Мәдәни җомга

Китапханәләр дуслыгы

Казанда өч көн дәвамында Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылды. Бу - 200 еллык тарихы булган һәм элекке башкалабыз Санкт-Петербургта урнашкан китапханә коллективының Россия төбәкләренә беренче тапкыр чыгуы. Шушы уңайдан Татарстан Милли китапханәсендә дә пленар утырыш, лекция һәм семинарлар үткәрелде. Россия Милли китапханәсе - дөньядагы иң зур китап мәгарәләре бишлегенә керә,...

Казанда өч көн дәвамында Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылды. Бу - 200 еллык тарихы булган һәм элекке башкалабыз Санкт-Петербургта урнашкан китапханә коллективының Россия төбәкләренә беренче тапкыр чыгуы. Шушы уңайдан Татарстан Милли китапханәсендә дә пленар утырыш, лекция һәм семинарлар үткәрелде.
Россия Милли китапханәсе - дөньядагы иң зур китап мәгарәләре бишлегенә керә, аның фондларында 38 миллионга якын данәдә китап, газета-журнал нөсхәләре саклана. Петербурглыларның Милли китапханә көннәрен Казанда башлап җибәрүе һич очраклы түгел. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, республика китапханәчеләренең Россия Милли китапханәсе белән хезмәттәшлеге бик күптән бара. 150 ел элек, Казанда китапханә ачылганда, эшне петербурглылар тәҗрибәсен өйрәнүдән башлап җибәргәннәр. Петербург басмаханәләрендә бик күп татар китаплары, шул исәптән, беренче татар газетасы "Нур" нәшер ителгән. Республикада совет китапханәләре ачыла башлагач та, хезмәткәрләрне Ленинград мәдәният институтында укытып кайтарганнар. Татарстан Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина да гасыр ярым элек булдырылган бәйләнешләрнең елдан-ел ныгый баруын ассызыклады.
Төп хикмәт хезмәттәшлектә, киңәш-табыш итеп эшләүдә генә дә түгел. Россия Милли китапханәсе Татарстан галимнәренә анда татар китапларының бай фонды саклануы белән кадерле. Россия китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Шушана Жабко бу мәгърифәт йортында XVII гасырдан алып хәзергәчә гарәп, латин, кирилл графикаларында нәшер ителгән татар телендәге 40 мең исемдә китап һәм 200 төрдә журнал, җәмгысе миллион ярым данәдәге басма барлыгын әйтте. Алар арасында башка бер генә китапханәдә дә табып булмый торган мәҗмугалар, газета-журналлар шактый. Чөнки патша Россиясе заманнарында ук илдә нәшер ителгән барча басма матбугат, китап нөсхәләрен Милли китапханәгә җибәрү мәҗбүри шарт итеп куелган. Дөньяның төрле почмакларында - Казан, Самара, Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Пермь, Тубыл, Оренбург, Мәскәү, Томск һәм башка калаларда дөнья күргән татарча басмаларның нөсхәләре шушы китап йортына тупланган. Шулай ук 1908- 1917 елларда Оренбургта басылган "Шура" журналының тулы төпләнмәләре дә Петербургның баш китапханәсендә саклана. Әмма алар әлегә барысы да библиографиядә күрсәтелмәгән һәм тасвирланмаган. Чөнки гарәп графикасын укый алырлык белгечләр юк. Шунлыктан, китапханәгә гарәп язуы программасы кертелгән җиһаз кайтарылса да, әлегә алга китеш бик сизелми икән. Шул ук вакытта Шушана Жабко Милли әдәбият бүлегенең татар фонды шактый әйбәт өйрәнелүен дә искәртте. Чөнки биредә татар телен белгән кешеләр эшләгән. Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев 1974-1997 елларда Энҗе Кәрим кызы Сәгыйдованың бүлек мөдире булып эшләвен искә алды. Ул "Шималь ягы" газетасы нәшире Кәрим Сәгыйдовның кызы, танылган тел галиме Галимҗан Шәрәфнең туганы була. Нәкъ менә Энҗе ханым китапханәләргә газета-журнал нөсхәләре даими тапшырылмый башлаган 90нчы еллардагы татар фондын тулыландыруга зур өлеш кертә, биредә хәтта татар телендә дөнья күргән район газеталарына кадәр туплап барыла.
Фондтагы иң борынгы татар телендәге китап - 1779 елда Россия империясе губерналары белән идарә итү өчен учреждениеләр турында Екатерина II Указы. Биредәге басмалар арасында сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кагылышлы сирәк ядкәрләр хәтсез. Әйтик, 1915 елда Нәманган шәһәрендәге "Исхакия" басмаханәсендә дөнья күргән "Танылган җырчы Камил Мотыйгыйның концерт программасы яки либретто" дигән мәҗмуга аның зур портреты белән бирелүе белән дә кызыклы. Милли әдәбият бүлегендә шулай ук 1914 елда Камил Бәширов эшләгән һәм нәшер иткән "Казан - кесәдә" дигән белешмәлек һәм юл күрсәткеч китапчыкны да күрергә мөмкин. Биредә бертуган Кәримовлар сәүдә йортының Оренбургтагы бүлекчәсендә чыгарылган граммофон һәм патефонда уйнату өчен татар җырлары тәлинкәләренең тулы каталогы да саклана. Бу бүлектәге заман матбугаты һәм әдәбияты белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр кызыксына. Китапханә Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә эшли, танылган милләттәшләребезгә, татар дөньясына кагылышлы әһәмиятле даталар да игътибарсыз калмый.
Әлбәттә, китапханәләр бүген дә халыкка гыйлем алу, мәгълүмат туплау урыны булып хезмәт итә. Россия Милли китапханәсе директоры Антон Лихоманов билгеләп үткәнчә, киләчәктә илне алга алып барырга тиешле яшьләр нәкъ менә шушы мәгърифәт алу йортларына йөри, белем туплый. Санкт-Петербургның төп китапханәсенә елына бер миллионлап кеше килә, укылган китаплар саны дистә миллионга җитә. Электрон китапханәдән файдаланган алты миллион укучының 70 проценты - яшьләр.
Петербурглылар шулай ук "Татарстан: тарих сәхифәләре" дигән күргәзмә дә алып килгән иде. Ул аеруча зур кызыксыну уятты сыман. Анда Татарстанның инкыйлабка кадәрге сәяси-административ бүленеше һәм этнографиясе күрсәтелгән дистәгә якын карта куелган. Беренче карта 1792 елда, патша Екатерина II фәрманы белән Казан губернасы Казан наместниклыгы итеп үзгәртелгәч төшерелгән булган.
1870 елгы Казан губернасы халкы картасы - тарихчылар һәм этнографлар өчен үзе бер хәзинә. Картада губерна халкы милләтләре буенча аерып күрсәтелгән, авыл-шәһәрләр, алардагы мәчетләр билгеләнгән. 1859-1860 елгысында торак пунктлар Казан губернасында яшәүче халыкларның тоткан диннәре буенча тәгаенләнгән. Беренче фотоаппаратлар барлыкка килгәч төшерелгән сурәтләр һәм открыткалар куелган экспозициядән дә аерылып булмый, борынгы Казан күренешләрен караган саен карыйсы килә.
Россия Милли китапханәсе делегациясе Татарстандагы хезмәттәшләренә бик тә кадерле бүләк - аерым дискларда Закир Рәмиев иганәсендә дөнья күргән, мөхәррире Ризаэддин Фәхретдин булган "Шура" һәм 1907 елда Петербургта нәшир Габдерәшит Ибраһимов чыгарган "Наҗәт" журналларының электрон күчермәләрен тапшырды.
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: