Мәдәни җомга

Китапларда – Болгар язма ядкәрләре

Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов XIII – XIV йөз Болгар чоры ядкәрләренең бер өлеше хәзерге татар әдәби телендә язылуын белдерде.

Татарстан Фәннәр академиясендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында әзерләгән яңа китаплар тәкъдим ителде. Алар – «Татар эпиграфик традициясе» сериясендә ике китаптан торган «Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв.» («Болгар эпиграфик ядкәрләре XIII-XIV йөз») һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм ачышлар» сериясен дәвам иткән «Письменные памятники Волжской Булгарии» («Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре») дигән басмалар.


Китапларда тарихыбызга бәйле мәгълүматлар тупланган. «Болгар эпиграфик ядкәрләре XIII-XIV йөз» хезмәтләрендә Алтын Урда дәүләтенең Болгар олысыннан сакланган ташъязма истәлекләр, кабер ташларының фотосурәтләре, алардагы язуларның текстологик укылышлары, бүгенге сакланыш халәтләре турында мәгълүматлар тупланган. Гомумән ике китапта 150 гә якын эпиграфик истәлек белән танышырга мөмкин. Беренче китапка борынгы Болгар шәһәре җирлегендә сакланган кабер ташлары турында мәгълүмат бирелгән. Аларның иң борынгысы 1282 елга карый. Икенче китапта элек Болгар дәүләте биләмәсенә кергән дип исәпләнгән өлкәләрдә сакланып калган ташларның аеруча кыйммәткә ия булганнары турында бәян ителгән. «Бу язма истәлекләр Болгар чорларыннан безнең көннәргә исән-имин килеп җиткән ядкәрләр. Алар - безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Язма истәлекләрне тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, аларны фәнни әйләнешкә тәкъдим итү – галимнәрнең бурычы», –  дип ачыклап үтте Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров.

Ул шулай ук китапларга әлегә кадәр галимнәргә мәгълүм булмаган ядкәрләр өстәлүе турында да әйтте. Хәзерге технологияләр теге яки бу эпиграфик язмаларны яхшырак аңларга ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә китап­ларда кайбер истәлекләрнең яңача укылышы белән дә танышырга мөмкин. Әйтик, элекке елларда бер таш иясенең исеме «Әфриканҗи» дип шәрехләнгән булган. Соңрак бу сүзне «Үргәнчи» дип укырга кирәклеге ачыкланган. Ташлар шулай ук ул заманнардагы дәүләтләр арасындагы бәйләнешләр хакында да сөйли. Моннан тыш элекке елларда фрагментар рәвештәге ташлар исәпкә алынмаган булса, галимнәр яңа басмаларга аларның кайберләрен керткән. 

Тарихчы галим, Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин хәзерге вакытта 400гә якын кабер ташы ачыклануын искәртә. Аларның 200 е – Болгарда, калганнары төрле районнарда һәм Россия төбәкләрендә таралган. Ташларның саны арта бара. Моңарчы исәпкә алынмаган ташлар әле дә табылып тора икән. Әйтик, 2016-2018, 2021 елда Әлки, Аксубай, Спас районнарында Болгар чорына караган дистәләгән ташларга юлыкканнар, Чистай зиратында гына да 12 таш ачыкланган. 

Җәмил Мөхәммәтшин бериш кабер ташларының Петр беренче тарафыннан 1722 елда исәпкә алынуын да әйтте. Төркият галиме Илья Березинның хезмәтләрендә исәпкә алынган ташлар инде сакланып калмаган. Ул заманда 1242 елга караган иң борынгы таш турында мәгълүмат та кәгазьдә генә. Ташларга татар телендә язылган булган. Галим искәрткәнчә, Болгар чорына караган ташларда бер үк сүзнең берничә төрле язылуы һәм укылуы үзенчәлекле. Әлки һәм Чистай районындагы ташларда «җиде» сүзенең «җати», «җияти», «җияҗ» кебек формаларда бирелгән. Җ.Мөхәммәтшин Иске Салман авылында табылган бер кабер ташында «сабантуй», икенчесендә «җыен» дигән сүзләр очравын да ачыклап үтте. Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов XIII – XIV йөз Болгар чоры ядкәрләренең бер өлеше хәзерге татар әдәби телендә язылуын белдерде. «Таш язмаларда язылган исемнәрдә «татар» дигән сүз дә бар. Ул кешенең йә атамасы шулай булгандыр, яисә исеменең бер өлеше шулай йөртелгәндер дип уйларга җирлек бирә», – диде ул. Галим шулай ук «Татар эпиграфик традициясе» сериясен башлап җибәрүләрен әйтте. Галимнәр алга таба Казан ханлыгы чорындагы ядкәрләрне туплап, китап чыгарырга уйлый. 

Шунысы да әһәмиятле: Болгар чорындагы ташлар нык булуы белән аерылып тора. «Алар, нигездә, известьташтан ясалган. Ә Казан ханлыгы чорына караган ядкәрләр – йомшак материалдан, акбур таштан. Алар җимерелеп бара», – диде Җ.Мөхәммәтшин. 

Без, журналистлар, Болгар саклаулыгындагы чиркәү нигезенә куелган кабер ташларының язмышы турында да кызыксындык. Җәмил Мөхәммәтшин, аларның  күбесенең нигездән алынуын, «Кара пулат» эченә куелуын, башка җирдә сакланганнары да булуын әйтте. Тарихчы галим кайбер кешеләр күзлегеннән караганда, мондый хәл – вәхшилек булса, икенче яктан, кабер ташларының җир астындагы өлеше яхшырак та сакланган әле, дип җавап бирде. 

Институт директоры Ким Миңнуллин эпиграфик ядкәрләрне өйрәнүдә көч куйган галимнәрне атады. Татар халкында кабер ташларын өйрәнеп, татар халкының үткәннәрдә калган сәхифәләрен барлаучылар күп түгел. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Н.Калинин, Һ.Йосыпов, Р.Мәрданов, Г.Рәхим, Ф.Хәкимҗанов, А.Халиков, Җ.Мөхәммәтшин, И.Һадиев һ.б. фикерләренә таянып, моңа кадәр басылып чыкмаган яңа истәлекләр дә кертелгән. 

«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китабы – Идел буе Болгар тарихының биш әдәби ядкәре кергән җыентык. Алар – Болгар чорларында кәгазьгә төшеп калган язма истәлекләр. Китап Әхмәд ибн Фадлан «Рисәлә»се белән ачыла. Ул 922 елда Болгарга килеп, илнең яшәешен, дәүләтне үз күзләре белән күреп киткән автор тарафыннан язылуы белән әһәмиятле. Бу язмаларда Болгар чоры, аның тирәсендә яшәгән башка халыкларның тормышлары ачык чагылыш таба. XII йөзнең беренче яртысында яшәп иҗат иткән әдип Сөләйман бине Дауд Саксини Болгарда Әбел-Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгаридан дәрес алган. «Әдип фарсы телендә «Бәһҗәтел-әнвәр мин хәкыйкател-әсрар» («Нурларның яктылыгы – серләрнең хаклыгы») дигән китап язган, аннары аны гарәпчәгә тәрҗемә итеп, «Нөзһәтел-колүбел-мәраз» («Авыру күңелләрне сөендерүче») дип исемләгән һәм, автор әсәрен алга таба Коръәннән аятьләр китерү, хәдисләр һәм риваятьләр өстәү юлы белән тагын да камилләштерә, аны алтмыш алты мәҗлескә бүлә һәм аңа «Зөһрәт әр-рийаз вә нөзһәт әл-колүб әл-мирадз» (Бакчаларның матурлыгы һәм сырхау йөрәкләрнең юанычы) дип атый», – диде Илһам Гомәров. «Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китабында әсәрнең русча вариантындагы берничә бүлеге тәкъдим ителә. Мондый әсәрнең булуы турында Мәрҗани дә язып калдырган. Морад Рәмзи Мәккәдә яшәгән вакытларында «Зөһрәт әр-рийаз»ның таркау бер кулъязмасын күрүе турында язып калдыра.

Моннан тыш китапка беренче тапкыр бер чыганакта да телгә алынмаган, XII гасырда иҗат иткән Әбү Гали Мөхәммәд ибн Габдулла әс-Саксини дигән шәхеснең рамазан аен сәламләү, рамазан аеның шәрифәтләре турында язылган кечкенә генә бер әсәре дә кертелгән. Галимнәр «әс-Саксини» сүзе авторның Болгар дәүләтендәге Саксин шәһәрендә тууы яки аның анда иҗат итүе турында сөйләвен аныклап үтте. Китапка шулай ук Таҗетдин әл-Болгариның фармакология турында «Ат-Тирһак әл-кабир» дигән хезмәт тә кертелгән. Бу уңайдан тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин Идел буе Болгар дәүләтендә медицинаның, аерым алганда, фармакология фәненең нык алга киткән булуы турында сөйләде. «Болгар чорында иҗат иткән Таҗетдин Болгариның медицина трактаты булуы билгеле. Аны бер җыентыкта табалар. Анда бик күп рецептлар һәм аның медицина тарихы буенча ике әсәре бар. Беренчесендә ул вакытта күренекле табибләрдән саналган Әбу Гали ибн Сина, Зәкәрияләрнең хезмәтләре урын алган», – диде Г.Дәүләтшин.

«Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китабы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре белән тәмамлана. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина галимнәр тарафыннан бу юнәлештә алып барылган эшнең мөһимлеген һәм алда да дәвам итү кирәклеген ассызыклады. 

Китаплар рус телендә нәшер ителгән. Институт җитәкчеләре аларның якын киләчәктә татарча да нәшер ителәчәгенә ышандыра. Китапларның электрон форматы белән һәркем өчен укып таныша алу мөмкинлеге дә тудырыла. Алар институт сайтына урнаштырылачак.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: