Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

КҮК ТӘ БЕЗНЕҢ ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ

Галәмгә беренче юл ярган илнең космонавтикасы һәм авиация тармагы бүген шактый кыен хәлдә. Моның шулай икәне - "Протон-М" элемтә спутнигының егылып төшүе һәм Казан күгендә "Суперджет-100" самолетының кабинасы сафтан чыгуында да чагыла. Русиядә космонавтиканың кризис хәленә төшүенә бары тик хөкүмәт үзе гаепле. Бу тармакка акча бик аз бүленә. Авиация һәм...

Галәмгә беренче юл ярган илнең космонавтикасы һәм авиация тармагы бүген шактый кыен хәлдә. Моның шулай икәне - "Протон-М" элемтә спутнигының егылып төшүе һәм Казан күгендә "Суперджет-100" самолетының кабинасы сафтан чыгуында да чагыла. Русиядә космонавтиканың кризис хәленә төшүенә бары тик хөкүмәт үзе гаепле. Бу тармакка акча бик аз бүленә. Авиация һәм космонавтика белән кызыксынып, вузга укырга кергән яшьләргә дә белем сыек бирелә. Күбрәк менеджерлар әзерләргә тырышалар. Булачак авиация инженерларына гыйлем бирүче доцентның хезмәт хакы нибары 14 мең сум! Дәүләт кенә түгел, хәзер халык, яшьләр, мәктәп балалары да күк йөзенең серләре белән кызыксынмый башлады. Алай гынамы, совет мәктәбендә озак еллар укытылып килгән астрономия фәне укыту планыннан бөтенләй төшереп калдырылды. Мәктәпне тәмамлаган бала күк җисемнәре, йолдызлар, планеталар турында бик аз белә. Димәк, кичекмәстән яшь буынны космонавтикага җәлеп итәргә, күк турындагы белемнәрне популярлаштырырга кирәк. Чөнки галәмне үзләштерү турыдан-туры илнең икътисади үсешенә бәйләнгән.

Менә шушы мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү максатыннан күптән түгел башкалабызга Ю.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге белгечләре, аның директоры, СССР һәм Русия Герое Сергей Крикалев килгән иде. Башта кунаклар Татарстанның авиация вузы саналган Казан милли тикшеренүләр техник университеты галимнәре белән очрашты, ректор вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов белән ике арада хезмәттәшлек хакында сөйләшүләр алып барды. "Татарстан - ул авиация төбәге. Монда инновацияләр белән зур кызыксыну бар. Шуңа күрә без сезнең төбәк яшьләре белән эшләргә телибез", - диде С.Крикалев.

Космонавт булу өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Аңа яшьләрне физик, интеллектуаль һәм психик сәламәтлек буенча сайлап алалар. Иң башта кеше югары техник белем алырга тиеш. Икенчедән, психикасы тотрыклы, төшенкелеккә бирелмәүчән булу кирәк. Ә физик ныклыкка таләпләр болай: 1 километрга йөгерү - 3 минут 35 секундтан артмаска, 800 метрга йөзү - 19 минуттан артмаска, 5 чакрым чаңгыда йөгерү - 21 минуттан артмаска тиеш. 60 метр араны 8,5 секундта чабарга, турникта ким дигәндә 14 тапкыр күтәрелергә кирәк. Озынлыкка 2 м 30 сантиметрга сикерү, 25 метрга 19 секундта йөзү таләп ителә. Астрономия фәне укытучысы, галим Хәлил Гайнетдинов: "Мин бу исемлеккә тагын бер пункт өстәр идем, - диде. - Ул - кот, урысча - дух. Кешенең галәм билгесезлегенә үз-үзен тапшырырга коты җитәргә тиеш. Юкка гына татарда югарыдан аска караганда "котым алына" димиләр. Менә шул котың алынмаска тиеш була. Моннан тыш, космонавтлыкка кайчан да булса җинаять эше кузгатылган, РФ дәүләт сере турындагы законны бозган кешеләр алынмый".

Заманында безнең илдә һәр бала космонавт булырга хыялланган. Бу, бердән, илнең уңышлары белән горурлану булса, икенчедән, мәктәптә дә физика, астрономия фәннәрен мавыктыргыч итеп укытканнар. "Элек физиканы 6 нчы сыйныфтан башлап атнага 4 дәрес укыта идек, ә хәзер 11нчене тәмамлаганчы 2шәр дәрес кенә бирелә. Астрономияне укытмый башлау - үзе зур ялгышлык. Балаларны табигатьтән аерырга ярамый. Фәнни белемнәре бик чикле булып та, яхшы аттестат алып чыккан укучы - ул ялган тауар кебек бит", - дигән иде элеккеге мәгариф министры В.Гайфуллин.

Чыннан да, үсмер өчен балачагында алган тәэсир бик мөһим. Мәсәлән, 1973 елда Мәскәүгә Америкадан космик аппаратлар күргәзмәсе килә. Анда Айга беренче аяк баскан астронавт Нейл Армстронг очкан легендар "Аполлон" да куела. Аны күрергә СССРның бик күп шәһәрләреннән укучылар җыела. "Шул чакта безнең үзәккә булачак космонавтлар саф-саф булып килгән. Алар барысы да галәмгә очмады, билгеле. Әмма барысы да әйбәт очучылар булып китте. Бездә бит әле очкыч белән идарә итүчеләр дә җитешми", - дип сөйләде С.Крикалев.

Быел булачак космонавтлар сафына Русия буенча 8 егетне сайлап алганнар. Алар арасында Татарстаннан Айрат Бикмачев исемле якташыбыз да бар. Моңа кадәр җиһанны иңләүчеләр арасында үз милләтебез вәкиле булмауга бераз эчебез поша иде. Айдарга безнең өметләрне акларга насыйп булсын. С.Крикалев әйтмешли, очучының милләте мөһим булмаса да, һәр милләт үз геройлары белән горурланырга ярата шул. Бүген Русиядә 115 космонавт бар. Ә чит илләрдә 300дән артык. Күрше чуаш халкыннан 4 космонавт үсеп чыккан. Казахлар, украиннар, белоруслар бар. Киләчәктә - урысмы, татармы - үзебезнең Татарстан егетләрен дә күктә очыртуга өметләнә алачакбыз.

Космонавтлар әзерләүчеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте. Очрашу барышында балаларны, студентларны күк турындагы фән белән кызыксындыру чаралары тикшерелде. Мәсәлән, даими үткәрелә торган "Звездная эстафета" олимпиадасының региональ этабы быел Казанда үткәреләчәк. Ул 2012 елның ноябреннән 2013 елның гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Космик олимпиадада мәктәп укучылары, студентлар һәм югары белемле яшьләр һәммәсе дә катнаша ала. Бәйгегә фәнни-техник, тарихи, астрономик, медик-биологик, әдәби-журналистик һәм сәнгать өлкәсендәге эзләнүләр кабул ителә. Очрашу вакытында техник университет галимнәре үзләре эшләгән уку йортында политехника музее оештырырга теләкләре булуын әйтте. Моның өчен биредә база да бар икән. Әйтик, атаклы галимнәр С.Королев белән В.Глушко оештырган ракета двигательләре кафедрасына нигезләнергә була. Биредә данлыклы "Восток", "Энергия" ракеталарының искиткеч зур двигательләре, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында нимес конструкторы Вернер фон Браун уйлап тапкан "Фау-2" ракетасының двигателе бар. Баксаң, андый музей инде Чуашстанда күптән ачылган икән. Шоршылы авылында урнашкан бу музейда якташ космонавтларның шәхси әйберләре саклана, ди.

Космонавтларга алмаш әзерләү буенча Казан галимнәре үзләре дә кайбер чаралар күргән. КДТУның ректор вазифаларын башкаручы А.Гыйльметдинов Казанның 149 нчы лицеенда шундый юнәлештәге сыйныфлар ачу хакында сөйләшүләр алып барган. Мәктәптән үк инженер, аэрокосмиклар әзерләүдә вуз галимнәре үзләре катнашачак - барып дәресләр бирәчәк. Талантлы балаларны 7 нче сыйныфтан ук барламакчылар. Әмма Сергей Крикалев бу юнәлештә бик иртә укытуга каршы булуын белдерде. "Ул яшьтә бала әле һөнәр сайлый белми. Без аның белемнәр дөньясын тарайтмыйк. Әгәр үсеп җиткәнче фикере үзгәрсә, болай уку аңа бик кыйммәткә төшәргә мөмкин", - диде.

Әйткәнемчә, Татарстанда бу мәсьәлә хакында борчылып йөрүче галимнәребез бар. Мәсәлән, галим Хәлил Гайнетдинов "Ачык җиһан" инициатив төркеме оештырган. "Безнең максат - якын елларда татар егетен галәмгә очыру һәм халыкның культура дәрәҗәсен күтәрү, - дип сөйләде ул безгә. - Татар милләте вәкилен Айга очыртуга бары тик үзебез кайгыртсак кына ирешә алачакбыз. Ә культуралылыкны күтәрү өчен кешеләр ешрак күк йөзенә багарга тиеш. Үз заманында философ И.Кант болай дигән: "Только две вещи в мире достойны вечного изумления: звездное небо и нравственный закон, который в нас!" Кичекмәстән мәктәпкә астрономия фәнен кире кайтарырга кирәк. Мәктәптә кампитрлар гына түгел, телескоп, обсерватория, хәтта планетарий да булырга тиеш. Физкультура белән тормыш иминлеге дәресләре дә кешене галәмгә очарга әзерләргә булышсын. Мин балалар өчен үзем оештырган түгәрәкләрне (Арча районы, Кенәр авылы лицее) "Җиһангирлар мәктәбе" дип атадым. Безнең максат - яңа форматлы, ягъни, Җирдә түгел, ә галәмдә яшәүче кешеләр әзерләү. К.Циолковский әйткән, кеше барыбер җирдә генә калмаячак, дигән. Бу мантыйкка да туры килә. 1970 елны Җир шарында 3,5 миллиард кеше яшәгән. Ә хәзер - 7 миллиард. Тагын 40 елдан Җир шары халыкны сыйдыра алмаска мөмкин. Шул чакта башкалар Айга, чит планеталарга китеп тормыш корганда, без татарлар кайда калырбыз? Кыскасы, татар халкы да хаклы рәвештә космосны үзләштерергә тиеш, дип саныйбыз".

Әйе, җирдә эш-мәшәкатьләребез муеннан булуга карамастан, күк белән дә кызыксынырга, аны башкалар өйрәнгәндә авыз ачып калмаска кирәк. Адәм баласы яратылышы белән җир туфрагыннан булса да, аңа рух, җан күктән иңгән. Димәк, күк тә безнең туган йортыбыз.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев