалары төзелде. Болар барысы да мәктәпләр, юллар, хастаханәләр, торак йортлар салуга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә халык аны хөрмәт итә, ярата", - диде лицей директоры.

Уку йортының тарихына кагылышлы экспонатлар лицей музеенда урын алган. Аның заманча стендлары белән танышканда, биредә бик күп танылган кешеләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре белем алганын күрәсең. Әйтик, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның һәм Русиянең атказанган артисты, Мәскәүнең Шнитке исемендәге институты профессоры Алевтина Фадеичева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУ доценты Марс Кәшипов һ.б. кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган.

Гомумән, Кукмара төбәгендә балаларда тарихка, төбәкнең үткәннәренә, аның талантлы кешеләренә, бу яклардагы гореф-гадәтләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияли беләләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева семинарны ачып җибәргәндә искәртеп үткәнчә, төбәкнең мәктәпкәчә яшьтәге һәр балалар учреждениесендә, авыл клубларында музей почмаклары, һәр төп белем бирү йортында мәктәп музее бар. "Һәм бу эшләрнең барысы да төбәкне өйрәнү музее белән килештерелеп алып барыла", - диде Рузалия Галиева.

Кунакларны иң хәйран иткәне, сокланып күздән кичергәне дә нәкъ менә шул төбәкне өйрәнү музее булды кебек. Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да: "Бинаны һәм экспозицияләрне күреп, бик сокландым. Үрнәк итеп алыр өчен әйберләр күп монда", - дип белдерде.

Бертуган Иван һәм Михаил Родыгиннарның киез итек фабрикасы өчен 1870 елда төзеткән биналарында урнашкан музей иң әүвәл затлылыгы, зурлыгы, экспонатларга бай булуы белән җәлеп итте. 1995 елга кадәр бинаның беренче катында китап кибете, югарысында банк, соңрак эшче-яшьләр мәктәбе урнашкан була. Ләбүдә ханым ул елларда китап кибете мөдире булып эшли. "Бинаның күз алдында туза, җимерелә баруына бик сызлана идем. Аңа карап: "Мин бернәрсә белән дә булыша алмыйм бит сиңа", - дип әйткән мәлләрем дә булды", - диде ул. Һәм 1995 елда сугыш ветераннары үтенече буенча бинаның әүвәл беренче каты, соңрак икенчесе дә музей өчен тәгаенләнгәч, аны 1996 елда музейның директоры итеп билгелиләр. "Мин үзем бу эшне бөтенләй диярлек белми идем. Йөрдем, күрдем, өйрәндем. Аеруча Милли музейның ярдәме зур булды. Аннары ул чакта Саба районы туган якны өйрәнү музее директоры Рәйсә апаның да теләктәшлеген тоеп эшләп киттем", - дип сөйләде безгә Ләбүдә Дәүләтшина.

Ләбүдә ханымның үз тырышлыгы, тынгысызлыгы, төбәк кешеләре арасында абруе зур булуы, хакимиятнең ярдәме илә музейның эшләре алга бара. Бинага Татарстан хөкүмәтенең "Мирас-Наследие" программасы буенча 2002-2010 елларда реставрацияләү һәм зурдан кубып сипләү үткәрелә. Бу елларда музей хезмәткәрләре фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, экспонатлар туплый, музейның яңа экспозициясен этапларга аерып төзи. Баштагы еллардагы 300 данә саклау берәмлеге бүген 6500 данәгә җиткән инде. "Урыс йорты булгач, ишегалдын да шул халыкка хас итеп җиһазларга туры килде", - диде Л.Дәүләтшина. Бүген музей килүчеләрне капкасыннан кергәндә үк үзенә бәйләп куйгандай итә. Кунакларны иң әүвәл келәткә охшатып ясалган корылмага дәштеләр. Ә ул бакыр эретү алачыгы булып чыкты. Ләбүдә ханым үзе экспонатлар белән таныштыра, шул арада, семинар таләпләренә туры китереп, теге яки бу ядкәрне ничек табуы, "кулга төшерүе" тәҗрибәсе белән дә уртаклашып ала. Келәтнең чормасына кадәр шул заманның рухына туры китереп җиһазланган. Ә электр энергиясен экономияләү өчен, түбәне үтә күренмәле материал белән ябарга туры килгән. Ишегалдындагы лапаста тарантаслы арбага кадәр бар. Ә инде кечкенә генә бер корылмада урыс әкиятләрендә себеркегә атланып очучы Баба-яга, безнеңчә Убырлы карчык яши булып чыкты. Күршесендә исә күзләре янып торган Шүрәле карап тора иде. "Балалар бик ярата бу өйчекләрне", - диде Ләбүдә ханым.

Кунакларны музейда экспонатларның күплеге дә нык тәэсирләндерде. Арада бик сирәк очрый торган ядкәрләрнең дә булуы аеруча кызыклы. Әйтик, юкәдән үрелгән янавыч савытын минем үземнең дә моңарчы күргәнем юк иде.

Ә "Сәүдәгәр кибете"ндәге ул заман тауарларын каян табып бетерделәр икән, дип гәҗәпләнергә генә кала. Кукмараларның "Татар өе" дә үзенчәлекле. XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы өен бизәгән ядкәрләрне музей хезмәткәрләре үзләре иҗат иткән. "Зирекле музееннан бер намазлыкны сорап тордым да, бизәү үрнәкләрен өйрәнеп, үзебез нәкъ шундыйны чигеп куйдык. Менә бу эскәтерне дә бер әбинең сандыгыннан инде теткәләнеп беткән хәлдә тапкан идек. Нәкъ шундый тукымага бизәкләрен төшереп искечә нәкыш белән яңа эскәтер булдырдык", - дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Ләбүдә ханым. Шунысы кызыклы, музей хезмәткәрләре үзләре үк кызыл башлы сөлгеләрне сату өчен дә чигә. Аларын кәләш-киленнәр сатып ала, Сабан туенда бүләк итеп бирә икән. "Эштән бушаган арада хәтта җыештыручыбыз да кулына энә-җеп тота. Кызларыбыз барысы да чигә", - диде Л.Дәүләтшина. Фабрикант Н.Комаров кабинеты исә тамашачыларга XIX гасыр байларының затлы тормышын күзалларга ярдәм итә.

Музейда күз явын ала торган тагын бер экспонат бар әле. Ул "ХХ гасырда татар авылы" дип атала. Аны татлы туңдырма таякчыкларыннан Николай Ишпаев (инде мәрхүм икән) 2 ел буе ясаган. Бу макетта мәчет тә, авыл өйләре дә, ишегалдындагы каралты-кура, капкалар да, тегермән дә бар.

Әйе, музейга килүче һәр кеше Кукмара районының үткәне төбәкне данлаган тырыш кешеләре, уңган һөнәрчеләре турында күп мәгълүмат белә ала.

Атаклы музейчы Гарифҗан Галиев семинарда ясаган чыгышында искәртеп үткәнчә, халкын яраткан, табигать белән дус яшәгән, иҗади эшләгән кеше генә музейчы була ала. Билгеле, төбәкне өйрәнү музееның югары зәвекъ белән корылуы да аның директоры һәм хезмәткәрләренең тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Ләбүдә ханым әйтмешли, музейны бер кеше генә бар итә алмый. Бу хәтер мәгарәсе соңгы 6 ел эчендә генә дә 4 грантка ия булган. "Урта гасырдагы Кукмара", "Батырлык-хәтердә", "Фабрикантның эш кабинеты", "Фабрикантның йорт хуҗалыгы" дигән проектларны булдыру өчен акча табуга конкурсларда җиңү аша ирешелгән.

Район тарихы, архитектура һәйкәлләре белән танышкан кунаклар Атлас Булатов исемендәге күп профильле лицейның затлы актлар залында тәҗрибә уртаклашты. Кукмара төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина хәтер мәгарәсенең үсеш перспективалары, Апас төбәкне өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов күргәзмә экспозициясе проектын тормышка ашыру, Кама Тамагы районының Туфан Миңнуллин музее җитәкчесе Рәсимә Нәҗмиева "Музейның бурычы - тарих, шәхесләр белән тәрбияләү", Чирмешән районы мемориаль үзәге директоры Алмаз Закиров "Ачык һавада музей булдыру" дигән темаларга чыгыш ясады. Семинарда шулай ук туристлыкны җәелдерү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.

Соңыннан кунаклар музейга күп тапкырлар игелек кылган, мәдәнияткә һәрчак хәерхаһ булган Кукмара киез итек комбинатында булып, цехларын карады, гаҗәеп матур аяк киемнәрен күреп сокланды, янәшәдәге фирма кибетеннән букча-букча киез аяк киемнәре сатып алды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Казан - Кукмара- Казан.

. Кукмара төбәкне өйрәнү музее.

. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина кунакларны Мәчкәрә
авылының истәлекле урыннары белән таныштыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: